Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тулы вакытлы хезмәтчеләр вәгазь эшендә алда баралар

Тулы вакытлы хезмәтчеләр вәгазь эшендә алда баралар

Тулы вакытлы хезмәтчеләр вәгазь эшендә алда баралар

Бәлки, сезне беренче тапкыр вәгазьдә очраткан Йәһвә Шаһите тулы вакытлы хезмәт итүче пионер я миссинер булгандыр. Йәһвә Шаһитләренең хезмәтләре өчен акча алмаулары сездә, бәлки, сорау тудыра: тулы вакытлы хезмәт итәр өчен, алар каян акча ала?

Аллаһыга багышланган һәм суга чумдырылган һәр Йәһвә Шаһите хезмәт итә, әмма аларның күбесе гаиләдәге вазифалары я башка вазифалар аркасында хезмәттә атнага берниә сәгать кенә үткәрә ала. Шулай да бөтен дөнья буенча меңләгән Йәһвә Шаһите үз тормышларын гадиләштергән һәм тулы вакытлы эштән ваз кичеп чыгымнарын киметкән. Алар елына 1 000 сәгать я артыграк хезмәт итә.

Тулы вакытлы хезмәт итүче пионерлар әллә ни күп акча эшләп алмаса да, Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куя һәм аларның фатихалары күп. Аена 90 сәгать кешеләр белән Аллаһы Сүзе турында сөйләшү генә — инде үзенә курә бер бәхет. Тулы вакытлы хезмәтче вәгазьләү осталыкларын яхшырта һәм кешенең кызыксынуын үстерә белә. Нәтиҗәдә, ул яхшы уңышлар күрә һәм дәртләнеп китә. Аның кирәк-яраклары бар һәм ул булганына кәнагать (Матфей 6:33).

1943 елның февраленнән бирле Күзәтү манарасы җәмгыяте Изге Язмалар мәктәбе Гиладны үткәрә башлаган. Бу мәктәпнең максаты тәҗрибәле тулы вакытлы хезмәтчеләрне өйрәтеп берәр чит илдә миссионер буларак хезмәт итәргә җибәрү булган. Биш ай эчендә укучылар Изге Язмаларны, Изге Язмалар тарихын һәм Йәһвәнең оешмасын тирәнтен өйрәнә, шулай ук чит илдә хезмәт итүгә әзерләнер алдыннан кирәкле белем ала.

Җәмгыять миссионерларның юлларына чыгымнарын каплый, аларның ашауларын һәм миссионер йортларында тыйнак яшәүләрен кайгырта. Моннан тыш, җәмгыять һәр миссионерга кесә акчасын бирә. Миссионерлар исә чиратлап йорттагы вазифаларны башкара: кибеткә йөри, ризык пешерә һәм кер юа. Җәмгыять үзләрен кайгыртканга, миссионерлар аена ким дигәндә 140 сәгать өйдән-өйгә вәгазьләп һәм кызыксынучылар белән Изге Язмаларны өйрәнеп үткәрә ала.

Миссонерларның күбесе туган җирләреннән һәм туганнарыннан меңләгән километр ераклыкта яшиләр. Аларга башка тормыш рәвешенә, менталитетка, климатка, башка ризыкка күнегергә һәм чит телне өйрәнергә туры килә. Ни өчен алар тормышларын үзгәртергә була? Чөнки алар кешеләрне ярата һәм аларның Аллаһы Патшалыгы турында сөйлисе килә.

1943 елдан бирле 1985 елга кадәр Күзәтү манарасы Изге Язмалар мәктәбе Гиладның 80 сыйныфы үткән, ул вакыт эчендә 6 000 миссионер укырга өлгергән. Җәмгыять күзәтүендә алар Африка, Үзәк һәм Көньяк Америка, Көнчыгыш һәм Тын Океан җирләрендә вәгазь эшен киңәйткән. Зур уңышларга алар шулай ук Европада да ирешкән.

Йәһвә Шаһитләре пионерлар я миссионерлар буларак тулы вакытлы хезмәт итәме, вәгазьдә әзрәк вакыт үткәрәрме — алар вәгазьләп йөргәннәре өчен бер тиен дә алмый. Алар үз вакытларын, үз көчләрен һәм үз акчаларын сарыф итә, чөнки кешеләрнең белем алып мәңге яшәүләрен тели (Яхъя 17:3).

• Кайбер Йәһвә Шаһитләре ничек тулы вакытлы хезмәт итә ала? Ни өчен алар тулы вакытлы хезмәт итә?

• Миссионерларны кая һәм ничек әзерлиләр?

• Миссионерларга чит илдә хезмә итә алсыннар өчен нинди ярдәм күрсәтелә?

[22 нче биттәге иллюстрацияләр]

Сулда: Гилад мәктәбе классы, Бруклин (Нью-Йорк штаты, АКШ)

Уңда: миссионер Аллаһы Сүзенә Папуа Яңа Гвинеядә өйрәтә

[23 нче биттәге иллюстрацияләр]

Пионерлар һәм миссионерлар төрле илләрдә Аллаһы Сүзен вәгазьләп йөри

Бразилия

Доминикан Республика

Испания

Сьерра-Леоне (Африка)