Байлык артыннан куу
Изге Язмаларда бай булу хөкем ителәме?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Пат 3:11—14. Сөләйман патша басынкы булганга, Йәһвә аны зур байлык белән фатихалаган
-
Әп 1:1—3, 8—10. Әюп бик бай кеше булган; шулай да Йәһвә белән мөнәсәбәтләре аның өчен иң мөһиме булган
-
Ни өчен бай булу канәгатьлек һәм җан тынычлыгы китерми?
Байлык кайсы яктан көчсез?
Байлыкка омтылуның нинди куркынычы бар?
Нинди мәгънәдә байлык алдаучы була ала?
Гс 11:4, 18, 28; 18:11; Мт 13:22
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Рс 8:18—24. Шимун мәсихче җыелышта хөрмәтле вазифаларны акчага сатып алып була дип алданган
-
Байлык ярату нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә ала?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Мк 10:17—23. Бер бай кеше, байлыгын бик нык яратканга, Гайсәгә иярү мөмкинлегеннән баш тарткан
-
1Тм 6:17—19. Рәсүл Паул бай мәсихчеләрне масаеп йөрүдән кисәткән, чөнки бу аларның Аллаһы хуплавын югалтуларына китерә алган
-
Ни өчен байлык ярату иманыбызны какшата ала һәм Аллаһы хуплавын югалтуга китерә ала?
Кн 8:10—14; Гс 28:20; 1Ях 2:15—17
Зб 52:6, 7; Ам 3:12, 15; 6:4—8 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Әп 31:24, 25, 28. Әюп байлыкка таяну Аллаһыны кире кагуга тиң икәнен таныган
-
Лк 12:15—21. Хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган кешенең мисалын китереп, Гайсә байлык артыннан куудан кисәткән
-
Ни өчен үзебездә булган матди нәрсәләргә канәгать булу мөһим?
Нинди байлык матди байлыктан кыйммәтлерәк һәм ни өчен?
Гс 3:11, 13—18; 10:22; Мт 6:19—21
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Һг 1:3—11. Йәһвә Һәггәй пәйгамбәр аша үз халкын фатихасыннан мәхрүм иткәнен әйткән, чөнки алар үз йортларын һәм уңайлы тормышларын гыйбадәтханәне төзүдән өстенрәк куйган
-
Ач 3:14—19. Гайсә Лаудикия җыелышын матди байлыкны Йәһвәгә хезмәт итүдән өстенрәк куйганы өчен катгый шелтәләгән
-
Ни өчен без Йәһвә безнең турында матди яктан кайгыртачак дип ышанырга тиеш?