Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллага мәңге хезмәт итүне максат итеп куй

Аллага мәңге хезмәт итүне максат итеп куй

18 бүлек

Аллага мәңге хезмәт итүне максат итеп куй

1, 2. Алла турында белем алганнан соң тагын нәрсә кирәк?

ҮЗЕҢНЕ исәпсез байлыклар сакланган бикле ишек алдында торуыңны күз алдыңа китер. Әйтик, кемдер сиңа ачкычын бирде һәм аннан сиңа теләгәннәреңне алырга рөхсәт итте, ди. Шул ачкыч белән файдаланганчы ул сиңа бернәрсә дә бирмәячәк. Шуны ук белем турында да әйтеп була, алар белән файдаланырга кирәк һәм шул вакытта гына аларның нәрсә торуын аңлаячаксың.

2 Ул аеруча Алла турындагы белемгә кагыла. Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих турында белем мәңгелек тормышка алып бара бит (Яхъя 17:3). Ләкин ул өмет тормышка ашсын өчен белемгә ия булу гына җитми. Бик кадерле ачкыч белән кулланган кебек, сиңа Алла турындагы белемне үзеңнең тормышыңда кулланырга кирәк. Гайсә Алланың ихтыярын үтәүче ‘Патшалыкка керәчәк’, дигән. Андый кешенең Аллага мәңге хезмәт итәргә аерым хокукы булачак! (Матфей 7:21; 1 Яхъя 2:17).

3. Безгә карата Алла ихтыяры нәрсәдән тора?

3 Алла ихтыяры нәрсәдән торуын белгәч, аны үтәү мөһим. Син ничек уйлыйсың: сиңа карата Алла ихтыяры нәрсәдән тора? Аны ике сүз белән генә дә әйтеп була: Гайсәгә охшау. Без 1 Петр 2:21 дә: «Сез шуңа чакырылган; чөнки Мәсих тә, без аның эзеннән барсын өчен үрнәк калдырып, безнең өчен газап чиккән»,— дип укыйбыз. Шул рәвешчә, Алла ихтыярын үтәр өчен, сиңа Гайсә үрнәгенә яхшырак охшарга тырышырга кирәк. Шулай итеп син Алла турындагы белемне кулланачаксың.

АЛЛА ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМ БЕЛӘН ГАЙСӘ НИЧЕК ФАЙДАЛАНГАН

4. Ни өчен Гайсә Йәһвә турында шулкадәр күп белә һәм үзенең белемнәре белән ул ничек файдаланган?

4 Башкаларга караганда, Гайсә Мәсих Алланы күпкә яхшырак белә. Җиргә килгәнгә кадәр ул Йәһвә Алла белән бик озак вакыт дәвамында күктә яшәгән һәм хезмәт иткән (Колосслыларга 1:15, 16). Гайсә ул барлык белемнәре белән нәрсә эшләгән? Ул аларга ия булу белән генә канәгатьләнмәгән. Гайсә ул белемнәрне тормышында кулланган. Кешеләр белән ул менә ни өчен шундый игелекле, сабыр һәм яратучан булган. Бу эшләрне күрсәтеп, Гайсә үзенең күктәге Атасына охшарга тырышкан һәм Йәһвәнең шәхесе һәм аның юллары турындагы белем белән кулланып эш иткән (Яхъя 8:23, 28, 29, 38; 1 Яхъя 4:8).

5. Ни өчен Гайсә суга чумып алган һәм ул суга чумып алуның мәгънәсе буенча ничек яшәгән?

