Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кем безгә җавап бирә ала?

Кем безгә җавап бирә ала?

2 Кисәк

Кем безгә җавап бирә ала?

1, 2. Механизмның ни өчен барлыкка китерелгәнен белер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

1 Тормыш максаты нәрсәдә? Бу сорауга кем җавап бирә ала? Әйтик, сез конструктор янына килгәнсез. Ул сезгә таныш булмаган катлаулы бер механизм ясап утыра. Бу механизм нәрсә өчен ясалган? Моңа җавап алыр өчен, конструкторның үзеннән сорарга кирәк.

2 Ә тирә-яктагы гаҗәеп ясалган төрле «механизмнар» турында нәрсә әйтеп була? Без аларны — төрле җәнлекләрдән алып кечкенә күзәнәкләргә кадәр — җирнең һәр почмагында күрәбез. Күзәнәкләр исә молекулалар һәм атомнардан ясалган. Алар күзәнәктән күпкә кечерәк булса да, алар арасындагы тәртип сокландыра. Кеше мие дә искитәрлек итеп яратылган. Шулай ук, Кояш системасына, Киек каз юлы галактикасына һәм галәмгә игътибар итегез. Моның барысының конструкторы булырга тиеш, һәм ул безгә ни өчен ул аларны яраткан икәнен аңлата ала.

Тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгәнме?

3, 4. Тормыш очрак аркасында барлыкка килә аламы?

3 Бер энциклопедиядә «тере организмнар бик катлаулы һәм бик яхшы оештырылган» дип әйтелә. «Чәчкәләрне, бөҗәкләрне һәм җәнлекләрне җентекләп өйрәнү шуны ачыклый: аларның төрле өлешләре гаҗәеп төгәллек белән урнаштырылган» («The Encyclopedia Americana»). Британия астрономы Бернард Ловелл тере организмнарның химик элементлары турында болай дип яза: «Иң кече протеин молекуласының барлыкка килүенә китергән очраклы вакыйганың булуы... мөмкин түгел дип әйтеп була... Асылда, андый очраклы вакыйга була алмый».

4 Моңа охшаш сүзләрне астроном Фред Хойл әйткән: «Биология фәнендә тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән дигән фикер әле дә яши. Әмма биохимиклар тормышның тагы да катлаулырак булуын ачкан саен шунсы күренә: тормышның үзеннән-үзе, очрак аркасында, барлыкка килүе мөмкин түгел дип әйтеп була. Тормыш очрак аркасында барлыкка килә алмый».

5—7. Молекуляр биология тере организмнарның очрак аркасында барлыкка килмәгәнен ничек раслый?

5 Фәннең яңа өлкәсе — молекуляр биология — тере организмнарның геннарын, молекулаларын һәм атомнарын өйрәнә. Бу өлкәнең бер белгече Майкл Дентон ачышларга нигезләнеп болай ди: «Билгеле булган хәтта иң гади тере күзәнәк тә бик катлаулы. Шуңа күрә ул бер вакыт, берәр гаҗәеп очрак аркасында, барлыкка килгән дигән сүзләр белән берничек тә ризалашып булмый». «Тере системалар катлаулы булса да, аларның төзелеше гениаль». «Биологик төзелешнең гениаль булуы һәм ирешелгән максатларның камил булуы аеруча молекуляр яктан караганда... күренә».

6 Дентон болай дип дәвам итә: «Без тирәнрәк кереп тикшергән һәр нәрсә гениаль һәм матур икәнен күрәбез. Бу [бар нәрсә] очрак аркасында туган дигән сүзләрнең дөрес булмавын күрсәтә. Бар нәрсә очрак аркасында туган дигән сүзләргә ышанып буламы? Хәтта иң кечкенә аксым, ягъни ген, шулхәтле катлаулы ки, бу безнең иҗади мөмкинлекләребездән югарырак. Бар нәрсә: „Мин очрак аркасында барлыкка килмәдем“,— дип әйтә сыман. Бар нәрсә кеше уйлап чыгарганнан күпкә югарырак». Дентон шулай ук болай ди: «[Табигатьтә] кристалл яки кар бөртеге кебек тере булмаган югары оештырылган әйберләр бар. Әмма тере күзәнәк алардан күпкә катлаулырак». Физика фәне профессоры Чет Реймо болай дип яза: «Шаккатырлык... Һәрбер молекула үз йөкләмәсен үтәр өчен барлыкка китерелгән сыман».

