Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аларның хәзерге алга китүе һәм үсүе

Аларның хәзерге алга китүе һәм үсүе

Аларның хәзерге алга китүе һәм үсүе

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ хәзерге тарихы йөздән артык ел элек башланган. 1870 елның башында, Аллегейнада (АКШ, Пенсильвания штаты; хәзер Питтсбургның бер өлеше) Изге Язмаларны өйрәнү буенча кечкенә, беленми торган төркем барлыкка килгән. Аның оештыручысы Чарлз Тейз Расселл булган. 1879 елның июлендә «Сионның Күзәтү манарасы һәм Мәсих булуының хәбәрчесе» дигән журналның беренче саны чыккан. Инде 1880 елга бу Изге Язмаларны өйрәнү буенча кечкенә төркемнән күрше штатларда дистәләрчә җыелышлар барлыкка килгән. 1881 елда Сионның Күзәтү Манарасы һәм трактатлар Җәмгыяте оештырылган, ә 1884 елда ул рәсми рәвештә теркәлгән булган һәм Җәмгыятьнең президенты Расселл булган. Соңыннан Җәмгыятьнең исеме Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенә алмаштырылган булган. Күпләр өйдән-өйгә йөреп һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны тәкъдим итеп, шаһитлык биргәннәр. 1888 елда бу эштә илле кеше тулы вакытлы хезмәтче булып катнашкан, бүген бөтен дөнья буенча мондый хезмәтчеләрнең уртача саны 700 000 кеше.

1909 елга бу эш халыкара киң колач алган һәм Җәмгыятьнең баш идарәсе хәзерге урыны Бруклинга (Нью-Йорк) күчерелгән булган. Вәгазь текстлары бастырылу агентлыгына җибәрелгән һәм ул аларны төрле газеталарга тараткан. 1913 елга вәгазь текстлары Кушма Штатлары, Канада һәм Европаның берничә мең газетасында дүрт телдә бастырып чыгарылган. Йөзләрчә миллионлаган китап, брошюра һәм трактатлар таратылган булган.

1912 елда «Барлыкка китерүнең фото-драмасы» өстендә эшли башлаганнар. Тавышлы слайдлар һәм фильмнар ярдәмендә җирнең барлыкка китерүеннән Мәсихнең Меңьеллык Патшалык итүенең ахырына кадәрге тарих чоры аңлатып бирелгән. Бу драманы күрсәтүләр 1914 елда башланган һәм һәр көнне 35 000 тамашачыны үзенә җыйган. «Фото-драма» тавышлы кино өлкәсендә үзенә бертөрле яңалык булган.

1914 ЕЛ

Тарихның борылыш моменты якынайган. 1876 елда Изге Язмаларны тикшерүче Чарлз Тейз Расселл «Мәҗүсиләр вакыты. Алар кайчан бетә?» дигән мәкалә язган. Бу мәкалә Бруклин шәһәрендә (Нью-Йорк) бастырып чыгарыла торган «Изге Язмаларны Тикшерүче» («Bible Examiner») дигән журналның октябрь санында бастырылган булган. Журналның 27 нче битендә: «Җиде вакыт 1914 елда бетәчәк»,— дип әйтелгән булган. Изге Язмаларның башка тәрҗемәсендә мәҗүсиләр вакыты — бу «халыклар өчен билгеләнгән вакыт» дип аталган чор (Лука 21:24, ЯД). 1914 ел белән бәйләнгән өметләр барысы да нәкъ шул елда үтәлгән булмаса да, ул мәҗүсиләр вакытының ахырын билгеләгән һәм әһәмиятле дата булган. Күп кенә тарихчылар һәм белгечләр 1914 ел кешелек тарихында борылыш пункты булган дигән фикер белән килешәләр. Моны түбәндәге өземтәләр раслыйлар:

«Тарихта соңгы тулысынча „нормаль“ ел, беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1913 ел булган» (1949 елның 13 мартында «Таймс-Геральд» газетасында чыккан баш мәкалә, Вашингтон, АКШ, Колумбия округы).