5 Белем шулай ук Гайсәне кыю адым ясарга дәртләндергән. Ул Галилеядән Иорданга килгән, анда аны Яхъя суга чумдырып алган (Матфей 3:13—15). Гайсәнең чумып алуы нәрсәне символлаштырган? Гайсә еврей булган — ул инде Аллага багышланган халык арасында туган. Шулай итеп, Гайсә тумыштан ук Аллага багышланган булган (Чыгыш 19:5, 6). Суга чумып алып, ул чакта аның өчен Алла ихтыяры нәрсәдә торганнарны үтәр өчен ул үзен Йәһвәгә тапшырган (Еврейларга 10:5, 7). Әйе, Гайсә суга чумуының мәгънәсе буенча яшәгән. Йәһвәгә хезмәт итәр өчен барлык көчен биргән һәм һәрбер очракта кешеләр белән Алла турындагы белем белән уртаклашкан. Алла ихтыярын үтәүдә Гайсә шатлык тапкан һәм аның өчен ул хәтта азык кебек булган (Яхъя 4:34).

6. Ни рәвешчә Гайсә үз-үзеннән баш тарткан?

6 Йәһвә ихтыярын үтәү аның өчен никадәр кыйммәт булуы мөмкинлеген, бәясе хәтта аның гомере дә булачагын, Гайсә бик яхшы аңлаган. Шулай да, Гайсә шәхси ихтыяҗларын икенче планга куеп, үз-үзеннән баш тарткан. Аның өчен Алла ихтыяры һәрчак беренче планда булган. Шуны игътибарга алып, безгә Гайсәнең камил үрнәге буенча ничек барырга?

МӘҢГЕЛЕК ТОРМЫШКА АЛЫП БАРУЧЫ АДЫМНАР

7. Суга чумып алыр алдыннан булган нинди берничә адым бар?

7 Гайсәдән аермалы буларак, без камил түгел һәм чираттагы мөһим адымнар ясагач кына суга чумып алу мөмкинлегенә ирешә алабыз. Башта Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих турындагы белемне бөтен йөрәгең белән кабул итәргә кирәк. Бу адым безне иманыбызны күрсәтергә һәм Аллага карата тирән ярату кичерергә дәртләндерер (Матфей 22:37—40; Римлыларга 10:17; Еврейларга 11:6). Алла законнарына, принципларына һәм нормаларына буйсыну безне тәүбә итәргә һәм элек эшләгән гөнаһларыбыз өчен Аллага яраклы үкенечебезне күрсәтергә теләк тудырырга тиеш. Бу безне [Аллага таба] борылуга, ягъни Алланы белгәнгә кадәр эшләгән нинди генә булмасын начар эшләрдән баш тартуга һәм үзгәрүгә алып бара (Ап. эшләре 3:19). Билгеле, әгәр без гаделлек буенча эшләү урынына элеккечә яшертен ниндидер гөнаһ эшлибез икән, дөрестән дә без әле үзгәрмәгәнбез, һәм, әлбәттә, Алланы алдый алмаячакбыз. Йәһвә кешеләрдәге икейөзлелекне күреп тора (Лука 12:2, 3).

8. Патшалык турында вәгазьләү эшендә катнашасың килсә, нәрсә эшләргә кирәк?

8 Менә син инде шактый вакыт Алла турында белем аласың, рухи максатларың турында тирәнрәк уйланырга вакыт түгелме? Бәлкем, син белгәннәреңне туганнарыңа, дусларыңа һәм башка кешеләргә сөйләргә телисеңдер. Дөрестән дә, син Гайсә кебек шулай ук эшлисеңдер дә, ул мөмкинлеге булганда башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашкан (Лука 10:38, 39; Яхъя 4:6—15). Хәзер синең, бәлки, күбрәк тә эшлисең киләдер. Мәсихче өлкәннәр Йәһвә Шаһитләре белән вәгазьләү эшендә даими рәвештә катнашырга әзерлегеңне билгеләр өчен синең белән шатланып сөйләшәчәкләр. Әгәр син риза икән, өлкәннәр сине Шаһитләрнең берсе белән хезмәт итүгә барыр өчен кайгыртачаклар. Гайсәнең шәкертләре аның күрсәтмәләре буенча эшләгәннәр һәм үзләренең хезмәт итүләрен оештырылган рәвештә башкарганнар (Марк 6:7, 30; Лука 10:1). Патшалык турындагы хәбәрне йорттан йортка яисә башкача йөреп вәгазьләгән вакытта сиңа мондый ярдәм файдалы булачак (Ап. эшләре 20:20, 21).

