Багышлану
Йәһвәгә багышланырга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?
Чг 20:5 не дә карагыз
Аллаһыга хезмәт итәргә теләсәк, без Изге Язмаларга нинди караш белән карарга тиеш?
Гөнаһларыбызның кичерелүе турында әйткәндә, без кемнең ролен танырга тиеш?
Элеккеге тормыш рәвешеннән тәүбә итү үз эченә нәрсәне ала?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Лк 19:1—10. Салым җыючыларның башлыгы Заккай намуссыз эшләреннән тәүбә иткән һәм талап алганны хуҗаларына кайтарган
-
1Тм 1:12—16. Рәсүл Паул, элек җитди гөнаһлар кылган булса да, тамырдан үзгәргән, шуңа күрә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих аны кичергән
-
Гөнаһ юлын калдырудан тыш, без тагын нәрсә эшләргә тиеш?
Аллаһы хезмәтебезне хуп күрсен өчен, без нинди әхлакый нормалар буенча яшәргә тиеш?
1Кр 6:9—11; Кл 3:5—9; 1Пт 1:14, 15; 4:3, 4
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Кр 5:1—13. Рәсүл Паул көринтлеләргә әхлаксызлык кылган кешене җыелыштан чыгарырга кушкан
-
2Тм 2:16—19. Рәсүл Паул Тимутине мөртәтләрнең сүзләрен кире кагарга өндәгән
-
Ни өчен мәсихчеләр дөньяның сәяси эшләрендә катнашмый?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Ях 6:10—15. Гайсә могҗизалы рәвештә халыкны ашатканнан соң, алар аны патша итеп куярга теләгән, әмма Гайсә алар яныннан китеп барган
-
Ях 18:33—36. Гайсә аның Патшалыгы җирдәге хөкүмәтләр белән берничек тә бәйле булмаганын күрсәткән
-
Аллаһыга хезмәт итүдә безгә изге рух ничек булыша?
Рс 20:28; Эф 5:18 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Рс 15:28, 29. Иерусалимдагы җитәкче совет, сөннәткә утырту турындагы мәсьәләне чишкәндә, изге рух җитәкчелегендә карар кабул иткән
-
Гайсә нинди караш саклап Аллаһыга хезмәт иткән һәм безгә нинди үрнәк калдырган?
Ни өчен, Аллаһыга багышланып, суга чумдырылырга кирәк?
Мт 28:19, 20; Рс 2:40, 41; 8:12; 1Пт 3:21
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Мт 3:13—17. Гайсә үзен Аллаһының ихтыярын үтәүгә багышлаганын суга чумдырылуы белән күрсәткән
-
Рс 8:26—39. Яһүдләр диненә күчкән хәбәш түрәсе, Гайсә Мәсихнең ролен аңлагач, суга чумдырылган
-