Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Югары акыллылыкның бердәнбер чыганагы

Югары акыллылыкның бердәнбер чыганагы

3 Кисәк

Югары акыллылыкның бердәнбер чыганагы

1, 2. Ни өчен Изге Язмаларны тикшереп чыгарга кирәк?

1 Изге Язмаларны иң югары акыллылык китабы дип атап буламы? Ул тормышның максаты турындагы сорауга дөрес җавап бирә аламы?

2 Һичшиксез, Изге Язмаларны тикшереп чыгарга кирәк. Чөнки бу гаҗәеп китап башка бар китаплардан аерылып тора. Моңа дәлилләрне карап чыгыйк.

Иң борынгы, иң киң таралган китап

3, 4. Изге Язмалар кайчан язылган булган?

3 Изге Язмалар — иң борынгы китап: аның кайбер өлешләре 3 500 ел элек язылган булган. Ул изге дип саналган китаплардан берничә гасыр алдарак язылган. Ул 66 китаптан тора, һәм аның беренче китабы Будда һәм Конфуцийга кадәр якынча мең ел, ә Мөхәммәдкә кадәр ике мең ел алдарак язылган.

4 Изге Язмаларда язылган тарихта кешеләрнең барлыкка килүе һәм ничек алар Җирдә яши башлаганнары аңлатыла. Анда хәтта әле кешеләр булмаган вакыт турында да язылган һәм Җирнең яратылуы турында әйтелгән.

5. Күпме Изге Язмаларның һәм күпме башка китапларның кулъязмалары сакланган?

5 Дини яки дини булмаган борынгы китапларның берничә кулъязмасы гына безнең көннәргә кадәр сакланган. Ә тулы Изге Язмаларның яки аның өлешләренең күчермәләре борынгы еврей һәм грек телендә якынча 11 000. Аларның кайберләре төп кулъязма язылган вакытта ясалган. Изге Язмаларны юк итәргә тырышсалар да, бу кулъязмалар сакланган.

6. Изге Язмалар никадәр киң таралган?

6 Изге Язмалар шулай ук — иң киң таралган китап. Аны яки аның өлешләрен 2 250 телдә инде 4 миллиардтан артык бастырып чыгарганнар. Димәк, җирдә яшәүче кешеләрнең 90 проценты аны үз телендә укый ала. Башка андый китап юк.

7. Изге Язмаларның төгәллеге турында нәрсә әйтеп була?

7 Шунсын да әйтергә кирәк: Изге Язмалар кебек төгәл китап юк. Галимнәр, тарихчылар, археологлар, географлар, лингвистлар һәм башка белгечләр Изге Язмаларда язылганны һәрвакыт исбат итеп торалар.

Фән ягыннан төгәл китап

8. Изге Язмалар фән ягыннан никадәр төгәл?

8 Изге Язмалар, фәнни китап булмаса да, фәнни яктан төгәл. Ә изге дип саналган башка китапларда фәнни яктан караганда уйдырмалар, хаталар яки ялган язылган. Изге Язмаларның фән ягыннан төгәл булуын күрсәтүче 4 кенә мисалны карап чыгыйк.

9, 10. Үз заманының фәнни булмаган карашларына иярмичә, Изге Язмаларда Җирнең урнашуы турында нәрсә әйтелә?

9 Җир нәрсәгә «эленгән»? Изге Язмалар язылган чорда Җирнең урнашуын төрлечә күз алдына китергәннәр. Берәүләр Җир дүрт филгә куелган, ә алар зур су ташбакасында басып тора дип уйлаган. Грек философы һәм галиме Аристотель (б. э. к. IV гасыр) Җир бушлыкта эленеп тора алмый дип өйрәткән. Планеталар, йолдызлар каты сфераларга беркетелгән, ә сфералар бер-берсе эчендә урнаша дип язган ул. Иң кече сферада Җир, ә иң зурысында йолдызлар беркетелгән дип уйлаганнар.

