Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың нияте хәзер үзенең югары ноктасына ирешә

Алланың нияте хәзер үзенең югары ноктасына ирешә

Алланың нияте хәзер үзенең югары ноктасына ирешә

Җирне барлыкка китергәндә Алланың нияте аны гадел тормышта яшәрлек бәхетле кешеләр белән тутыру булып торган. Яшәүне дәвам итәр өчен кешеләргә Алланың кануннарына буйсынырга кирәк булган. Ләкин беренче кеше пары канунны бозган һәм гөнаһ кылып, үлемгә хөкем ителгән. Шулай итеп, бу аның барлык киләчәк буыннарына да гөнаһ һәм үлем китергән (Яшәеш 1:27, 28; 2:16, 17; 3:1—19; Римлыларга 5:12).

Йәһвә исемле Алла тыңламауның һәм гөнаһның нәтиҗәләрен җирдән юк итәргә теләгән. Үз вакытында Алла җирне күзәткән һәм халыклар арасыннан Ибраим исемле бер гадел кешене күргән. Соңрак ул аның исемен Ибраһим дип үзгәрткән. Алла Ибраһимга аның киләчәк буыннары бөек халык булачагын һәм шул халыктан ул дөньяга орлык тудырачагын, шуның аша җирнең барлык кешеләре фатиха алачагын вәгъдә иткән (Яшәеш 12:1—3; 18:18, 19; 22:18; Чыгыш 33:19; Еврейләргә 11:8—16).

Безнең эрага кадәр XVI гасырның ахырында Ибраһимның оныгы, Якуптан яки Исраилдән, Мисырда коллыкта булган 12 ыруг килеп чыккан. Йәһвә бу исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан коткарган һәм алардан үз халкын барлыкка китергән. Синай тавында ул Муса аша аларга Канун, аларның милли конституцияләрен биргән. Йәһвә аларның Патшалары, Хөкемдарлары һәм Канун Чыгаручылары булган. Исраил — Алланың сайлап алган халкы, үз теләген тормышка ашырыр өчен барлыкка китергәннәренә аның шаһитләре булып торганнар. Аннан, барлык халык кешеләренең бәхете өчен, мәңгелек патшалык урнаштыручы Мәсих барлыкка килергә тиеш булган (Чыгыш 19:5, 6; 1 Паралипоменон 17:7—14; 3 Патшалык 4:20, 25; Исай 33:22; 43:10—12; Римлыларга 9:4, 5).

Якынча ике мең ел элек, 15 гасыр үткәч Алла күктән үзенең бердәнбер Улын, ул яшь яһүди кызы Мәрьямнән тусын өчен, җиргә җибәргән. Аны Гайсә дип атаганнар, аның борынгы бабасы Давытка Алла вәгъдә иткән Патшалыкны, ул мирас итеп алырга тиеш булган. Гайсә 30 яшендә Чумдыручы Яхъя тарафыннан суга чумдырылган һәм Алла Патшалыгы турында хәбәр итә башлаган. Авыруларны савыктырып, ничек итеп киләчәк Патшалык кешелеккә фатихалар бирәчәген ул ачык итеп күрсәткән. Турыдан-туры мисаллары белән, ул мәңгелек тормышка ирешергә теләүчеләрдән, нәрсә таләп ителгәнен аңлаткан. Шуңа карамастан, Гайсә баганада үтерелгән, аның камил кеше тормышы кешелек өчен йолым булып торган (Матфей 1:18—24; 3:13—16; 4:17—23; 6:9, 10; 13 нче бүлек; 20:28; Лука 1:26—37; 2:14; 4:43, 44; 8:1; Яхъя 3:16; Ап. эшләре 10:37—39).

Гайсә мәсихче Патшалыгының ерак киләчәктә, әйберләр системасы тәмамланганда, урнаштырылачагын аңлаткан. Шул вакытта ул күренмичә күктә хакимлек итүче Патша булачак һәм үз игътибарын җиргә юнәлтеп, үзенең барлыгын белдерәчәк. Дөнья вакыйгалары 1914 елдан башлап, безнең шушы дәвер чорында яшәвебезне күрсәтә. Гайсә алдан әйткәнчә, Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен җир шары буйлап, барлык халыкларга шаһитлык буларак, вәгазьләнә. Нәтиҗәдә барлык халыклардагы кешеләр Алланың Патшалыгы ягына басалар. Алар хәзерге әйберләр системасының ахырын кичерәчәкләр һәм мәсихче Патшалыгы астында җирдәге мәңгелек тормышка ирешәчәкләр (Матфей 24 һәм 25 нче бүлекләр; Ачыш 7:9—17).

Бүген күп кенә чиркәүләр үзләрен Алланың иркен үтәүче, дип раслыйлар. Ә чын мәсихчеләр җыелышын ничек итеп соң белергә? Изге Язмаларны җентекләп тикшереп, беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышы белән танышырга мөмкин, ә аннан соң кем бүген шул үрнәк буенча барганын күреп була.

• Алла ниятләрен тормышка ашыруда, Ибраһим һәм Исраил нинди роль уйнаганнар?

• Үзенең хезмәт һәм үлеме белән Гайсә нәрсәгә ирешкән?

• Безнең чорны билгеләүче нинди вакыйгалар алдан әйтелгән булган?