Аллага яраклы тормыш рәвеше ничек бәхет китерә
13 бүлек
Аллага яраклы тормыш рәвеше ничек бәхет китерә
1. Ни өчен без, Йәһвә юлы белән барсак, бәхет табачакбыз, дип әйтә алабыз?
ЙӘҺВӘ — «бәхетле Алла» һәм ул синең дә тормышка шатлануыңны тели (1 Тимофейга 1:11, ЯД). Аның юлына басып, син үзеңә игелек таба аласың һәм иксез-чиксез елга кебек, тирән һәм озакка сузылган тынычлык кичерә аласың. Алла юлы буйлап барып, син, тынычланмас «диңгез дулкыннары» сыман, һаман саен гадел эшләр эшләргә дәртләнәчәксең. Ә ул чын бәхет китерә (Исаия 48:17, 18).
2. Мәсихчеләр белән начар мөгамәлә күрсәтсәләр дә, алар ни өчен бәхетле була алалар?
2 Кайберәүләрнең кешеләр кайвакыт яхшы эшләре өчен дә газап чигәләр, дип әйтүләре мөмкин. Дөрес, һәм андый очраклар Гайсәнең рәсүлләре белән дә булган. Аларны эзәрлекләсәләр дә, алар барыбер шат булганнар һәм «Гайсә Христос хакындагы Яхшы Хәбәрне сөйләүне» дәвам иткәннәр (Ап. эшләре 5:40—42). Моннан без бик мөһим дәресләр ала алабыз. Аларның берсе — безнең Аллага яраклы тормыш рәвешебез кешеләрнең безгә һәрчак яхшы мөгамәләдә булуларына гарантия бирми. Апостол Павел: «Гайсә Мәсихтә тәкъвалы булып яшәргә теләүчеләр барысы да эзәрлекләнәчәкләр»,— дип язган (2 Тимофейга 3:12). Бу Шайтан һәм аның дөньясы Аллага яраклы тормыш юлыннан баручыларга каршы торганга күрә шулай була (Яхъя 15:18, 19; 1 Петр 5:8). Ләкин чын бәхет тышкы шартларга бәйле түгел. Ул бигрәк үзебезне дөрес тотуыбызга һәм Алланың безне шуның өчен кабул итүенә нык ышанганлыктан килә (Матфей 5:10—12; Якуп 1:2, 3; 1 Петр 4:13, 14).
3. Йәһвәгә табыну кешенең тормышына ничек йогынты ясарга тиеш?
Ап. эшләре 19:9; Исаия 30:21). Нәкъ Аллага яраклы тормыш рәвеше безне Алла Сүзенә туры китереп сөйләргә һәм эшләргә бурычлый.
3 Алланың ризалыгына ирешер өчен аңа үзеңнең бирелгәнлегеңне сирәк кенә күрсәтсәң дә җитәр, ә калган вакытта аның турында искә төшермәсәң дә була, дип уйлаучы кешеләр бар. Ләкин Йәһвә Аллага чын табыну башкача була. Ул кешенең үз-үзен тотышына һәр сәгать буена, көннән көнгә, елдан елга йогынты ясый. Шуңа күрә мондый табыну «юл» дип тә атала (4. Ни өчен Алла юлларына туры килеп яшәр өчен үзгәрешләр ясау файдалы?
4 Изге Язмаларны яңа гына өйрәнә башлаучылар Йәһвәнең алардан билгеле үзгәрешләр көткәнен күргәч, алар үзләренә: Аллага яраклы тормыш алып баруның чыннан да кирәге бармы? — дигән сорау бирүләре мөмкин. Һичшиксез, бар. Ни өчен? Чөнки «Алла ул — ярату» һәм аның юллары безнең игелегебез өчен хезмәт итә (1 Яхъя 4:8). Алла шулай ук акыллы һәм ул безгә нәрсә яхшырак булуын белә. Йәһвә зур кодрәтле Алла булганга күрә, безгә үзгәрә алыр өчен һәм начар гадәтләребезне калдырыр өчен ул безне ныгыта ала (Филипплыларга 4:13). Әйдәгез, Аллага яраклы тормыш рәвеше белән бәйле кайбер принципларны тикшереп ачыклыйк һәм аларны куллану ничек бәхет китерүен карыйк.
