Алланы данлар өчен Изге Язма әдәбиятын әзерләү
Алланы данлар өчен Изге Язма әдәбиятын әзерләү
Йәһвә Шаһитләре Алла Патшалыгын матбугат аша вәгазьләүләре белән яхшы билгеле. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте 1920 елдан башлап журналлар һәм китаплар бастырып таратыр өчен күп кенә үз теләкләре белән хезмәт итүче Шаһитләрен куллана. Шулай итеп, аз күләмдәге чыгымнар белән генә дә ышанычлы әдәбият хәзерләү тәэмин ителә.
Якынча 70 ел эчендә Җәмгыять башта Бруклинда (АКШ), ә аннан соң башка илләрдә дә Изге Язма әдәбиятын хәзерләүне яхшырткан һәм арттырган. Барлык эш үз теләкләре белән хезмәт итүчеләрнең саны тагын да арту нәтиҗәсендә башкарылган.
Традицион ысул белән текстны эшкәртү һәм бастырып чыгару 1970 елларның ахырында электрон эшкәртү, фотонаборы һәм офсет басмасы белән алмаштырылган. Шуның белән бергә проблемалар да чыккан, чөнки ул вакытта сатуда булган җиһазлар чикләнгән сандагы телләрне генә эшкәртә алганнар. Шуңа карамастан, Җәмгыять ул вакытларда ук инде якынча 160 телдә әдәбият бастырып чыгарган, һәм аны тагын башка күп телләрдә бастырып чыгарырга да кирәк булган әле.
Шуңа күрә, күп телдәге электрон фотонабор системасын эшкәртер өчен, үз теләкләре белән хезмәт итүчеләрне чакырганнар. Нәтиҗәләре өметле булган. Кирәкле техник үзгәрешләр кертелгән: текстны кертү һәм фотонабор системасы камилләштерелгән (MEPS). Бу система ярдәмендә 300 дән артык телдә эшкәртергә мөмкинчелек бар. Эшкәртелүче телләрнең саны тагын да артырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Җәмгыять тарафыннан барлыкка китерелгән, программаларны тәэмин итүче, MEPS системасы текст кертү һәм фотонабор җыю өчен кулланыла. Үз теләкләре белән хезмәт итүче хезмәткәрләр программа белән тәэмин итәр, эшләр һәм хезмәт күрсәтер өчен компьютер җиһазларын өйрәнәләр. Хәзер Җәмгыять 130 дан артык телдә журналлар бастырып чыгара.
Мондый эш өчен — язучылар, тәрҗемәчеләр, китап төпләүчеләр һәм
экспедитор кебек кешеләр кирәк. Кемдер җыелышлар белән корреспонденция алып барырга тиеш. Икенчеләр исә азык продуктларын эшкәртәләр, ашарга әзерлиләр, җыештыралар, юалар һәм башка эшләрне башкаралар. Барлык эшләрне, үзләрен төрле илләр карамагына тапшырган үз теләкләре белән хезмәт итүчеләр башкаралар. 1999 елда бөтендөнья буенча төрле бүлекләрдә, типографияләрдә, торак йортларында һәм фермаларда хезмәт итүче 18 497 хезмәткәр үз теләкләре белән эшләгән.Бу кешеләр кемнәр? Алар: ирләр, хатын-кызләр, ялгызлар һәм өйләнгәннәр, яшьләр һәм олы яшьтәгеләр — барысы да тугрылыклы Йәһвә Шаһитләре. Кайберләре бу эш белән инде 40, 50 һәм хәтта 60 ел шөгыльләнәләр. Үзләренең эш урыннарында алар атнасына кимендә 44 сәгать сарыф итәләр, ә кирәк булганда — артыгын да эшлиләр. Кичләрен һәм ял көннәрен алар өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә һәм җыелышның икенче эшчәнлегенә багышлыйлар.
Бөтендөнья буенча бу хезмәткәрләр Җәмгыятьнең «Алла йорты» дип аталган филиалларының берсендә гади генә булган торыр урын һәм ризык белән тәэмин ителәләр. Моннан тыш, алар хезмәт итүдәге транспорт чыгымнары һәм шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен зур булмаган суммада акча алалар.
Бу үз теләкләре белән хезмәт итүче хезмәткәрләр 1920 ел башыннан бирле, бөтендөнья буйлап таратыр өчен, тугыз миллиардтан артык Изге Язма, китап, журнал һәм 300 дән артык телдә брошюралар хәзерләгәннәр. Алар «мәңгелек Яхшы хәбәр» барлык кабиләләргә, буыннарга, телләргә һәм халыкларга хәбәр ителсен өчен үз өлешләрен кертәләр (Ачыш 14:6, 7).
• Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең нинди бастыру җайланмалары бар һәм алар ни өчен кирәк?
• Барлык эшләрне кемнәр башкара һәм алар ничек яшиләр?
[24 нче биттәге иллюстрация]
Бруклин һәм Уоллкилдагы (Нью-Йорк, АКШ) үз теләкләре белән хезмәт итүчеләр төрле эшләр башкаралар: типографиядә Изге Язма әдәбиятын хәзерлиләр, торак йортларда, офисларда һәм фермаларда эшлиләр.
[25 нче биттәге иллюстрация]
Үз теләкләре белән хезмәт итүчеләр Изге Язма һәм Изге Язма әдәбиятын хәзерләү белән турыдан-туры яисә бәйләнеше булган төрле эшләр башкаралар.
Испания
Германия
Финляндия
Канада
Дания
Щвеция
КАР
Бразилия
Нидерландия
Австралия