Акча
Ни өчен акча ярату куркыныч?
«Байлык артыннан куу» дигән теманы карагыз
Гаиләне тәэмин итәр өчен акча эшләү дөрес икәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?
Вг 7:12; 10:19; Эф 4:28; 2Тс 3:10; 1Тм 5:8, 18
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Яр 31:38—42. Ягъкуб, үз гаиләсен тәэмин итәр өчен, каенатасы Лабанга хезмәт иткән; тегесе аның белән үзен гаделсез тотса да, Йәһвә Ягъкубны тырышып эшләгәне өчен фатихалаган
-
Лк 19:12, 13, 15—23. Гайсә китергән мисалдан күренгәнчә, акчаны кулланып табыш алу гадәти нәрсә булган
-
Бурычка алу һәм бурычка бирү турында әйткәндә, Изге Язмаларда нинди принциплар бар?
Ни өчен, мөмкин булганча, бурыч алудан качарга кирәк?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Нк 5:2—8. Никами вакытында кайбер исраиллеләр бурычлары булган кардәшләре белән үзләрен бик кырыс тоткан
-
Мт 18:23—25. Гайсә китергән мисалдан күренгәнчә, бурычны кайтармау җәзага китерергә мөмкин
-
Без иман итмәгән кеше, кардәш я туганыбыз белән бизнес башлаганчы, нинди саклык чаралары күрергә тиеш?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Яр 23:14—20. Ибраһим Сараны җирләү өчен мәгарә урнашкан кырны сатып алган; киләчәктә бәхәсләр һәм аңлашылмаучанлыклар тумасын өчен, ул моны шаһитләр алдында эшләгән
-
Ир 32:9—12. Ирмия пәйгамбәр, үз туганыннан кыр сатып алганда, сату-алу кәгазе язган, аның копиясен ясаган һәм акчасын шаһитләр алдында түләгән
-
Ни өчен бюджет төзү акыллы?
Акча белән бәйле сораулар җыелышта каршылыклар тудыра ала. Ни өчен мәсихчеләр моңа юл куймаска тиеш?
Акча чын бәхет китерсен өчен, аны ничек кулланырга кирәк?