Христиан дөньясы аллаһыга хыянәт иткән һәм Изге Язмалар буенча яшәми
4 Кисәк
Христиан дөньясы аллаһыга хыянәт иткән һәм Изге Язмалар буенча яшәми
1, 2. Ни өчен кайбер кешеләр Изге Язмаларны хөрмәт итми, әмма бу китапның үзендә нәрсә әйтелә?
1 «Изге Язмалар буенча яшибез»,— дигән кешеләрнең тәртипләре аркасында күп кешеләр бу китап белән кызыксынмый яки аны хөрмәт итмиләр. Кайбер илләрдәге кешеләр бу китап сугышларга, башка халыкларны изәргә өнди диләр. Әмма андый карашлар хаталы.
2 Изге Язмалар Якын Көнчыгышта язылган булган. Кешеләр күп гасырлар дәвамында Мәсих исеме хакына башка халыкларны яулап алыр өчен сугышканнар, баер өчен башкаларны изгәннәр, әмма Изге Язмаларда андый эшләргә өндәүче сүзләр юк. Киресенчә, Изге Язмаларны укыганда сез шуны күрерсез: бу китапта сугышлар, әхлаксызлык һәм башка кешеләрне изү каты хөкем ителә. Андый эшләрдә бу китап түгел, ә кешеләрнең комсызлыгы гаепле (1 Көринтлеләргә 13:1—6; Ягъкуб 4:1—3; 5:1—6; 1 Яхъя 4:7, 8). Үз-үзләрен яратучан кешеләр бу китаптагы яхшы киңәшләрне тотмыйлар һәм бозык тормыш алып баралар. Бу сезгә Изге Язмалардагы кыйммәтле белемне алырга комачауламасын.
3. Тарихтан христиан дөньясы турында без нәрсә беләбез?
3 Христиан дөньясының кешеләре һәм халыклары Изге Язмалар буенча яшәми. «Христиан дөньясы» — бу христиан дине өстенлек
иткән илләр. Бу көнбатыш илләре дип әйтеп була. Чиркәүләр якынча IV гасырдан бу илләрдә өстенлек итә башлаган. Инде күп гасырлар христиан дөньясының Изге Язмалар китабы бар, һәм аның руханилары: «Без бу китап буенча өйрәтәбез һәм без Аллаһының вәкилләре»,— дип әйтәләр. Әмма алар һәм аларның миссионерлары хакыйкатькә өйрәтәме? Аларның эшләре алар Аллаһы вәкилләре һәм Изге Язмалар буенча яшиләр икәнен күрсәтәме? Христианнарны Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре дип атап буламы? Юк. Христиан дөньясы, аның диннәре IV гасырда өстенлек итә башлау белән, үзен Аллаһы һәм Изге Язмалар дошманы итеп күрсәткән. Әйе, алар Аллаһыга хыянәт иткән һәм Изге Язмалар буенча яшәмиләр. Моны без тарихтан беләбез.Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматлар
4, 5. Чиркәүләр нинди Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматларга өйрәтәләр?
4 Христиан дөньясының тәгълиматлары Изге Язмаларга түгел, ә борынгы Греция, Мисыр, Бабыл һәм башка илләрнең мифларына нигезләнгән. Үлемсез җан, утлы тәмугта мәңге җәфалану, Троица (Аллаһы өч илаһтан тора) кебек тәгълиматлар Изге Язмаларда юк.
5 Мәсәлән, христиан дөньясында начар кешеләр утлы тәмугта мәңге җәфаланачак дип өйрәтәләр. Сез ризамы мондый тәгълимат белән? Күп кешеләр моның белән ризалашмый. Алар Аллаһы кешеләргә авырту китереп, аларны җәфалый алмый дип саный. Чөнки Инҗилдә «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтелә, һәм аңа мондый явыз фикер җирәнгеч (1 Яхъя 4:8). Мондый тәгълимат Чиксез кодрәтле Аллаһының «күңеленә дә килмәгән» дип әйтелә Изге Язмаларда (Иремия 7:31; 19:5; 32:35).
6. Изге Язмаларда үлемсез җан турындагы тәгълиматның ялган икәнлеге ничек күрсәтелә?
6 Бүген күп диннәрдә һәм христиан чиркәүләрендә дә кешенең үлемсез җаны бар, һәм ул, кеше үлгәч, күккә яки тәмугка бара дип өйрәтәләр. Бу тәгълимат Аллаһы Сүзенә нигезләнмәгән. Аллаһы Сүзендә исә болай дип әйтелә: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр... син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:5, 10). Кеше, үлгәч, «кире туфрагына кайтыр, тоткан исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыгар» дип язылган Зәбурда (Мәдхия 145:4).
