Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланы хөрмәт итә торган гаиләне ничек төзергә

Алланы хөрмәт итә торган гаиләне ничек төзергә

15 бүлек

Алланы хөрмәт итә торган гаиләне ничек төзергә

1—3. Ни өчен кайбер кешеләр гаилә тормышы һәм балалар тәрбияләү белән бәйле проблемаларны чишә алмыйлар һәм бу очракта Изге Язмалар ничек ярдәм итә?

ӘЙТИК, син йорт төзергә уйладың, ди. Башта син йорт сатып аласың. Уеңда яңа төзелгән йортны күз алдыңа китерәсең. Ләкин синең кирәкле коралларың һәм төзү күнекмәләрең юк икән, ул чакта ничек? Синең тырышуларың файдасызга гына булыр иде!

2 Бәхетле гаилә төзергә өметләнеп өйләнешүче кешеләрнең күпләре аның өчен кирәкле «корал» һәм күнекмәләр алмаганнар. Туйдан соң бик тиз начар гадәтләр үзләрен күрсәтә башлый. Сугыш һәм талашлар көндәлек хәлгә әйләнә. Балалары тугач, яшь ата-ана балаларны тәрбияләү турындагы белемнәре гаилә хакындагы белемнәреннән артык булмавын аңлый башлыйлар.

3 Бәхеткә каршы, Изге Язмалар бик яхшы ярдәм бирә. Аның принциплары бәхетле гаилә төзерлек коралга охшаш (Гыйбрәтле хикәя 24:3). Моның ничек мөмкин булуын карыйк.

БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ ТӨЗЕР ӨЧЕН «КОРАЛЛАР»

4. Ни өчен өйләнешкәннән соң проблемалар килеп чыга һәм Изге Язмаларда нинди киңәшләр бирелә?

4 Ир белән хатын бер-берсенә ничек кенә туры килмәсен, алар дөньяны төрлечә үзләштерәләр, аларның һәрберсенең үз балачагы һәм үз гаиләсе булган. Шуңа күрә туйдан соң ниндидер проблемалар барыбер килеп чыгачак. Аларны ничек хәл итәргә? Йорт төзегәндә төзүчеләр архитектура планы буенча эшлиләр. Алар архитектор күрсәтмәләренә буйсынырга тиеш. Изге Язмаларда бәхетле гаилә тормышы төзер өчен Алла күрсәтмәләре бар. Әйдәгез, берничәсен карап китик.

5. Изге Язмаларда тугрылыкның мөһимлегенә ничек басым ясала?

5 Тугрылык. Гайсә: «Алла бергә кушканны кеше аермасын»,— дигән * (Матфей 19:6). Рәсүл Павел: «Барыгызның да никахы тугры һәм ятагы саф булсын; уйнашчыларны һәм зина кылучыларны Алла хөкем итә»,— дип язган (Еврейларга 13:4). Шунлыктан өйләнешкән кешеләр Алла каршында җаваплы булганнарын һәм үз тормыш иптәшенә тугры булырга тиешле булуларын аңларга тиеш (Яшәеш 39:7—9).

6. Гаиләне саклау өчен тугрылык ничек булыша?

6 Тугрылык гаиләне саклый һәм аңа хөрмәт китерә. Тугрылыклы ир белән хатын берәр нәрсә килеп чыкса, берсе икенчесенә ярдәм итәчәкне беләләр (Вәгазьче 4:9—12). Беренче тиргәшүдән соң ук аерылышкан кешеләрдән алар бик тә аерылып торалар! Андый кешеләр тиз генә «тормыш иптәшен сайлаганда хата ясаганмын» һәм «бер-беребезне башка яратмыйбыз», һәм соңгы чара — башка кешене эзләп табу нәтиҗәсенә киләләр. Ләкин мондый караш аларга хисләр ягыннан тәҗрибәле кеше булырга комачау итә. Киресенчә, тугрылыксыз ир һәм хатын проблемаларын үзләренең яңа тормыш иптәшләренә күчерәләр. Әгәр берәр кешенең искиткеч яхшы йорты булып, ләкин аның түбәсе тишелгәнен белгәч, ул аны төзәтергә тырыша, әлбәттә. Шунда ук икенче йортка күчми. Шулай ук тормыш иптәшен алыштыру да — гаилә проблемаларын тиз генә чишә торган чаралардан түгел. Әгәр авырлыклар килеп чыга икән, тизрәк аерылышу турында уйлама,— бөтен көчең белән аны сакларга тырыш. Андый тугрылык гаиләне саклый, яклый һәм рәхәтлек бирә.

