Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән Аллаһы нияте үтәләчәк

Тиздән Аллаһы нияте үтәләчәк

7 Кисәк

Тиздән Аллаһы нияте үтәләчәк

1, 2. Ни өчен без Аллаһының явызлык белән газапларны юк итәчәгенә шикләнмибез?

1 Кешеләр Аллаһы камилсезлекне һәм газапларны озак вакыт рөхсәт итә дип санаса да, Аллаһы газапларны мәңге рөхсәт итмәячәк. Изге Язмаларда Аллаһы моңа билгеле вакыт бүлеп куйган дип әйтелә.

2 «Һәр эшнең — үз заманы» (Вәгазьче 3:1). Бу билгеләнгән вакыт тәмамлангач, Аллаһы барысын үзгәртәчәк. Явызлык белән газапларны юк итеп, ул үзенең ниятен үтәячәк: бәхетле камил кешеләр җирдәге Оҗмахта тыныч, имин яшәячәк.

Аллаһы хөкемнәре

3, 4. Гыйбрәтле сүзләр китабында Аллаһы хөкемнәре турында нәрсә әйтелә?

3 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә игътибар итик. Аларда Аллаһы киләчәктә кешеләр тормышын үзгәртәчәк, ягъни ул үз хөкемнәрен үтәячәк, дип әйтелә.

4 «Гаделләр җирдә яшәячәк һәм әхлакый яктан саф булганнар анда торачак; ә законсызлар җирдән юк ителәчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22).

5, 6. 36 нчы Мәдхиядә Аллаһы нәрсә эшләячәк дип әйтелә?

5 «Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул, Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар. Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар... Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:9—11).

6 «Ходайга өмет тот, Аның юлыннан йөр: сиңа җир тисен өчен, сине күтәрер; гөнаһлылар югалып беткәнне күрерсең. Усал булма, турылыкны күр, юаш кешенең алда өмете бар. Канунсызлар бөтенләй бетәрләр, бозыкларның калганнары да бетәр» (Мәдхия 36:34, 37, 38).

7. Аллаһы Сүзендә нинди акыллы киңәш бирелә?

7 Әйе, чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүченең идарә итәргә хокукын таныган кешеләрне шундый искиткеч киләчәк көтә! Шуңа күрә безгә мондый киңәш бирелә: «Минем нәсыйхәтләремне онытма һәм боерыкларымны йөрәгеңдә сакла; шулай эшләсәң, алар синең гомереңне озайтыр, имин яшәү елларыңны арттырыр». Аллаһы ихтыярын үтәргә теләүчеләргә мәңгелек тормыш биреләчәк! Менә ни өчен Аллаһы Сүзендә мондый киңәш бирелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле сүзләр 3:1, 2, 5, 6).

Аллаһының күктәге хөкүмәте

8, 9. Аллаһы Җирне нәрсә ярдәмендә чистартачак?

8 Аллаһы Җирне кешелек өстеннән куелган иң яхшы хөкүмәт ярдәмендә тулысынча чистартачак. Бу хөкүмәт Аллаһы җитәкчелегендә күктән идарә итә һәм шуңа күрә Аллаһы акылын чагылдыра. Бу күктәге Патшалык кеше уйлап чыгарган бар идарә итү төрләрен юк итәчәк. Кешелеккә Аллаһыдан бәйсез идарә итәргә мөмкинлек башка бирелмәячәк.

9 Данил 2:44 тәге пәйгамбәрлектә моның турында болай дип әйтелә: «Ул патшалыклар [бүгенге хөкүмәтләр] көннәрендә күктәге Аллаһы [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык төзиячәк, һәм ул патшалык башка халыкка бирелмәячәк [кешелеккә Аллаһыдан бәйсез идарә итәргә рөхсәт ителмәячәк]; ул бөтен [бүгенге] патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак». (Ачылыш 19:11—21; 20:4—​6 ны да карагыз.)

10. Ни өчен без Аллаһы Патшалыгының кеше хөкүмәтләре кебек сатлык булмаячагына ышана алабыз?

