Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышның максаты бармы?

Тормышның максаты бармы?

1 Кисәк

Тормышның максаты бармы?

1. Тормыш максаты турында еш кына нинди сорау бирәләр, һәм бер яшь кеше моның турында нәрсә дигән?

Тормыш максаты турында һәрбер кеше уйлана дип әйтеп була. Кеше бар көчен куеп эшли, үз гаиләсенең тормышын яхшырта, 70—80 ел яшәгәннән соң үлә дә юкка чыга. Без шундый тормыш өчен яратылганмы? Бер яшь кеше тормыш максаты — бу «яшәү, балалар үстерү, бәхетле булу һәм аннан соң үлү» дигән. Бу сүзләр дөресме? Без берникадәр яшәп үләр өчен яратылганмы?

2, 3. Ни өчен тормышны мәгънәле итәр өчен, байлык җыю гына әз?

2 Күп кешеләр болай дип саный: тормышның төп максаты — бу байлык җыю. Һәм шул чакта тормыш бәхетле һәм максатлы була дип әйтә алар. Ә бай кешеләр нәрсә уйлый? «Бай кешеләрнең күпчелеге үзләренең бәхетсез булуларын таный»,— дип яза Канада язучысы Гарри Брус. Ул болай дип өсти: «Тикшерүләр Төньяк Америка кешеләренең кайгы-хәсрәт кичереп яшәүләрен күрсәтә... Һәм гомумән бу дөньяда берәр бәхетле кеше бармы? Булса, бәхетле булуның сере нәрсәдә?»

3 АКШның бер президенты Джимми Картер болай дигән: «Без шуны күрдек: әйбер җыю, аны куллану тормышыбызны мәгънәле итми... Ышанычлары һәм максатлары булмаган кешеләрнең тормыш бушлыгын мал-мөлкәт җыю белән тутырып булмый». Тагын бер сәяси җитәкче болай дигән: «Инде күп еллар мин үзем һәм үз тормышым турында хакыйкатьне тырышып эзлим; мин беләм: күп кеше шулай эшли. Аеруча безнең көннәрдә күп кеше: „Без кем? Ни өчен без яратылган?“ — дигән сораулар бирә».

Дөнья хәле начарая бара

4. Ни өчен кайберәүләр тормышның максаты булуына шикләнә?

4 Дөнья хәленең начарая баруын күреп, күп кешеләр тормыш максатының барлыгына шикләнә башлый. Бөтен җир шарында бер миллиардтан артык кеше бик нык авырый һәм ачлы-туклы яши. Моның аркасында Африкада гына һәр ел ун миллионга якын бала үлә. Алты миллиардтан артык кеше яшәгән Җирдәге кешеләр саны ел саен 90 миллионга арта бара. Һәм бу үсеш күбрәк үсеп барган илләрдә күзәтелә. Кеше саны үсә барганга тагы да күбрәк ризык, йортлар, заводлар кирәк. Нәтиҗәдә җир, һава, су бозыла.

5. Җирдәге үсемлекләр турында нәрсә әйтеп була?

5 Үткән гасырда чыккан бер басмада болай дип әйтелә: «Һәр ел [Бөек Британия] иле хәтле җирдә урман киселә. Эшләр болай барса, 2 000 елга тропик зоналарда урманнарның 65 проценты киселгән булачак» («World Military and Social Expenditures 1991»). БМОның бер бүлеге шул җирләрдә утыртылган бер агачка киселгән ун агач туры килә дип хәбәр итә, ә Африкада бер утыртылган агачка егермедән артык киселгән агач туры килә. Чүлләр киңәя, уңдырышсыз җирләр һәр ел Бельгия иле хәтле җиргә арта.

6, 7. Ил җитәкчеләре нинди авырлыкларны чишә алмый, һәм нинди сорауга җавап бирергә кирәк?

6 ХХ гасырда сугышларда үлгән кешеләр саны, аны үткән дүрт гасырдагы сугышларда үлгән кешеләр саны белән чагыштырсак, дүрт тапкыр күбрәк. Бөтен илләрдә җинаятьләр, аеруча көч кулланып башкарылган җинаятьләр саны арта. Кешеләр аерыла, наркотик куллана, СПИД, җенси юллар аша күчә торган авырулар һәм башка төрле проблемалар тормышны авырайта. Ил җитәкчеләре кешелекнең бу күп санлы проблемаларын чишә алмый. Шуңа күрә кешеләр: «Тормышның максаты нәрсәдә соң?» — дип сорый.

7 Күп гасырлар дәвамында яшәгән галимнәр һәм дини җитәкчеләр бу сорауга җавапны биргәнме?

Алар нәрсә әйтә?

8, 9. а) Кытай белгече тормыш максаты турында нәрсә әйткән? б) Үлем лагерьлары аша үтеп исән калган бер кеше нәрсә дигән?

8 Конфуций дине белгече Ду Вэймин: «Тормышның максатын безнең көндәлек кеше тормышында табып була»,— дигән. Бу сүзләр буенча, моннан ары да кешеләр туачак, яшәр өчен көрәшәчәк һәм ахыр чиктә үләчәк. Мондый караш киләчәккә әллә ни зур өмет бирми. Ә бу караш дөресме?