7. Ни өчен аралашу мәсьәләсе еш кына кайбер ир белән хатынның йомшак ягы булып тора, һәм әгәр без «яңа кеше» киеменә киенсәк, ничек барысы да үзгәрәчәк?

7 Аралашу. «Киңәшсез гамәлләр таркалачак»,— дип әйтелә Изге Язмаларның бер гыйбрәтле хикәясендә (Гыйбрәтле хикәя 15:22). Әмма аралашу — кайбер парларның йомшак ягы. Ни өчен? Чөнки аралашуга карата төрле кешенең ихтыяҗы төрлечә. Ул хәл еш кына бер-береңне аңламаулыкка һәм канәгатьсезлеккә алып бара. Аның сәбәбе тәрбиядән дә булырга мөмкин. Мәсәлән, аларның кайберләре ата-аналары бертуктаусыз ызгышкан атмосферада үскән. Хәзер алар үсеп җиткәннәр инде һәм үзләре дә гаилә корганнар, ләкин алар тормыш иптәшләре белән йомшак һәм тыныч рәвештә сөйләшә алмыйлар. Алай да йортың «гаугалы» йорт булмасын өчен нәрсә дә булса эшләп була (Гыйбрәтле хикәя 17:1). Изге Язмалар «яңа кеше» киеменә киенергә кирәклегенә басым ясый, ул ачу чыгуга, кычкыруга һәм ызгышуга урын калдырмый (Ефеслыларга 4:22—24, 31).

8. Фикер каршылыклары килеп чыкканда, нәрсәне истә тоту яхшы?

8 Фикер каршылыклары килеп чыкканда, син нәрсә эшли аласың? Әгәр холкың кызып китүчән икән, Гыйбрәтле хикәя 17:14 нең киңәше буенча эшләргә кирәк: «Талашны кызып китүеннән алданрак туктат». Әйе, сөйләшүне син икегез дә тынычланганга кадәр калдыр (Вәгазьче 3:1, 7). Ничек кенә булмасын, син «тыңлауга җитез, сүзгә акрын, ачуга акрын» булырга тырыш (Якуп 1:19). Син бәхәстә җиңәргә түгел, хәлне ачыкларга тырыш (Яшәеш 13:8, 9). Үзеңне һәм тормыш иптәшеңне тынычландырырлык сүзләрне һәм әйтемнәрне сайлап әйтергә тырыш (Гыйбрәтле хикәя 12:18; 15:1, 4; 29:11). Аннан тыш, ачуыңны җыйма, тормыш иптәшең белән бергә күндәм рәвештә дога кылып, Алла ярдәмен эзлә (Ефеслыларга 4:26, 27; 6:18).

9. Ни өчен аралашу ачкычы йөрәктә ята, дип әйтеп була?

9 Изге Язмаларның гыйбрәтле хикәясе: «Акыллының йөрәге аның телен акыллы итә һәм аның авызындагы белемен арттыра»,— дип белдерә (Гыйбрәтле хикәя 16:23). Дөрестән дә, уңышлы аралашуның ачкычы авызда түгел, йөрәктә ята. Тормыш иптәшеңә син ничек мөгамәлә итәсең? Мәсихчеләргә Изге Язмалар «кеше хәленә керүчән» булу турында киңәш итә (1 Петр 3:8). Тормыш иптәшеңнең нәрсә өчен булса да борчылганын күрсәң, син ул адымга әзерме? Алай булса, кирәкле сүзләрне таба алачаксың (Исаия 50:4).