10 Шулай итеп, кешеләр белән сатлык хөкүмәтләр башка идарә итмәячәк. Аллаһы бу системаны юк итәчәк, һәм Аллаһыдан бәйсез кеше идарәсе башка булмаячак. Ә күктән идарә иткән Патшалык кеше хөкүмәтләре кебек сатлык булмаячак, чөнки аның Оештыручысы һәм Саклаучысы — Аллаһы. Патшалык кешеләргә файда гына китерәчәк. Аллаһы ихтыяры күктәге кебек, бөтен Җирдә дә үтәләчәк. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен: «Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:10).

Яңа дөнья якынмы?

11. Бу дөнья төзелешенең ахыры инде якын икәне турындагы пәйгамбәрлекләр кайда язылган?

11 Бу камил булмаган дөнья төзелешенә ахыр кайчан киләчәк? Яңа дөнья якынмы? Җавапны Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләрдән алабыз. Мәсәлән, Гайсә «бу дөньяның бетәчәге» турында сөйләгәндә, ул вакыт нәрсә белән аерылып торачагын әйткән. Һәм без бу билге ярдәмендә шул вакытның нинди өлешендә яшәгәнебезне билгели алабыз. Гайсә сүзләре Инҗилдә, Маттай китабының 24, 25 нче бүлекләрендә, Марк китабының 13 нче бүлегендә, Лүк китабының 21 нче бүлегендә язылган. Шулай ук рәсүл Паулның Тимутегә язган 2 нче хатында «соңгы көннәр» дип аталган вакыт турында әйтелгән. Ул вакытта төрле вакыйгалар булачак. Алар да вакытның нинди өлешендә яшәгәнебезне күрсәтә.

12, 13. Ахыр заман турында Гайсә һәм Паул нәрсә әйткәннәр?

12 Гайсә бу вакыт мондый вакыйгалардан башланачак дигән: «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:7). Ә Лүк 21:11 буенча, ул «үләтләр чыгар» дигән. Ул шулай ук «явызлык көчәячәк» дип әйткән (Маттай 24:12).

13 Рәсүл Паул алдан ук болай дигән: «Белеп тор, соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр... Әмма мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр» (2 Тимутегә 3:1—​5, 13).

14, 15. ХХ гасыр вакыйгалары безнең чыннан да соңгы көннәрдә яшәгәнебезне ничек раслый?

14 Гайсә һәм Паул әйткән сүзләр бүген үтәләме? Һичшиксез. Беренче бөтендөнья сугышы кебек сугышларның булганы юк иде әле. Бу беренче бөтендөнья сугышы булган, һәм ул хәзерге тарихның кискен үзгәрешенә китергән. Ул ачлык, эпидемияләр һәм башка бәлаләр китергән. 1914 елда башланган бу вакыйгалар, Гайсә сүзләре буенча, «тулгак тоту газапларының башлануы гына» булган (Маттай 24:8). Бу вакыйгалар «соңгы көннәрнең» башлануын һәм Аллаһы рөхсәт иткән явызлык белән газапларны күргән кешеләрнең соңгы буынының башлануын күрсәткән.

15 ХХ гасырдагы вакыйгалар һәм алар китергән тәртипсезлек сиңа яхшы билгеледер. Сугышларда 100 миллионга якын кеше һәлак булган. Йөзләгән миллион кеше ачлык һәм авырулар аркасында үлгән. Җир тетрәүләр күп санлы кешеләрнең гомерен өзгән. Бүген беркем дә кеше гомерен һәм мал-мөлкәтен санга сукмый. Кешеләр җинаятьчеләрдән куркып яши, әхлаксызлык киң тарала. Кеше саны үсеп үзе белән чишелми торган авырлыклар китерә. Тирә-якны пычрату кешеләрнең сәламәтлеген дә һәм хәтта аларның гомерен дә куркыныч астына куя. 1914 елдан башлап без чыннан да соңгы көннәрдә яшибез, һәм Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше үзенең ахырына якынлаша.

16. Соңгы көннәр озак дәвам итәчәкме?