7 Дентон «бар нәрсә очрак аркасында барлыкка килгән дигән догматны яклаучылар» чынында мифка ышаналар дигән нәтиҗә ясый. Ә Дарвинның тере организмнарның барлыкка килүе турындагы тәгълиматын Дентон «ХХ гасырның бөек космогоник [дөнья яралуга караган] мифы» дип атаган.

Ясалган әйбернең ясаучысы булырга тиеш

8, 9. Һәрбер ясалган әйбернең ясаучысы булырга тиеш икәнен күрсәтүче мисал китерегез.

8 Берәр очрак аркасында тере булмаганның тере булып китүе берничек тә мөмкин түгел. Шундый гаҗәеп итеп ясалган Җирдәге бар нәрсәләр очрак аркасында барлыкка килә алмаган, чөнки ясалган һәр нәрсәнең ясаучысы булырга тиеш. Бәлки, сез моның белән ризалашмассыз, әмма бу сүзләр хак. Һәм әйбер катлаулырак булган саен, аның ясаучысы да остарак булырга тиеш.

9 Моны төрле мисаллар аша күрсәтеп була. Без рәсемгә караганда — рәссамы, китап укыганда — язучысы, йортны күргәндә — төзүчесе, светофорны күргәндә юл кагыйдәләрен урнаштыручы идарә бар икәнен таныйбыз. Аларны кешеләр билгеле бер максат белән булдырган. Без, бәлки, бу кешеләр белән таныш та түгелдер, әмма аларның барлыгына бер дә шикләнмибез.

10. Иң Бөек Конструкторның барлыгын нәрсә күрсәтә?

10 Җирдәге тере затларның төзелеше, аларның төзелешендәге тәртип һәм катлаулыгы Иң Бөек Конструктор, Югары Акыл булырга тиеш икәнен күрсәтә. Бу шулай ук Галәмнең төзелешендә, анда булган тәртиптә һәм аның катлаулы булуында күренә. Галәм исә миллиардлаган галактикалардан, ә аларның һәрберсе үз чиратында миллиардлаган йолдызлардан тора. Алар хәрәкәт итү, җылылык, яктылык, тавыш, электромагнетизм һәм гравитациянең төгәл законнарына буйсына. Бу законнар үзеннән-үзе барлыкка килгәнме? Ракеталар төзүдә катнашучы галим Вернер фон Браун болай дигән: «Айга очар өчен ракета төзү һәм очу вакытын секунд өлешенә кадәр санап чыгару бер дә авыр түгел, чөнки Галәмдәге законнар бик төгәл. Һичшиксез, бу законнарны кемдер урнаштырган».

11. Ни өчен Бөек Конструкторны үз күзләребез белән күрмәгәнгә генә: «Ул юк»,— дип әйтү дөрес түгел?

11 Әйе, без бу Бөек Конструкторны һәм бу законнарны Чыгаручыны үз күзләребез белән күрә алмыйбыз. Әмма без гравитацияне, электромагнит һәм радио дулкыннарын да күрмибез. Бу алар юк дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый, чөнки без аларның эш итүен күрәбез. Шуңа күрә, Бөек Конструктор һәм законнар Чыгаручының гаҗәеп эшләрен күреп, аның үзен күрмәгәнгә генә: «Ул юк»,— дип әйтү дөрес булырмы?

12, 13. Барлыкка Китерүченең барлыгына нинди дәлилләр китереп була?

12 Физика фәне профессоры Пол Дейвис кешенең барлыкка килүе бу очрак хәл түгел дигән нәтиҗә ясый. Ул: «Без чыннан да бу тормыш өчен яратылган булганбыз»,— дип яза. Галәм турында ул болай ди: «Фәнни эшләрне башкарып мин шуңа тагы да ныграк инанам: Галәм гаҗәеп, гениаль төзелгән һәм мин аның булуын гади генә бер факт итеп кабул итә алмыйм. Минемчә, моның тирәнрәк аңлатуы булырга тиеш».

