Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышның бөек максаты бар

Тормышның бөек максаты бар

5 Кисәк

Тормышның бөек максаты бар

1, 2. Аллаһының безне яратканын без кайдан беләбез, һәм мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?

1 Җир һәм андагы бар тереклек Барлыкка Китерүче — мәхәббәт Аллаһысы икәнен һәм ул бар нәрсә турында чыннан да кайгырта икәнен күрсәтә. Аның кайгыртучан Аллаһы булуын без аның Сүзеннән, Изге Язмалардан да күрәбез. Бу китапта: «Нәрсә өчен без Җирдә яратылган? Нинди киләчәк безне көтә?» — дигән сорауларга иң яхшы җаваплар бирелә.

2 Безгә бу җавапларны табар өчен, Изге Язмаларны тикшереп чыгарга кирәк. «Аны [Аллаһыны] эзләсәгез, табачаксыз, әмма аны калдырсагыз, ул сезне калдырачак»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (2 Паралипоменон 15:2). Изге Язмаларда Аллаһының безгә карата нияте турында нәрсә әйтелә?

Аллаһы кешеләрне нәрсә өчен яраткан?

3. Аллаһы Җирне нәрсә өчен булдырган?

3 Изге Язмаларда Аллаһы Җирне кешеләр өчен әзерләгән дип әйтелә. Ишагыйя 45:18 дә Аллаһы Җирне «юкка гына бар итмәгән; ул аны яшәр өчен ясаган» диелә. Ул Җирдә, кешеләр анда ләззәтләнеп яши алсын өчен, бар кирәкле нәрсәләрне булдырган (Яратылыш 1, 2 нче бүлекләр).

4. Аллаһы кешеләрне нәрсә өчен яраткан?

4 Аллаһы үз Сүзендә беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, барлыкка китергәне турында хәбәр итә һәм кешеләргә карата үз ниятен ача. Аллаһы болай дигән: «Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз... Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар — җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен» (Яратылыш 1:26). Кешеләр «җир йөзе» һәм хайваннар турында кайгыртып яшәргә тиеш булган.

5. Беренче кешеләр кайда урнаштырылган булган?

5 Якын Көнчыгышта урнашкан Гадән җирендә Аллаһы зур бакча булдырган һәм «адәмне Гадән бакчасына урнаштырганда аңа бакчаны саклап тору һәм эшкәртү хезмәтен йөкләгән». Бу оҗмахта кешеләр өчен кирәкле бөтен ризык булган. Анда «тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар» һәм башка үсемлекләр үскән, ә алар арасында күп төрле кызык җәнлекләр яшәгән (Яратылыш 2:7—9, 15).

6. Кешеләргә нинди сәләтләр бирелгән булган?

6 Адәм белән Хауваның тәннәре камил булган: алар авырмаска, картаймаска һәм үлмәскә тиеш булган. Аларга шулай ук сайлау иреге һәм башка сәләтләр бирелгән булган. «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир һәм хатын-кыз итеп яратты»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 1:27). Аллаһыга охшатып яратылганга күрә, без уйлый алабыз, төрле эшләр башкара алабыз, безнең шулай ук әхлакый сыйфатлар һәм рухи нәрсәләргә мохтаҗлык бар. Аларны канәгатьләндереп кенә без чыннан да бәхетле була алабыз. Аллаһы кешеләргә ризык, су һәм һава биргән кебек, бу яклардан да кешеләргә барысын биреп торыр иде. Гайсә Мәсих: «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр»,— дигән (Маттай 4:4).

7. Адәм белән Хаувага нинди эш бирелгән булган?

7 Гадән бакчасында Аллаһы Адәм белән Хаувага искиткеч йөкләмә биргән: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз» (Яратылыш 1:28). Шулай итеп, алар үрчеп камил кешеләр тудыра алганнар. Һәм кешеләр саны арткан саен, алар Гадән бакчасын, оҗмахны киңәйтергә — шатлыклы эшне башкарырга тиеш булганнар. Ахыр чиктә бөтен Җир оҗмах булыр иде, анда камил, бәхетле кешеләр мәңге яши алыр иде. Тәүратта әйтелгәнчә, Аллаһы беренче кешеләрне һәм алар яшәгән оҗмахны күздән кичергән һәм «һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күргән» (Яратылыш 1:31; Мәдхия 117:17 не дә кара).

8. Кешеләр Җир турында ничек кайгыртырга тиеш булган?

8 Димәк, кешеләр Җирне үз файдалары өчен кулланырга, әмма Аллаһы алдында җаваплы булуларын да онытмаска тиеш булган. Алар Җирне һәлак итәргә түгел, ә аны сакларга тиеш булганнар. Бүген Җир һәлак ителә. Бу Аллаһы ихтыярына каршы, шуңа күрә Җирне һәлак итүчеләр тормыш максатына каршы киләләр. Бу кешеләр җавапка тартылачак, чөнки Инҗилдә Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» дип әйтелә (Ачылыш 11:18).

Аллаһы нияте үзгәрмәгән

9. Ни өчен без Аллаһы ниятенең үтәләчәгенә ышана алабыз?

9 Димәк, Аллаһы нияте буенча, камил кешеләр оҗмах җирендә мәңге яшәргә тиеш булганнар. Аның бу нияте үзгәрмәгән! Ул һичшиксез үтәләчәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ант биреп әйтә Гаскәрләр иясе Ходай: нәкъ мин уйлаганча булачак; нәкъ мин билгеләгәнчә үтәләчәк». «Мин әйттем һәм моны үтәячәкмен, алдан билгеләдем һәм эшләячәкмен» (Ишагыйя 14:24; 46:11).

10, 11. Гайсә, Петер һәм Давыт пәйгамбәр Оҗмах турында нәрсә әйткәннәр?

10 Гайсә Мәсих бер кешегә Аллаһының Җирдә оҗмахны кабат булдырырга нияте турында әйткән һәм аңа: «Син Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дигән. Ул кеше киләчәккә өметләнергә теләгән (Лүк 23:43). Рәсүл Петер дә яңа дөнья турында алдан ук әйткән булган: «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне [күктән идарә итәчәк хөкүмәтне] һәм яңа җирне [яңа кеше җәмгыятен] көтәбез» (2 Петер 3:13).

11 Давыт пәйгамбәр дә киләчәк яңа дөнья турында һәм аның күпме булачагы турында язган: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29). Шуңа күрә Гайсә: «Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дигән (Маттай 5:5).

12, 13. Аллаһының кешелеккә карата бөек ниятен әйтеп бирегез.

12 Явызлык, җинаятьләр, авырулар, кайгы һәм авырту юк: Җирдә оҗмах! Мондый Җирдә мәңге яшәү чыннан да шатлыклы булачак. Аллаһы Сүзенең соңгы китабында моның турында болай дип әйтелә: «Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте. Тәхеттә Утыручы әйтте: „Менә, Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм. Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый“» (Ачылыш 21:4, 5).

13 Әйе, Аллаһы нияте бөек. Бу гадел яңа дөнья, мәңге оҗмах булачак. Бу вәгъдәне Аллаһы бирә. Ул үз вәгъдәсен үтәргә сәләтле һәм үтәячәк. Аның «сүзләре ышанычлы һәм хакыйкый».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20, 21 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы кешеләр өчен оҗмах Җирендә мәңгелек тормыш ниятләгән. Аның нияте үзгәрмәгән

[22 биттәге иллюстрация]

Йорт хуҗасының яшәүчеләрне, алар аның йортын җимерсә, җавапка тартырга хакы бар