Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?

Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?

Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?

Сез Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә беләсез? Кайбер илләрдә аларны христиан диненә өндәп йөрүче кешеләр, христианнар диненең яңа төре, яһүдләр дине йогынтысы астындагы христианнарның бер сектасы яки дәваланудан баш тарткан фанатиклар дип атыйлар. Әмма бу дөрес түгел. Алайса ни өчен кешеләр аларны шулай атый? Чөнки бу кешеләргә дөрес булмаган мәгълүмат бирелгән.

Башта аларның исемнәренә игътибар итик: Йәһвә Шаһитләре. Димәк алар Йәһвә турында шаһитлек бирәләр. Кем ул Йәһвә? Бу Аллаһының исеме. Бу исемне Аллаһы Тәгалә үзенә үзе алган дип әйтелә Изге Язмаларда *. Ходай яки Аллаһы дигән сүзләр — бу титуллар, ә Йәһвә — бу исем. Тарих дәвамында Аллаһы даны турында шаһитлек биргән һәрбер кешене Йәһвә шаһите дип атап була (Чыгыш 3:13, 15; Ишагыйя 43:10).

Шуңа күрә Изге Язмаларда Аллаһының Һабил һәм башка тугры хезмәтчеләре шаһитләр дип атала һәм алар «шулкадәр күп» дип әйтелә (Еврейләргә 11:4; 12:1). Нух, Ибраһим, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Муса һәм Давыт пәйгамбәр — болар барысы да Аллаһының, Йәһвәнең шаһитләре. Ә Гайсә Мәсих «тугры һәм хакыйкый Шаһит» дип атала (Ачылыш 3:14).

Ни өчен Шаһитләр кирәк?

Аллаһы камил кешеләрне барлыкка китергән һәм аларны оҗмахта урнаштырган дип әйтелә Тәүратта. Алар мәңге яшәргә, балалар үстерергә һәм бөтен Җирне Оҗмах итәргә тиеш булган. Ул вакытта кеше үз Аллаһысын белгән һәм шаһитләр кирәк булмаган (Яратылыш 1:27, 28).

Аллаһы кешегә ихтыяр иреге биргән, әмма безнең беренче ата-анабыз дөрес булмаган сайлау ясаганнар: алар Аллаһыдан бәйсез яшәргә теләгәннәр. Аллаһы камил, гадел һәм саф булып калган, ә кешеләр гөнаһлы һәм гаделсез булып киткән. Әмма изге Аллаһыбыз гөнаһ белән явызлыкның вакытлыча гына булуын рөхсәт иткән һәм Изге Язмаларда бу вакыт тәмамланып бара дип әйтелә. Кешеләр моның турында белсен өчен, ул безнең көннәргә кадәр үз Сүзен — Тәүрат, Зәбур һәм Инҗилне саклаган.

Күпчелек кеше хак Аллаһыны белми, шуңа күрә ул тугры кешеләргә үзе турында шаһитлек бирергә кушкан һәм аларны: «Минем шаһитләрем»,— дип атый (Ишагыйя 43:10). Алар «барча халыклар да ишетсен өчен, бөтен җиһанда» «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәр» турында шаһитлек бирәчәкләр дигән Аллаһы (Маттай 24:14).

Аеруча безнең көннәрдә төрле раса, тел һәм милләт кешеләре Аллаһы Сүзен эчкерсез йөрәк белән тикшерәләр. Алар күп дини йолалар мәҗүсиләрдән алынган һәм Аллаһы аларны хупламый икәнен аңлаганнар.

Белгәнегезчә, кайберәүләр динне акча ясар өчен, я ярлылар хисабына баер өчен, я сәяси көрәштә куллана. Андый дини «коммерсантлар» Аллаһы турында хак сүзләр әйтелгәндә, шаһитлек бирелгәндә нәрсә хис итә? Әлбәттә, алар үзләренә куркыныч яный икәнен аңлый, шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре турында начар хәбәр тараталар.

Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Сүзендә язылганнарны үтәп яши. Алар яңа дин уйлап чыгармаган. Алар хак диннең нигезе булган Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китапларындагы сүзләр буенча яши. Алар нәрсәгә ышана? Аста аларның кайбер тәгълиматлары китерелә. Аларны укыгыз. Хакмы Йәһвә Шаһитләре яки юкмы? Бу сорауга үзегез җавап бирегез.

Троица тәгълиматы — ялган

Изге Язмаларда Троица турында бер сүз дә юк. Анда бер генә мәңге яшәүче хак Аллаһы бар дип әйтелә. «Раббы Аллаһыгыз — бердәнбер Раббы» (Канун 6:4). Ул бар нәрсәне барлыкка китергән, ул мәңге, аның кодрәте чиксез һәм аңа тиң беркем юк. Гайсә пәйгамбәр чиксез кодрәтле Аллаһы түгел. Ул җирдә камил кеше булып яшәгән һәм камил булмаган кешеләр өчен үлгән. Аллаһы игелек күрсәтеп аның тормышын йолым итеп кабул иткән, шуңа күрә тугры кешеләр Гайсә аша коткару ала. Бу — Аллаһы ихтыяры (Лүк 22:42; Римлыларга 5:12).