НАМУСЛЫЛЫК БӘХЕТ КИТЕРӘ
5. Изге Язмаларда ялган һәм урлашу турында нәрсә әйтелә?
5 Йәһвә — «хакыйкать Алласы» (Мәдхия 30:6). Син, әлбәттә, аннан үрнәк алырга һәм дөреслек ярата торган кешеләр санына керергә теләр идең. Намуслылык үзеңне ихтирам итү һәм тынычлык хисе бирә. Ләкин бу гөнаһлы дөньяда намуссызлык бик киң таралганлыктан мәсихчеләргә искәртмә кирәк: «Һәрберегез якыныгызга дөресен әйтегез... Кем урлашкан, моннан ары урлашма, ә... мохтаҗлыкта яшәүчегә бирерлек итеп яхшырак эшлә» (Ефеслыларга 4:25, 28). Мәсихчеләр көндәлек эшләрен намус белән башкаралар. Һәм алар эш бирүченең әйберләрен рөхсәтсез алмыйлар. Эштәме, мәктәптәме яисә өйдәме — Йәһвәгә табынучы «бар эштә дә үзен намуслы тотарга» тиеш (Еврейларга 13:18). Ә кем дә кем ялганлый һәм урлаша башлый, ул Алла ризалыгын өмет итә алмый (Икенчезаконлык 5:19; Ачыш 21:8).
6. Кешенең Аллага яраклы намуслылыгы Йәһвәгә ничек дан китерә?
6 Намуслылык күп фатихалар китерә. Африкадагы Селина исемле бер ярлы тол хатын Йәһвә Алланы һәм аның гадел принципларын ярата. Бервакыт ул саклык кенәгәсе һәм бик күп акча салынган чемодан тапкан булган. Телефон номерлары белешмәсе аша ул акчаларга ия булган кешене тапкан — ул басылган кибетнең хуҗасы булып чыккан. Селинаның шактый авыру булуына карамастан, аның янына үзе килеп, чемоданда булганның барысын да чәчми-түкми биргәч, теге кеше күргәненә ышана алмый торган. «Мондый намуслылыкны бүләкләргә кирәк»,— дип әйткән ул һәм аңа акчаның күпмесендер биргән. Ләкин бу хәлнең иң мөһиме — ул кеше Селинаның диненә яхшы бәяләмә биргән. Әйе, намуслылык Изге Язмаларның тәгълиматларын бизи, Йәһвә Алланы данлый һәм аның намуслы табынучыларына бәхет китерә (Титка 2:10; 1 Петр 2:12).
ЮМАРТЛЫК БӘХЕТ КИТЕРӘ
7. Комарлы уеннарда нәрсә начар?
7 Юмарт кеше бәхетле була; шул ук вакытта «комсызлар Алла Патшалыгын мирас итеп алмаячаклар» (1 Коринфлыларга 6:10). Комсызлыкның киң таралган төре — комарлы уеннарга омтылу,— анда кешеләр икенченең оттырышыннан файда табарга тырышалар. Йәһвәнең «акчага хирыс» кешеләргә ризалыгы юк (1 Тимофейга 3:8). Комарлы уеннар законлаштырылган булса да, кеше үз рәхәте өчен уйнаса да, ул үзендә һәвәслек үстерергә һәм күп кешеләрнең гомерен һәлак иткән шөгыльгә булышлык күрсәтергә мөмкин. Комарлы уеннар уен яратучының гаиләсенә еш кына күп авырлыклар китерә, аның иң кирәккә — азыкка һәм кием-салымга — да акчасы табылмаска мөмкин (1 Тимофейга 6:10).