10, 11. 1 Петр 3:7 дәге киңәшне ир ничек куллана ала?

10 Ихтирам һәм хөрмәт. Мәсихче ирләргә үз хатыннары белән «акыллы рәвештә, тиз ватылучан савыт белән кебек, аларга хөрмәт күрсәтеп» мөгамәлә итү турында әйтелгән (1 Петр 3:7). Хатынга хөрмәт күрсәтү аның кадерен белүне аңлата. Хатыны белән акыллы рәвештә мөгамәлә итүче ир аның тойгыларына зур игътибар белән карый, аның көчен күздә тота, фикерен исәпкә ала һәм абруен хөрмәт итә. Ул шулай ук Йәһвәнең хатын-кызларга ничек мөгамәлә иткәнен һәм Аның алар белән башкалар ничек мөгамәлә итәргә тиешлеген белүгә омтылырга тиеш.

11 Әйтик, өеңдә синең өчен бик кадерле тиз ватылучан ваза бар, ди. Син аның белән аеруча сак кулланмас идеңме? Шул рәвешчә Петр «тиз ватылучан савыт» дигән әйтем кулланган; бу чагыштырма мәсихче ирне хатынына карата кайгыртучанлык белән һәм назлап мөгамәлә итү теләге тудырырга тиеш.

12. Хатын үзенең иренә ничек ихтирам күрсәтә ала?

12 Ләкин хатыннарга Изге Язмалар нәрсә киңәш итә? Павел язган: «Хатын исә үзенең ирен ихтирам итәргә тиеш» (Ефеслыларга 5:33, ХТ). Хатын өчен ире аны хөрмәт иткәнен һәм назлап яратканын тою мөһим булган кебек, иргә дә аны ихтирам итүләре бик мөһим. Хөрмәт итүчән хатын, мәсәлән, иренең хаталары турында,— мәсихчеме ул, юкмы,— гайбәт сөйләмәячәк. Ул аны икәүдән-икәү вакытта, кеше алдында тәнкыйтьләп, дәрәҗәсен төшермәячәк (1 Тимофейга 3:11; 5:13).

13. Үз фикереңне тыныч кына ничек әйтеп була?

13 Бу мисал хатынга үз фикерен әйтергә ярамый дигән сүз түгел. Әгәр аны берәр нәрсә борчыса, ул аның турында ипләп кенә әйтә ала (Яшәеш 21:9—12). Иренә кирәк фикерне әйтү — туп ату кебек. Хатын аны ире җиңел генә тотып ала алсын дип йомшак кына ата ала, яки аңа авырттырырлык итеп, бөтен көченнән ыргыта ала. Әгәр ир белән хатын бер-берсен гаепләүдән читләшсәләр, тынычлап һәм дусларча сөйләшсәләр нихәтле яхшырак! (Матфей 7:12; Колосслыларга 4:6; 1 Петр 3:3, 4).

14. Әгәр тормыш иптәшеңнең Изге Язмалардагы принципларны кулланасы килмәсә, син нишләргә тиеш?

14 Без күргәнчә, Изге Язмаларның принциплары — бәхетле гаилә төзүдә бик кыйммәтле ярдәм. Әгәр синең тормыш иптәшең Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән кызыксынмый икән, ул чакта нишләргә? Шуңа карамастан, күбесе Алла турында белемне син кулланганнан тора. Петр язган: «Сез, хатыннар, ирләрегезгә итагать итегез, алар сезнең чиста, Алладан куркучан тормышыгызны күреп, аларның сүзгә буйсынмаучылары хатыннарының яшәеше белән сүзсез алынган булсыннар» (1 Петр 3:1, 2). Әлбәттә, бу тигез рәвештә хатыннары Изге Язмалар белән кызыксынмаган ирләргә дә кагыла. Синең тормыш иптәшең үзен ничек кенә тотмасын, Изге Язмаларның принципларына яхшы яктан сиңа тәэсир итәргә бир. Ата кешеме, ана кешеме син, Алла турындагы белем шулай ук сиңа яхшы яктан тәэсир итәчәк.

