Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен газаплар һәм гаделсезлек шулхәтле күп?

Ни өчен газаплар һәм гаделсезлек шулхәтле күп?

6 Кисәк

Ни өчен газаплар һәм гаделсезлек шулхәтле күп?

1, 2. Тарихны исәпкә алсак, нинди сораулар туа?

1 Аллаһы Тәгалә кешеләрнең Җирдә оҗмахта мәңге яшәүләрен теләгән һәм тели. Әгәр бу ният үзгәрмәгән икән, ни өчен хәзер Җирдә оҗмах түгел? Ни өчен кешеләр гасырлар буе гаделсез дөньяда газапланып яшиләр?

2 Әйе, тарихка күз салсак, шуны күрербез: кешеләр сугышлар, империалистик яулап алулар, җәберләү, гаделсезлек, фәкыйрьлек, афәтләр, авырулар һәм үлем аркасында күп газап чиккән. Ни өчен шулхәтле күп гаепсез кеше газап чиккән һәм үлгән? Аллаһы чиксез кодрәтле булса, ни өчен ул меңләгән еллар дәвамында бу газапларга юл куйган? Ни өчен ул Галәмдә барысын тәртиптә тотып, Җирдә тәртипсезлекне һәм аның һәлак ителүен рөхсәт иткән?

Бер мисал

3—5. а) Ни өчен тәртип Аллаһысы Җирдә тәртипсезлекне рөхсәт иткән? Мисал китерегез. б) Җирдәге хәл нәрсә белән охшаш?

3 Ни өчен тәртип Аллаһысы Җирдә тәртипсезлек рөхсәт иткән? Моны аңлар өчен, бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, урманнан барганда сез йорт күрәсез: аның тәрәзәләре ватык, түбәсе ишелгән, верандасы тишек, ишеге кәкрәеп төшкән, ә су торбалары эчергән.

4 Йорт җимерек булса да, бу аның акылга ия төзүчесе булмаган дигәнне аңлатамы? Өйдә тәртипсезлек булганга, сез бу йорт үзеннән-үзе барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясарсызмы? Яисә, төзүчесе бар дигән нәтиҗәгә килсәгез, ул дөрес төземәгән һәм йортны ташлаган дип әйтерсезме?

5 Йортны җентекләп тикшереп чыккач, сез ул яхшы итеп төзелгән булган һәм аны карап торганнар икәнен күрәсез. Әмма хәзер аны ташлаганнар һәм ул җимерелә бара. Ни өчен? 1) Бәлки, аның хуҗасы үлгәндер, 2) ул яхшы төзүче, әмма йортны ташлагандыр, 3) бәлкем, ул йортта рәхмәтсез кешеләргә яшәргә рөхсәт иткәндер. Соңгысы Җирдә булган хәлгә охшаш.

Нәрсә үзгәргән?

6, 7. Адәм белән Хаува Аллаһы законын бозгач, алар белән нәрсә булган?

6 Аллаһы нияте буенча, кешеләр газаплы тормыш белән яшәргә һәм үләргә тиеш булмаган. Моны без Изге Язмаларның беренче битләреннән укый алабыз. Кешелеккә башлангыч биргән Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаганга күрә үлгәннәр (Яратылыш, 2, 3 нче бүлекләр). Аллаһыны тыңламый башлагач, алар аның ихтыярын инде үтәмәгәннәр һәм Аллаһыдан бәйсез булып киткәннәр. Алар үзләрен «тереклек чишмәсе» Аллаһыдан өзгәннәр дип әйтеп була (Мәдхия 35:10).

7 Приборны электр токтан өзсәң, ул берникадәр вакыт эшли дә, туктый. Нәкъ шулай ук Адәм белән Хауваның да акылы һәм тәне картая башлаган. Нәтиҗәдә, аларның сәламәтлеге начарая барган, алар картайганнар һәм үлгәннәр. Шуннан соң алар белән нәрсә булган? Алар алынган урыннарына кире кайтканнар: «Туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең». Аллаһы тыңламаучанлык нәтиҗәсе турында алдан ук кисәткән. «Үләчәксең»,— дигән ул (Яратылыш 2:17; 3:19).

8. Адәм белән Хауваның гөнаһы кешелеккә нәрсә китергән?

8 Адәм белән Хаува үзләре дә үлгән һәм үлемне бар кешелеккә дә мирас итеп биргәннәр. Чөнки генетика законнары буенча, бала әти-әнисенә охшаш булып туа. Шуңа күрә Адәм белән Хауваның балалары камилсезлекне һәм үлемне мирас итеп алганнар. Инҗилдә болай дип әйтелә: ««Бер кеше [кешелек атасы Адәм] аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар [алар камилсезлекне һәм гөнаһлы омтылышларны мирас итеп алганнар]» (Римлыларга 5:12). Кешеләр гөнаһка, камил булмауларына һәм үлемгә ияләшеп беткән, шуңа күрә кайберәүләр аны табигый хәл дип кабул итә һәм аннан котылып булмый дип саный. Әмма Адәм белән Хаува мәңге яшәү теләге һәм мөмкинлеге белән яратылган булган. Шуңа күрә күп кешеләрне үлү белән аларның тормышлары тәмамлана дигән фикер тетрәндереп куя.

Ни өчен алай озак?