9 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистларның үлем лагерьлары аша үткән Эли Визель болай дигән: «„Тормышыбызның максаты нинди?“ — дигән сорау кешелек алдында торган сорауларның иң мөһиме... Мин кешеләрнең мәгънәсез үлемнәрен күрсәм дә, безнең тормышыбызның максаты бар дип саныйм». Әмма Эли Визель бу максатны әйтмәгән.

10, 11. а) Бер редактор кешелек җавапны белми икәнен ничек күрсәткән? б) Ни өчен эволюция тарафдарының сүзләре дә безне канәгатьләндерми?

10 Вермонт Ройстер исемле редактор болай дигән: «Кеше... үзенең галәмдәге урыны турында күп уйлый, әмма әллә ни ерак китә алмады. Чөнки: „Кем без? Тормышыбызның максаты нинди? Киләчәктә безне нәрсә көтә?“ — дигән сораулар әле дә җавапсыз кала».

11 Эволюция тарафдары Стивен Джей Гулд: «Без җавапны „өстән“ алырга өметләнәбездер, әмма җавап юк»,— дигән. Гулд кебек кешеләр өчен тормыш — бу көрәш, бу көрәштә иң көчлесе исән кала, һәм көрәш үлем белән тәмамлана. Бу карашта да өмет юк. Ә ул дөрес микән?

12, 13. Чиркәү җитәкчеләренең карашлары нинди, һәм галимнәр карашына караганда алар яхшыракмы?

12 Күп кенә дини җитәкчеләрнең сүзләре буенча, тормыш максаты — бу дөрес тормыш алып бару, һәм шул чакта кеше үлгәч аның җаны күккә бара һәм анда мәңгегә калачак. Ә яман кешеләр мәңге тәмуг утында җәфаланачак. Димәк, бу караш буенча, Җирдәге шартлар шулай ук калачак, яхшы якка үзгәрмәячәк. Әмма Аллаһы кешеләрнең күктә фәрештәләр булып яшәүләрен теләсә, ни өчен ул баштан ук кешеләрне шундый итеп яратмаган?

13 Хәтта руханилар да бу сорауга җавап бирә алмый. Лондондагы Изге Паул чиркәвенең элекке баш рухание галим В. Р. Инг бер тапкыр болай дигән: «Гомерем буе мин тормыш максатын белергә тырыштым. Мин үзем өчен бик мөһим булган өч нәрсәне хәл итәргә тырыштым: бу — мәңгелек проблемасы, кеше шәхесе һәм явызлык проблемасы. Әмма мин аларның берсен дә хәл итә алмадым».

Бу нинди нәтиҗәгә китерә?

14, 15. Карашлар шундый күп булганга кешеләр нинди нәтиҗәгә килә?

14 Шулай итеп, галимнәр һәм дини җитәкчеләр тормыш максаты турында сүз барганда төрлечә фикер йөртәләр. Бу нинди нәтиҗәгә китерә? Күп кешеләр бер карт кеше кебек җавап бирә: «Мин үземнән: „Мин нәрсә өчен яратылган?“ — дип һәрвакыт сорый идем. Әмма хәзер бу сорау мине борчымый инде».

15 Дини кешеләр карашларының шундый күп төрле булуын күреп, күпләр мондый нәтиҗә ясый: кеше нәрсәгә теләсә, шуңа ышана ала. Алар өчен дин — бу җанга тынычлык бирүче, юатучы, тормыштагы авырлыкларны җиңәргә булышучы корал. Башкалар өчен дин — бу хорафат кына. Чөнки дини кешеләр күп гасырлар: «Нәрсә өчен кеше яратылган?» — дигән сорауга җавап эзләсә дә, аны таба алмадылар һәм гади кешенең тормышын да яхшырта алмадылар. Чыннан да, дөнья диннәре, тарих күрсәткәнчә, еш кына кешелекнең алга баруына комачаулаган, нәфрәт һәм сугышлар тудырган.

16. Тормыш максатын белү никадәр мөһим?

16 Әмма тормыш максатын белү чыннан да мөһимме? Психиатр Виктор Франкл болай дип җавап бирә: «Кешенең тормыш максатын белергә тырышуы аңа көч өстәп тора... Әгәр син тормыш максаты бар икәнлеген белсәң, бу сиңа иң авыр вакытларны кичереп чыгарга булышачак. Мин бер дә шикләнмичә әйтә алам: тагы да көчлерәк ярдәм юк».

17. Нинди сорауларга җавап алырга кирәк?

17 Шулай итеп, кеше уйлап чыгарган фәлсәфә һәм диннәр: «Нәрсә өчен без яратылган?» — дигән сорауга җавап бирә алмый. Алайса, кем безгә җавап бирә ала? Дөрес җавап бирә ала торган акыллы чыганак бармы?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрация]

«Һәр ел [Бөек Британия] иле хәтле җирдә урман киселә»

[5 биттәге иллюстрация]

«Мин үземнән: „Мин нәрсә өчен яратылган?“ — дип һәрвакыт сорый идем»