Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә кем ул?

Йәһвә кем ул?

Йәһвә кем ул?

XIX гасырда Франциянең бер сәяхәтчесе джунгли аша үткәндә бер гыйбадәтханәгә тап була. Ул аны берәр атаклы скульптор төзегән дип уйлый һәм: «Бу бина Греция һәм Римда төзелгән биналар белән чагыштырганда күпкә матуррак»,— дип язып куя. Бу гыйбадәтханә күп гасырлар ташландык хәлдә булса да, сәяхәтче бер дә шикләнмәгән: аны кемдер төзегән.

Кызык, әмма күп гасырлар элек язылган бер акыллы китапта шундый ук сүзләр бар: «Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган» (Еврейләргә 3:4). «Табигать һәм кеше кулы ясаган нәрсәләр арасында аерма бик зур»,— дип әйтер берәрсе, ләкин кайбер галимнәр моның белән ризалашмас.

Мәсәлән, биохимия профессоры Майкл Бихи (АКШ, Лихай университеты) «биохимик системаларны тере объектлар», дип саный һәм: «Тере биохимик системаларны барлыкка китереп буламы?» — дигән сорау күтәрә. Шуннан соң Бихи галимнәр, мәсәлән геннар белән эш итеп, тере организмнарда шактый зур үзгәрешләр ясый ала дип әйтә. Әйе, йортны төзегән кебек, тере организмны да «төзеп була»! Бихи тере күзәнәкләрне өйрәнгәндә шуңа игътибар иткән: күзәнәк — гаҗәеп катлаулы система һәм аның аерым өлешләре бер-берсе белән үзара бәйләнештә генә эш итә. Ул нинди нәтиҗәгә килгән? «Күзәнәкне җентекләп тикшерү, ягъни тере организмны молекулалар дөньясына кадәр „төшеп“ тикшерү, шуны күрсәтә: күзәнәк барлыкка китерелгән

Ә кем аларны барлыкка китергән?

Кем аларның Барлыкка Китерүчесе?

Бу сорауга җавап Изге Язмаларда — Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларында бирелә. Тәүратта: «Әүвәл Аллаһы җирне һәм күкне яратты»,— дип әйтелә, һәм бу сүзләр бар нәрсәне кем барлыкка китергән икәнен ачыклый (Яратылыш 1:1).

Кеше уйлап чыгарган төрле илаһлардан аерылып торыр өчен, Барлыкка Китерүче үзенә махсус исем алган: «Күкләрне барлыкка китергән... җимеш белән тулы җирне җәя торган, анда яшәүче кешеләргә сулыш... бирүче хак Аллаһы, Йәһвә, болай дип әйтә» (Ишагыйя 42:5, 8). Йәһвә — бу Галәмне һәм җирдә кешеләрне барлыкка китергән Аллаһының исеме. Кем ул? Нинди ул? Һәм ни өчен сезгә аның сүзләрен үтәп яшәргә кирәк?

Аллаһы исеме нәрсә аңлата?

Барлыкка Китерүченең исеме — Йәһвә — нәрсә аңлата? Изге Язмаларның борынгы еврей телендә язылган өлешендә Аллаһы исеме якынча 7 000 тапкыр очрый һәм дүрт еврей хәрефе белән бирелә: יהוה. Бу исем хава́х («булырга») дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән һәм «Ул булырга бирә» дигән мәгънә йөртә. Әйе, Йәһвә, үз ниятен үтәр өчен, кем булырга кирәк, шул була. Үз вәгъдәләрен үтәр өчен ул Барлыкка Китерүче, Судья, Коткаручы, яшәү көче Биреп Торучы һәм башкалар була. Бу исем шулай ук хәзер башкарыла торган эшләрне дә аңлата. Димәк, Йәһвә үз вәгъдәләрен үткәндә дә үтәгән һәм безнең көннәрдә дә үтәп бара. Әйе, Йәһвә — тере Аллаһы!