10 Изге Язмаларда фәнгә нигезләнмәгән андый фантастик карашлар юк. Анда (б. э. к. якынча 1473 ел): «[Аллаһы] җирне бернәрсәгә дә элеп куймаган»,— дип әйтелә (Әюб 26:7). «Бернәрсәгә дә» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «бернәрсә дә юк» дигән мәгънә йөртә, һәм Изге Язмаларның бу урынында гына очрый. Шулай итеп, Изге Язмалар буенча, Җир бушлыкта эленеп тора. Галимнәр моны ул вакыт өчен гаҗәеп фәнни алдан күрү дип саный. «Әюб 26:7 ул вакыттагы дөньяны бушлыкта эленеп торучы итеп сурәтли! Шулай итеп булачак фәнни ачыш анда алдан әйтеп бирелгән»,— диелә бер китапта («Theological Wordbook of the Old Testament»).

11, 12. Кешеләр Әюб 26:7 дә язылган хакыйкатьне кайчан ачканнар?

11 Изге Язмалардагы бу сүзләр 1 100 ел Аристотельгә кадәр язылган булган. Шулай да аның карашларын хакыйкать итеп аның үлеменнән соң 2 000 ел укытканнар. Ниһаять, 1687 елда Исаак Ньютон үз ачышын бастырып чыгарган: Җирне бушлыкта планеталар белән Кояшның гравитациясе тотып тора. Әмма ул вакытка Изге Язмаларда Җир «бернәрсәгә дә» эленмәгән дигән сүзләр язылганына инде якынча 3 200 ел үткән булган.

12 Уйлап кына карагыз: әле 3 500 ел элек Изге Язмаларда Җирнең күренеп торган таянычы юк дип әйтелгән булган! Бу гравитация һәм хәрәкәт итү законнары белән туры килә. «Әюб моны кайдан белгән соң? — дип сорый бер галим.— Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан бирелгәнен танымаган кешеләргә бу сорауга җавап бирү бик кыен».

13. Күп гасырлар элек кешеләр Җирнең формасы турында нәрсә уйлаган, әмма нәрсә аларның карашларын үзгәрткән?

13 Җир формасы. «Борынгы заманда кешеләр Җирне Галәмнең уртасында бер урында тора торган яссы платформа итеп күз алдына китергәннәр... Яңарыш чорына кадәр Җирне шар дип санамаганнар»,— дип әйтелә бер китапта («The Encyclopedia Americana»). Кайбер диңгезчеләр хәтта андый Җирнең кырыен үтеп егылырга курыккан. Әмма компас һәм башка приборларны уйлап тапкач, кешеләр диңгез буйлап тагы да ераграк китә алганнар. «[Бу] сәяхәтләр,— дип әйтелә башка бер энциклопедиядә,— күп кешеләр исәпләвенчә, Җир яссы түгел, ә түгәрәк икәнен исбат иткән».

14. Изге Язмаларда Җир формасы турында нәрсә әйтелгән булган һәм кайчан?

14 Әмма бу сәяхәтләргә кадәр 2 700 ел элек Изге Язмаларда: «Ул җирнең түгәрәге өстендә Утыручы»,— дип әйтелгән булган (Ишагыйя 40:22). Кайбер белешмәлекләрдә «түгәрәк» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук шар дигән мәгънә дә йөртергә мөмкин дип әйтелә. Шуңа күрә кайбер тәрҗемәләрдә бу шигырьдә «җир шары» («Дуэй тәрҗемәсе») һәм «түгәрәк җир» («Моффат тәрҗемәсе») дип әйтелгән.

15. Ни өчен Изге Язмаларга фәнгә нигезләнмәгән карашлар кертелмәгән?

15 Шулай итеп, Җирнең урнашуы һәм формасы турында фәнгә нигезләнмәгән карашлар булса да, алар Изге Язмаларга йогынты ясамаган. Моның сәбәбе бик гади: Изге Язмаларның Авторы — Галәмне Барлыкка Китерүче. Ул Җирне яраткан, шуңа күрә ул Җирнең урнашуын һәм аның формасын белергә тиеш. Димәк, Изге Язмаларны иңдергәндә, ул бу китапка фәнгә нигезләнмәгән, киң таралган карашлар кермәсен өчен күзәтеп торган.

