Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар нәрсәгә ышаналар?

Алар нәрсәгә ышаналар?

Алар нәрсәгә ышаналар?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ Йәһвәгә, күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче, Зур Кодрәтле Аллага ышаналар. Безнең тирә-яктагы Галәмдә искиткеч катлаулы иҗади эшләрнең барлыгы инде үзе — моның барысын да иң югары дәрәҗәдәге акыллы һәм куәтле Иҗат Итүче барлыкка китергәнен исбатлый. Кешеләрнең эшләре аларның сыйфатларын чагылдырган кебек, шулай ук Йәһвәнең иҗади эшләре дә аның нинди Алла икәнен күрсәтә. Изге Язмаларда: «Аның күренми торган сыйфатлары: мәңгелек кодрәте һәм Алла булуы — дөньяны барлыкка китерүдән бирле ачык күренә, чөнки алар барлыкка китергән нәрсәләр аша беленәләр»,— дип әйтелә. Әйе, бөтенләй сүзсез «күкләр Алланың данын вәгазьләп тора» (Римлыларга 1:20, ЯД; Мәдхия 18:2—5).

Кешеләр нинди дә булса максат белән балчык савытлар ясыйлар, телевизорлар һәм компьютерлар эшләп чыгаралар. Җир исә һәм җирдә барлыкка китерелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы бигрәкләр дә искиткеч! Кеше организмының төзелеше аның триллионлаган күзәнәкләре белән безнең аңлаудан тыш: безне уйларга сәләтле итә торган бер ми генә дә, акылга сыймаслык могҗиза! Әгәр дә кеше аның чагыштырмача кечкенә казанышлары белән бернәрсәне дә тиккә генә эшләми икән, әлбәттә, Йәһвә Алланың үзенең искиткеч иҗади эшләрен барлыкка китергәндә билгеле бер максаты булган! Моңа охшаш фикерне без Гыйбрәтле хикәя 16:4 тә (ИК) табабыз, анда: «Ходайның барлык эшләренең үз билгеләмәсе бар»,— дип әйтелгән.

Йәһвә җирне билгеле бер максат белән барлыкка китергән. Бу аның беренче кеше парына: «Балалар тудырыгыз һәм күбәегез дә җирне тутырыгыз... һәм дингез балыклары өстеннән, күктәге кошлар өстеннән һәм барлык җирдә сөйрәлүче хайваннар өстеннән хакимлек итегез»,— дип әйтелгән сүзләреннән күренә (Яшәеш 1:28). Тыңламаучанлык күрсәтеп, беренче кеше пары җир турында, үсемлекләр һәм хайваннар турында яратып кайгыртучанлык күрсәтә алырлык гадел гаиләләр белән җир өстен тутырырга сәләтсез булып чыккан. Әмма ләкин кешеләрнең тыңламаучанлыгы Йәһвәнең ниятләренә комачауламаган. Мең еллардан соң: «Җирне хасил итүче... Алла... аны юкка барлыкка китермәгән; Ул аны яшәр өчен хасил иткән»,— дип язылган булган. «Җир мәңге тора», ул юк ителмәячәк (Исай 45:18; Вәгазьче 1:4). Җиргә карата Йәһвәнең нияте әлбәттә, үтәләчәк, чөнки Алла: «Минем киңәшем үтәләчәк һәм Үзем теләгәнемнең барысын да Мин эшләячәкмен»,— дип безне ышандыра (Исай 46:10).

Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Җир шары һәрвакыт бар булачагына һәм барысы да, хәзер яшәүчеләр дә, кайчандыр үлгән кешеләр дә, әгәр дә җирне үзгәртергә һәм кешеләр белән тутырырга дигән Йәһвә ниятенә туры килсәләр, мәңге анда яши алачакларына ышаналар. Барлык кешеләр дә Адәм белән Хаувадан камилсезлекне мирас итеп алганнар һәм шуңа күрә барысы да гөнаһлылар (Римлыларга 5:12). Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Гөнаһ өчен җәза — үлем». «Тереләр үләселәрен белә, ә үлеләр бернәрсә дә белми». «Гөнаһ эшләүче җан үләчәк» (Римлыларга 6:23; Вәгазьче 9:5; Йәзәкил 18:4, 20). Әмма ләкин алар җирдәге фатихалар белән файдаланыр өчен, ничек яңадан яши алалар? Гайсә Мәсихнең йолым корбаны аша гына. Ул болай дип әйткән: «Мин — терелү һәм тормыш; Миңа иман иткән кеше үлсә дә, яшәр». «Кабердәгеләр һәммәсе дә Алла Улының авазын ишетәчәкләр һәм... каберләрдән чыгачаклар» (Яхъя 5:28, 29; 11:25; Матфей 20:28).

Бу ничек булыр? Җавабы Гайсә җирдә яшәгән вакытта игълан итә башлаган «Патшалык Инҗилендә» бар (Матфей 4:17—23). Бүген Йәһвә Шаһитләре бу яхшы хәбәрне махсус рәвештә вәгазьлиләр.

[13 нче биттәге таблица]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ НӘРСӘГӘ ЫШАНАЛАР

Дин тәгълиматы Изге Язмаларның нигезләве

Изге Язмалар — ул Алла Сүзе 2 Тим. 3:16, 17;

һәм хакыйкать 2 Питер 1:20, 21; Ях. 17:17

Изге Язмалар гореф-гадәтләргә Матф. 15:3; Кол. 2:8

караганда күбрәк ышанычка

лаеклы

Алла исеме — Йәһвә Мәдх. 82:19, ПТ;

Чыг. 6:3 (иск.); 15:3; 33:19

Мәсих — Алла улы, Матф. 3:17; Яхъя 8:42; 14:28;

үз Атасына буйсына 20:17; 1 Кор. 11:3; 15:2

Мәсих Алланың иҗади Кол. 1:15; Ачыш 3:14

эшләренең беренчесе булган

Мәсих тәредә түгел, Гал. 3:13; Ап. эш. 5:30

баганада үлгән

Мәсих үзенең кеше гомерен Матф. 20:28; 1 Пит. 2:24

тыңлаучан кешеләрне йолып 1 Тим. 2:5, 6

алыр өчен биргән

Мәсихнең бер корбаны Римл. 6:10; Евр. 9:25—28

җитәрлек булган

Мәсих үле хәленнән үлемсез 1 Питер 3:18; Римл. 6:9;

рухи зат булып яңадан Ачыш 1:17, 18

торгызылган булган

Мәсихнең булуы — Яхъя 14:19; Матф. 24:3;

рухи халәттә 2 Кор. 5:16; Мәдх. 109:1, 2

Без «соңгы көннәрдә» Матф. 24:3—14; 2 Тим. 3:1—5;

яшибез Лука 17:26—30

Патшалык Мәсих җитәкчелегендә Ис. 9:6, 7; 11:1—5;

гаделлек белән тынычлыкны Дан. 7:13, 14; Матф. 6:10

урнаштырачак, җирөстеннән

идарә итәчәк

Патшалык җирдә тормыш өчен Мәдх. 71:1—4;

искиткеч шартлар урнаштырачак Ачыш 7:9, 10, 13—17; 21:3, 4

Җир беркайчан да юк ителмәячәк Вәг. 1:4; Ис. 45:18;

һәм кешесез калмаячак Мәдх. 77:69

Алла бүгенге әйберләр системасын Ачыш 16:14, 16; Соф. 3:8;

Армагеддон дигән сугышта Дан. 2:44; Ис. 34:2; 55:10, 11

юк итәчәк

Бозыклар мәңгегә юк Матф. 25:41—46; 2 Фес. 1:6—9

ителәчәкләр

Алла хуплавына лаеклы булган Яхъя 3:16; 10:27, 28; 17:3;

кешеләр мәңгелек тормыш алачаклар Марк 10:29, 30

Яшәүгә бер генә юл алыпбара Матф. 7:13, 14; Еф. 4:4, 5

Кешеләр Адәм гөнаһы Римл. 5:12; 6:23

аркасында үләләр

Кеше үлгәндә, җан Йәз. 18:4; Вәг. 9:10;

