Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз теләкләре белән бирелгән иганәләр финанс ягыннан булышлык

Үз теләкләре белән бирелгән иганәләр финанс ягыннан булышлык

Үз теләкләре белән бирелгән иганәләр финанс ягыннан булышлык

Барлык югарыда тасвирланган эшчәнлек үз теләкләре белән хезмәт итүче хезмәттәшләр тарафыннан үтәлә һәм чыгымнарны киметә. Йәһвә Шаһитләре үз теләкләре белән өйдән-өйгә йөреп вәгазь сөйлиләр һәм Изге Язма әдәбиятын тараталар. Алар үз чыгымнарын үзләре түлиләр. Җыелышларга җитәкчелек итүче өлкәннәр һәм аларга булышучы хезмәттәш ярдәмчеләр үзләренең вазыйфаларын бушлай башкаралар. Алар шулай ук үз чыгымнарын үзләре каплыйлар.

Хәтта Җитәкче совет әгъзалары да, башкалар кебек үк, тулы вакытлы Изге Язмаларны һәм Изге Язма әдәбиятын хәзерләү белән мәшгуль булсалар да, тик торыр урын, ризык һәм үз расходлары өчен генә зур булмаган суммада акча алалар. Күчеп йөрүче күзәтчеләр белән дә эш шулай ук тора.

Безнең әдәбият, Изге Язмаларга чын күңелдән кызыксыну күрсәткән, кешеләргә ярдәм итәр өчен бастырыла. Материалның бәясе, җитештерү һәм җибәрү нигездә кызыксынучы кешеләрнең үз теләкләре белән бирелгән иганәләре, ә шулай ук иганәләр, васыятьнамәләр һәм Йәһвә Шаһитләренең үзләренең шуңа охшаш мөмкинлекләре белән капланалар.

Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында, урынлы җыелышларда һәм конгрессларда, һәрбер теләгән кеше үз бүләген бирергә уңайлы булсын өчен махсус тартмалар куелган. Бернинди дә акча җыю үткәрелми. Керемнең уннан бер өлешен бирү яисә мәҗбүри түләүләр юк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, һәркем аңа йөрәге күпме кушса, шуның кадәр иганә бирә ала (2 Коринфлыларга 8:12; 9:7).

• Йәһвә Шаһитләренең барлык эшчәнлекләренә финанс ягыннан ничек булышлык күрсәтелә?