13 Шулай итеп, китерелгән дәлилләр шуны күрсәтә: Галәм, Җир һәм тереклек үзеннән-үзе барлыкка килә алмаган. Алар барысы да югарырак акыл — куәтле Барлыкка Китерүче — барлыгына сүзсез шаһитлек бирә.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

14. Барлыкка Китерүче турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

14 Иң борынгы китапта — Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китабыннан торган Изге Язмаларда — шундый ук нәтиҗә ясала. Мәсәлән, рәсүл Паул Инҗилдә болай дип әйтә: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган» (Еврейләргә 3:4). Инҗилнең соңгы китабында рәсүл Яхъя болай дип яза: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» (Ачылыш 4:11).

15. Аллаһы сыйфатларын ничек белеп була?

15 Инҗилдә Аллаһы күзгә күренми, әмма аның сыйфатларын аның барлыкка китергәннәре аша күреп була дип әйтелә: «Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла» (Римлыларга 1:20).

16. Ни өчен без Аллаһының күзгә күренмәгәненә шатланырга тиеш?

16 Шулай итеп, Изге Язмаларда «нәтиҗәнең» «сәбәп» белән бәйле булуы күрсәтелә. «Нәтиҗә» — бу гаҗәеп барлыкка китерелгән бар нәрсә. Алар акыллы һәм куәтле «Сәбәп» — Аллаһы барлыгын исбат итә. Без Аллаһының күзгә күренмәгәненә шатланырга тиеш, чөнки ул Галәмне барлыкка китергән һәм аның кодрәте чиксез. Шуңа күрә без, кешеләр, аны күрсәк, исән кала алмас идек. «Кеше... [Аллаһыны] күреп исән кала алмый»,— дип әйтелә Тәүратта (Чыгыш 33:20).

17, 18. Ни өчен Барлыкка Китерүченең барлыгы безнең өчен мөһим?

17 Бөек Конструкторның, Аллаһы Тәгаләнең, булуы белән ризалашсак, бу бик мөһим нәтиҗәләргә китерә. Әгәр ул безне яраткан икән, аның моның өчен ниндидер сәбәбе, максаты булган. Ә тормышның максаты бар икән, димәк, яхшырак киләчәккә өметләнер өчен нигез дә бар. Андый максат булмаса, без берникадәр вакыт яшибез дә өметсез үләбез. Шуңа күрә: «Нәрсә өчен Аллаһы безне яраткан?» — дигән сорауга җавап алу мөһим. Җавап алсак, без сайлау ясый алабыз: яшәргәме безгә Аллаһы нияте буенча яки юкмы.

18 Инҗилдә Барлыкка Китерүче — яратучан Аллаһы һәм ул безнең турыда кайгырта дип әйтелә. «Ул сезнең хакта кайгырта»,— дип язган рәсүл Петер (1 Петер 5:7; Яхъя 3:16 һәм 1 Яхъя 4:8, 16 ны да кара). Аллаһының кайгыртуын кеше миенең һәм тәненең гаҗәеп итеп яратылганыннан күреп була.

«Искиткеч итеп тудырылган»

19. Давыт нәрсәгә игътибар итәргә чакыра?

19 Давыт пәйгамбәр Зәбур китабында: «Мин искиткеч итеп тудырылган»,— дип таный (Мәдхия 138:14). Бу һичшиксез шулай, чөнки кеше миен һәм тәнен Иң Бөек Конструктор гаҗәеп итеп булдырган.

20. Бер китапта кеше мие турында нәрсә әйтелә?

20 Безнең миебез һәркайсы компьютердан күпкә катлаулырак. «Нерв системасы эчендә информация тапшыру, иң зур телефон станцияләр системасы белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак; кеше мие чишкән мисалларны иң куәтле компьютер да чишә алмый»,— дип әйтелә бер китапта («The New Encyclopædia Britannica»).

21. Без кеше миенең сәләтен күреп, нинди нәтиҗә ясарга тиеш?