8. Гайсә юмартлылыкның нинди яхшы үрнәген күрсәткән һәм без ничек юмартлык күрсәтә алабыз?
8 Үзләренең ярату белән тулы юмартлыклары аркасында мәсихчеләр башкаларга, аеруча мохтаҗлыкта яшәгән имандаш абый-энеләренә, апа-сеңелләренә ярдәм күрсәтеп Якуп 2:15, 16). Гайсә җиргә килгәнче Алланың кешеләргә карата нинди юмартлык күрсәткәнен күзәткән (Ап. эшләре 14:16, 17). Гайсә үзе вакытын һәм сәләтен генә түгел, хәтта кешелек өчен гомерен дә корбан иткән. Шуңа күрә ул шундый ышаныч белән: «Бирү — алудан шатлыклырак»,— дип әйтә алган (Ап. эшләре 20:35). Гайсә шулай ук гыйбадәтханәнең акча сандыгына бөтен йөрәгеннән ике вак акча салган ярлы тол хатын турында җылы фикер әйткән, чөнки ул «яшәү өчен кирәк булган бөтен барлыгын» биргән (Марк 12:41—44). Борынгы исраиллеләр һәм беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр җыелышка һәм Патшалык эшенә мул итеп һәм сөенеп ярдәм итүнең үрнәкләре (1 Паралипоменон 29:9; 2 Коринфлыларга 9:11—14). Бүгенге мәсихчеләр шатланып Алланы материаль иганәләре белән мактап кына калмыйлар, үзләренең гомерләрен дә аңа хезмәт итәр өчен багышлыйлар (Римлыларга 12:1; Еврейларга 13:15). Чын табынуга һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне бөтен дөньяда вәгазьләү эшенә ярдәм итәр өчен алар үзләренең вакытларын, көчләрен һәм башка төрле әйберләрен, шул исәптән акча да бирәләр, шуның өчен Йәһвә аларга үзенең фатихаларын бирә (Гыйбрәтле хикәя 3:9, 10).
шатлык табалар (ТАГЫН НӘРСӘЛӘР БӘХЕТ БҮЛӘК ИТӘ
9. Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп куллану нигә начар?
9 Бәхетле булыр өчен, мәсихчеләр «уйлап эш итүчәнлек сакларга» тиеш (Гыйбрәтле хикәя 5:1, 2). Аның өчен аларга Алла Сүзен укырга һәм аның һәм Изге Язмаларга нигезләнгән файдалы әдәбият өстендә уйланырга кирәк. Ләкин нәрсәдәндер сакланырга да кирәк. Мәсәлән, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчү кешене үзенең уйларын кулда тота алмый башлауга алып барырга мөмкин. Шундый хәлдә күп кешеләр үзләрен әхлаксыз тоталар, көч кулланалар, һәм хәтта кемнең дә булса үлемендә дә гаепле булалар. Изге Язмалар эчкечеләрнең ни өчен Алла Патшалыгын мирас итә алмаячаклары турында әйткәне аңлашыла! (1 Коринфлыларга 6:10). «Әхлакый саф фикерле» булып калырга теләп, чын мәсихчеләр эчүчелектән сакланалар, һәм ул аларның арасындагы бәхеткә булышлык итә (Титка 2:2—6).
10. а) Ни өчен мәсихчеләр тәмәке кулланмыйлар? б) Хәрәм гадәтләрдән арынып нинди файда алып була?
