Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Оҗмах җирендә мәңге яшә!

Оҗмах җирендә мәңге яшә!

8 Кисәк

Оҗмах җирендә мәңге яшә!

1, 2. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә нинди тормыш булачак?

1 Аллаһы Җирдән бар явызлыкны һәм газапларны юк иткәч, яңа дөнья булачак. Җир өстеннән күк Патшалыгы ярату белән идарә итәчәк. Нинди булачак соң бу яңа дөнья? Аллаһы «кулын ачып, һәрбер җанны дәүләте белән тукландырырга» вәгъдә бирә (Мәдхия 144:16).

2 Син нәрсәгә өметләнә аласың? Бәхетле мул тормыш, кызык эш, гүзәл тирә-як, татулык, шулай ук гаделсезлектән, авырулардан һәм үлемнән азат булган дөньяга өметләнеп яши аласың. Алда рухи яктан да шатлык көтә. Тиздән моның барысы Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә тормышка ашачак. Бу гаҗәеп фатихалар яңа дөньяда үтәләчәк. Кайбер пәйгамбәрлекләрне карап чыгыйк.

Чын тынычлык

3—6. Яңа дөньяда кешеләрнең тату яшәвенә нинди өзекләр ышандыра?

3 «[Аллаһы] җир читеннән барлык сугышларны туктатып, җәяне ватып, сөңгене сындырды, каплаучыларны ут төртеп яндырды» (Мәдхия 45:10).

4 «Кылычларын яңадан чүкеп — сабаннар, ә сөңгеләреннән ураклар ясаячаклар; халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга өйрәнмәячәк» (Ишагыйя 2:4).

5 «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:11).

6 «Бөтен җир ял итә, тыныч, шатлыгыннан кычкыра» (Ишагыйя 14:7).

Кеше һәм җәнлек тату яши

7, 8. Кешеләр һәм җәнлекләр арасындагы татулыкны әйтеп бир.

7 «Бүре белән бәрән бәтие яшәр, һәм чуар юлбарыс кәҗә бәтие белән бергә ятар; һәм бозау да, яшь арыслан да, үгез дә бергә булыр, һәм яшь бала аларны тотып йөртер. Һәм сыер белән ана аю бергә тукланачак, һәм аларның балалары бергә ятачак; һәм арыслан үгез кебек салам ашаячак. Сабый кобра өне янында уйнаячак, һәм бала елан оясына кулын сузачак... Явызлык эшләмәсләр һәм зыян китермәсләр» (Ишагыйя 11:6—9).

8 «Ул вакытта алар өчен кырдагы ерткычлар белән һәм күктәге кошлар белән һәм җирдә сөйрәлүчеләр белән килешү төзермен... Алар иминлектә яшәячәкләр» (Һошея 2:18).

Камил сәламәтлек һәм мәңгелек тормыш

9—14. Яңа дөньяда сәламәтлек нинди булачак?

9 «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар. Чөнки чүлдә сулар һәм далада ташкыннар бәреп чыгар» (Ишагыйя 35:5, 6).

10 «Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4).

11 «Яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24).

12 Ул чакта аның тәне яшьлектәгедән дә тазарак булачак; ул үзенең яшьлек көннәренә әйләнеп кайтачак» (Әюб 33:25).

13 «Аллаһының мәрхәмәт бүләге — Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23).

14 «[Гайсә Мәсихкә] иман китерүче [һәркем]... мәңгелек тормыш алачак» (Яхъя 3:16).

Үлгәннәр терелтеләчәк

15—17. Үлгәннәр өчен нинди өмет бар?

15 «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15).

16 «Кабердәгеләрнең [Аллаһы хәтерендәгеләрнең] һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29).

17 «Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлем һәм үлем патшалыгы да үзендә булган үлгәннәрне бирделәр» (Ачылыш 20:13).

Җир — Оҗмах

18—22. Җирдә нинди үзгәрешләр булачак?

18 «Бу фатихалар яңгыры булачак. Кырдагы агачлар да үз җимешен бирәчәк, җир дә үз җимешләрен бирәчәк; һәм алар үз җирләрендә имин яшәячәк» (Йәзәкил 34:26, 27).

19 «Җир җимешен бирде: безнең Аллабыз безгә фатихасын бирә» (Мәдхия 66:7).

20 «Чүл һәм коры җир шатланыр, һәм кеше яшәми торган ил сөенер, һәм нәркис кебек чәчәк атар» (Ишагыйя 35:1).

21 «Таулар һәм калкулыклар сезнең алда җыр җырлар, һәм болыннардагы бар агачлар сезгә кул чабар. Күгән куагы урынына кипарис үсәчәк: кычыткан урынына мирт үсәчәк» (Ишагыйя 55:12, 13).

22 «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың» (Лүк 23:43).

Бар кешегә яхшы йорт

23, 24. Кешеләрнең яхшы йортлары булачагына нинди сүзләр ышандыра?

23 «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр... Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар... Минем сайланганнарым үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар. Эшләгәннәре заяга булмас һәм балаларын кайгы өчен тудырмаслар» (Ишагыйя 65:21—23).

24 «Һәркем үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак, һәм беркем дә аларны куркытмас» (Михей 4:4).

Син мәңге Оҗмахта яши аласың

25. Нинди искиткеч киләчәк безне көтә?

25 Безне шундый гаҗәеп киләчәк көтә! Аллаһының яңа дөньясында бүгенге бар авырлыклар үткәндә калачак! Мондый чын өмет булганда тормыш чын максатка ия була. «Элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк» (Ишагыйя 65:17). Ул вакытта Аллаһы «үлемне мәңгегә юк итәчәк» һәм бу сүзләр безне юата (Ишагыйя 25:8).

26. Яңа дөньяда яшәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

26 Тиздән булачак яңа дөньяда — Оҗмахта синең дә мәңге яшисең киләме? «Ә мин бүген Аллаһы хуплавын алып яңа дөньяда яшәр өчен нәрсә эшләргә тиеш?» — дип сорарсың син. Гайсә Аллаһыга дога кылганда бу сорауга мондый җавап биргән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3).

27. Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

27 Шуңа күрә Изге Язмаларны алып, бу брошюрада әйтелгәннәр белән чагыштырып чык. Изге Язмаларны өйрәнгән һәм анда әйтелгәннәргә өйрәткән кешеләрне эзлә. Аллаһы Сүзе буенча өйрәтмәгән һәм эшләмәгән икейөзле диннәрне калдыр. Аллаһы нияте — кешеләргә җирдәге оҗмахта мәңге яшәү бирү. Безнең көннәрдә Аллаһы ихтыярын үтәгән миллионлаган кеше бар. Алар белән бергә син дә бу ихтыярның үтәлешенә үз өлешеңне кертә аласың. Ничек? Моны белер өчен көч куй. Аллаһының иңдергән Сүзендә якын киләчәк турында болай дип әйтелгән: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Бу сүзләргә игътибарлы бул!

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Тиздән Аллаһының җирдә Оҗмах булдыру нияте үтәләчәк