Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җәмгыять өчен яхшы хәбәрнең гамәли әһәмияте

Җәмгыять өчен яхшы хәбәрнең гамәли әһәмияте

Җәмгыять өчен яхшы хәбәрнең гамәли әһәмияте

ХӘЗЕРГЕ дөньяда без еш кына: «Мәсихче принциплары гамәлдә кулланырлык түгел. Алар бүгенге катлаулы җәмгыятьтә файда китермиләр»,— дигән фикер ишетәбез. Әмма күренекле Һинд җитәкчесе Моһандас К. Ганди белән Индиянең элекке инглиз вице-короле лорд Ирвин арасындагы бер сөйләшүдә гел икенче фикер яңгыраган. Лорд Ирвин Гандидан Бөек Британия белән Индия арасындагы проблемаларны, аның фикере буенча, ничек хәл итеп була дип сораган диләр. Ганди Изге Язмаларны кулына алган һәм аннан Матфей тарафыннан язылган Инҗилнең бишенче бүлеген ачып, болай дигән: «Әгәр дә сезнең һәм минем илем Мәсихнең Таудагы вәгазе нигезендә килешсәләр, без илләребез проблемаларын гына түгел, бөтен дөньяның проблемаларын да хәл итәчәкбез».

Бу вәгазь рухилыкка, юаш, тынычлык сөючән, кызганучан, гаделлекне яратучан булуга омтылырга дәртләндерә. Ул үтерүне генә түгел, ә башкаларга карата күрәлмаучылык хисен дә, хатынга яисә иргә хыянәт итүне генә түгел, ә хәтта җенси теләкле уйларны да хөкем итә. Ул никахның уйламыйча җиңел генә өзелүенә каршы чыга, чөнки аның аркасында гаилә таркала һәм балалар азаплана. Ул безгә хәтта безне күрәлмаучыларны да яратырга, мохтаҗлыкта яшәүчеләргә бирергә, башкаларны рәхимсез хөкем итүдән туктарга һәм кешеләрнең безнең белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсәк, үзебезгә дә алар белән шулай мөгамәлә итәргә киңәш бирә. Бу киңәшләрнең барысын куллану зур файда китерә алыр иде. Безнең җәмгыятьтә аларны гамәлдә никадәр күбрәк кешеләр кулланса, шулкадәр җәмгыять яхшырак була.

Һәм бу яктан Йәһвә Шаһитләре уңышка ирешергә тырышалар. Изге Язмалар аларны никахны хөрмәт итәргә өйрәтә. Алар үз балаларын дөрес принципларга өйрәтәләр. Гаиләнең алар өчен зур әһәмияте бар. Бердәм гаиләләр — бу җәмгыятьнең һәм хәтта бөтен дәүләтнең дә гөрләп алга баруының нигезе. Тарихта гаилә бәйләнешләренең йомшаруы һәм гадәтләрнең бозылуы бөтендөнья державаларын ничек һәлакәткә китергәненең мисаллары аз түгел. Никадәр күбрәк кешеләр, аерым шәхесләр дә, гаиләләр дә, Йәһвә Шаһитләреннән үрнәк алып, мәсихче принциплары буенча яшәсәләр, шулкадәр безнең җәмгыятьтә тәртип бозу, әхлаксызлык һәм җинаятьчелек азаячак.

Бөтендөнья берләшмәсен борчый торган җитди проблемаларның берсе — бу кеше расасына карата алдан ук начар караш. Бу тенденциягә капма-каршы итеп рәсүл Питер: «Чынлап төшенәм, Алла һәркемгә бер итеп карый, әмма һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм гаделлек эшләүчеләр Аңа мәгъкуль»,— дип әйткән. Рәсүл Паул: «Инде яһүд, мәҗүси дә юк; кол, хөр дә юк; ир-ат, хатын-кыз да юк: чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер»,— дигән охшаш фикер белдергән (Ап. эшләре 10:34, 35; Галатларга 3:28). Йәһвә Шаһитләре шундый ук карашны тоталар. Аларның бөтендөнья төп идарәсендә, филиалларда, һәм җыелышларда барлык расалардан булган кешеләр бергә яшиләр һәм эшлиләр.

Африкада кайбер кабиләләр бергә җыелганда талашмыйча тора алмыйлар. Шул чакта Йәһвә Шаһитләренең конгрессларында иң төрле кабиләләрдән булган кешеләр икмәк белән тору урынын бүлешәләр һәм кардәшлек яратуының җылылыгы белән рәхәтләнеп, бердәм Аллага гыйбадәт кылалар. Хөкүмәт чиновниклары моның бөтенесен күреп, шаккаталар. 1958 елның 2 августында чыккан «Амстердам ньюс» исемле Нью-Йорк газетасында чын мәсихчелекне берләштерү мисалының берсенә комментарий бирелгән булган. Бу сүзләрнең сәбәбе булып алда искә алынган 250 000 нән артык Йәһвә Шаһите килгән Нью-Йорктагы халыкара конгресстагы тәэсирләр булган:

«Җәмгыятьнең барлык катлауларыннан һәм дөньяның барлык почмакларыннан негрлар, ак тәнлеләр һәм азиялеләр шатлыклы рәвештә һәм иркен итеп бер-берсе белән аралаштылар... 120 илнең Шаһитләре бергә, америкалыларга бу ничек гади икәнен күрсәтеп, тыныч яшәделәр һәм Аллага гыйбадәт кылдылар. [...] Конгресс кешеләрнең ничек бергә яши һәм эшли ала икәненә ачык мисал булып тора».

Күп кеше хәзерге дөньяда мәсихче принципларын гамәлдә кулланырлык түгел дип раслый. Ләкин алмашка берәр нәрсә тәкъдим итеп буламы? Әгәр дә бүген безнең җәмгыятьтә мәсихче принциплары кулланылса, алардан файда инде сизелерлек булыр иде. Нәкъ менә шушы принциплар бөтен җир шары буенча Алла Патшалыгының идарәсе астында барлык «кабиләләрне, буыннарны һәм халыкларны» берләштерү өчен нигез булачак (Ачыш 7:9, 10).

[Тексттан алынган өзек. 23 нче бит]

Барлык расалардагы һәм тән төсләрендәге кешеләр бергә эшлиләр.

[Тексттан алынган өзек. 24 нче бит]

Мәсихче принциплар гамәлдә кулланырлык. Алмашка берәр нәрсә тәкъдим итеп буламы?