10 Бәхеткә тән чисталыгы булышлык итә. Шуңа карамастан, күпләрдә зарарлы матдәләргә һәвәслек үсә. Мәсәлән, тәмәкене алыйк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәке тартуның «ел саен өч миллион кешенең гомерен алып китүе» турында хәбәр итә. Ул гадәттән аерылу тәмәке тартудан бизүнең вакытлыча симптомнары аркасында авыр булырга мөмкин. Әмма элек тәмәке тарткан күп кенә кешеләр үзләренең сәламәтлекләре яхшырганын һәм гаилә өчен күбрәк акча калганын күрәләр. Әйе, тәмәке тартуга һәм башка зарарлы матдәләргә һәвәслегеңне җиңеп, син үзеңнең организмыңны чистартырсың, вөҗданыңны тынычландырырсың һәм чын бәхетеңне арттырырсың (ГАИЛӘДӘГЕ БӘХЕТ
11. Никах законлы, нык һәм тугры булсын өчен нәрсә кирәк?
11 Бергә яшәгән ир белән хатын үз никахларын хакимият тарафыннан рәсми рәвештә теркәлүе турында кайгыртырга тиеш (Марк 12:17). Алар шулай ук никахка җаваплылык белән карарга тиешләр. Дөрес, кайчакта, әгәр ир белән хатын гаилә турында кайгыртудан баш тартсалар, чиктән тыш рәхимсез булсалар яисә рухи сәламәтлеген бөтенләй куркыныч астына куйсалар, аларның аерым яшәүләре кирәк булуы мөмкин (1 Тимофейга 5:8; Галатларга 5:19—21). Ләкин 1 Коринфлыларга 7:10—17 дә рәсүл Павел сүзләре ир белән хатынны бергә калуларына өнди. Һәм әлбәттә, чынлап бәхетле булыр өчен алар бер-берсенә тугры булырга тиешләр. «Барыгызның да никахы тугры һәм ятагыгыз саф булсын; уйнашчыларны һәм зина кылучыларны Алла хөкем итә»,— дип язган Павел (Еврейларга 13:4). «Ятак» дигән сүз законлаштырылган никахта яшәүче ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне күз алдында тота. Бернинди башка җенси мөнәсәбәтләр, мәсәлән, ике яисә аннан да артыграк хатынга өйләнеп яшәү «тугры» дип санала алмый. Аннан тыш, Изге Язмалар загста никахлашуга хәтле булган җенси мөнәсәбәтләрне һәм гомосексуализмны хөкем итә (Римлыларга 1:26, 27; 1 Коринфлыларга 6:18).
12. Уйнашчылык нинди кызганыч нәтиҗәгә алып бара?
1 Фессалоникилеләргә 4:3—5). Өйләнешмичә җенси мөнәсәбәткә керүнең аяныч нәтиҗәсе СПИД һәм җенси юллар белән күчкән башка авырулар булырга мөмкин. «Бөтен дөньяда чама белән 250 миллионнан артык кеше гоноррея ияртә һәм 50 миллионга якын — сифилис»,— дип әйтелә бер медицина хәбәрендә. Шулай ук теләмәгән балага узулар проблемасы килеп чыга. Туучылар санын күзәтеп торучы халыкара федерация дөньяда ел саен 15 тән 19 яшькә кадәр булган 15 миллионнан артык кызның йөккә узуы, һәм аларның өчтән бер өлеше бала төшерүе турында хәбәр итә. Тикшеренү бер Африка илендә барлык үлгән яшүсмер кызларның 72 проценты бала төшерү нәтиҗәсендә өзлегеп үлгәннәрен күрсәтә. Уйнаш белән шөгыльләнгән барлык кеше дә үлми һәм йөккә узмый, ләкин алар җан җәрәхәтеннән котылып кала алмый. Күпләр үз-үзләре алдындагы дәрәҗәләрен югалталар һәм хәтта үзләрен сөйми башлыйлар.
12 Уйнаш физик яктан берничә минут ләззәт бирергә мөмкин, ләкин ул чын бәхет китермәячәк. Ул Алланың ризасызлыгына китерә һәм аннан соң ул кешене вөҗданы газапларга мөмкин (13. Зина кылу тагын нинди проблемаларга алып бара һәм уйнашчы, зина кылучы булып калучыларны нәрсә көтә?