16. Тере организмнардагы химик элементларның булуы Тәүраттагы сүзләр белән туры киләме?

16 Тере организмнар нәрсәдән тора? «Аллаһы адәмне туфрактан яратты»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 2:7). «Тере организмнарда туфрактагы бар химик элементлар бар, бу элементлар тере булмаган материядә дә бар»,— дип әйтелә бер китапта («The World Book Encyclopedia»). Димәк, тере организмнардагы төп химик элементларны җирдә дә табып була. Бу Тәүраттагы сүзләр белән туры килә: Аллаһы кешеләрне һәм башка тереклекне туфрактан булдырган.

17. Ничек тере организмнар барлыкка килгән?

17 «Үз төре». Беренче ике кешене Аллаһы яраткан һәм алардан бар кешеләр барлыкка килгән дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 1:26—28; 3:20). Анда шул ук рәвешчә балыклар, кошлар һәм башка җәнлекләр дә, «үз төре» буенча барлыкка килгән дип әйтелә (Яратылыш 1:11, 12, 21, 24, 25). Чыннан да галимнәр шундый ачыш ясаганнар: һәрбер тере организм үз төренең әти-әнисеннән барлыкка килә, тик шулай гына. Моның турында физиолог Реймо болай дип әйтә: «Тормыш башка тормышны булдыра; бу һәрбер күзәнәктә өзлексез күзәтелә. Әмма ничек тере булмаган тере булып киткән? Бу биологиядә иң катлаулы, чишеп булмый торган сорау, һәм әлегә биологлар мәгънәсез фаразлар гына төзи. Әмма тере булмаган материя ничектер тере булып киткән... Димәк, Яратылыш китабын язучы, күрәсең, хак булган».

Төгәл тарихи фактлар

18. Бер юрист тарихи фактларның төгәллеге турында нәрсә әйткән?

18 Изге Язмаларда борынгы тарих буенча иң төгәл фактлар язылган. Бер китапта болай дип әйтелә: «Әдәби әсәрләр, риваятьләр һәм уйлап чыгарылган тарихларда вакыйгалар билгесез урында һәм вакытта сурәтләнеп бирелә. Бу очракта судта таләп ителгән кагыйдәләр бозыла, чөнки без, адвокатлар, шуңа өйрәтелгән: „Гаризада вакыт һәм урын күрсәтелергә тиеш“. Ә Изге Язмаларда вакыйгаларның вакыты һәм урыны төгәл язылган» («A Lawyer Examines the Bible»).

19. Бер сүзлектә Изге Язмалардагы тарихи җентеклекләр турында нәрсә әйтелә?

19 Бер сүзлектә болай дип әйтелә: [Рәсүлләр китабын язучы] шул көннәрдәге тарихи хәлне күрсәтеп вакыйгаларны тасвирлый; анда шәһәр судьялары, провинцияләрнең идарәчеләре, саттелит илләрнең патшалары һәм башка моңа охшаш нәрсәләр турында әйтелә. Һәм боларның барысы сүз вакыт һәм урын турында барганда төгәл» («The New Bible Dictionary»).

20, 21. Изге Язмаларның бер белгече андагы тарих турында нәрсә әйтә?

20 С. Остин Аллибон үз китабында болай дип яза: «Исаак Ньютон борынгы язмаларның күренекле тәнкыйтьчесе дә булган. Ул Изге Язмаларны җентекләп тикшергән. Һәм нинди нәтиҗәгә килгән? „Мин Инҗилдә,— дип яза Ньютон,— тарихи китаплар белән чагыштырганда, [вакыйгаларның] дөрес сурәтләвенә күбрәк дәлилләр таптым“. Юлий Цезарьнең Капитолийда үлүенә дәлилләр бар. Әмма Гайсә Мәсихнең, Инҗилдә әйтелгәнчә, Голгофада үлүенә дәлилләр күбрәк дип яза галим Джонсон. Чынында алар шактый күбрәк» («The Union Bible Companion»).