«Аннан да бигрәк, 1914 елдан 1989 елга кадәрге ике бөтендөнья сугышын һәм салкын сугышны үз эченә алган 75 еллык чор, тарихчылар тарафыннан, илләрнең күбесе сугышкан, сугыштан соң яңадан күтәрелгән яисә яңа сугышка әзерләнгән булган үзенчә бердәнбер, аерым торучы эпоха, уникаль чор кебек карала» (1995 елның 7 маенда чыккан «Нью-Йорк таймс»).

«Беренче бөтендөнья сугышы башлануы белән бөтен дөнья чын мәгънәдә таркалган һәм без ни өчен икәнен бүгенге көнгә кадәр белмибез. Моңа кадәр идеаль җәмгыятькә өметләр менә-менә үтәлер кебек тоелган иде бит. Тынычлык һәм гөрләп алга бару хөкем сөргән иде. Аннары бөтенесе каядыр юкка чыкты. Шуннан соң бернинди яхшыртулар булмады... Безнең гасырда кешелекнең бөтен тарихына караганда күбрәк кеше үтерелгән булган» (д-р Уокер Пёрси, 1977 елның 21 ноябрендә чыккан «Америкэн медикл ньюс»).

1914 елдан соң илледән артык ел үткәч, немец дәүләт эшлеклесе Конрад Аденауэр болай дип язган: «1914 елдан бирле кешеләрнең тормышыннан куркынычсызлык һәм тынычлык юкка чыкты» (1966 елның 20 гыйнварында чыккан «Уэст паркер», Кливленд, АКШ, Огайо штаты).

Җәмгыятьнең беренче президенты Ч. Т. Расселл 1916 елда үлгән, ә икенче елны аның урынын Джозеф Рутерфорд алган. Күп кенә үзгәрешләр булган. «Күзәтү манарасы» дигән журнал белән бер үк вакытта «Алтын гасыр» дигән яңа журнал бастырыла башлаган. (Хәзер ул «Уяныгыз!» дип атала, һәрбер санның уртача тиражы 20 000 000 нан күбрәк, 80 нән артык телдә бастырыла.) Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә күбрәк игътибар бирелә башлаган. Христиан дөньясы диннәреннән үзләрен аерыр өчен, 1931 елда бу мәсихчеләр «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем алганнар. Ул Исай 43:10—12 дәге сүзләргә нигезләнгән (АМТ).

1920 һәм 1930 елларда радиотапшыру киң кулланылган. 1933 елда Җәмгыять радио аша Изге Язмалар темасына нотыклар тапшырыр өчен, 403 радиостанция кулланган. Соңрак радиотапшыру сирәгрәк кулланыла башлаган, ә төп игътибар өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә бирелә башлаган. Бу вәгазьләү вакытында Шаһитләр портатив фонографларда Изге Язмаларга нигезләнеп язылган нотыклы пластинкаларны уйнатканнар. Изге Язмалар хакыйкатенә кызыксыну күрсәткән кешеләр белән өйдә Изге Язмаларны өйрәнү үткәрелгән.

СУДТАГЫ ҖИҢҮЛӘР

1930 һәм 1940 елларда үз эшчәнлекләре өчен күп кенә Йәһвә Шаһите кулга алынган булган. Аларның сүз иреген һәм вөҗдан иреген, шулай ук әдәбиятларын бастырырга һәм дини очрашулар үткәрергә хокукларын яклар өчен, суд процесслары алып барылган. Америка Кушма Штатларында түбән инстанцияләрнең суд карарлары белән риза булмыйча югары органга шикаять бирелгән булган һәм нәтиҗәдә Йәһвә Шаһитләре АКШның Югары судының 43 ендә отканнар. Шундый ук уңайлы карарлар башка илләрнең югары судлары тарафыннан чыгарылган булган. Профессор Ч. С. Браден «Алар да ышаналар» («These Also Believe») дигән китабында, судтагы бу җиңүләр турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләрен мондый сүзләр белән бәяләгән: «Үз граждан хокукларын саклау өчен көрәшүләре белән, алар демократиягә зур булышлык күрсәттеләр, чөнки моның белән алар Америкадагы барлык азчылыкларның хокукларын тәэмин итүгә зур дәрәҗәдә ярдәм иттеләр».

