Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бердәмлектә Алла көтүен көтү

Бердәмлектә Алла көтүен көтү

Бердәмлектә Алла көтүен көтү

Кайберәүләр: бөтендөнья Йәһвә Шаһитләренең җыелышы белән җитәкчелек ничек башкарыла? — дип сорыйлар. Безнең җавап: беренче гасыр мәсихчеләре җыелышы үрнәгендә җитәкчелек алып барыла,— дип белдерә.

Чарлз Т. Расселл һәм аның хезмәттәшләре 1870 елларда үзләренең Изге Язмаларны өйрәнүләренең нәтиҗәләрен доклад рәвешендә һәм матбугат ярдәмендә таратырга инициатива күрсәткәннәр. Бу эшкә катнашырга теләүче барлык илләрдәге кешеләр, Расселлга һәм аның якын хезмәттәшләренә, бер төркемдәге Алла эшен үткәрүдәге аеруча тәҗрибәле ирләргә, алар үзләренең эш итүләренә карата киңәш сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Сионның Күзәтү Манарасы һәм трактатлар Җәмгыяте 1884 елда юридик яктан Пенсильвания штатында теркәлгән булган. Расселл һәм аның җаваплы хезмәттәшләре турыдан-туры Җәмгыятьнең җитәкчелек эше һәм Изге Язма Өйрәнүчеләренең эшчәнлеге белән дә мәшгуль булганнар. 1909 елда алар төп бүлекне Бруклинга (Нью-Йорк) күчергәннәр. Менә инде күп еллар Күзәтү Манарасы Җәмгыяте идарәсе әгъзалары һәм алар белән нык элемтәдә булган башка кешеләр, сәләтле, изге рух белән майланган ирләр, Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советында хезмәт итәләр.

Җитәкче совет рух белән майланган мәсихчеләрдән тора (2000 елда — 13 кеше). Аларның җидесе Күзәтү Манарасы Җәмгыяте идарәсенең әгъзалары булып хезмәт итәләр. Җитәкче совет Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Аның әгъзалары Алла тарафыннан рухландырылмаганнар, әмма алар җирдә иң югары авторитет итеп, Аллага таяналар һәм Алланың ихтыярына буйсынуларына инде күп тәҗрибәләре бар. Аларның күбесе, Йәһвә Шаһите буларак, уртача 60 ел тулы вакытлы хезмәт итүдә үткәргәннәр.

Җитәкче совет Җәмгыять тарафыннан бастырып чыгарылганнар өстеннән күзәтчелек итә. Барлык бастырылганнар көтүнең рухи ихтыяҗларына кагылышлы күзәтүләргә нигезләнгән һәм ихлас догаларның, Изге Язмаларны тикшерүләрнең һәм җентекләп өйрәнүләрнең нәтиҗәсе. Алар даими рәвештә Изге Язмаларны өйрәнеп һәм акрынлап Алла ниятләренең тормышка ашуын, дөнья вакыйгалары белән бәйләнешле булган пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күзәтәләр. Шулай ук бөтендөнья буенча Алла халкының эш хәлен карап, алар вакыт-вакыт кайбер өйрәнүләргә төзәтмә кертергә кирәк дип, саныйлар. Шулай итеп, хакыйкать белеме арта (Мәдхия 96:11; Гыйбрәтле хикәя 4:18; Даниел 12:4).

Бөтен җир шары буенча 109 филиалның һәрберсендә Җитәкче совет, 230 дан артык ил һәм утрау территорияләрендәге эшчәнлек белән җитәкчелек итәр өчен, иң кимендә рухи яктан сәләтле өч ир кешене филиал Комитетына билгели. Филиаллар аларның күзәтчелеге астында булган җыелышлар белән бәйләнеш тота. Үз чиратында Җитәкче совет филиалларның Комитетлары белән даими рәвештә бәйләнештә тора. Һәм Җитәкче советның әгъзалары һәр ел саен шәхси рәвештә эшләрдә хәбәрдар булыр өчен күп кенә филиалларга баралар.

Бу ирләр икенчеләрнең иманнары өстеннән хакимлек итмиләр. Әмма хезмәт итүчеләр, күп кенә кешеләр Алла Сүзен өйрәнә алсыннар өчен, күп көч куялар. Алар материаль яктан файда алыр өчен генә хезмәт итмиләр, чөнки аларның материаль ихтыяҗлары Алла йортындагы башка гаилә әгъзалары белән бертигез тәэмин ителә. Бөтендөньяда Йәһвә Шаһитләрен аерып торучы — тугрылыклы хезмәт итүләренең дәлилләре булып, аларның тырыш, бердәм, югары әхлак нормаларын тотулары һәм Изге Язма тәгълиматларына тугрылыклы булулары тора (1 Питер 5:2, 3; 1 Коринфлыларга 3:5—9; 4:1, 2; 2 Коринфлыларга 1:24; 3:1—3).

• Җитәкчелек эше ничек оештырылган?

• Бүген Җитәкче советта кемнәр хезмәт итә һәм аларның вазыйфалары нинди?

• Башка илләрдә күзәтчелек эше ничек тормышка ашырыла?

[26 нчы биттәге карта]

(Тиешле форматтагы текстны күрер өчен, басманы карагыз)

Йәһвә Шаһитләренең Алла ихтыярын үти торган өлкәләре.

[26 нчы биттәге иллюстрацияләр]

Элекке Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең президентлары.

Ч. Т. Расселл (1884—1916).

Дж. Ф. Рутерфорд (1917—1942).

Н. Х. Норр (1942—1977).

Ф. У. Френц (1977—1992).

[27 нче биттәге иллюстрацияләр]

Бөтендөнья буенча Йәһвә Шаһитләре эшчәнлегенә күзәтү алып бара торган 109 филиалның кайберләре.

Канада

Замбия

Германия

Япония

Австралия

Бразилия