Мактаулы титуллар
Мәсихчеләр мактаулы дини титуллар кулланырга тиешме?
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Лк 18:18, 19. Гайсә, игелекле кеше булса да, «Игелекле Остаз» дигән титулны кабул итмәгән; Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк дип әйткән ул
-
Ни өчен мәсихчеләр дин әһелләренә карата «Атам» яки «Җитәкче» дигән титулларны кулланмый?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Мт 23:9—12. Гайсә «Атам» яки «Җитәкче» дигән титулларны куллануны тыйган
-
1Кр 4:14—17. Рәсүл Паул күпләр өчен ата кебек булса да, беркем дә аны Атабыз Паул дип атамаган
-
Ни өчен мәсихчеләр үзләрен бер-берсеннән өстен куймый, ә бер-берсен кардәшләр дип саный?
Рс 12:17; 18:18; Рм 16:1 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Мт 12:46—50. Гайсә Йәһвәгә гыйбадәт кылучы кешеләрне үз кардәшләре дип санаган
-
Ни өчен идарәчеләргә, хакимнәргә, судьяларга һәм башка хакимият кешеләренә карата титуллар кулланып мөрәҗәгать итү урынлы?
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Рс 26:1, 2, 25. Рәсүл Паул Әгрип патшага һәм идарәче Фистегә хөрмәтле титуллар кулланып мөрәҗәгать иткән
-