Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Конгресслардагы шатлык һәм Алланы данлау

Конгресслардагы шатлык һәм Алланы данлау

Конгресслардагы шатлык һәм Алланы данлау

Үткән гасырның 1880 нче елларының башыннан бирле үк инде Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр башка җирдәге рухи кардәшләр белән танышуның файдалы булачагын аңлаганнар. Шулай итеп алар ел саен конгресслар үткәрә башлаганнар. Башта Америка Кушма Штатларының барлык кисәкләрендәге Йәһвә Шаһитләре, ә аннан соңрак Канададагылары җыелганнар. Берничә көн дәвамында Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирелүе һәм барысының да үзара рухлануга шатлануларына конгресслар рухи көч алу вакыты булган. Конгрессларның аерым үзенчәлеге булып, яңа дингә ышанучыларның суга чумулары торган. Җәмәгатьчелеккә киң шаһитлык бирер өчен дә шулай ук конгресслар кулланылган (Римлыларга 1:11, 12).

Бүгенге көндә Йәһвә Шаһитләре даими рәвештә конгресслар үткәрәләр. Гадәттә бер районга 18—25 җыелыш керә. Бу җыелышларның килеп-китеп яисә хезмәт күрсәтеп, күчеп йөрүче күзәтчеләре бар. Елына ике тапкыр бер көнлек һәм ике көнлек конгресслар үткәрелә, анда берәр район яки аның кисәкләрендәге җыелышлардан килеп җыелалар.

Һәрбер илдә елына бер тапкыр, бер урында меңләгән кешеләр җыелырлык, өч-дүрт көнлек зур өлкә конгресслары үткәрелә. Бу конгресслар Йәһвә Шаһитләренең рухи үсешләренә һәм шулай ук башка кешеләргә аларның эшчәнлегенә кызыксыну уятырга ярдәм итә; шуның өстенә җәмәгатьчелек шаһитлык ала.

Барлык конгрессларның программалары да Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы ярдәмендә бөтен дөньядагы Шаһитләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып хәзерләнелә. Программага: докладлар, фикер алышулар, тәҗрибәле Шаһитләр яисә күчеп йөрүче күзәтчеләр ярдәмендә, демонстрация дип аталучы, тормыштан алынган очракларны күрсәтүләр керә. Кайбер Шаһитләр, бу алласыз дөньяда ничек итеп аларга мәсихчеләрнең тормышын алып барырга туры килүләре яисә алар вәгазь эшендә нинди уңышларга ирешкәннәре турында сөйлиләр. Өлкә конгрессларының тагы бер үзенчәлеге — Изге Язмаларга нигезләнгән драмалар һәм мәсихчеләрнең бүгенге проблемаларны җиңеп чыгулары турындагы хәзерге заман материалына нигезләнеп куелган драмалар.

Конгресслар белән бәйле булган барлык эшләрне дә Йәһвә Шаһитләре үзләре ирекле рәвештә башкаралар. Биналарны арендага алган өчен түләү һәм башка чыгымнар үз теләкләре белән бирелгән иганәләр исәбенә каплана. Керү бушлай һәм бернинди дә акча җыю үткәрелми.

Йәһвә Шаһитләренең урынлы җыелышларыннан син, кайчан һәм кайда синең районда конгресс булачагын белә аласың. Сиңа шулай ук анда ничек итеп бару һәм куну урыны алу турында аңлатырлар.

Мондый конгресслар Йәһвә Шаһитләренә һәм барлык аларга кушылган кешеләргә үзләренең җыелышларын гына күрү түгел, ә бөтендөнья бердәмлегенең кадерен белергә булыша (1 Питер 2:17).

• Баштагы Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр үзләренең конгрессларыннан нинди файда алганнар?

• Конгрессларның программасын һәм оештырылуын тасвирлап бир.

[18 нче биттәге иллюстрацияләр]

Өлкә конгрессындагы Изге Язма драмасы (АКШ).

Халыкара конгресс (Польша).

Халыкара конгресс (Аргентина).

Район конгрессы (Япония).

Делегатлар Изге Язма әдәбиятын алалар (Швейцария).

Халыкара конгресста суга чуму (КАР).

Изге Язманың яңа публикациясенең чыгарылышы (Канада).

Конгресс делегатларының җыр башкарган вакыты (Испания).