Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышы

Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышы

Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышы

Безнең эраның 33 елындагы уңыш бәйрәмендә 120 Гайсәнең шәкертенә изге рух иңгән, һәм алар Алланың бөек эшләре турында күп телләрдә сөйли башлаганнар. Бу вакыйга мәсихчеләр җыелышын башлап җибәргән. Шул көнне 3 000 гә якын яңа шәкерт суга чумып алган (Ап. эшләре, 2 нче бүлек).

Рәсүлләребез һәм башкалар үтә тәвәкәллек белән Алла Сүзен аңлатып биргәч, төрле урыннарда җыелышлар саны арткан. Апостол эшләре китабында язылганча, тиздән вәгазь эшләре Урта диңгезнең барлык өлкәләрендә, Бабилдан һәм Төньяк Африкадан алып Римга кадәр һәм, ихтимал, Испаниягә кадәр җәелгәндер (1 Питер 5:13; Римлыларга 15:18—29; Колосслыларга 1:23).

Һәркайда Гайсәнең эшен дәвам иттерүчеләр җыелышлар башлап җибәргәннәр. Җитәрлек белемнәре булган ирләрне, җыелыштагыларны дөрес укыту һәм үз-үзеңне тоту нормаларын саклау өчен, өлкәннәр яисә күзәтчеләр итеп билгеләп куйганнар. Алар исә рухани катламнарына нигез салмаганнар, ә алар Алла Патшалыгының мөһимлегенә хезмәттәшлек итеп хезмәт иткәннәр (Ап. эшләре 14:23; 20:28; 1 Питер 5:1—4; 1 Коринфлыларга 3:5; 5:13; Колосслыларга 4:11; 1 Тимәтигә 3:1—15; Еврейләргә 13:17).

Рәсүлләр һәм аларның якын хезмәттәшләре җитәкче советта хезмәт иткәннәр. Вәгазь эшләрендә җитәкчелекне алар үз өсләренә алганнар. Иерусалим шәһәрендәге җыелышның проблемаларын чишкәннәр. Яңа гына дингә ышанучыларга ярдәм итә алырлык кардәшләрне Самариягә һәм Антиохиягә җибәргәннәр. Сөннәткә утыртуга кагылышлы бәхәсне чишкәннәр һәм үз карарларын үтәсеннәр өчен барлык җыелышларга җибәргәннәр. Һәм шулай булуга карамастан, бу ирләр башкалар өстеннән хакимнәр түгел, ә барлык җыелышларның хезмәттәшләре һәм хезмәт итүчеләре булганнар (Ап. эшләре 4:33; 6:1—7; 8:14—25; 11:22—24; 15:1—32; 16:4, 5; 1 Коринфлыларга 3:5—9; 4:1, 2; 2 Коринфлыларга 1:24).

Баштагы укучылар, Алла аларга булачак вакыйгаларын алдан күрүенчә биргән, мәсихчеләр исеме белән билгеле булганнар. Алар башкалардан шулай ук, рәсүлләрнең тәгълиматы яисә төпле сүзләре үрнәгендә өйрәтүләре белән аерылып торганнар. Бу Изге Язмага кагылышы булган тәгълимат шулай ук хакыйкать буларак та билгеле булган (Яхъя 17:17; Ап. эшләре 2:42; 11:26; 2 Питер 2:2; 2 Яхъя 1, 4, 9; Римлыларга 6:17; 1 Тимәтигә 4:6; 6:1, 3; 2 Тимәтигә 1:13).

Мәсихчеләр ярату белән берләшкән бөтендөнья бердәмлеге булган. Алар үзләренең башка илләрдәге рухи кардәшләренә игътибарлык күрсәткәннәр. Мәсихчеләр чит илләргә барганда, андагы рухи кардәшләре аларга үз өйләрендә кунакчыллык күрсәткәннәр. Алар, изге халык булып, дөньядан аерым буларак, югары әхлак нормаларын саклаганнар. Мәсихчеләр Йәһвәнең көне килеп җитүе турындагы вакытны яхшы хәтердә тотканнар һәм үзләренең ышануларын тырышып, ачык рәвештә игълан иткәннәр (Яхъя 13:34, 35; 15:17—19; Ап. эшләре 5:42; 11:28, 29; 1 Питер 1:14—16; 2:9—12; 5:9; 2 Питер 3:11—14; 3 Яхъя 5—8; Римлыларга 10:9, 10, 13—15; Титка 2:11—14; Еврейләргә 10:23; 13:15).

Ләкин алдан әйтелгәнчә, икенче һәм өченче гасырларда мөртәтлек киң тарала башлаган. Нәтиҗәдә тәгълиматка, тәртипкә, оештыруга кагылышлы һәм дөньга карата булган баштагы мәсихчеләр җыелышындагы чисталыкны сакламаучы зур чиркәүләр системасы барлыкка килгән (Матфей 13:24—30, 37—43; 2 Фессалоникилеләргә, 2 нче бүлек).

Шуңа карамастан, Гайсә әйберләр системасының тәмамлану чорында чын гыйбадәт кылуның кире кайтарылачагын алдан әйткән. Йәһвә Шаһитләре якынча Гайсә пәйгамбәрлек иткәннән соң 1 900 ел үткәч, аларның бөтендөнья эшчәнлегендә бүген бу кире кайтарылуны күреп ышаналар. Алдагы битләрдә, ни өчен аларның шулай уйлаганлыгы аңлатылыр.

• Ничек итеп мәсихчеләр җыелышына башлангыч бирелгән булган һәм җыелыштагыларның саны ничек арткан?

• Ул чакта җыелышта җитәкчелек эшен ничек башкарганнар?

• Беренче гасыр мәсихчеләрен нәрсә ачыктан-ачык аерып торган?

[7 нче биттәге карта]

(Тиешле форматтагы текстны күрер өчен, басманы карагыз)

Беренче гасырда яхшы хәбәр барып җиткән өлкәләр.

Бу өлкәләрнең кайбер кешеләре дингә ышанучы булып киткәннәр.

[7 нче биттәге иллюстрацияләр]

Баштагы мәсихчеләр тырышып Алла Сүзен вәгазьләгәннәр.

Мәсихчеләр кая гына барсалар да, аларны рухи кардәшләре үзләренең өйләрендә кунакчыл кабул иткәннәр.