21 Шул ук китапта болай диелә: «Инҗилдә язылган тарихның чын булуына шикләнгән кешеләргә сораулар бирегез: „Ни өчен алар Цезарь Капитолийда үлгән дип ышана? Ни өчен алар папа Лев III император Бөек Карлга көнбатыш императоры титулын биргән дигән сүзләргә ышаналар?.. [Англияда] Карл I яшәгән, аның башын кискәннәр һәм аның урынына Оливер Кромвель идарә итә башлаган икәнен алар кайдан белә?..“ Гравитация законын Исаак Ньютон ачкан дип саныйлар... Без бу хәбәрләргә ышанабыз, чөнки моның дөреслегенә тарихи дәлилләр бар... Әмма мондый дәлилләр булып та кеше ышанырга теләмәсә, без аны акылсыз һәм надан дип саныйбыз».

22. Ни өчен кайберәүләр Изге Язмаларның төгәл булуына ышанырга теләми?

22 Бу китапта мондый нәтиҗә ясала: «Изге Язмаларның дөрес булуына күп дәлилләр булуына карамастан, аның [дөреслегенә] шикләнгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була?.. Һичшиксез, моңа аларның башлары түгел, ә йөрәкләре гаепле: алар тәкәббер, һәм тормышларын үзгәртергә теләми, шуңа ышанмыйлар да».

Өлешләре бер-берсенә каршы килми торган һәм эчкерсез язылган китап

23, 24. Ни өчен Изге Язмалар өлешләренең бер-берсенә каршы килмәве гаҗәпләндерә?

23 Әйтик, бер китап Рим империясе вакытында языла башлаган, урта гасырларда язылган һәм XXI гасырда тәмамланган. Һәм аны язуда күп төрле кеше катнашкан. Бу кешеләр арасында гаскәриләр, патшалар, руханилар, балыкчылар, көтүчеләр һәм табиблар булса, бу китап нинди булып чыгар иде? Аның өлешләре бер-берсенә каршы килмичә, бер-берсе белән бәйле булыр идеме? «Ай-һай»,— дип әйтерсез сез. Әмма Изге Язмалар нәкъ шулай язылган, ләкин аның өлешләре, хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә, бер-берсенә каршы килми.

24 Изге Язмалар 66 китаптан тора, һәм аны 1 600 ел дәвамында — б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 98 елына кадәр — 40 ка якын кеше язган. Чыгышлары буенча алар төрле кеше булган, һәм аларның күбесе бер-берсе белән таныш булмаган. Шулай да, бөтен китап аша, ул бер чыганактан бирелгән кебек, бер төп тема үтә. Кайбер кешеләр аны төньяк илләрендә язганнар дип ышанса да, чынында бу китапны көньякта яшәүчеләр язган.

25. Изге Язмаларның намуслы һәм эчкерсез эчтәлеге аны язган кешеләрнең нинди сүзләрен раслый?

25 Борынгы заманда язучылар үз уңышлары турында гына язган, ә Изге Язмаларны язучылар үз хаталарын танып язганнар һәм патшалар белән җитәкчеләрнең кимчелекләрен яшермичә язганнар. Тәүратта Мусаның хаталары турында әйтелә, ә бит бу китапны ул үзе язган (Саннар 20:1—13; Канун 32:50—52). Юныс үзе язган китабында үз хаталары турында яза (Юныс 1:1—3; 4:1). Инҗилдә Гайсә шәкертләренең начар сыйфатлары турында әйтелә (Маттай 17:18—​20; 18:1—6; 20:20—28; 26:56). Изге Язмаларны язучылар үзләре турында алар Аллаһы иңдергәнне язганнар дип әйткәннәр һәм аларның намуслы һәм эчкерсез булулары моны исбатлый.

