Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаделлек өчен эзәрлекләнәләр

Гаделлек өчен эзәрлекләнәләр

Гаделлек өчен эзәрлекләнәләр

Мөгаен, син башка кешеләрдән яисә туганнарыңнан Йәһвә Шаһитләренең кайбер дәүләт эшлеклеләре тарафыннан закон буенча аларның тыелуларын яисә алар начар кеше дигәннәрен ишеткәнең бардыр. Ни өчен алар турында шундый сүзләр йөри?

Сәбәбе, Йәһвә Шаһитләренең закон бозуында түгел, ә аларның Гайсә эзеннән баруларында. Гайсә үзенең укучыларына: аларны кешеләр мәсхәрәләр, эзәрлекләр һәм алар турында ялган таратырлар дип әйткән. Бу — Алланың төп дошманы — Шайтан, шушы дөньяның патшасы, кешеләрне Аллага хезмәт итүдән читләтергә омтылуы белән аңлатыла (Матфей 5:10—12; 10:16—22, 34—39; 24:9, 10; Яхъя 15:17—16:3; 1 Питер 5:8; 2 Тимәтигә 3:12; Ачыш 12:17).

Рәсүлләребезне, алар җинаять эшләүче, җәберләүче яисә фетнәче булганнары өчен түгел, ә яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәре өчен кулга алганнар һәм хөкемгә тартканнар. Бервакыт рәсүлебез Пауал, мәсихчеләребезнең яхшы хәбәр вәгазьләү хокукларын яклар һәм рәсми рәвештә раслар өчен, югары суд учреждениясенә мөрәҗәгать иткән (Ап. эшләре 4:18—20; 5:28—32; Филиплыларга 1:7).

Бүген Йәһвә Шаһитләре — салым түләүче һәм хакимиятне хөрмәт итүче, законны тыңлаучы мәсихчеләр булып торалар. Алар Цезарьныкын Цезарьга, ә Алланыкын Аллага түлиләр. Әгәр дә аларның нинди дә булса дәүләт идарәсе органнары белән каршылыклары килеп чыга икән, бу хөкүмәтнең, аларның вәгазьләү эшен яисә халыкара эшләрдә битараф, нейтраль булуларын, танымау нәтиҗәсе. Андый очракларда Йәһвә Шаһитләре рәсүлләребез кебек: «Кешеләргә караганда күбрәк Аллага итагать итәргә кирәк»,— дип белдергән таләпләргә буйсынырга тиешләр (Ап. эшләре 5:29; Марк 12:17; Яхъя 18:36; Титка 3:1, 2).

Йәһвә Шаһитләре үзләре эзәрлекләүләрне эзләмиләр, ә тын гына тыныч тормышта яшәүне яхшырак күрәләр. Алла кануннарын үтәп, Гайсә үрнәге буенча барганга күрә аларны эзәрлеклиләр. Шулай да, мәсихчеләр бу кыенлыкларны шатлык белән кичерәләр (Матфей 5:10—12; Ап. эшләре 5:40, 41; 1 Питер 3:14, 15; 4:12—16; 1 Коринфлыларга 4:12; 1 Тимәтигә 2:2).

• Ни өчен Йәһвә Шаһитләрен мәсхәрәлиләр һәм эзәрлеклиләр?

• Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең, мәсихче рәсүлләребезнеке кебек, вакыт-вакыт хакимиятләр белән каршылыклары килеп чыга?

• Йәһвә Шаһитләренең эзәрлекләүләргә карашлары ничек?

[29 нчы биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә Пилат каршына хөкемгә китерелгән, ә рәсүлебез Пауал төрмәгә утыртылган булган, чөнки алар — Алла Патшалыгын вәгазьләгәннәр.