21 Синең миеңдә йөзләгән миллион вакыйгалар һәм төрле сурәтләр саклана, әмма миебез андый «склад» кына түгел. Ул сине сызгырырга, икмәк салырга, чит телләрдә сөйләшергә, компьютерда эшләргә яки аэропланда очарга өйрәтә ала. Син ял көннәреңне, җимешнең искиткеч тәмен күз алдына китерә аласың. Син әйберләрне өйрәнеп, аларны ясарга сәләтле. План төзү, кадерләү, ярату, үткәнне искә төшерү, хәзергесен һәм киләчәкне күз алдына китерү — моның барысы синең өчен мөмкин. Кешеләр андый искиткеч ми төзи алмый, һәм бу кеше миен Ясаучы кешеләрдән күпкә акыллырак һәм көчлерәк икәнен күрсәтә.

22. Галимнәр кеше мие турында әйткәндә нәрсә таный?

22 «Искиткеч ясалган, оештырылган һәм шактый катлаулы бу механизмның үз эшләрен ничек башкаруын бер дә аңлап булмый,— дип яза галимнәр кеше мие турында.— Кешеләр аның бар башваткычларын беркайчан да чишә алмаячак» («Scientific American»). Ә физика фәне профессоры Реймо болай ди: «Дөресен генә әйткәндә, без әле дә кеше миенең информацияне җыеп, хәтердән алып чыгу механизмын аңламыйбыз... Кеше миендә йөз миллиардка якын нерв күзәнәкләре бар. Һәрбер күзәнәк башкаларына формасы буенча агачка охшаш синапслар челтәре ярдәмендә бәйләнгән. Аларның бер-берсе белән бәйләнешләре шактый катлаулы».

23, 24. Тәннең гаҗәеп ясалган кайбер әгъзаларын әйтеп бир, һәм моның турында бер инженер нәрсә әйткән?

23 Синең күзләрең һәркайсы камерага караганда төгәлрәк күрә һәм шартларга карап үзгәрә ала. Асылда, күз — төсле кино төшерә торган, үз фокусын үзе куючы камера. Колакларың күп төрле тавышларны ишетә ала, тавыш кайдан килә икәнен билгели һәм тигезлекне сакларга булыша. Йөрәгең насос кебек эшли: андый механизм уйлап чыгарырлык инженер юк. Борын, тел, куллар, аш кайнату, кан системасы һәм башкалар — барысы да гаҗәеп итеп барлыкка китерелгән.

24 Зур компьютер ясау буенча эшләр алып барган бер инженер болай дигән: «Компьютер ясар өчен конструктор кирәк икән, димәк, минем тәнемне — катлаулы физик, химик һәм биологик механизмны — ясар өчен ул бигрәк тә кирәк. Ә тәнем чиксез Галәмнең кечкенә бер өлеше бит».

25, 26. Бөек Конструктор безгә нәрсә турында әйтә ала?

25 Самолетны, компьютерны, велосипедны һәм башка техниканы билгеле бер максат белән ясыйлар. Димәк, кеше миенең, тәненең Конструкторы да безне бер билгеле максат белән яраткан. Ул кешедән күпкә акыллырак булырга тиеш, чөнки ул ясаганны бер кеше дә ясый алмый. Шулай итеп ул гына: кеше нәрсә өчен яратылган? Ни өчен җиргә урнаштырылган? Һәм нинди киләчәк аны көтә? — дигән сорауларга җавап бирә ала.

26 Җавапны белсәк, Аллаһы бүләк иткән гаҗәеп мине, тәнне безгә билгеләнгән максатны үтәр өчен куллана алырбыз. Әмма ничек Аллаһы ниятләрен белергә? Кайда аның ниятләре язылган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Әйбернең нәрсә өчен ясалганын аны ясаучы аңлата ала

[8 биттәге иллюстрация]

ДНК молекуласы. Тере организмның катлаулы булуын һәм уйлап ясалганын бу молекула мисалыннан күрәбез

[9 биттәге иллюстрация]

«Кеше мие чишкән мисалларны иң куәтле компьютер да чишә алмый»