Йәһвәнең төп сыйфатлары

Изге Язмаларда үз вәгъдәләрен үтәүче Барлыкка Китерүче турында бик мактаулы сүзләр язылган. Йәһвә үзе үз сыйфатлары турында болай дип әйтә: «Раббы, Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы! Ул Үзенең шәфкатен меңнәрчә буынга күрсәтә, хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә» (Чыгыш 34:6, 7). Әйе, Йәһвә — рәхим-шәфкатьле Аллаһы. Бу шигырьдә рәхим-шәфкатьле дип тәрҗемә ителгән еврей сүзен «тугры мәхәббәт» дип тә тәрҗемә итеп була. Үзенең үзгәрешсез ниятен үтәгәндә Йәһвә үзе барлыкка китергән затларына карата булган мәхәббәтенә тугры кала. Һичшиксез, андый мәхәббәт бик кадерле!

Йәһвә шулай ук сабыр һәм гөнаһларыбызны кичерергә әзер. Әйе, ул бездә кимчелекләр эзләми һәм безне кичерергә әзер. Андый Аллаһыга гыйбадәт кылу шатлык китерә. Әмма ул кеше кылган гөнаһны игътибарсыз калдырмый. «Мин, Йәһвә, гаделлекне яратам һәм талау белән гаделсезлекне нәфрәт итәм»,— дип әйтә ул (Ишагыйя 61:8). Аллаһы гаделлекне яратканга, тәүбә итмичә явызлык кылуларын дәвам иткән гөнаһлы кешеләрне мәңге түзеп тормаячак. Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез: Йәһвә бу дөньядагы гаделсезлекне үз вакытында юк итәчәк.

Әмма үз эшләреңдә гадел дә булу һәм шул ук вакыт аларны ярату белән дә башкарыр өчен акыллылык кирәк. Йәһвә кешеләр белән нәкъ шулай эш итә дә (Римлыларга 11:33—36). Аның акыллылыгын бөтен җирдә, мәсәлән, табигатьтәге могҗизаларда күреп була (Мәдхия 103:24; Гыйбрәтле сүзләр 3:19).

Әмма үз ниятен үтәр өчен, Барлыкка Китерүчегә көч тә кирәк. Һәм Изге Язмаларда аның көче турында болай дип әйтелә: «Күзләрегезне күтәреп карагыз. Моның барысын кем барлыкка китергән? Кем йолдызлар гаскәриен санап чыгара Шул... Аның көче мул булганга... аларның барысы үз урынында» (Ишагыйя 40:26). Әйе, Йәһвәнең «көче мул» һәм ул үз ихтыярын үти ала. Андый сыйфатлар Йәһвәгә тагы да якынрак булырга теләк уята, шулай бит?

Йәһвә турында белем файда китерә

Йәһвә Җирне «юкка гына бар итмәгән», ул аны үзе белән яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләр анда «яшәсен өчен барлыкка китергән» (Ишагыйя 45:18; Яратылыш 1:28). Ул үзе җирдә барлыкка китергән затларны һәм нәрсәләрне ярата. Беренче кешеләр камил булган, һәм ул аларны бакчага охшаш йортка, оҗмахка урнаштырган. Әмма кешеләр бу оҗмахны бозып, Йәһвәнең ачуын чыгарганнар. Шулай да Йәһвә үз исеменең мәгънәсе буенча эш итеп, кешеләргә һәм Җиргә карата беренче ниятен үтәячәк (Мәдхия 113:24; Ачылыш 11:18). Аллаһы үзенә аның балалары кебек буйсынырга теләгән кешеләр өчен кабат җирдә Оҗмах булдырачак (Гыйбрәтле сүзләр 8:17; Маттай 5:5).

Инҗилнең соңгы китабында бу Оҗмах турында болай дип әйтелә: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4). Күктәге Атабыз Йәһвә юмарт һәм сезнең дә андый чын тормыш белән шатланып яшәвегезне тели! Йәһвә хакында һәм бу Оҗмахта яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне турында күбрәк белергә телисезме?

Тәүрат, Зәбур, Инҗил өземтәләре татар телендәге «Тәүрат», «Зәбур» һәм «Инҗил» китапларыннан алынган. Калганнары рус телендәге «Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе» китабыннан тәрҗемә ителгән.