Аңлашылмаучанлыкларны хәл итү
Берәрсе безне рәнҗеткәндә, ни өчен безгә ачуланудан һәм үч алудан сакланырга кирәк?
Гс 20:22; 24:29; Рм 12:17, 18; Яг 1:19, 20; 1Пт 3:8, 9
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Иш 25:9—13, 23—35. Набал Давыт белән аның кешеләреннән мыскыллап көлгәч һәм аларга ярдәм итәргә теләмәгәч, Давыт, хисләргә бирелеп, Набалны һәм өендәге бар ир-атларны үтерергә булган; Абигыянең зирәк киңәше генә аны кан коюдан тотып калган
-
Гс 24:17—20. Сөләйман патша, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, дошманың егылганда, шатланма дип әйткән; без хөкемне Йәһвәгә тапшырырга тиеш
-
Берәр мәсихче, үзен рәнҗеткән кардәшкә үпкә тотып, аның белән бүтән сөйләшмәскә булса, бу дөрес булырмы?
Лв 19:17, 18; 1Кр 13:4, 5; Эф 4:26
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Мт 5:23, 24. Гайсә, рәнҗегән кардәш белән мөнәсәбәтләрне торгызыр өчен, кулдан килгәнне эшләргә кирәк дип әйткән
-
Башкалар безне рәнҗеткәндә, мәхәббәт безне нәрсә эшләргә этәрер?
Кеше безгә каршы кат-кат гөнаһ кылса, әмма тәүбә итсә, ни өчен аны кичерү мөһим?
Кардәш безгә каршы җитди гөнаһ кылса, мәсәлән безгә яла якса я безне алдаса, һәм без аны кичерә алмасак, аның белән кем сөйләшергә тиеш һәм нинди максат белән?
Безгә яла яккан я безне алдаган кардәш аның белән икәүдән-икәү сөйләшкәннән соң да тәүбә итмәсә, нәрсә эшләргә кирәк?