9. Кеше Аллага ничек үзен багышлый һәм ул багышлау аның тормышына ничек йогынты ясый?

9 Яхшы хәбәрне җыелыш тирәсендәге барлык кешегә вәгазьләү — саф йөрәкле кешеләрне табу юлы, һәм шулай ук үзеңнең иманыңны күрсәтү мөмкинлеге (Ап. эшләре 10:34, 35; Якуп 2:17, 18, 26). Мәсихчеләрнең очрашуларына даими рәвештә йөрүең һәм вәгазь эшендә аңлап катнашуың шулай ук синең тәүбә иткәнеңне һәм үзгәргәнеңне, һәм хәзер Алла турындагы белем буенча яшәргә карар итүеңне күрсәтәчәк. Чираттагы эзлекле адым нинди? Үзеңне Йәһвә Аллага багышлау. Бу әзерлек һәм бөтен күңелең белән үз гомереңне Аллага бирүең һәм аның ихтыярын үтәргә теләвең турында чын күңелдән догада әйтүеңне аңлата. Шулай үзеңне Йәһвәгә багышлап һәм Гайсә Мәсихнең «кулай камытын» кабул итеп була (Матфей 11:29, 30).

СУГА ЧУМЫП АЛУ — УЛ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘНЕ АҢЛАТА

10. Йәһвәгә үзеңне багышлаганнан соң ни өчен суга чумып алырга кирәк?

10 Гайсә үзенең барлык шәкертләре суга чумып алырга тиеш, дип әйткән (Матфей 28:19, 20). Үзеңне Аллага багышлаганнан соң бу нигә кирәк? Йәһвәгә үзеңне багышлаганлыктан, ул синең яратуыңны белә. Ләкин син, әлбәттә, Алланы яратуың турында башкаларның да белүен телисең. Үзеңне Йәһвә Аллага багышлаганыңны белдерә торган андый мөмкинлекне суга чумып алу бирә (Римлыларга 10:9, 10).

11. Суга чумып алу нәрсәне аңлата?

11 Суга чумып алу символик мәгънә белән сугарылган. Сине су астына чумдырганда, ягъни «күмгәндә», син элекке тормыш өчен үлгәндәй буласың. Ә инде судан күтәрелгәндә, син яңа тормыш башлагандай буласың,— ул хәзер синең ихтыярыңа түгел, Алла ихтыярына буйсына. Әлбәттә, бу адым синең башка хаталар эшләмәячәгеңне аңлатмый, чөнки без барыбыз да камил түгел һәм көн саен гөнаһ эшлибез. Ләкин Йәһвәгә үзен багышлаган һәм суга чумып алган хезмәтче буларак, син аның белән аерым үзара мөнәсәбәткә ирешәчәксең. Синең тәүбә итүеңне һәм басынкы рәвештә суга чумып алуыңны күреп, Йәһвә синең гөнаһларыңны Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кичерергә әзер. Димәк, суга чумып алу Алла алдында саф вөҗдан бирә (1 Петр 3:21).

12. а) «Ата... исеменнән», б) «Улы... исеменнән», в) «Изге Рух исеменнән» чумып алу нәрсәне аңлата?