13 Зина кылуны гафу итеп булса да, гаепсез ир яки хатынның Изге Язмаларга нигезләнгән аерылышу хокукы бар (Матфей 5:32; Осия 3:1—5 чагыштыр). Әгәр дә андый әхлаксызлык аркасында гаилә таркала икән, гаепсез тормыш иптәшендә һәм балаларында тирән яралар калырга мөмкин. Гаиләләр турында кайгыртып, Алла Сүзе тәүбә итмәгән уйнашчыларга һәм зина кылучыларга каты хөкем карары чыгарылачагын күрсәтә. Аннан тыш, Изге Язмалар җенси мөнәсәбәттә әхлаксыз кешеләрнең ‘Алла Патшалыгын мирас итмәүләрен’ ачыклап күрсәтә (Галатларга 5:19, 21).
«ДӨНЬЯДАН ТҮГЕЛ»
14. а) Алладан куркучан кеше сакланган потларга табынуның нинди формалары бар? б) Яхъя 17:14 һәм Исаия 2:4 тә безгә нинди җитәкчелек бирелә?
14 Йәһвәгә ярарга һәм Патшалыкның фатихаларыннан файдаланырга теләүчеләр потларга табынуның һәр Чыгыш 20:4, 5; 1 Яхъя 5:21). Шуңа күрә чын мәсихчеләр иконаларга, тәреләргә һәм сыннарга табынмыйлар. Алар шулай ук потларга табынуның яшерен төрләреннән дә — флагларны хөрмәтләүдән һәм нинди дә булса халыкны данлый торган җырларны башкарудан читтә торырга тырышалар. Аларны шуңа охшаш эшләрне эшләргә мәҗбүр иткәндә алар Гайсә Шайтанга: «Рабби Аллаңа табын һәм аңа гына хезмәт ит»,— дигән сүзләрен искә төшерәләр (Матфей 4:8—10). Гайсә үзенең эзеннән баручылар турында алар «дөньядан түгел», дип әйткән (Яхъя 17:14). Бу аларның сәяси эшләргә катнашмауларын һәм Исаия 2:4 сүзләре буенча тыныч яшәүләрен аңлата. Анда: «Ул [Йәһвә Алла] халыкларны хөкем итәр, һәм күп кабиләләрне фаш итәр; һәм үзләренең кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясарлар, ә сөңгеләреннән — ураклар; халык халыкка кылыч күтәрмәс, һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәс»,— дип әйтелә.
төреннән дә читтә торырга тиешләр. Изге Язмалар сүрәтләр, шул исәптән Мәсихнең яисә Гайсәнең анасы Мәрьямнең дә, сүрәтләрен ясауның һәм аларга табынуның дөрес булмавын күрсәтә (15. Бөек Вавилон нәрсә ул һәм аннан чыгарга теләп Изге Язмаларны яңа өйрәнә башлаучыларның күбесе нишли?
15 «Дөньядан» булмау шулай ук «бөек Вавилон», ялган диннең бөтендөнья империясе белән барлык элемтәне дә өзүне аңлата. Саф булмаган табыну борынгы Вавилоннан аның һәлакәтле хакимияте астына бөтен җир халкы эләгеп беткәнче таралган. «Бөек Вавилон»га Алла турындагы белемгә каршы килгән бөтен диннәрнең тәгълиматлары һәм эшләре керә (Ачыш 17:1, 5, 15). Йәһвәнең бер генә тугры хезмәтчесе дә башка диннәр белән берләшеп, уртак табынуга кермәячәк яисә бөек Вавилонның нинди дә булса өлеше белән дуслыкта булмаячак (Саннар 25:1—9; 2 Коринфлыларга 6:14). Шул сәбәптән Изге Язмаларны өйрәнә башлаучыларның күпләре үзләренең дини оешмаларыннан чыгар өчен гариза язалар. Бу адым аларны: «Аларның арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз, дип әйтә Аллаһы Тәгалә, һәм хәрәм нәрсәләргә кагылмагыз, һәм Мин сезне кабул итәчәкмен»,— дип вәгъдә иткән чын Аллага якынлаштыра (2 Коринфлыларга 6:17; Ачыш 18:4, 5). Безнең күктәге Атабызның сине кабул итүен бөтен йөрәгең белән теләр идеңме?
