Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аларның бөтендөнья оешмасы һәм эшчәнлеге

Аларның бөтендөнья оешмасы һәм эшчәнлеге

Аларның бөтендөнья оешмасы һәм эшчәнлеге

ВӘГАЗЬ ЭШЕ дөньяның 230 дан артык илендә башкарыла һәм билгеләнгән оештыру төзелеше ярдәмендә килештерелә. Бөтен оешманың эшен Бруклиндагы (Нью-Йорк) бөтендөнья төп идарәсендәге Җитәкче совет күзәтә. Һәр ел Җитәкче совет дөньяның төрле регионнарына үзенең вәкилләрен җибәрә һәм алар урындагы филиаллар белән күп санлы сораулар буенча фикер алышалар. Һәрбер филиалда өч-җиде әгъзадан торган комитет билгеләнгән һәм ул бу филиал карамагында булган илләрнең эшен күзәтә. Кайбер филиалларда типографияләр бар һәм аларның бер өлеше зур тизлекле ротацион басу машиналары белән җиһазландырылган. Һәр филиал карамагындагы ил яисә территория өлкәләргә, ә өлкәләр районнарга бүленгән. Һәрбер район эченә 20 гә якын җыелыш керә. Өлкә күзәтчесе периодик рәвештә үз өлкәсенең районнарына килеп-китә. Һәрбер районда ел саен ике конгресс үткәрелә. Өстәвенә, һәр җыелышка гадәттә елга ике мәртәбә район күзәтчесе килә һәм ул урындагы Шаһитләргә җыелышларының территориясендәге вәгазь эшенең оештырылуына һәм үткәрелүенә ярдәм итә.

Урындагы җыелыш һәм аның Патшалык Залы — бу шушы урындагы яхшы хәбәр таратылуының үзәге. Һәр җыелышның территориясе кечкенә участокларга бүленеп, аерым хәбәрчеләргә билгеләнә һәм алар аларга бирелгән территориядә барлык кешеләргә килергә һәм алар белән сөйләшергә тырышалар. Берничә игълан итүчедән алып 200 гә якын игълан итүче булган һәрбер җыелышта өлкәннәр хезмәт итә һәм аларга төрле йөкләмәләр беркетелгән. Йәһвә Шаһитләре оашмасында яхшы хәбәрнең һәр аерым игълан итүчесе әһәмиятле. Һәм аларның һәрберсе кайда ул, бөтендөнья төп идарәсендә, филиалда яисә җыелышта эшләвенә карамастан, башкаларга Алла Патшалыгы турында сөйләп, Аллага хезмәт итүдә шәхси катнаша.

Бу эш турында отчетлар бөтендөнья төп идарәсенә җибәрелә. Алар нигезендә еллык отчет төзелә һәм «Еллык басма» бастырып чыгарыла. Өстәвенә, бу мәгълүматлы таблица «Күзәтү манарасы» журналының 1 нче гыйнвар аенда бастырыла торган һәрбер басмасында чыгарыла. Бу ике әйтелгән басмада Йәһвә Шаһитләре Йәһвә турында һәм Гайсә Мәсихнең идарәсе астындагы аның Патшалыгы турында шаһитлык биреп, ел буена нәрсәгә ирешкәннәре турында тулы отчет бар. Соңгы елларда 14 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите һәм кызыксынучы кешеләр Гайсә Мәсих үлемен искә алуның Кичәсенә, һәр ел була торган бәйрәм итүгә килгәннәр. Һәр ел Йәһвә Шаһитләре 1 000 000 000 тан артык сәгать вәгазьлиләр һәм 300 000 нән артык кеше суга чумып ала. Изге Язмаларга нигезләнгән йөзләрчә миллион басмалар таратыла.