Кешенең үлемсез җаны юк

Кеше үлгәч аның белән нәрсә була? «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Вәгазьче 9:5). Кешенең үлемсез җаны юк. Үлгән кеше белән сөйләшәм дип уйлаучылар чынында җеннәр белән сөйләшә. Үлгәннәр хакына кылган догаларның да файдасы юк. Андый дога, моның өчен акча алган кешегә генә файда китерә.

Кешеләрне терелтү булачак

Үлгәннәр өчен чын өмет — бу булачак терелтү. Алар җирдә яңадан Оҗмах булгач терелтелгән булачак. Шулай итеп Аллаһы хезмәтчеләре үз тугрылыклары өчен фатихаланачак, ә Аллаһыны белмичә үлгән кешеләргә аның турында белем алырга мөмкинлек биреләчәк: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Аллаһы кем терелтүгә лаеклы түгел икәнен белә һәм алар гына терелтелмәячәк.

Утлы тәмуг юк

Яратучы Аллаһы үлгәннәр мәңге җәфалансын өчен урын барлыкка китермәс. Кешеләрне җәфалау һәм аларны яндыру турында ул: «Мин андый боерык бирмәдем һәм бу минем уемда да булмады»,— дип әйтә (Иремия 7:31).

Кешегә язмыш бирелми

Аллаһы кеше язмышын аның маңгаена язып куймый. Кешегә ул әле туганчы аның киләчәген билгели торган язмыш бирелми. Без үз эшләребез, үз адымнарыбыз өчен үзебез җаваплы. «Һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Римлыларга 14:12).

Руханилар төркеме юк

Үзен Аллаһыга багышлаган кешеләрнең һәркайсысы Аллаһы алдына бертигез. Чын иман итүчеләрнең барысы да кардәшләр. Аллаһы бернинди дә төркемне башкалардан өстенрәк куймаган. «Үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер»,— дигән Гайсә (Лүк 18:14). Кайбер кешеләр динне кулланып үзләрен башкалардан өстенрәк куялар. Аларны Аллаһы хөкем итәчәк (Маттай 23:4—12).

Потларга табыну тыела

«Аллаһы Ул — Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр» (Яхъя 4:24). Чын иман итүчеләр потлар кулланмый.

Сәясәткә нейтраль мөнәсәбәт

Гайсә үз шәкертләре турында алар «дөньядан түгел» дигән (Яхъя 17:16). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре сәясәттә катнашмый, ләкин дәүләт законнарын үтәп яшиләр (Римлыларга 13:1, 5—7).

Югары әхлакый нормалар

«Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз»,— дигән Гайсә һәм шуның белән чын иман итүчеләрне ничек танып була икәнен күрсәткән (Яхъя 15:12, 13). Инҗилдә шулай ук: «Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра»,— дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Андый сыйфатлары булган кеше ялганламый, урламый, комарлы уеннар уйнамый, наркотиклар кулланмый һәм әхлаксыз тормыш алып бармый (Эфеслеләргә 4:25—28). Аллаһыны яратканга, алар Аллаһы нәфрәт иткәннән качалар. Йәһвә Шаһитләре шундый принциплар буенча яши.

Бу дөньяның ахыры якын

Безнең көннәр нәрсә белән аерылып тора? Үтәлеп барган пәйгамбәрлекләрдән шул күренә: без бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә яшибез (Данил 2:44). Үзебезгә: «Аллаһыга безнең эшләребез ошыймы?» — дигән сорау бирик. Хак Аллаһы бер, шуңа күрә хак дин дә бер генә һәм аның тәгълиматлары Тәүрат, Зәбур һәм Инҗилгә нигезләнергә тиеш. Шуңа күрә без аларны тикшереп чыгарга тиеш.

Йәһвә Шаһитләре нәкъ шулай эшли. Сез дә, динегезгә карамастан, шулай эшләргә тиеш. Моны сезнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Истә тотыгыз: «Һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Римлыларга 14:12).

Беркем дә Йәһвә Шаһите булып тумый. Һәр кеше бу юлны үзе сайлый. Кеше Аллаһы Сүзен яхшылап тикшереп чыккач, хакыйкать белән таныша һәм үзен хак Аллаһы Йәһвәгә багышлый. Сез дә андый тикшерү үткәрергә теләсәгез, аста китерелгән берәр адрес буенча языгыз.

Тәүрат, Зәбур, Инҗил өземтәләре татар телендәге «Тәүрат», «Зәбур» һәм «Инҗил» китапларыннан алынган. Калганнары рус телендәге «Изге Язма—Яңа дөнья тәрҗемәсе» китабыннан тәрҗемә ителгән.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Изге Язмалар — бу Тәүрат, Зәбур, Инҗилдән тора торган китап. Коръәннең якынча 64 аятында бу китаплар Аллаһы Сүзе дип атала һәм аларны укып анда әйтелгәнне үтәргә кирәк дип әйтелә. Кайберәүләр бу китаплар үзгәртелгән ди. Әмма шулай дип алар Коръәндәге сүзләрне санга сукмыйлар һәм аларның сүзләре буенча Аллаһының үз Сүзен сакларга көче җитми булып чыга.