Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар уртаклаша торган яхшы хәбәр

Алар уртаклаша торган яхшы хәбәр

Алар уртаклаша торган яхшы хәбәр

Гайсә җирдә булган чагында, аның янына шәкертләре килгән һәм: «Синең булуыңның һәм әйберләр системасы тәмамлануының билгесе нәрсә булачак?» — дип сораганнар (ЯД). Моңа Гайсә: күп халыклар җәлеп ителгән сугышлар башланып китәр, ачлык башланыр, кизүләр килеп чыгар, җир тетрәүләр булыр, канунсызлык артыр, күп кешеләр ялган дин укытучылары тарафыннан алданыр, Гайсә эзеннән чын баручыларны күрәлмаслар һәм эзәрлекләрләр һәм күп кешеләрдә гаделлеккә карата ярату тойгысы суыныр дип җавап биргән. Бу вакыйгаларның башлануы Мәсихнең инде күзгә күренмәс рәвештә булуының һәм аның күк Патшалыгы якынлашуының билгесе булып хезмәт итәр. Бу яхшы хәбәр булыр да! Моннан тыш, Гайсә билгенең тагын бер өлешен искә төшергән: «Һәм бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазьләнер; һәм шул вакыт ахыр килер» (Матфей 24:3—14).

Соңгы бөтендөнья вакыйгалары үзләреннән-үзләре юанычлы булмасалар да, алар нәрсәдер яхшыны, ягъни Мәсих булуын аңлаталар. Югарыда тасвирланган шартлар, үзенә заманында гаять зур игътибар җәлеп иткән 1914 елдан бирле күзәтелә башлаган. Бу ел үзе белән мәҗүсиләр вакытының тәмамлануын һәм кеше идарә итүеннән Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенә күчү чорының башлануын билгеләгән.

Бу күчү чоры турында 109 нчы мәдхиянең беренче ике шигырендә һәм Ачыш 12:7—12 дә алдан әйтелгән булган. Анда Мәсихнең күктә, аның Патша булачак вакыты җиткәнче, Алланың уң ягында утырачагы һәм соңыннан күктә сугыш булачагы һәм аның нәтиҗәсендә Иблис җиргә бәреп төшереләчәге күрсәтелгән. Бу җиргә кайгы китерәчәк һәм шул чакта Мәсих үзенең дошманнары арасында патшалык итә башлый. «Зур кайгы» вакытында, аның йомгаклау этабы булып Армагеддон сугышы булачак, явызлык юк ителәчәк, һәм шуннан соң Мәсихнең Меңьеллык тыныч идарә итүе башланачак (Матфей 24:21, 33, 34; Ачыш 16:14—16).

«Белеп тор,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— соңгы көннәрдә авыр вакытлар башланыр. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, көмеш яратучан, горур, тәкәббер, явыз телле, ата-аналарына буйсынмаучан, яхшылыкның кадерен белмәүчән, намуссыз, татулыкны яратмаучан, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, мәрхәмәтсез, яхшылыкны яратмаучан, хыянәтче, чиктән тыш оятсыз, кукрайган, Алланы яратуга караганда рәхәтлекне күбрәк яратучан, тышкы яктан тәкъвалык итүчегә охшаучан, аның куәтеннән баш тартучан булырлар. Андыйлардан ерак тор» (2 Тимәтигә 3:1—5).

Кайберәүләр мондый вакыйгаларның кеше тарихында элек тә булганы бар дип каршы әйтүе мөмкин, әмма фактлар аларның әле андый масштабка җитмәгәнен күрсәтә. Тарихчыларның һәм аңлатма бирүчеләрнең фикере буенча, 1914 елдан бирле булган чор кебек вакыт җирдә беркайчан да булмаган. (7 нче битне карагыз.) Бәла-казалар кайчан да булса элеккегә караганда шактый киңрәк колач алган. Моннан тыш, Мәсих тарафыннан күрсәтелгән соңгы көннәр билгесенең башка үзенчәлекләренә кагылган фактларны исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, Мәсихнең булуы һәм аның Патшалыгы турында бөтендөньяда шаһитлык бирү тарихта әлегәчә булмаган күләмдә таралган. Өстәвенә, Йәһвә Шаһитләре үз вәгазь эшчәнлеге өчен кичергән эзәрлекләүләр беркайчан да булмаган. Йөзләрчә Шаһитләр нацист концентрацион лагерьларында җәзалап үтерелгән булган. Бүгенге көнгә кадәр кайбер җирләрдә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелган, башка җирләрдә — Шаһитләрне кулга алалар, төрмәләргә ябалар, бик каты газаплыйлар һәм үтерәләр. Болар барысы да Гайсә тарафыннан бирелгән билгенең бер өлеше.