ЕЛ САЕН БУЛА ТОРГАН БӘЙРӘМНӘРГӘ НИЧЕК КАРАРГА
16. Ни өчен чын мәсихчеләр Раштуаны бәйрәм итмиләр?
16 Аллага яраклы тормыш безне дөньяның еш кына мәшәкатьле булган бәйрәмнәреннән азат итә. Мәсәлән, Изге Язмалар Гайсәнең туган көнен төгәл әйтми. Кайберәүләр: «Гайсә 25 декабрьдә туган, дип уйлаган идем мин!»— дип гаҗәпләнергә мөмкин. Бу мөмкин түгел, чөнки ул б. э. 33 елының язында, аңа утыз өч яшь ярым булган чакта үлгән. Аннан тыш, ул туган вакытта ‘кырда көтүчеләр булган, алар төннәрен үз терлекләрен көтүдә саклаганнар’ (Лука 2:8). Израилдә декабрьнең ахыры — салкын, яңгырлы вакыт, гадәттә ул чакта сарыкларны, кышкы суыклардан саклар өчен, ышык урында тоталар. Чынлыкта 25 декабрьдә римлылар Кояш илаһының бәйрәмен үткәргәннәр. Гайсәнең җирдә яшәвенә гасырлар үтеп китте, һәм христиан диненең ваз кичүчеләре ул датаны Гайсәнең туган көне итеп үзләштергәннәр. Димәк, чын мәсихчеләр Раштуа бәйрәмен һәм ялган дини карашларга нигезләнгән бәйрәмнәрне үткәрмиләр. Бары тик Йәһвәгә генә тугрылыклы булганга күрә, алар шулай ук камилсез кешеләрне яисә халыкларны Алла кебек күрә торган бәйрәмнәрне үткәрмиләр.
17. Ни өчен Алладан куркучан кешеләр туган көннәрен уздырмыйлар һәм ни өчен аларның балалары барыбер бәхетле?
17 Изге Язмаларда ике туган көнне генә бәйрәм итү искә алына, һәм ике очракта да тантанада Аллага хезмәт итмәгән кешеләр катнашкан (Яшәеш 40:20—22; Матфей 14:6—11). Язмалар камил кеше Гайсәнең туган көнен күрсәтмәгәч, безгә камилсез кешеләрнең туган көннәренә аеруча игътибар итәргә кирәкме? (Вәгазьче 7:1). Әлбәттә, үзләренең балаларына яратуларын күрсәтер өчен Алладан куркучан ата-аналар аерым очрак көтмиләр. «Безнең гаиләдә бик күңелле... әти-әнием белән мин бик җылы мөнәсәбәттә, һәм башка балалар миннән ни өчен бәйрәмнәрне уздырмаганны сораганда, мин аларга миңа һәр көн бәйрәм, дип җавап бирәм»,— дигән бер 13 яшьлек мәсихче кыз. Ә унҗиде яшьлек мәсихче егет менә нәрсә әйткән: «Безнең өйдә бүләкләрне ел буе бирәләр». Көтелмәгән бүләкләр күбрәк шатлык китерә.
18. Гайсә үзенең эзеннән баручыларына ел саен билгеләп үтәсе бәйрәмнең ниндиен үткәрергә әмер биргән һәм ул бәйрәм безгә нәрсә турында искәртә?
