Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кемнәр алар?

Кемнәр алар?

Кемнәр алар?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ сезнең алар белән якыннанрак танышуыгызны телиләр. Бәлкем, алар сезнең күршеләрегездер, яисә сез аларны эшегездә яисә тормышыгызның көндәлек башка шартларында очраткансыздыр. Сез аларны, бәлкем, урамда узып баручы кешеләргә үз журналларын тәкъдим иткән чакта күргәнсездер. Яисә үзегез алар белән ишек яныгызда сөйләшкәнсездер.

Йәһвә Шаһитләре сезнең белән эчкерсез кызыксыналар һәм сезнең иминлегегез турында кайгыртучанлык күрсәтәләр. Аларның сезнең белән дуслык мөнәсәбәтләре үстерәселәре килә һәм алар сезгә күбрәк үзләре, үз ышанулары, оешмалары турында, шулай ук кешеләр турында һәм без барыбыз да яши торган дөнья турында нәрсә уйлаганнарын сөйләргә телиләр. Шул максат белән алар бу брошюраны бастырып чыгарганнар да.

Йәһвә Шаһитләре күп яклары белән башка кешеләргә охшаш. Алар гадәти экономик, физик, эмоциональ проблемаларга очрыйлар. Алар камилсез кешеләр һәм аларга изгелек яисә ялгышмаучанлык бирелмәгәнгә күрә, кайвакытта алар хата ясыйлар. Ләкин алар үз хаталарын кабатламаска тырышалар һәм үзләрендә тиешле үзгәрешләр ясар өчен, Изге Язмаларны дәртләнеп өйрәнәләр. Йәһвә Шаһитләре үзләрен Аллага, аның ихтыярын үтәр өчен багышлаганнар һәм чын күңелдән үз багышлануларына туры килергә тырышалар. Алар бар эшләрендә дә Алла Сүзенең һәм аның изге рухының җитәкчелеген эзлиләр.

Йәһвә Шаһитләре аларның ышанулары кеше уйдырмаларына яисә киң таралган дини тәгълиматларга түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнүен бик мөһим дип саныйлар. Алар рәсүл Паулның Алла тарафыннан рухландырылган: «Әгәр дә һәркайсы кеше алдакчы булып чыкса да, Алла тугры»,— дип әйтелгән сүзләре белән ризалашалар (Римлыларга 3:4, ЯД) *. Әгәр дә ниндидер тәгълиматлар Изге Язмаларның хакыйкатьләре дип тәкъдим ителә икән, Йәһвә Шаһитләре рәсүл Паул вәгазьләвен ишеткән борынгы Вериядәге яшәүчеләргә охшарга тырышалар: «Алар, бу нәкъ шулай булганмы икән? — дип, һәр көн Изге Китапны актарып, зур тырышлык белән сүзне кабул иттеләр» (Ап. эшләре 17:11). Йәһвә Шаһитләре алар тоткан яисә кемдер башка яклаган барлык дини тәгълиматларны Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язма белән чагыштырырга кирәк дип саныйлар. Алар үз әңгәмәдәшләренә шулай ук эшләргә тәкъдим итәләр һәм хәтта моңа дәртләндерәләр дә.

Моннан Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларны Алла Сүзе дип исәпләгәннәре килеп чыга. Алар аның 66 китабы Алла тарафыннан рухландырылганына һәм тарихи яктан төгәл икәнлегенә ышаналар. Изге Язмаларның Яңа Васыять дип билгеләнгән өлешен, алар Мәсихче Грек Язмалары дип, ә Иске Васыятьне Яһүди Язмалары дип атыйлар. Алар Грек Язмаларын да, Яһүди Язмаларын да таныйлар һәм билгеле тәгъбирләр яисә контекст аларның образлы яисә символик мәгънәдә булганын ачык итеп күрсәткән урыннарыннан башка, бу Язмаларны туры мәгънәдә аңлыйлар. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның күп пәйгамбәрлекләре инде үтәлгән, кайберләре хәзер үтәлә, ә калганнары киләчәктә үтәлер дип саныйлар.

АЛАРНЫҢ ИСЕМНӘРЕ

Йәһвә Шаһитләреме? Әйе, алар үзләрен шулай дип атыйлар. Бу тасвирлы исем һәм ул Йәһвә, аның Алла булуы һәм аның ниятләре турында шаһитлык биргәннәрен күрсәтә. «Алла», «Ходай» Һәм «Иҗат Итүче» дигән сүзләр «президент», «патша» һәм «генерал» кебек титуллар булып торалар һәм төрле кешеләргә карата кулланыла ала. Ләкин Йәһвә — бу зур кодрәтле Алланың һәм Галәм Иҗат Итүченең шәхси исеме. Ул Мәдхия 82:19 да (ПТ) күренә: «Һәм Син, Кемнең исеме Йәһвә, бөтен җир өстеннән Бердәнбер бөексең икәнеңне белсеннәр».