МАХСУС ӨЙРӘНҮ ПРОГРАММАЛАРЫ

Президент Джозеф Рутерфорд 1942 елда үлгән, аннан соң Җәмгыятьнең президенты Нейтан Норр булган. Үзара килешеп эшләнгән өйрәнү программасы башланган. 1943 елда миссионерлар хәзерләү өчен махсус мәктәп, Күзәтү Манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад оештырылган булган. Шул вакыттан бирле бу мәктәпне тәмамлаучылар дөньяның иң төрле илләренә җибәрелгән булган. Элек мондый җыелышлар булмаган илләрдә, яңа җыелышлар барлыкка килгән. Моннан тыш, бүгенгесе көндә бөтен дөньяда 100 дән артык филиал төзелгән. Вакыт-вакыт җыелыш өлкәннәрен, филиалларның ирекле эшчеләрен һәм шулай ук вәгазь эшендә тулы вакытлы (пионер сыйфатында) катнашканнарны өйрәтер өчен, махсус курслар үткәрелә. Өйрәтүнең кайбер махсуслаштырылган төрләре Паттерсондагы (АКШ, Нью-Йорк штаты) уку үзәгендә алып барыла.

Нейтан Норр 1977 елда үлгән. Үлеме алдыннан ул катнашкан ахыргы оештыру үзгәртүләренең берсе, бөтендөнья төп идарәсендә, Бруклинда урнашкан Җитәкче советының составын киңәйтү булган. 1976 елда административ җаваплылык бүленгән һәм төрле комитетларга кушылган булган. Бу комитетларга дистәләрчә еллар тулы вакытлы хезмәт иткән Җитәкче советының әгъзалары кергән.

ТИПОГРАФИЯЛӘРНЕ КИҢӘЙТҮ

Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихы дулкынландыргыч вакыйгалар белән тулы. Пенсильваниядә 1870 елда Изге Язмаларны өйрәнү буенча барлыкка килгән кечкенә бер төркемнән 2001 елга инде бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең 90 000 нән артык җыелышлары оештырылган булган. Башта барлык әдәбиятны хосусый типографияләрдә бастырганнар; аннары, 1920 елда, Йәһвә Шаһитләре җитештерү биналарын арендага алып, әдәбиятның бер өлешен мөстәкыйль рәвештә әзерли башлаганнар. Ләкин 1927 елдан шактый күбрәк әдәбиятны Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең Бруклиндагы (Нью-Йорк) сигез этажлы типография бинасында чыгара башлаганнар. Хәзерге көндә типография киңәйтелгән һәм үз эченә башка биналарны һәм административ комплексын ала. Аннан ерак түгел генә Бруклинда типографиядә эшләүче ирекле эшчеләр яши торган өстәмә биналар урнашкан. Моннан тыш, Уолкилл (Нью-Йорк штаты) янында ферма һәм типография бар. Анда «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналлар бастырып чыгаралар һәм шулай ук төрле урыннарда хезмәт итә торган ирекле хезмәтчеләр өчен кайбер ашамлыкларны җитештерәләр. Һәрбер мондый хезмәтче һәр ай саен вак чыгымнар өчен зур булмаган суммада акча ала.

ХАЛЫКАРА КОНГРЕССЛАР

1893 елда Чикагода (АКШ, Иллинойс штаты) беренче зур конгресс үткәрелгән. Ул конгресста 360 кеше булган һәм 70 кеше суга чумып алган. Соңгы мәртәбә бер генә илдә үткәрелә торган зур халыкара конгресс 1958 елда Нью-Йоркта булган. Конгресс «Янки» һәм ул чакта булган «Поло Граундс» дигән ике стадионда үткәрелгән. Анда булган кешеләрнең иң югары саны 253 922 кеше булган һәм 7 136 кеше суга чумып алган. Шул вакыттан бирле халыкара конгресслар серияләп күп илләрдә үткәрелә. Гомумән алганда, һәрбер шундый серия бөтен дөнья буенча мең конгрессны үз эченә ала.

[Тексттан алынган өзек. 8 нче бит]

Гражданнар иреген тәэмин итүгә зур булышлык.

[6 биттәге иллюстрация]

«Күзәтү манарасы»: бер телдәге 6 000 нөсхәдән башлап 140 тан артык телдәге 23 000 000 нан артык нөсхәгә җитте.

[7 биттәге иллюстрация]

Кешелек тарихындагы борылыш пункты.

[Бөтен биткә рәсем. 10 нчы бит]