7. Адәм белән Хаува Аллаһы законын бозганнары өчен нинди җәза алганнар?
7 Шунсын да искә төшерик: Адәм белән Хаува Аллаһы законын бозып җәза итеп үлемсезлек алмадылар, чөнки бу җәза түгел, ә бүләк булыр иде! Аларга «яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтачаксыз» дип Яратылыш 3:19). Шулай итеп, үлемсез җан турындагы тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Христиан дөньясы аны борынгы заманда яшәгән башка халыклардан үзләштергән.
әйтелгән булган. Аллаһы Адәмгә: «Син үзең туфрак... һәм янә туфракка әвереләчәксең»,— дигән (8. Изге Язмаларда Троица турындагы тәгълиматның ялган икәнлеге ничек күрсәтелә?
8 Христиан дөньясының Троица тәгълиматы Аллаһыны ниндидер сәер өч илаһтан торган Аллаһы итеп күрсәтә. Әмма бу тәгълимат та Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Мәсәлән, Ишагыйя 40:25 тә Аллаһы: «Мине кемгә охшатырсыз, кем белән чагыштырырсыз?» — дип сорый. Бу сорауга бер җавап бар: аңа тиң беркем дә юк. Зәбурда: «Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә»,— дип әйтелә (Мәдхия 82:19; Ишагыйя 45:5; 46:9; Яхъя 5:19; 6:38; 7:16 ны да кара).
9. Изге Язмаларның тәгълиматлары һәм чиркәүләрнең тәгълиматлары турында нәрсә әйтеп була?
9 Изге Язмаларда Аллаһы һәм аның ниятләре турында ачык итеп язылган. Алар акылга сыймаслык түгел һәм аларны аңлау да авыр түгел. Ә чиркәүләрдә өйрәткән тәгълиматлар андый түгел. Һәм иң начары шул: алар Изге Язмаларда әйтелгәнгә капма-каршы.
Аллаһыны хурлаучы эшләр
10, 11. Чиркәүгә йөргән кешеләрнең тәртипләре белән Изге Язмаларның тәгълиматлары арасында нинди аерма бар?
10 Христиан дөньясы ялган тәгълиматларга өйрәтеп кенә чикләнми, ул шулай ук үз эшләре белән Аллаһыга хыянәт иткән һәм Изге Язмалар буенча яшәми икәнен күрсәтә. Руханилар һәм чиркәүләр үткән гасырда һәм бүген Аллаһының Изге Язмаларда язылган таләпләренә туры килми торган эшләр башкара. Аларның бу эшләре шулай ук мәсихчеләр диненә нигез Салучы Гайсә Мәсихнең тәгълиматларына каршы, һәм алар аның үрнәген дә тотмый.
11 Гайсә үз шәкертләрен сәясәттә, сугышларда катнашмаска, тыныч, законнар үтәүче кешеләр булырга өйрәткән. Ул үз шәкертләрен һәркайсы кешене яратырга, һәм кеше гомерен өзмәскә, ә, киресенчә, үз гомерләрен корбан итәргә әзер булырга өйрәткән (Яхъя 15:13; Рәсүлләр 10:34, 35; 1 Яхъя 4:20, 21).
12. Гайсә аның чын шәкертләре нәрсә белән аерылып торачак дигән?
12 Гайсә шулай ук аның чын шәкертләрен ялган шәкертләреннән ярату буенча аерып булачак дигән. Үзенең булачак шәкертләренә ул болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35; 15:12).
13, 14. Чиркәүләр Аллаһы вәкилләре түгел икәнен нәрсә күрсәтә?
13 Әмма инде күп гасырлар христиан дөньясының руханилары сәясәттә катнаша һәм үз илләренең сугышларына булышлык итә. Алар ике христиан иле арасындагы сугышларны 1 Яхъя 3:10—12, 15). Шулай итеп, руханилар һәм аларга ияргән кешеләр үзләрен Мәсих шәкертләре дип атаса да, алар аның тәгълиматларына каршы эшләр башкаралар, ул үз шәкертләренә кылычны кынына тыгып куярга кушкан (Маттай 26:51, 52).
да хупларга мөмкин. Моңа мисал итеп ХХ гасырның ике бөтендөнья сугышын китереп була. Бу сугышларда катнашкан ике якның да руханилары җиңү турында дога кылган. Ә бу ике якта бер үк дин тотучы кешеләр бер-берсен үтергәннәр! Әмма Инҗилдә андый эшләрне Аллаһы хезмәтчеләре түгел, ә Иблис хезмәтчеләре эшли дип әйтелә (14 Империализм заманында христиан дөньясы илләренең сәяси хөкүмәтләре башка халыкларны яулап алганда, үзләренә кол иткәндә һәм аларны җәберләгәндә чиркәүләр бу хөкүмәтләр белән хезмәттәшлек иткәннәр. Мәсәлән, мондый хәл Африкада булган. Бу шулай ук Кытай иленә дә кагылган: Көнбатыш илләре «опиум» сугышлары һәм Ихэтуань фетнәсе вакытында үзләре өчен бу илне мәҗбүриләп бүлгәләгән.