Аның иң төп үзенчәлеге

26, 27. Ни өчен Изге Язмалар фәнни һәм тарихи яктан төгәл?

26 Изге Язмаларның үзендә ни өчен ул фәнни, тарихи һәм башка яктан төгәл, ни өчен аның өлешләре бер-берсенә каршы килми һәм ни өчен ул эчкерсез икәне әйтелә. Изге Язмалар үзенең Авторы — чиксез кодрәтле Аллаһы Тәгалә, Галәмне Барлыкка Китерүче икәнен күрсәтә. Ул Изге Язмаларны язар өчен кешеләрне кулланган: аларга үзенең эш итүче көче белән тәэсир итеп, аларны, секретарь итеп кулланып, үзе биргән фикерләрне язып куярга дәртләндергән.

27 «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы»,— дип язган рәсүл Паул Инҗилдә. Шулай ук ул: «Без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез»,— дип язган (2 Тимутегә 3:16, 17; 1 Тессалуникәлеләргә 2:13).

28. Кем Изге Язмаларның Авторы?

28 Шулай итеп, Изге Язмаларны бер Автор — Аллаһы иҗат иткән. Ул үзенең курку-хөрмәт уята торган көче ярдәмендә, язылган хәбәр безнең көннәргә кадәр үзгәртелмичә саклансын өчен, кайгырткан. 1940 елда Изге Язмаларның кулъязмалары буенча белгеч Фредерик Кеньон болай дигән: «Язмаларның безнең көннәргә кадәр үзгәртелмичә килүенә башка шикләр юк».

29. Аллаһының сүзләр һәм күренешләр иңдерергә сәләтен нинди мисал белән күрсәтеп була?

29 Кеше меңләгән километр ераклыктан, космостан, хәтта Айдан да, радио һәм теле хәбәрләр җибәрә ала. Спутниклар космостан төрле мәгълүмат һәм меңләгән километр ераклыктагы планеталарның фоторәсемнәрен җибәрә. Әлбәттә, кешене һәм радиодулкыннарны Барлыкка Китерүче дә моны эшли алган. Аңа үзенең чиксез кодрәтен кулланып, Изге Язмаларны язар өчен сайлаган кешеләрнең акылларына сүзләр һәм күренешләр иңдерү авыр булмаган.

30. Аллаһы кешеләрнең тормыш максатын белүен телиме?

30 Җир һәм андагы тормыш Аллаһының кешеләр белән кызыксынуына күп дәлилләр китерә. Аллаһы кешеләрнең үзе турында һәм үзенең аларга карата нияте турында белүләрен тели. Шуңа күрә ул аларга бу белемнәрне бер китапта — үзгәрешсез документта — ачык итеп биргән.

31. Ни өчен язылган хәбәр кешедән кешегә күчеп килүче хәбәрдән өстенрәк?

31 Аллаһы бу китапны язып куярга кушкан, һәм бу китап кешеләрнең бер-берсенә әйтеп кенә җиткерелгән хәбәреннән күп яклардан өстен. Хәбәр кешедән кешегә күчеп килсә, аңа ышанып булмый, чөнки һәрбер кеше аны үзенчә әйтеп бирер иде. Әмма Аллаһы тарафыннан рухландырылган үзгәрешсез документка хаталар керү ихтималлыгы кечкенә. Язылган китапны шулай ук тәрҗемә итәргә һәм бастырып таратырга була: шулай итеп башка телдә сөйләшүче кешеләр хәбәрне ишетә ала. Шуңа күрә Барлыкка Китерүчебез хәбәрне җиткерер өчен китап кулланган. Аллаһы ул үзе бу китапның булуын теләде дип әйтә.

Үтәлгән пәйгамбәрлекләр

32—34. Изге Язмаларда, башка китаплардан аермалы буларак, нәрсә язылган?

32 Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган икәнен тагын бер искиткеч як күрсәтә. Бу китап — төгәл үтәлгән яки үтәлеп барган пәйгамбәрлекләр китабы.

