Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яратуга һәм яхшы эшләргә дәртләндерүче очрашулар

Яратуга һәм яхшы эшләргә дәртләндерүче очрашулар

Яратуга һәм яхшы эшләргә дәртләндерүче очрашулар

Баштагы мәсихчеләр җитәкчелек алыр һәм дәртләндерерлек аралашу өчен гадәттә хосусый өйләрдә җыелганнар. Бүген дә Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары атнасына өч тапкыр үткәрелә. Син шулай ук барлык бу очрашуларга да чакырыласың. Алар Алланың үгет-нәсихәтләренә юнәлдерелеп, бернинди йолаларсыз үткәреләләр. Очрашулар җыр һәм дога белән башланып, җыр һәм дога белән тәмамлана. Керү ирекле һәм бернинди акча да җыелмый (Ап. эшләре 4:23—31; 14:22; 15:32, 35; Римлыларга 16:4; Колосслыларга 4:15).

Беренче мәртәбә сиңа, бәлки, 45 минут дәвам итүче, Изге Язмаларның тәгълиматларын, пәйгамбәрлекләрен яисә мәсихчеләрнең тормыш рәвешенә кагылышлы нинди киңәшләр бирелгәнен күрсәтә торган докладны тыңларга килергәдер. Докладтан соң «Күзәтү манарасы» журналының җыелышта махсус рәвештә өйрәнергә билгеләнгән бер мәкаләсе, Изге Язмалар ярдәмендә үткәрелә. Өйрәнү түбәндәге тәртиптә бара: башта «Күзәтү манарасы»ннан кычкырып абзац укыла, аннан соң өйрәнүне алып баручы сорау бирә, җавап бирергә теләүчеләр кул күтәрәләр. Гадәттә һәрбер абзацка берничә аңлатма бирелә. Бу очрашу бер сәгать дәвамында бара.

Атнаның бер көнендә һәркайсы 45 минут дәвам итүче ике башка очрашу үткәрелә. Беренчесе — Теократик хезмәт итү мәктәбе. Ул Изге Язмалар темасына мәгълүматларны ничек итеп җыярга һәм аны уңышлы итеп башкаларга җиткерергә кирәк икәнлегенә өйрәтә. 21 минут эчендә махсус өйрәнү үткәрелә, ә аннан соң алдан билгеләнгән укучылар кыскача өйрәнгән материалны аңлатып бирәләр. Һәрбер аңлатып биргәнне тыңлаганнан соң, мәктәпнең җитәкчесе укучыга ничек тагын да яхшырырга мөмкин икәнлеген күрсәтә торган киңәш бирә. Бу мәктәп өчен төрле кулланмалар каралган. Кем даими рәвештә җыелыш очрашуларына йөри һәм әгәр аның яшәү рәвеше мәсихчеләрнең таләпләренә туры килә икән мәктәпкә языла ала.

Аның артыннан киләсе очрашу «хезмәт итү очрашу»лары дип атала. Ул, өйдән-өйгә йөреп яхшы хәбәр өйрәтү һәм вәгазь эшенең икенче яклары карала торган өч яисә дүрт кисәктән тора. Программаның кисәкләре сүз, фикер алышу һәм кайбер булган кешеләрнең катнашында демонстрацияләү формасында бирелә. Программа башлыча, ай саен Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырыла торган, 4 битле «Безнең патшалыкка хезмәт итүебез» дигән бюллетенгә нигезләнә.

Тагын атна саен була торган өйрәнү кечкенә группаларда, гадәттә җыелышның барлык территорияләрендәге хосусый фатирларда үткәрелә. Бу очрашу Изге Язма һәм Җәмгыять күптән түгел генә бастырып чыгарган берәр китап нигезендә үткәрелә. Группалар зур булмаганлыктан, барысының да фикер алышуда катнашырга һәм бер-берсе белән яхшырак танышырга мөмкинлекләре бар.

Күпчелек җыелышлар үзләренең очрашуларын, Йәһвә Шаһитләре үзләре төзегән, Патшалык Залларында үткәрәләр. Чыгымнар Шаһитләрнең үз теләкләре белән бирелгән иганәләре исәбеннән капланыла, һәм күпчелек очракларда эшләрне түләүсез үз теләкләре белән эшләүче хезмәткәрләр башкаралар. Җыелыш очрашуларында тартмалар бар, теләгән кешеләр анда үзләренең иганәләрен сала алалар.

Җыелыш очрашулары Йәһвә Шаһитләренә Еврейләргә 10:24, 25 тәге: «Ярату һәм яхшы эшләргә дәртләндереп, бер-беребезгә игътибарлы булыйк; кайберләрнең гадәтләре буенча, җыелышыбызны калдырмыйк; бигрәк тә, югарыда әйтелгән көннең якынаюын күрәсез, димәк бер-беребезне үгетлик»,— диелгән киңәше буенча барырга ярдәм итә.

• Баштагы мәсихчеләр очрашуларының аеруча нинди үзенчәлекләрен Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында күрергә мөмкин?

• Шаһитләр даими үткәрә торган җыелышның биш очрашуында нәрсәләр турында аңлатылып бирелә?

• Очрашулар өчен заллар ничек итеп булдырылалар?

[14 нче биттәге иллюстрацияләр]

Өлкән кардәш «Күзәтү манарасы» өйрәнүен алып бара (АКШ).

Теократик хезмәт итү мәктәбеннән күренеш (Фарер утраулары).

Бер группа хосусый йортта Изге Язмаларны өйрәнә (Яп).

Йәһвә Шаһитләре тарафыннан Нью-Браунфельста ике көн эчендә төзелгән Патшалык Залы (Техас, АКШ).

[15 нче биттәге иллюстрацияләр]

Төрле илләрдәге Патшалык Заллары.

Япония

Австралия

Австрия

Испания