12 Гайсә үзенең эзеннән баручыларга яңа шәкертләрне «Ата һәм Улы һәм Изге Рух исеменнән» чумдырып алырга әмер биргән (Матфей 28:19). Гайсә нәрсәне күздә тоткан? «Ата... исеменнән» чумып алу — суга чумып алган кешенең Йәһвә Алланы Барлыкка Китерүче һәм Галәмнең тулы хокуклы Рабби Алласы дип бөтен йөрәге белән кабул итүен күрсәтә (Мәдхия 35:10; 82:19; Вәгазьче 12:1). «Улы... исеменнән» чумып алу — кешенең Гайсә Мәсихне аеруча аның йолым корбанын — Алла тарафыннан бирелгән бердәнбер котылу чарасы кебек тануын аңлата (Ап. эшләре 4:12). «Изге Рух исеменнән» чумып алырга теләгән кешенең Йәһвәнең изге рухын, ягъни аның эш итә торган көчен, Алла үзенең хезмәтчеләрен аның гадел ихтыярын рух белән җитәкчелек ителгән оешмасы белән бергә үтәргә көч бирүче чара кебек тануын белдерә (Яшәеш 1:2; Мәдхия 103:30; Яхъя 14:26; 2 Петр 1:21).

СИН СУГА ЧУМЫП АЛЫРГА ӘЗЕРМЕ?

13, 14. Ни өчен без Йәһвә Аллага хезмәт итүне сайлаганда курыкмаска тиеш?

13 Суга чумып алу шуның кадәр зур мәгънәле булгач һәм кеше тормышында бик мөһим чор булып торгач, ул адымнан куркырга кирәкме соң? Һичбер вакытта да! Суга чумып алу карарына уйлап җиткермичә килергә ярамаса да,— ул, һичшиксез, синең иң акыллы карарың.

14 Суга чумып алуың синең Йәһвә Аллага хезмәт итүне сайлап алуыңны раслый. Сиңа таныш булган кешеләр турында уйлап кара. Аларның һәрберсе, алаймы-болаймы, үзенең «хуҗасына» хезмәт итмиме? Берәүләр байлыкка хезмәт итәләр (Матфей 6:24). Икенчеләр тырышып карьера ясыйлар һәм үзләре турында гына кайгырталар, шуңа күрә теләкләрен үтәү алар өчен яшәү һәм үлем мәсьәләсе булып тора. Өченчеләр ялган илаһларга хезмәт итәләр. Ә син исә чын Аллага — Йәһвәгә — хезмәт итүне яхшырак дип таптың. Башка беркем дә шулкадәр игелеклелек, шәфкатьлелек һәм ярату күрсәтми. Алла кешеләрне котылуга алып бара торган билгеле максатка юнәлтелгән эшчәнлек белән яхшырта. Үзенең хезмәтчеләрен ул мәңгелек тормыш белән бүләкли. Чыннан да, Гайсә үрнәгенә охшавыбызда һәм Йәһвәгә үзебезнең тормышыбызны багышлавыбызда бер куркырлык әйбер юк. Асылда, бу Аллага яраган бердәнбер эш һәм аның камил мәгънәсе бар (3 Патшалык 18:21).

15. Суга чумып алуга нәрсә комачауларга мөмкин?

15 Шулай булса да, суга чумып алырга сине беркем дә этәрергә тиеш түгел. Ул синең һәм Йәһвә арасындагы шәхси эш (Галатларга 6:4). Син, инде рухи уңышларга ирешкәч, бәлки: «Миңа суга чумып алырга нәрсә комачаулый?» — дип уйлыйсыңдыр (Ап. эшләре 8:35, 36). Син үзеңә: «Мине туганнарымның каршы булулары тотамы? Изге Язмаларга каршы килгән ниндидер дөрес булмаган эшләр белән мин элеккечә бәйләнештә түгелме икән, һәм нинди дә булса гөнаһ эшләмимме икән? Бәлки, мин җәмгыять фикереннән куркамдыр?» — дигән сораулар бирә алыр идең. Уйланыр өчен сәбәпләр бар, ләкин барысын да аек рәвештә үлчәүгә салырга кирәк.

16. Йәһвәгә хезмәт итү сиңа нинди файда китерәчәк?