33 Мәсәлән, Изге Язмаларда җентекләп мондый пәйгамбәрлекләр тасвирланган булган: борынгы Тир шәһәренең җимерелүе, Бабылның яулап алынуы, Иерусалимның торгызылуы, Мидия белән Фарсы һәм Греция илләре патшаларының идарә итә башлап, соңыннан бәреп төшерелүе. Моның турында алдан ук шулхәтле төгәл язылган булган ки, хәтта кайбер тәнкыйтьчеләр алар үтәлгәч язылган булган дип әйтә башлаганнар (Ишагыйя 13:17—19; 44:27—45:1; Йәзәкил 26:3—6; Данил 8:1—7, 20—22).

34 Гайсәнең Иерусалим турында әйтелгән пәйгамбәрлекләре б. э. 70 елында төгәл үтәлгән булган (Лүк 19:41—44; 21:20, 21). Ә бүген Гайсәнең һәм рәсүл Паулның «соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлеге үтәлә (2 Тимутегә 3:1—5, 13; Маттай 24 нче, Марк 13 нчы, Лүк 21 нче бүлекләр).

35. Ни өчен Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне Барлыкка Китерүче генә иңдергән дип әйтеп була?

35 Кеше, гений булса да, киләчәкне төгәл әйтеп бирә алмый, моны Галәмне Барлыкка Китерүче генә эшли ала. Аның гына чиксез кодрәте һәм акылы бар: «Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә һичкем үз сәләтенә таянып аңлата алмый. Чөнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр» (2 Петер 1:20, 21).

Бу китапта җавап бирелә

36. Изге Язмаларда нәрсә турында әйтелә?

36 Шулай итеп, Изге Язмаларның үзендә аның Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән китап булуына дәлилләр күп. Шуңа күрә бу китапта мондый сорауларга җавап бар: «Нинди максат белән кешеләр җирдә яратылган булган? Ни өчен газаплар күп? Безне киләчәктә нәрсә көтә? Ничек дөнья хәле яхшы якка үзгәрәчәк?» Бу китапта Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, аның Җирне билгеле максат белән барлыкка китергәне һәм бу ниятнең үтәләчәге турында әйтелә (Ишагыйя 14:24). Изге Язмаларда шулай ук нинди дин хак һәм ничек аны табарга икәне әйтелә. Шулай итеп, ул — югары акыллылыкның бердәнбер чыганагы, һәм аннан тормыштагы иң мөһим сорауларга дөрес җавап табып була (Мәдхия 145:3; Гыйбрәтле сүзләр 3:5; Ишагыйя 2:2—4).

37. Христиан дөньясы турында нинди сорау туа?

37 Изге Язмаларның төгәл һәм дөрес булуына күп дәлилләр бар, әмма бу китап буенча яшибез дигән кешеләр аның тәгълиматларын тотамы? Мәсәлән, үзләрен христиан динен тотучылар дип атаган илләргә, христиан дөньясына, игътибар итик. Алар инде берничә мең ел Изге Язмаларны куллана. Әмма аларның фикер йөртүләрендә, эшләрендә Аллаһының иң югары акыллылыгы күренәме?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Исаак Ньютон Җирне гравитация көче тотып тора дип ышанган

[11 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда Җир бушлыкта эленеп тора дип әйтелә. Галимнәр бу ул вакыттагы гаҗәеп алдан күрү дип саный

[12 биттәге иллюстрация]

Кайбер сәяхәтчеләр яссы җирнең кырыена җитеп егылып төшәрбез дип курыккан

[13 биттәге иллюстрация]

Гай Юлий Цезарь, император Карл Бөек, Оливер Кромвель һәм папа Лев III нең яшәвенә дәлилләр күп. Әмма Гайсә Мәсихнең яшәгәнен исбатлаучы дәлилләр шактый күбрәк

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең Иерусалим җимерелүе турындагы пәйгамбәрлекләре б. э. 70 елында үтәлгән. Моны Римдагы Тит исемендәге Арка исбатлый