15. Христиан дөньясы нинди явыз эшләр башкарган?
15 Тарихта «урта гасыр» дип аталган чорда христиан дөньясын тәшкил иткән диннәр үзләре белән риза булмаган кешеләрне эзәрлекләгәннәр, җәзалаганнар һәм хәтта үтергәннәр дә. Берничә гасырга сузылган инквизиция чорында гаепсез кешеләрне җәзалау һәм үтерүне рөхсәт итә торган закон да кабул ителгән булган. Бу җинаять эшләрне үзләрен Гайсә шәкертләре дип атаган кешеләр — руханилар һәм аларга ияргән кешеләр башкарган. Алар Изге Язмаларны да, гади халык укый алмасын өчен, кулланыштан чыгарырга тырышкан.
Алар Мәсих шәкертләре түгел
16, 17. Ни өчен без чиркәүләрдә Мәсихнең чын шәкертләре юк дип әйтә алабыз?
16 Шулай итеп, христиан дөньясын тәшкил иткән халыклар һәм чиркәүләр Мәсих шәкертләре түгел. Алар Аллаһыга хезмәт итми. Аллаһы иңдергән Инҗилдә алар турында: «Алар Аллаһыны беләбез дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәрбер игелекле эш өчен файдасыз»,— дип әйтелгән (Титуска 1:16).
17 Гайсә ялган динне аның җимешләренә — аның эшләренә — карап белеп була дигән. Ул болай дип кисәткән: «Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар. Сез аларны җимешләренә карап танырсыз... Яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә начар агач начар җимеш бирә. Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, һәм начар агач яхшы җимеш бирә алмый. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар. Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз» (Маттай 7:15—20).
18. Христиан дөньясының эшләре һәм тәгълиматлары нәрсәгә китергән?
18 Шулай итеп, христиан дөньясы диннәренең тәгълиматлары һәм эшләре шуны күрсәтә: алар Изге Язмаларга ышанабыз дип әйтсәләр дә һәм үзләрен Аллаһыдан куркып яшәүче Мәсих шәкертләре дип атасалар да, бу — ялган. Алар Аллаһыга хыянәт иткәннәр һәм Изге Язмалар буенча яшәмиләр. Аларның эшләре кешеләрдә канәгатьсезлек тудыра, һәм шуңа күрә алар Аллаһы Тәгаләгә иман итәргә теләми.
19. Христиан диненең уңышсыз булуы Аллаһы һәм Изге Язмаларның ышанычка лаек түгел икәнен аңлатамы?
19 Христиан чиркәүләре, аларның руханилары һәм башка диннәр үзләренең уңышсыз булуларын күрсәттеләр. Әмма бу Изге Язмалар һәм Аллаһы ышанычка лаек түгел дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда Аллаһы Тәгалә бар һәм ул кешеләрне ярата һәм аларның киләчәге турында кайгырта дип әйтелә. Бу китапта Аллаһы дөрес яшәргә теләгән эчкерсез кешеләрне бүләкләячәк һәм аларга Җирдә гаделлек булачак вакытны күрергә бирәчәк дип язылган. Анда шулай ук: «Ни өчен Аллаһы газапларны һәм явызлыкны рөхсәт итә? Аллаһы башкаларга зыян китергән кешеләрне һәм Аллаһыга хезмәт итәбез дип әйткән, әмма чынында хезмәт итмәгән кешеләрне ничек юк итәчәк?» — дигән сорауларга җавап бар.
[Өйрәнү өчен сораулар]
[17 биттәге иллюстрация]
«Тәмуг». Данте рәсеме
[Чыганак]
Doré’s illustration of Barrators—Giampolo for Dante’s Divine Comedy
[17 биттәге иллюстрация]
Христиан дөньясының Троицасы
[17 биттәге иллюстрация]
Һинд дине Троицасы
[Чыганак]
Courtesy of The British Museum
[17 биттәге иллюстрация]
Мисыр Троицасы
[Чыганак]
Museo Egizio, Turin
[18 биттәге иллюстрацияләр]
Гайсә тәгълиматларына карамастан, ике яктан да руханилар сугышка булышкан
[Чыганак]
U.S. Army photo