16 Йәһвәгә хезмәт итүнең аерым хокукын игътибарга алмыйча чыгымнарны исәпкә алу гына акыллы булмас. Мәсәлән, гаилә ягыннан каршылыкларны әйтик. Гайсә, әгәр шәкертләре аның эзеннән барсалар һәм якыннарын югалтсалар, алар зуррак рухи гаилә табачаклар, дип вәгъдә иткән (Марк 10:29, 30). Имандашларың сиңа кардәшләрчә яратуларын күрсәтәчәкләр, эзәрлекләүләрне кичерергә булышачаклар һәм сиңа яшәү юлында калырга ярдәм итәчәкләр (1 Петр 5:9). Авыр мәсьәләләрне һәм башка авырлыкларны җиңеп чыгарга сиңа аеруча җыелышның өлкәннәре ярдәм итәчәк (Якуп 5:14—16). Ә бу дөньяның фикеренә кагылганда, син үзеңә: «Галәмнең Барлыкка Китерүчесенең ризалыгы һәм аңа мин сайлап алган юл биргән шатлык белән нәрсәне генә чагыштырып була?»— дигән сорау бирә алыр идең (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

ҮЗЕҢНЕ АЛЛАГА БАГЫШЛАУ ҺӘМ СУГА ЧУМЫП АЛУ ПРИНЦИПЛАРЫ БУЕНЧА НИЧЕК ЯШӘРГӘ

17. Суга чумып алу турында ни өчен юлның ахыры түгел, башы гына дип уйларга кирәк?

17 Суга чумып алу синең рухи үсешеңнең ахыры булмавын истә тоту мөһим. Ул Алланың танылган хезмәтчесе һәм Йәһвә Шаһитләренең берсе буларак вакыты чикләнмәгән хезмәтнең башлануы. Суга чумып алу бик мөһим булса да, әле ул котылып калуны тәэмин итми. Гайсә: «Суга чумып алган һәрбер кеше котылыр»,— дип әйтмәгән. Киресенчә, «Ахырга кадәр чыдаганы исә котылыр»,— дигән (Матфей 24:13). Шуңа күрә аны иң элек үзеңнең тормышыңда төп урынга куеп, Алла Патшалыгын эзләргә кирәк (Матфей 6:25—34).

18. Суга чумып алганнан соң нинди максатларга омтылырга мөмкин?

18 Безгә Йәһвәгә хезмәт итүне дәвам итәр өчен үз алдыбызга рухи максатлар кую яхшы булыр иде. Игътибарга лаек бер максат — даими һәм шәхси рәвештә Алла Сүзен өйрәнү аша Алла турындагы белемеңне тирәнәйтү. Изге Язмаларны көн саен укуны планлаштыр (Мәдхия 1:1, 2). Мәсихчеләрнең очрашуларына даими рәвештә йөр, чөнки андагы аралашу сиңа рухи яктан көч өстәячәк. Үз чиратында, нигә сиңа җыелышларда аңлатма биреп һәм шул рәвешчә Йәһвәне данлап һәм башкаларның күңелен күтәрү максаты куймаска? (Римлыларга 1:11, 12). Тагын догаларыңны бай эчтәлекле итү максаты куеп була (Лука 11:2—4).

19. Изге рух сиңа нинди сыйфатлар күрсәтергә булышыр?

19 Әгәр синең чумып алу принциплары буенча яшисең килә икән, сиңа, Алланың изге рухына үзеңдә ярату, шатлык, тынычлык, озак вакыт сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, иман, юашлык һәм үз-үзеңне тота белү сыйфатлары булдырырга мөмкинлек биреп, сиңа үзеңнең эшләреңә һәрчак игътибар итәргә кирәк (Галатларга 5:22, 23; 2 Петр 3:11). Исеңдә тот: Йәһвә изге рухын барлык сораучыларга һәм аңа тугры булып хезмәт итүчеләргә бирә (Лука 11:13; Ап. эшләре 5:32). Шунлыктан Йәһвәгә рухы хакында сорап дога кыл һәм Алланың күңеленә ятышлы сыйфатлар күрсәтү өчен ярдәм турында сора. Алла рухының җитәкчелегенә җавап биргән саен ул сыйфатлар синең сөйләмеңдә һәм эшләреңдә ачыграк күренә башлаячак. Әлбәттә, мәсихчеләр җыелышындагы һәрбер кеше, Мәсихкә охшарга тырышып, «яңа» шәхес булырга омтыла (Колосслыларга 3:9—14). Һәрберсенең үз авырлыклары бар, чөнки без рухи үсешнең төрле баскычларында торабыз. Син камил булмагач, Мәсихкә охшар өчен сиңа бик күп тырышлык куярга кирәк. Ләкин беркайчан да өметеңне өзмә, чөнки Алла ярдәме белән ул мөмкин.

