Басынкылык
Йәһвә басынкы кешеләргә һәм тәкәббер кешеләргә ничек карый?
Зб 138:6; Гс 15:25; 16:18, 19; 22:4; 1Пт 5:5
Гс 29:23; Иш 2:11, 12 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
2Ел 26:3—5, 16—21. Узия патша горур булып киткән; руханилар аңа киңәш бирсә дә, ул Аллаһы канунын бозган; нәтиҗәдә, Аллаһы аны махау чире белән җәзалаган
-
Лк 18:9—14. Гайсә китергән бер мисалдан без Йәһвәнең басынкы кешеләрнең һәм тәкәббер кешеләрнең догаларына карашын аңлыйбыз
-
Кеше басынкылык белән, эчкерсез итеп тәүбә итсә, Йәһвә моңа ничек карый?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
2Ел 12:5—7. Рихәбәм патша һәм Яһүд мирзалары үзләрен Йәһвә алдында басынкыландыргач, Йәһвә аларны юк итмәскә булган
-
2Ел 32:24—26. Һизәкыя патша үзенең горур йөрәген басынкыландыргач, Йәһвә аны кичергән
-
Басынкылык башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга ничек булыша?
Эф 4:1, 2; Фп 2:3; Кл 3:12, 13
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Яр 33:3, 4. Исау үз энесе Ягъкубка бик ачулы булган; Ягъкуб, басынкылык күрсәтеп, абыйсы белән тыныч мөнәсәбәтләрен торгызган
-
Хк 8:1—3. Гидеонның басынкы җавабы Ифраим кешеләрен тынычландырган; моның ярдәмендә алар арасында ызгыш купмаган
-
Гайсә басынкылык сыйфатының мөһимлеген ничек күрсәткән?
Мт 18:1—5; 23:11, 12; Мк 10:41—45
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Иш 53:7; Фп 2:7, 8. Пәйгамбәрлекләрдә әйтелгәнчә, Гайсә басынкылык белән җиргә килгән һәм хурлыклы үлемне кичергән
-
Лк 14:7—11. Гайсә басынкылыкның мөһимлеген күрсәтер өчен, туй мәҗлесендә иң хөрмәтле урыннар алу турында мисал китергән
-
Ях 13:3—17. Гайсә, хезмәтче эшен башкарып, үз шәкертләренең аякларын юган; шулай итеп ул аларга басынкылык үрнәге күрсәткән
-
Үзебезгә һәм башкаларга Йәһвәнең карашы белән карарга өйрәнсәк, бу безгә басынкы булырга ничек ярдәм итәр?
Ни өчен ясалма басынкылык файдасыз?