Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Патшалыгын вәгазьләр өчен оештырылган җыелышлар

Алла Патшалыгын вәгазьләр өчен оештырылган җыелышлар

Алла Патшалыгын вәгазьләр өчен оештырылган җыелышлар

Гайсә Мәсих җирдә булган чакта ул авылдан-авылга йөргән һәм Алла Патшалыгы турында вәгазьләгән. Гайсә шулай ук үзенең укучыларын өйрәткән һәм аларны бу эшне башкарырга җибәргән. Күккә күтәрелер алдыннан ул үзенең эшен дәвам иттерүчеләренә барлык халыклардан укучылар әзерләргә кушкан. Үзенең башланган чорыннан бирле мәсихчеләр җыелышы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен оештырылган булган. Һәркайда, укучылар кая гына бармасыннар, алар Алла Патшалыгы турында вәгазьләгәннәр (Матфей 4:17, 23; 10:1—16; 28:19, 20; Лука 4:43, 44; 8:1; 10:1—9; Ап. эшләре 1:8; 4:31; 5:42; 8:12; 19:8; 28:23, 30, 31; Римлыларга 10:9, 10, 14).

Гайсә үзенең бу әйберләр системасы тәмамлануы турындагы пәйгамбәрлегендә: «Һәм бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазьләнер; һәм шул вакыт ахыр килер»,— дип әйткән. Бу вәгазьләү эше — хәзерге мәсихчеләр җыелышының төп бурычы (Матфей 24:14; Марк 13:10).

Йәһвә Шаһитләренең җыелышы, бөтен җир шары буенча барлык районнарга Алланың Патшалыгы турындагы яхшы хәбәре планлы рәвештә җиткерелерлек итеп, оештырылганнар. Бу тиешенчә эшләнсен өчен, Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең филиаллары барлык илләрдәге һәрбер җыелышка шаһитлык итәр өчен билгеләнгән районнарны бүлеп бирәләр. Җыелыш бу территорияне зур булмаган участокларга бүлә, аннан соң ул анда яшәгән кешеләр яннарына килеп китәр өчен үз өстенә җаваплылык алганнарга бирелә (1 Коринфлыларга 14:33, 40).

Гадәттә Шаһитләр өйдән-өйгә йөргәндә кешеләр белән очрашалар. Алар үзләренең җыелыш очрашуларында Изге Язмалар ярдәмендә Патшалык хәбәрен ишек яннарында кыскача аңлатып бирергә өйрәнәләр. Шаһитләр Изге Язма әдәбиятын алып киләләр һәм аны Алла Сүзен күбрәк белергә теләүче кешеләргә калдыралар.

Участоктагы һәрбер кешегә Патшалык турындагы мөһим хәбәрне ишетергә мөмкинлек бирер өчен, Шаһитләр өйдән-өйгә йөргәндә, өйдә туры китерә алмаганнар һәм нинди сәбәп белән тулы шаһитлык бирергә мөмкинлек булмаганы турында төгәл итеп язып куялар. Андый кешеләргә алар икенче вакытта киләләр. Алар шулай ук, кем һәм кайда кызыксыну уяткан һәм тагын да күбрәк Изге Язмалар турында сөйләр өчен кемгә кабат килергә кирәген билгеләп куялар. Әгәр кемдер Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдерсә, аның белән даими рәвештә өйрәнү үткәрәләр. Болар барысы да бушлай эшләнә.

Шулай ук Йәһвә Шаһитләре урамда узып баручыларга җурналлар тәкъдим итәләр. Шулай итеп, алар өйләрендә туры китермәгән күп кешеләрне очраталар. Чыннан да, тыңларга теләүчеләрнең һәрберсенә җиткерер өчен, барлык көч куела (Ап. эшләре 17:17; Ачыш 14:6, 7; 22:17).

Ни өчен Шаһитләр, кешеләр күбесе бер нинди кызыксыну күрсәтмәүгә карамастан, кабаттан киләләр? Еш кына кешеләрнең хәлләре үзгәргәнлектән, алдагы очрашуларның берсендә аларның бигрәк тә илтифатлы караш белдерүләре, ә моннан тыш гаиләнең кызыксыну күрсәтүче икенче бер әгъзасын очратырга мөмкин икәнлеге билгеле булды.

Гайсә үзенең укучыларына: «Иң элек Алла Патшалыгын һәм аның гаделлеген эзләгез»,— дип әйткән. Патшалыкны эзләгәндә Алланың Патшалыгы турындагы вәгазь әһәмиятле роль уйный, ә Йәһвә Шаһитләре өчен бу тормыштагы мөһим мәсьәләләрнең берсе (Матфей 6:33; 2 Тимәтигә 4:2).

• Алдан әйтелгәнчә безнең көннәрдә дә, Гайсә баштагы мәсихчеләр белән үткәргән кебек үк, нинди эш үтәлгән булырга тиеш?

• Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эше ничек оештырылган?

• Ни өчен Шаһитләр, кешеләр күбесе кызыксыну күрсәтмәүгә карамастан, кабаттан киләләр?

[16, 17 нче биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә Шаһитләре төрле илләрдә Алла Патшалыгы турында вәгазь сөйлиләр.

Таиланд

Мексика

Нидерландия

Корея

Кюрасао

Гана

Бөек Британия

Австралия