Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең чакыруыбыз

Безнең чакыруыбыз

Безнең чакыруыбыз

Без сезгә бу брошюраның битләре аша мөрәҗәгать итәргә мөмкинлегебез булуына шат. Сезгә дә Йәһвә Шаһитләре турында күбрәк белү күңелле булгандыр дип өметләнәбез. Без сезне сез яшәгән урындагы Патшалык Залына килергә чакырабыз. Безнең очрашуларның ничек итеп үтүен карарсыз. Мәсих Патшалыгы идарәсе астында җирдәге оҗмах турында яхшы хәбәрне башкалар белән уртаклашыр өчен күпме без тырышлыклар куйганыбызны күзәтегез.

Бу өмет Алла вәгъдәсенә нигезләнгән. Һәм «без Аның вәгъдәсе буенча гаделлек тора торган яңа җирне һәм яңа күкне көтәбез» (2 Питер 3:13). Бу вәгъдә әйтелгәннән соң күп гасырлар үткән. Һәм аның үтәлүе якыная, моның турында бөтендөнья хәле шаһитлык бирә.

«Теге көннең якынлашканын күргән саен,— дип әйткән рәсүл Паул,— безнең бергәләштерелгән очрашуларны калдырмыйча, ярату һәм яхшы эшләргә дәртләндерер өчен бер-беребезгә игътибарлы[рак] булыйк» (Еврейләргә 10:24, 25, ЯД). Без сезгә Паулның киңәшенә игътибарлы булырга тәкъдим итәбез һәм сезне безнең очрашуларга чакырабыз.