БАЛАЛАРНЫ АЛЛА ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМ БУЕНЧА НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ

15. Ни өчен дөрес булмаган тәрбияләү чаралары кайчакта нәселдән нәселгә күчә һәм бу боҗраны ничек өзеп була?

15 Әгәр кешенең пычкысы яисә чүкече бар икән, аны әле оста балтачы дип әйтеп булмый. Шулай ук, әгәр кемнеңдер балалары бар икән, әле аларны тәҗрибәле ата һәм тәҗрибәле ана дип әйтеп булмый. Белепме, белмичәме, ата-аналар еш кына балаларына үзләре тәрбияләнгәнчә тәрбия бирәләр. Шулай итеп дөрес булмаган тәрбияләү чаралары нәселдән нәселгә күчеп килгән. Борынгы еврейлар әйтеме: «Аталары ачы йөзем ашаганнар, ә балаларының тешләре камаша»,— дип белдерә. Ләкин Язмаларда кешенең ата-аналар салган юл белән барырга бурычлы түгеллеге әйтелә. Ул башка, Йәһвә законнарына туры килгән, юл сайлый ала (Иезекииль 18:2, 14, 17).

16. Ни өчен үз гаиләң турында кайгырту мөһим һәм аңа нәрсә керә?

16 Йәһвә мәсихче ата-аналардан үз балаларына дөрес җитәкчелек бирүләрен һәм аларга тиешле кайгыртучанлык күрсәтүләрен көтә. Павел: «Әгәр кем дә кем үзләренекеләре һәм аеруча өйдәгеләре турында кайгыртмый, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да начаррак»,— дип язган (1 Тимофейга 5:8). Нинди көчле сүзләр! Алладан куркучан кешегә туендыручы булу, ягъни балаларның рухи, физик һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгырту,— аерым бер бик зур хокук һәм җаваплылык. Изге Язмаларда ата-аналарга балалары өчен иң яхшы тирәлек оештырырга ярдәм итә торган принциплар бар. Кайберләрен карап үтик.

17. Алла законын балалар йөрәгенә ничек салып була?

17 Яхшы үрнәк булыгыз. Исраилле ата-аналарга мондый әмер бирелгән булган: «Аларны [Алла сүзләрен] синең балаларыңа аңлат һәм алар турында өеңдә булганда һәм юлда барганда, ятканда да, торганда да сөйлә». Ата-аналар балаларын Йәһвә законнарына өйрәтергә тиеш булганнар. Бу боерык мондый сүзләр белән башланган: «Сиңа бүген әмер биргән сүзләрем синең йөрәгеңдә булсын» (Икенчезаконлык 6:6, 7). Әйе, ата-аналар үзләрендә булмаган әйберне бирә алмыйлар. Әгәр сез Алла законнарын балаларыгызның йөрәгендә булуын телисез икән, иң элек аларның үзегезнең йөрәгегездә булуы турында кайгыртырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 20:7; Лука 6:40 чагыштыр).

18. Яратуын күрсәтеп, Йәһвә нинди яхшы үрнәк биргән?

18 Яратуыгыз турында ышандырыгыз. Гайсә суга чумып алгач, Йәһвә: «Син Минем Сөекле Улым, Мин Синең белән ризамын!»,— дип игълан иткән (Лука 3:22). Шулай итеп Йәһвә үзенең Улын ачыктан-ачык таныган, аңа үзенең ризалыгын белдергән һәм үзенең яратуы турында ышандырган. Соңрак Гайсә үзенең Атасына: «Син Мине дөнья яратылганнан элек үк яраттың»,— дип әйткән (Яхъя 17:24). Шуңа күрә Алладан куркучан ата-ана буларак, балаларыгызга яратуыгызны белдерергә һәм аларны иркәләргә оялмагыз, һәм аны мөмкин кадәр ешрак эшләргә тырышыгыз. Һәрчак исегездә тотыгыз: «Ярату нәсихәт бирә» (1 Коринфлыларга 8:1).