18 Аллага яраклы тормыш алып баручылар өчен ел саен билгеләп үтәргә кирәкле көн бар. Ул — Раббыбызның Кичке Ашы, шулай ук Мәсихнең үлемен искә алу Кичке Ашы, дип тә атала. Ул бәйрәмнең мөһимлеген күрсәтеп, Гайсә үзенең эзеннән баручыларга әмер биргән: «Моны Мине исегезгә төшерү өчен кылыгыз» (Лука 22:19, 20; 1 Коринфлыларга 11:23—25). Гайсә ул Кичке Ашны б. э. 33 елында 14 нисанның төнендә гамәлгә керткәндә, төче ипи һәм кызыл шәраб кулланган,— алар аның гөнаһсыз кеше тәнен һәм камил канын символлаштырган (Матфей 26:26—29). Ул символларны Алланың изге рухы белән майланган мәсихчеләр генә кабул итәләр. Алар яңа берлеккә һәм Патшалык өчен берлеккә кергәнгә күрә күктә яшәүне өмет итәләр (Лука 12:32; 22:20, 28—30; Римлыларга 8:16, 17; Ачыш 14:1—5). Шуңа карамастан, ул борынгы еврей календаре буенча 14 нисанга туры килгән кичтән һәрбер килүче кеше файда ала. Ул көн гөнаһлар өчен йолым корбанында чагылган Йәһвә Алланың һәм Гайсә Мәсихнең яратуын искәртә, ул корбан Алланың ризалыгында булган кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә (Матфей 20:28; Яхъя 3:16).
ЭШ ҺӘМ КҮҢЕЛ АЧУЛАР
19. Яшәү өчен акча тапканда мәсихчеләр нинди авырлыкларга очрый?
19 Чын мәсихчеләр тырышып эшләргә һәм үзләрен тәэмин итеп торырга бурычлы. Ул гаилә башлыгына канәгатьлек бирә (1 Фессалоникилеләргә 4:11, 12). Әлбәттә, әгәр мәсихченең эше Изге Язмаларга каршы килә икән, ул бәхетле була алмый. Әмма кайчакта мәсихчегә Изге Язмаларның нормаларына туры килгән эш табу җиңел түгел. Мисал өчен: кайбер эшчеләрдән клиентларны алдалау таләп ителә. Шулай да эш бирүчеләрнең күбесе, ышанычлы хезмәтчесен югалтырга теләмичә, намуслы эшченең вөҗданын исәпкә алып, ташлама ясыйлар. Һәрхәлдә, Алла сиңа саф вөҗдан сакларлык эш табар өчен тырышканыңа үзенең фатихасын бирәчәгенә син нык ышана аласың (2 Коринфлыларга 4:2).
20. Күңел ачулар турында әйткәндә, ни өчен безгә сайлап эшләргә кирәк?
20 Алла үзенең хезмәтчеләренең бәхетле булуларын теләгәнгә күрә, без авыр эшне яңартып җибәрә торган күңел ачулар белән чиратлаштырырга тиеш (Марк 6:31; Вәгазьче 3:12, 13). Шайтан дөньясы Аллага ошамаган күңел ачуларга дәртләндерә. Ләкин Йәһвәгә яраклы булыр өчен без китапларны, радиопрограммаларны, музыканы, һәм шулай ук концертларны, фильмнарны, пьесаларны, телевидение тапшыруларын һәм видеофильмнарны сайлап караучан булырга тиеш. Әгәр безнең элегрәк сайлаган күңел ачулар Икенчезаконлык 18:10—12, Мәдхия 10:5 һәм Ефесларга 5:3—5 шигырьләренә каршы килә икән, без Йәһвәне канәгатьләндерәбез һәм үзебез дә үзгәрешләр ясагач, бәхетлерәк булабыз.
ЯШӘҮГӘ ҺӘМ КАНГА КАРАТА ИХТИРАМ
21. Яшәүгә ихтирамыбыз бала төшерүгә, шулай ук гадәтләргә һәм үз-үзебезне тотуыбызга ничек йогынты ясарга тиеш?
