Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күчеп йөрүче күзәтчеләр — хакыйкатьтә хезмәттәшләр

Күчеп йөрүче күзәтчеләр — хакыйкатьтә хезмәттәшләр

Күчеп йөрүче күзәтчеләр — хакыйкатьтә хезмәттәшләр

Беренче гасырның мәсихчеләр җыелышындагы күчеп йөрүче күзәтчеләре, аларның җыелышларына рухландыру өчен килә торган булганнар. Алар үзләренә файда эзләмәгәннәр, ә үзләренең барлык көчләрен җыелыштагыларның һәрберсе Аллага лаеклы эшләү өчен ярдәм итәргә биргәннәр (Ап. эшләре 11:23, 24; 14:21, 22; 15:32; 20:2, 31—35; Филиплыларга 2:20—22, 29; 1 Фессалоникилеләргә 2:5—12).

Хәзерге көндә дә Йәһвә Шаһитләре шулай ук күчеп йөрүче күзәтчеләрнең килүләреннән файда алалар. Бу мәсихче ирләрнең күзәтчелек хезмәтендә һәм Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләү эшчәнлегендә күпьеллык тәҗрибәләре бар. Алар үзләренең бу дөньядагы эшләрен калдырганнар, йорт эшләре вазыйфаларыннан азат ителгәннәр һәм тулы вакытлы хезмәтчеләр булганнар. Әгәр алар өйләнгән булсалар, ул чакта гадәттә аларның хатыннары да алар белән бергә тулы вакытлы хезмәт итүдә катнашалар.

Район күзәтчесенә 18—25 кадәр җыелышы булган район турында кайгыртучанлык күрсәтү тапшырыла. Ул елына районның һәрбер җыелышына якынча ике тапкыр килә, ә ике-өч елдан соң аны икенче районга билгелиләр. Шулай итеп, җыелышлар төрле район күзәтчеләренең сәләтлелекләреннән һәм бай тәҗрибәләреннән файда алалар.

Район күзәтчесе җыелышның рухи хәлен һәм аның эшчәнлеген тикшерә. Ул җыелышларда берничә нотык белән чыгыш ясый, ә шулай ук өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән, ничек аларга җыелыш белән яхшырак хезмәт итәргә икәнлеге турында фикер алышыр өчен очраша.

Атна буена район күзәтчесе һәм аның хатыны, әгәр ул өйләнгән булса, урынлы Шаһитләргә өйдән-өйгә йөреп хезмәт итүдә яхшырырга булышып, алар белән бергә хезмәттәшлек итәләр. Ул үзе дә һәм аның хатыны да яңа кызыксынучыларның ышанычларын ныгытыр өчен аларның яннарына баралар. Аларның килеп китүен син дә сорый аласың.

Өлкә буенча күзәтче дә шундый ук рухи сыйфатларга һәм тиешле тәҗрибәләргә ия. Ул, район конгресслары булу сәбәпле, аларга хезмәт итеп, районнан-районга йөри. Өлкә күзәтчесе шулай ук хатыны белән бергә үзләре барган бер районының җыелышындагы Йәһвә Шаһитләре белән вәгазләү эшендә катнаша. Ул район конгрессы программасының тулысынча хәзерләнүен күзәтә һәм конгресс вакытында халык алдында чыгыш ясый торган докладын кертеп, берничә нотык сөйли.

Күчеп йөрүче күзәтчеләр, үзләренең җыелышта яисә районда булуларын тәмамлап, икенче урынга китәләр. Анда да, якынча алты ай эчендә барлык җыелышларны яисә районнарны әйләнеп чыгып, шул ук программаны үткәрәләр. Ә аннан соң инде алар моның барысын да яңадан башлыйлар.

Күпчелек илләрдә күчеп йөрүче күзәтчеләр автомобиль яисә төрле транспорт белән файдаланалар. Кайсыбер илләрдә алар велосипедлар кулланалар яисә җәяү йөриләр. Җәмгыять, күчеп йөрүче күзәтчеләрнең юлга тотылган чыгымнарын түли, ә шулай ук аларга һәм аларның хатыннарына үз расходлары өчен зур булмаган суммада акча бирә. Күчеп йөрүче күзәтчене һәм аның хатынын йоклар өчен урын һәм ризык белән, гадәттә, алар килгән җыелыш әгъзалары тәэмин итә.

Андый итеп хезмәт итәр өчен фидакарьлек кирәк. Күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм аларның хатыннары җыелышларга, материаль яктан авырлык салмыйча хезмәт итәргә тырышалар (1 Фессалоникилеләргә 2:9).

• Беренче гасырның мәсихчеләр җыелышында күчеп йөрүче күзәтчеләр нинди роль уйнаганнар?

• Ничек бүген күчеп йөрүче күзәтчеләр андый хезмәт итүгә сәләтле һәм яраклы була алалар?

• Район һәм өлкә күзәтчеләренең яшәүләрен һәм хезмәт итүләрен тасвирлап күрсәт.

[20 нче биттәге иллюстрация]

Өлкә күзәтчесенең район конгрессында нотык белән чыгыш ясавы.

[21 нче биттәге иллюстрацияләр]

Район күзәтчеләре: өйдән-өйгә йөреп ничек итеп вәгазьләргә икәнлегенә өйрәтәләр, җыелышның өлкәннәре белән фикер уртаклашалар, яңа гына кызыксынучы кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнүдә катнашалар, җыелышлар алдында нотыклар белән чыгыш ясыйлар.