Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелышлар ярату һәм бердәмлекнең ныгуына хезмәт итәләр

Җыелышлар ярату һәм бердәмлекнең ныгуына хезмәт итәләр

Җыелышлар ярату һәм бердәмлекнең ныгуына хезмәт итәләр

Син, бәлкем, үзеңнең өеңнән ерак булмаган Йәһвә Шаһитләре җыелышының кайбер очрашуларында булганың бардыр. Анда җәмгыятьнең төрле катламнарыннан: гаиләлеләр, никахта булмаганнар, өлкән һәм кече яшьтәге кешеләр булганнардыр. Аларның барысын да гыйбадәт кылу һәм башкаларга булышу теләге берләштергән.

Күп сандагы кешеләр, нинди дә булса эштә килешеп эшләргә теләсәләр, билгеле күзәтү кирәк. Алла ул — тәртип Алласы, шуңа күрә аның халкының җыелышында да тәртип чагылырга тиеш. Һәм хәзер дә беренче гасырдагы кебек тирән белемле, тәҗрибәле һәм туры килгән мәсихче ирләр өлкәннәр һәм күзәтчеләр итеп билгеләнәләр. Алар җыелыш барышын күзәтәләр һәм аның рухи ихтыяҗлары турында кайгырталар. Аларга башка тугрылыклы мәсихче ирләр — хезмәттәш ярдәмчеләр булышалар. Барлык бу мәсихче ирләр хезмәт хакы һәм бернинди дә икенче төрле материаль бүләкләр алмыйлар, ә үзләренең чыгымнарын гадәти эштә эшләүләре белән каплап, үз теләкләре белән хезмәт итәләр (1 Коринфлыларга 14:33, 40; Филиплыларга 1:1; 1 Тимәтигә 3:8, 9).

Бу ирләр ничек сайланалар соң? Алланың ышанычлы хезмәт итүчеләре булыр өчен, аларга Изге Язмаларда билгеләнгән сыйфатларны күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, алар „аек акыллы, әхлак ягыннан саф, дәрәҗәле, ил гизәргә яратучы, өйрәтүче һәм акыллы, комсыз булмаска, үзенең өе белән яхшы идарә итә алырлык, яңа гына йөри башлаганнардан булмаска тиешләр, тышкы яктан караганда яхшы шаһитлыгы һәм өйрәнүләренә таянып хакыйкать сүзен тотарга тиешләр“ (1 Тимәтигә 3:1—15; Титка 1:7—9).

Бу ирләр күбесенчә яңа мәсихчеләрдән торучы җыелыш белән сайланылмыйлар. Аларны бу кеше ни дәрәҗәдә Изге Язмаларның таләпләренә туры килүен аера белүче җитәрлек белемле һәм тәҗрибәле өлкәннәр тәкъдим итәләр. Соңыннан, беренче мәсихчеләр җыелышы үрнәгендә, Йәһвә Шаһитләренең Житәкче советы күзәтүе астында өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр билгеләнәләр.

Бу өлкәннәр, яисә күзәтчеләр рухани классы булып тормыйлар; алар башкалар өстеннән хакимлек итмиләр. Мәсихнең сүзләренчә, үзенә җитәкчелек алучы һәркем барысы өчен дә кол булырга тиеш. Йәһвә Шаһитләре җыелышындагы өлкәннәр чыннан да Алла Патшалыгы өчен хезмәттәшләр булып торалар (Матфей 20:26, 27; 23:8—11; Римлыларга 12:8; 1 Коринфлыларга 3:5; 4:1, 2; Колосслыларга 4:11; 1 Фессалоникилеләргә 5:12—14).

Күзәтчеләр кебек алар җыелыш очрашуларындагы өйрәнүләр өстеннән күзәтчелек итәләр һәм вәгазь эшчәнлегендә инициатива күрсәтәләр. Җыелышның мөһим мәсьәләләренең берсе — бу территориянең барлык бүлеп бирелгәннәренә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү. Күзәтчеләр шулай ук җыелыш әгъзалары янына барып, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтеп, өлкәннәр булып хезмәт итәләр (Матфей 24:14; Ап. эшләре 1:8; Якуп 5:13—16; 1 Питер 5:1—4; 1 Фессалоникилеләргә 2:11, 12; 5:14, 15; 2 Тимәтигә 2:24—26; Еврейләргә 13:17).

Моннан тыш, кем дә булса дөрес юлдан бармыйча җыелышның бердәмлегенә яисә әхлакый һәм рухи чисталыгына куркыныч китерсә, өлкәннәр җитди кисәтү ясарга һәм дисциплинага өйрәтергә тиешләр (1 Коринфлыларга 5:4, 5, 7, 11—13; Титка 1:9; 2:15; 3:10, 11).

Җыелыш белән даими аралашу сиңа рухи яктан зур ярдәм китерәчәк һәм шатландыра торган җәмгыять табарга булышачак (Мәдхия 34:18; 83:11).

• Җыелыш эшләре өстеннән кем күзәтчелек итә?

• Күзәтчеләр нәрсә нигезендә сайланалар?

• Аларның йөкләмәләре нинди?

[13 нче биттәге иллюстрацияләр]

Күзәтчеләр: җыелышта өйрәтәләр, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү эшендә инициатива күрсәтәләр, өлкәннәр визитлар ясап, киңәшләр биреп, ярдәм итәләр, кирәк булган чакта җитди кисәтү ясыйлар.