16 Соңгы көннәр күпме дәвам итәчәк? 1914 елдан кешеләр «тулгак тоту газапларын» кичергән вакыт турында Гайсә болай дигән: «Бу буын алышынырга өлгермәс» (Маттай 24:8, 34—36). Шулай итеп, соңгы көннәрнең бар вакыйгалары чикләнгән вакыт дәвамында булырга тиеш. Ачылыш 12:12 дә әйтелгәнчә, Шайтанга, ул Җир тирәләренә бәреп төшерелгәч, әз генә вакыт калган.

17, 18. Бу дөнья ахыры якын икәнен нинди пәйгамбәрлек күрсәтә?

17 Тагын бер пәйгамбәрлекне рәсүл Паул язган. Ул да бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәнен күрсәтә: «Раббы көне, төнлә белән карак кергәндәге кебек, көтмәгәндә килеп җитәчәк. Кешеләр: „Бар да тыныч, куркыныч түгел“,— диярләр. Шулвакыт... аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар» (1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3; Лүк 21:34, 35 не дә кара).

18 Салкын сугыш тәмамланды, һәм дөньяга бөтендөнья сугышы башка янамый кебек тоела. Шуңа күрә халыклар тиздән бу дөньяда яңача яшәячәкләр дип өметләнәләрдер. Һәм алар куйган тырышлыклары уңышлы дип уйлаганда киресе булачак: бу Аллаһының хәзерге системаны юк итәчәгенә соңгы билге булачак. Шунсын истә тотарга кирәк: сәяси сөйләшүләр һәм килешүләр кешеләрне үзгәртми, аларны бер-берсен яратырга дәртләндерми. Бу дөнья җитәкчеләре җинаятьләрне дә һәм авырулар белән үлемне дә бетерә алмый. Шуңа күрә кешеләр тынычлык һәм иминлек турында уйлап чыгарган бернинди дә программага өметләнмә һәм бу дөнья тиздән үз проблемаларын чишәчәк дип уйлама (Мәдхия 145:3). «Тыныч, куркыныч түгел»,— дигән сүзләр бу дөньяның үз ахырына бик якын икәнен күрсәтәчәк.

Яхшы хәбәр вәгазьләнә

19, 20. Соңгы көннәрдәге вәгазь турында нинди пәйгамбәрлекнең үтәлешен без үз күзләребез белән күрәбез?

19 1914 елдан соңгы көннәр башлаганын тагын бер пәйгамбәрлек күрсәтә. Аны Гайсә әйткән: «Иң башта барлык халыкларда яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш» (Марк 13:10). Ә Маттай 24:14 тә болай дип әйтелә: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер».

20 Аеруча безнең көннәрдә бөтен җир шары буенча бу дөньяның ахыры турында һәм Патшалык җитәкчелегендә яңа дөньяның, оҗмахның, килүе турында яхшы хәбәр таратыла. Кем тарата? Миллионлаган Йәһвә Шаһите. Алар бар илләрдә вәгазьли.

21, 22. Чын мәсихчеләр буларак, Йәһвә Шаһитләре нәрсә белән аерылып тора?

21 Йәһвә Шаһитләре үзләрен шулай ук Мәсихнең чын шәкертләре итеп тота. Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән. Йәһвә Шаһитләре — бу берләштерелгән бөтендөнья кардәшлек. Аларны мәхәббәтнең өзелмәс бәйләнешләре бәйләп тора (Яхъя 13:35; Ишагыйя 2:2—4; Көлессәйлеләргә 3:14; Яхъя 15:12—14; 1 Яхъя 3:10—12; 4:20, 21; Ачылыш 7:9, 10 ны карагыз).

22 Йәһвә Шаһитләре Инҗилдә әйтелгән сүзләргә ышаналар: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35). Кешенең милләтенә карамастан, алар башка Йәһвә Шаһитләрне үзләренең кардәшләре дип саныйлар (Маттай 23:8). Андый бөтендөнья кардәшлекнең булуы инде үзе Аллаһының нияте тиздән үтәләчәк икәнен күрсәтә.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

Яңа дөньяда кешелек өстеннән камил Аллаһы Патшалыгы гына идарә итәчәк