21 Чын бәхеткә рәхәтләнер өчен, без, Йәһвәгә охшап, кеше гомерен изге әйбер кебек күрергә тиеш. Аның Сүзе үтерүне тыя (Матфей 19:16—18). Исраилгә бирелгән Канун әле тумаган баланың гомере дә Алла алдында кадерле булуын күрсәтә һәм аны үтерергә рөхсәт ителми (Чыгыш 21:22, 23). Шул сәбәптән без яшәүне әһәмиятсез әйбер кебек күрергә тиеш түгел: үзебезнең организмны тәмәке, наркотиклар һәм исерткечләр белән агуларга яисә кирәкмәскә үзеңне куркыныч астына куярга тиеш түгел. Шулай ук без яшәвебезгә куркыныч янаган эшләргә катнашырга яисә куркынычсызлык чараларына игътибар итмәскә тиеш түгел, алар өчен без кан коелуда гаепле булыр идек (Икенчезаконлык 22:8).
22. а) Канга һәм аны куллануга Аллага яраклы караш нәрсәдә күренә? б) Кемнең каны гына чыннан да гомерне коткара?
22 Йәһвә Нухка һәм аның гаиләсенә канның җанны, ягъни яшәүне, символлаштырганын әйткән. Шуңа күрә Алла аларга кешенең дә, хайванның да канын ашауны тыйган (Яшәеш 9:3, 4). Без аларның балалары булгач, ул закон безгә дә мәҗбүри. Йәһвә исраиллеләргә канны җиргә түгәргә һәм аны уз максатлары өчен кулланмаска кушкан (Икенчезаконлык 12:15, 16). Һәм кан турындагы закон беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр өчен кабатланган булган, чөнки аларга: «Каннан... тыелыгыз»,— дип әйтелгән булган (Ап. эшләре 15:28, 29). Канның изгелегенә ихтирам күрсәткән Алладан куркучы кешеләр, хәтта аларга андый дәва үлемнән коткара, дисәләр дә, кан җибәрүдән баш тарталар. Йәһвә Шаһитләре файдаланган күп дәвалау юллары бик яхшы нәтиҗә бирә һәм кешенең гомерен кан җибәрүдән соң мөмкин булган куркынычлар астына куймый. Мәсихчеләр чынында Гайсә койган кан гына коткарып кала алуын беләләр. Аңа иман итү гөнаһларны кичерү һәм мәңге яшәргә өмет бирә (Ефеслыларга 1:7).
23. Аллага яраклы тормыш бирә торган кайбер бүләкләр нинди?
23 Аллага яраклы тормышның тырышлык таләп итүе аермачык. Андый тормыш рәвеше өстеннән туганнарның һәм танышларның көлүләре мөмкин (Матфей 10:32—39; 1 Петр 4:4). Ләкин бүләк андый сынауларга караганда өстенрәк булачак. Аллага яраклы тормыш рәвеше саф вөҗдан һәм Йәһвәгә табынучылар белән файдалы аралашу бирә (Матфей 19:27, 29). Шулай ук Алланың гадел яңа дөньясындагы мәңгелек тормышын күз алдыңа китер (Исаия 65:17, 18). Ә Изге Язмаларның киңәшләрен куллану һәм шуның белән Йәһвәнең йөрәген шатландыру ничек күңелле! (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Аллага яраклы тормыш рәвешенең бәхет китерүенә гаҗәпләнәсе юк! (Мәдхия 127:1, 2).
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
Аллага яраклы тормыш рәвеше нинди сәбәпләрдән бәхет китерә?
Аллага яраклы тормыш рәвеше нинди үзгәрешләр таләп итәргә мөмкин?
Ни өчен синең Аллага яраклы тормыш алып барасың килә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[124, 125 биттәге иллюстрация]
Ял белән чиратлашкан рухи эшләр Аллага яраклы тормыш алып баручыларның бәхетенә булышлык итә.