яшәвеннән туктый Мәдх. 6:6; 145:4; Ях. 11:11—14

Тәмугъ — кешелекнең Әюп. 14:13, ХТ;

гомуми кабере Ачыш 20:13, 14

Үлгән кешеләр өчен өмет — 1 Кор. 15:20—22;

терелтеп торгызу Яхъя 5:28, 29; 11:25, 26

Адәм үлеме булмаячак 1 Кор. 15:26, 54; Ачыш 21:4;

Ис. 25:8

144 000 нән торган «кечкенәкөтү» Лука 12:32; Ачыш 14:1, 3;

генә Мәсих белән идарә итәр өчен 1 Кор. 15:40—53; Ачыш 5:9, 10

күккә алына

144 000, Алланың рухи уллары 1 Питер 1:23; Яхъя 3:3;

кебек, яңадан тудырылган Ачыш 7:3, 4

Яңа васыять рухи Йәр. 31:31; Евр. 8:10—13

Исраил белән төзелгән

Мәсихчеләр җыелышы Еф. 2:20; Ис. 28:16;

Мәсихтә нигезләнгән Матф. 21:42

Мәсих аша Йәһвәгә генә Яхъя 14:6, 13, 14; 1 Тим. 2:5

дога кылырга кирәк

Гыйбадәт кылуда сүрәтләрне Чыг. 20:4, 5; Лев. 26:1;

кулланырга ярамый 1 Кор. 10:14; Мәдх. 113:12—16

Спиритизмнан сакланырга Икен. 18:10—12; Гал. 5:19—21;

кирәк Лев. 19:31

Шайтан — дөньяның күзгә 1 Яхъя 5:19, ХТ; 2 Кор. 4:4;

күренмәс хакиме Яхъя 12:31

Мәсихче конфессия ара эшчәнлекә 2 Кор. 6:14—17; 11:13—15;

катнашмаска тиеш Гал. 5:9; Икен. 7:1—5

Мәсихче дөньядан читтә Якуп 4:4; 1 Яхъя 2:15;

торырга тиеш Яхъя 15:19; 17:16

Алла законнарына каршыкилми Матф. 22:20, 21;

торган барлык кеше законнарына 1 Питер 2:12; 4:15

буйсынырга кирәк

Организмга авыз яисә кантамыры Яш. 9:3, 4; Лев. 17:14;

аша кан кабулитү — бу Ап. эш. 15:28, 29

Алла законнарын бозу

Изге Язмаларның әхлаклылык 1 Кор. 6:9, 10; Евр. 13:4;

турындагы законнарына 1 Тим. 3:2; Гыйб. хик. 5:1—23

буйсынырга кирәк

Шимбә көнне тоту таләбе Икен. 5:15; Чыг. 31:13;

Исраил халкына гына кагылган Римл. 10:4; Гал. 4:9, 10;

һәм Муса кануны белән Кол. 2:16, 17

бергә юкка чыгарылган

Руханилыкны оештыру һәм Матф. 23:8—12; 20:25—27;

махсус титулларны куллану Әюп 32:21, 22

Изге Язмага каршы килә

Кеше эволюция юлы белән Ис. 45:12; Яш. 1:27;

үзгәреш кичермәгән, ә барлыкка Матф. 19:4

китерелгән булган

Мәсих Аллага хезмәт итүдә 1 Питер 2:21; Евр. 10:7;

үрнәк күрсәткән һәм безгә Яхъя 4:34; 6:38

аннан үрнәк алырга кирәк

Суга чумып алу — бу Аллага Марк 1:9, 10; Яхъя 3:23;

багышлануны символлаштыра торган Ап. эш. 19:4, 5

тулысынча суга чуму

Мәсихчеләр Изге Язмалар хакыйкатен Римл. 10:10; Евр. 13:15;

шатлык беләнигълан итәләр Ис. 43:10—12

[12 биттәге иллюстрация]

Йәһвә тарафыннан барлыкка китерелгән... кешеләр тарафыннан эшкәртелгән... кешеләр мәңге яши торган... ҖИР.