Йәһвә (яисә кайбер галимнәрнең яхшырак дип исәпләвенчә Яхве) дигән исем Яһүди Язмаларының төп текстында якынча 7 000 тапкыр очрый. Изге Язмаларның күбесендә Алла исеме кулланылмый һәм «Алла» яисә «Ходай» дигән сүзләр белән алыштырып куелган. Шулай да кайбер мондый Изге Язмаларда да, төп борынгы Яһүди текстында Йәһвә исеме кайда торганын билгеләргә мөмкин, чөнки аны алыштыра торган сүзләр зур хәрефләр белән АЛЛА, ХОДАЙ дип язылган. Кайбер хәзерге тәрҗемәләрдә Йәһвә яисә Яхве дигән исем кулланыла. Мәсәлән, «Яңа Дөнья Тәрҗемәсендә» Исай 42:8 дә без: «Мин Йәһвә. Бу минем исемем»,— дип укыйбыз.

Йәһвә Шаһитләре үз исемнәрен Изге Язмалардагы Исай китабының 43 нче бүлегенә нигезлиләр. Анда бөтендөнья күләмендәге суд процессы сурәтләнә: халыкларның илаһиларына үз тугрылыкларын исбатлау өчен үз шаһитләрен китерергә яисә Йәһвә тарафыннан шаһитләрне тыңларга һәм хакыйкатьне танырга тәкъдим ителә. Үз халкына мөрәҗәгать итеп, Йәһвә болай дип игълан итә: «Ә Минем шаһитләрем сез һәм Мин сайлаган колым, дип әйтә Йәһвә, сез белсен һәм Миңа ышансын һәм бу Мин икәнлегемә төшенсен өчен. Миңа кадәр Алла булмаган һәм Миннән соң да булмаячак. Мин, Мин Йәһвә һәм Миннән башка Коткаручы юк» (Исай 43:10, 11, АМТ).

Гайсә туганчыга кадәр мең еллар элек Йәһвә Алланың җирдә шаһитләре булган. Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә бу тугры кешеләрнең кайберләре китерелә. Аннары, Еврейләргә 12:1 дә болай дип әйтелә: «Шулай итеп, безнең тирә-юнебездә шундый зур шаһитләр болыты булганга күрә, үзебездән һәрбер авыр йөкне һәм шулай ук безгә җиңел ябыша торган гөнаһны ташлыйк һәм безнең алдыбыздагы араны түземлек белән үтик». Гайсә Понтий Пилатка: «Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен туганмын һәм дөньяга да шуның өчен килдем»,— дип әйткән. Әйе, Гайсә үзе «тугры һәм чын шаһит» дип атала (Яхъя 18:37; Ачыш 3:14). Ә үз шәкертләренә ул: «Сез, үзегезгә изге рух иңгәннән соң, кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә һәм Самариядә, хәтта дөньяның читенә кадәр һәркайда миңа шаһит булырсыз»,— дип әйткән (Ап. эшләре 1:8).

Менә ни өчен безнең көннәрдә дөньяның 230 дан артык илендә Гайсә Мәсих җитәкчелегендә Йәһвә Патшалыгы турында яхшы хәбәрне игълан иткән 6 000 000 нан артык кеше, үзләрен Йәһвә Шаһитләре дип атарга хокуклары бар дип саныйлар.

[Искәрмә]

^ 5 абз. Әгәр дә башкача күрсәтелмәгән булса, Изге Язмаларның өземтәләре Синодаль тәрҗемәсеннән алынган. Башка тәрҗемәләр: АМТ — архимандрит Макарий тәрҗемәсе; ПТ — Г. П. Павский тәрҗемәсе; ИК — 1922 елда бастырылган «Иске һәм Яңа Васыятьнең изге китаплары»; ХТ — «Хәзерге тәрҗемә»; ЯД — өземтә инглиз телендә бастырып чыгарылган «Изге Язмаларның Яңа Дөнья тәрҗемәсеннән» тәрҗемә ителгән.

[Тексттан алынган өзек. 4 нче бит]

Алар үзләрен Аллага аның ихтыярын үтәр өчен багышлаганнар.

[Тексттан алынган өзек. 4 нче бит]

Алар Изге Язмалар — ул Алла Сүзе икәненә ышаналар.

[Тексттан алынган өзек. 5 нче бит]

Суд процессы белән бәйле булган исем.

[Тексттан алынган өзек. 5 нче бит]

230 дан артык илдә 6 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите бар.

[3 биттәге иллюстрация]

Алар сезгә карата эчкерсез кызыксыну күрсәтәләр.

[4 биттәге иллюстрация]

Алланың шәхси исеме борынгы яһүдиләр телендә.