Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без ярдәм итәргә телибез

Без ярдәм итәргә телибез

Без ярдәм итәргә телибез

Бу брошюра сине Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге һәм аларның чаралары белән яхшырак таныштырыр өчен бастырып чыгарылган, ә максатыбыз — сиңа Изге Язмаларның белемнәрен арттыруга ярдәм итү. Мөгаен, Йәһвә Шаһитләренең сиңа килгәннәре яки син алар белән урамда яисә кайда да булса икенче урында сөйләшкәнең бардыр. Бәлкем, хәзерге вакытта Шаһитләрнең берсе синең белән Изге Язмаларны өйрәнү үткәрә торгандыр.

Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөнья буенча Патшалык турындагы хәбәрне таратулары сиңа билгеле идеме? Моның сәбәбе нәрсәдә? Чөнки Алла, безнең Тудыручыбыз, барлык милләтләрнең халкы берләшеп, аңа гыйбадәт кылуларын тели. Ул безнең көннәр турында алдан: «Һәм күп халыклар барырлар, һәм әйтерләр: килегез, һәм Ходай тавына меник, Якупның Алласы йортына, һәм безне Ул Үзенең юлларына өйрәтер; һәм Аның юллары буйлап йөрербез»,— дип әйткән (Исай 2:2, 3).

Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге: башкаларны Алла юллары белән таныштырулары, бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше булып тора. Ни өчен бу эшчәнлек бүген мөһим һәм син аннан нинди файда таба алачагың турында алдагы битләрдә күрсәтеләчәк.