9. Ни өчен Аллаһы газапларны шулхәтле озак рөхсәт иткән?

9 Ни өчен Аллаһы кешеләргә үзләре сайлаган юллары белән шулхәтле озак барырга рөхсәт итә? Ни өчен ул газапларның шулхәтле озак булуына юл куя? Төп сәбәпләрнең берсе: бик мөһим сорау күтәрелгән булган. Кемнең идарә итәргә хакы бар? Кешеләрнең Идарәчесе Аллаһы булырга тиешме яки кешеләр үзләре дә уңышлы идарә итә аламы?

10. Кешеләргә нинди сәләт бирелгән, һәм шуңа күрә алар өстенә нинди җаваплылык йөкләнә?

10 Кешеләр ихтыяр иреге, ягъни сайлау иреге, белән яратылган булган. Алар робот яки инстинкт буенча эш иткән хайваннар кебек түгел. Димәк, кеше кемгә хезмәт итәргә икәнен үзе сайлый ала (Канун 30:19; 2 Көринтлеләргә 3:17). Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә: «Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез»,— дип әйтелә (1 Петер 2:16). Әмма кешеләр үз сайлауларының нәтиҗәләре белән дә риза булырга тиеш.

11. Аллаһыдан бәйсез тормыш уңышлы була аламы дигән сорауны чишәр өчен нинди бердәнбер юл булган?

11 Адәм белән Хаува дөрес сайлау ясамаганнар. Алар Аллаһыдан бәйсез яшәргә теләгәннәр. Ихтыяр ирекләрен дөрес кулланмаганнан соң, Аллаһы аларны шунда ук юк итә алган. Әмма ул чакта Аллаһының кешеләр белән идарә итәргә хокукы турында сорау чишелгән булмас иде. Адәм белән Хаува Аллаһыдан бәйсез яшәргә теләгән, шуңа күрә шундый сорау туган: «Бу юл кешеләрне бәхетле, уңышлы тормышка алып бара алырмы?». Бу сорауга җавап алыр өчен, Адәм белән Хаувага һәм аларның буыннарына үз юллары белән барырга рөхсәт итәргә кирәк булган, чөнки алар үзләре үз сайлауларын ясаганнар. Вакыт шуны күрсәтер иде: кешеләр Барлыкка Китерүчеләреннән бәйсез яшәп уңышлы була аламы? Алар андый итеп яратылганмы?

12. Кеше идарәсе турында Иремия нәрсә әйткән, һәм ни өчен аның сүзләре дөрес?

12 Изге Язмаларны язуда катнашкан Иремия андый бәйсез тормышның нәтиҗәсен белгән. Аллаһының куәтле изге рухы, ягъни эш итүче көче, ярдәмендә ул болай дип язган: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм. Ходаем, җәза бир миңа» (Иремия 10:23, 24). Кешеләргә Аллаһының күктән бирелгән җитәкчелеге кирәк икәнен ул белгән. Ни өчен кирәк? Чөнки Аллаһы җитәкчелеге булмаса, кеше уңышлы була алмый, ул шундый итеп яратылган.

13. Кешеләрнең меңләгән еллар идарә итүе нәрсә күрсәткән?

13 Кешеләр инде меңләгән еллар идарә итә, һәм Барлыкка Китерүчесез аларның эшләре уңышсыз икәне күренә. Бар бәлаләрдә алар үзләрен генә гаепләргә тиеш. Тәүратта болай дип әйтелә: «Ул [Аллаһы] ныгытма; аның эшләре камил, һәм аның бөтен юллары гадел; Аллаһы тугрылыклы һәм аңарда ялган юк, ул гадел һәм хакыйкый. Ләкин алар Аның алдында бозылдылар, алар үзләренең бозыклыклары буенча аның балалары түгел» (Канун 32:4, 5).

Тиздән Аллаһы барысын үзгәртәчәк

14. Ни өчен Аллаһы тиздән барысын үзгәртәчәк?

14 Аллаһы кешеләргә аларның идарә итүе уңышсыз икәнен күрер өчен вакыт биргән, һәм хәзер аның барысын үзгәртергә һәм газапларны, кайгыларны, авыруларны һәм үлемне юк итәргә хакы бар. Ул кешеләргә фән, техника, медицина һәм башка яклардан иң зур уңышларга ирешергә рөхсәт иткән. Кешеләргә алар үзләре тыныч тормыш, оҗмах булдырырга сәләтле икәнен күрсәтер өчен йөзләгән еллар башка бирергә кирәкми. Кешеләр андый тормыш төзи алмаган һәм төзи алмаячак та. Аллаһыдан бәйсезлек явыз, нәфрәт белән тулы һәм кеше гомерен санга сукмаучы дөньяга китергән.

15. Изге Язмалардагы нинди киңәшкә колак салырга кирәк?

15 Әйе, кешеләргә ярдәм итәргә теләгән эчкерсез идарәчеләр булган, әмма аларның тырышлыклары уңышсыз калган. Без хәзер бөтен җирдә шуны күрәбез: кешеләр уйлап чыгарган идарә итү системасы җимерелә. Шуңа күрә Зәбурда: «Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз»,— дип әйтелә (Мәдхия 145:3).

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24, 25 биттәге иллюстрация]

Бу дөньяның хәтта эчкерсез җитәкчеләре дә тыныч, бәхетле тормыш төзи алмаган