20. Аллага хезмәт итүдә Гайсәгә син ничек охшый аласың?

20 Рухи максатларың арасында синең шулай ук шатлана белүдә Гайсәгә яхшырак охшарга тырышу максаты да булырга тиеш (Еврейларга 12:1—3). Ул Аллага хезмәт итүне яраткан. Әгәр синең Патшалык турында вәгазь итү эшендә катнашыр өчен аерым хокукың бар икән, вәгазьнең ниндидер гадәти эшкә әйләнүенә юл куйма. Кешеләрне Алла Патшалыгы турында өйрәткәндә Гайсә кебек куаныч табарга тырыш. Җыелышта Алла Сүзен яхшырак укытучы булыр өчен сиңа ярдәмгә бирелгән киңәшләрне куллан. Һәм ышан: Йәһвә сиңа хезмәтеңне дәвам итәр өчен көч бирәчәк (1 Коринфлыларга 9:19—23).

21. а) Суга чумып алган тугрылыклы кешеләрнең Йәһвәгә кадерле булуларын без кайдан беләбез? б) Алланың бу явыз дөньяның өстеннән хөкем карарын үтәгән чакта безнең котылып калуыбызда суга чумып алу мөһимлеге нәрсәдән күренә?

21 Гайсәгә тугрылык белән охшарга тырышкан, Аллага үзен багышлаган, суга чумып алган кеше Алла өчен аеруча кадерле. Йәһвә миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен күрә һәм андый кешеләрнең бик сирәк икәнен белә. Ул аларны хәзинә кебек, нидер «теләп алынган» әйбер урынына күрә (Аггей 2:7, ЯД). Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре аларны бу явыз әйберләр системасы өстеннән хөкем карарын үтәгән көндә аларны коткарып калдырыр өчен тамгаланган дип санавын күрсәтә (Иезекииль 9:1—6; Малахия 3:16, 18). Синең мәңгелек тормышка карата мөнәсәбәтең дөресме? (Ап. эшләре 13:48). Син Алла хезмәтчесе буларак тамга алырга телисеңме? Аллага үзеңне багышлау һәм суга чумып алу — андый тамганың өлеше һәм алар котылып калыр өчен бик кирәк.

22. «Хисапсыз күп кешеләр» нәрсәне өмет итә алалар?

22 Зур туфаннан соң Нух һәм аның гаиләсе көймәдән чистартылган җиргә чыккан. Бүген дә шулай, үз тормышларында Алла турындагы белемне кулланучы һәм Йәһвә ризалыгын алучы «хисапсыз күп кешеләр»нең бу явыз дөньяның бетүен кичерергә һәм бөтенләй чистартылган җирдә мәңге яшәргә өметләре бар (Ачыш 7:9, 14). Ул вакытта тормыш нинди булачак?

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Йәһвә ихтыяры буенча, аның турындагы белем белән син ничек файдалана аласың?

Суга чумып алу алдыннан нинди адымнар бар?

Ни өчен суга чумып алу юлның ахыры түгел, башы гына?

Үзебезне Аллага багышлавыбыз һәм суга чумып алуыбыз буенча без ничек яши алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[172 биттәге иллюстрация]

Син үзеңне Аллага догада багышладыңмы?

[174 биттәге иллюстрация]

Суга чумып алырга сиңа нәрсә комачаулый?