Ачыш 11:18 дә алдан ук әйтелгәнчә, халыклар тугры Йәһвә Шаһитләренә «ярсып киткәннәр», һәм бу Йәһвә озакламыйча бу халыкларга «үз ачуын» белдерәчәген күрсәтә. Язманың шул ук урынында Алла «җирне харап итүчеләрне һәлак итеп ташлый» дип әйтелә. Бөтен кешелек тарихында җирнең яшәүне дәвам итәргә сәләте куркыныч астында торган вакыт булмаган. Хәзер барысы да үзгәрде! Күп кенә галимнәр, әгәр дә кеше моннан ары да җирне пычрата икән, ул кеше яши алмый торганга әйләнәчәк дип кисәтәләр. Әмма Йәһвә «аны яшәр өчен барлыкка китергән», һәм ул җирне аны пычратканнардан, алар аны һәлак иткәнче, тазартыр (Исай 45:18).

ПАТШАЛЫК ИДАРӘСЕ АСТЫНДАГЫ ҖИР ФАТИХАЛАРЫ

Изге Язмаларга ышанучы һәм барлык коткарылган кешеләр күккә бара дип уйлаучы күп кешеләргә Алла Патшалыгының гражданнары сыйфатында җирдә яшәү турындагы фикер сәер булып тоелырга мөмкин. Ләкин, Изге Язмалар буенча, күккә кешеләрнең чикләнгән саны гына алына, ә җирдә мәңге яшәп калучылар чикләнмәгән булачак (Мәдхия 36:11, 29; Ачыш 7:9; 14:1—5). Изге Язмаларның Даниел китабында язылган пәйгамбәрлектән Мәсих җитәкчелегендәге Алла Патшалыгы бөтен җирне чолгап алачагы күренә.

Анда Мәсих Патшалыгы Йәһвә хакимлегенең образлы тавыннан аерылган таш итеп сурәтләнгән. Ул җирнең куәтле халыкларын символлаштырган тораташка суккан һәм аны ваткан, ә үзе «бөек тау булды һәм бөтен җирне тутырды». Аннан соң пәйгамбәрлектә болай диелә: «Ул патшалыклар көннәрендә күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзәячәк, һәм бу патшалык икенче халыкка бирелмәячәк; ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Даниел 2:34, 35, 44).

Сезгә Йәһвә Шаһитләренең менә шул Патшалык турында, тазартылган һәм яңартылган җирдәге мәңгелек тормышка Изге Язмалардагы өмет турында сөйлисе килә дә. Хәзер яшәүче миллионнар һәм каберләрдә булган күп миллионлаган кешеләр җирдә мәңге яшәргә мөмкинлек алырлар. Ул чакта, Гайсә Мәсихнең Меңьеллык җитәкчелегендә, Йәһвәнең ул җирне барлыкка китереп, анда беренче кеше парын урнаштырган чакта булган башлангыч нияте үтәләчәк. Бу җирдәге Оҗмах беркайчан да туйдырмаячак. Эдем бакчасында Адәмгә эш кушылган булган кебек, шулай ук барлык кешеләрдә дә җир эшкәртү һәм хайваннар белән үсемлекләр дөньясы турында кайгырту белән бәйле кызыклы йөкләмәләр булачак. Кешеләр «үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар» (Исай 65:22; Яшәеш 2:15).

Гайсәнең үрнәк догасыннан: «Синең Патшалыгың килсен; күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың булсын»,— дигән үтенече үтәлгәннән соң урнашкан шартларны тасвирлаган Язманың күп урыннарын китереп була (Матфей 6:10). Әмма хәзергә менә бу өземтә белән чикләнәбез: «Мин күктән әйтүче каты тавыш ишеттем: менә, Алланың чатыры кешеләр белән бергә һәм Ул алар белән яшәячәк; алар Аның халкы булачак, һәм Алла Үзе аларның Алласы булып алар белән булачак. Һәм Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде, чөнки элеккеләр үтеп китте. Һәм тәхеттә Утыручы: менә, барысын да яңаны барлыкка китерәм, дип әйтте. Һәм миңа: язып куй; чөнки бу сүзләр хак һәм ышанычлы, дип әйтте» (Ачыш 21:3—5).

[Тексттан алынган өзек. 15 нче бит]

«Авыр вакытлар башланыр»,

«һәм шул вакыт ахыр килер».

[18 биттәге иллюстрация]

Нидерландия

[18 биттәге иллюстрация]

Нигерия