19, 20. Балаларга дөрес тәрбия бирүгә нәрсә керә һәм ата-аналар Йәһвәдән нәрсәгә өйрәнәләр?

19 Балаларыгызны тәртипкә өйрәтегез. Изге Язмалар ярату белән бай нәсихәт бирүнең мөһим булуына басым ясый (Гыйбрәтле хикәя 1:8). Балаларын тәртипкә өйрәтү бурычына салкын караган ата-аналар соңрак кичектергесез борчулы нәтиҗәләргә дучар булачаклар. Әмма ата-аналарны икенче каршылыкка бирелүдән кисәтеп куярга кирәк. «Аталар,— дип язган Павел,— балаларыгыз төшенкелеккә бирелмәсеннәр өчен, ачуларын китермәгез» (Колосслыларга 3:21). Ата-аналар балаларын бертуктаусыз төзәтеп торудан, аларның хаталары турында кат-кат әйтүдән һәм аларның тырышлыкларын кечерәйтүдән сакланырга тиеш.

20 Безнең күктәге Атабыз — Йәһвә Алла дөрес тәрбияләү үрнәген бирә. Жәза биргәндә, ул беркайчан да каршылыкларга бирелми. Алла үзенең халкына: «Сиңа кирәгенчә генә җәза бирермен»,— дигән (Иеремия 46:28). Ата-аналар бу очракта Йәһвәгә охшарга тырышырга тиеш. Акыллылыкның чигеннән чыккан яисә нәсихәтнең максатыннан өстен кулланылган тәртипкә өйрәтү чаралары балаларның ачуын китерә.

21. Тәртипкә өйрәтү чараларының никадәр нәтиҗәле булганын ата-аналар ничек билгели ала?

21 Тәртипкә өйрәтү чаралары никадәр нәтиҗәле булуын ата-аналар ничек белә алалар? Алар үзләренә: ул нәсихәт балага ничек тәэсир итте?— дип сорау бирә алалар. Җәза дәрес булырга тиеш. Бала аңа ни өчен җәза биргәннәрен аңларга тиеш. Ата-аналар шулай ук жәзаның нәтиҗәсе нинди булачагын алдан күрергә тиешләр. Әлбәттә, башта һәр бала, аңа җәза биргәндә, һәрчак диярлек үпкәли (Еврейларга 12:11). Ләкин төзәтү чаралары баланы куркытырга тиеш түгел, һәм шулай ук аның ташланылганы яки төзәтелмәслеге турында уе калмаска тиеш. Үзенең халкына җәза бирер алдыннан, Йәһвә әйткән: «Курыкма..., чөнки Мин синең белән» (Иеремия 46:28). Әйе, төзәтү чаралары балага аны яратуыгызны һәм сезнең аның турында кайгыртуыгызны аңлатырлык итеп кулланылырга тиеш.

«АКЫЛЛЫ КИҢӘШЛӘР»НЕ НИЧЕК ТАБАРГА

22, 23. Бәхетле гаилә төзер өчен акыллы киңәшләрне син ничек таба аласың?

22 Бәхетле тормыш төзер өчен кирәкле «кораллар» биргәне өчен без Йәһвәгә рәхмәтләребезне әйтә алабыз. Ләкин ул коралларга ия булу гына җитәрлек түгел. Без алар белән дөрес кулланырга тиеш. Мәсәлән, үзенең кораллары белән чак кына дөрес кулланырга өйрәнгән төзүчене алыйк. Әгәр ул бөтенләй кирәклесен кулланмый икән, ул чакта ничек? Ахыр чиктә ул хәл эшнең сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин. Хәзер син, бәлки, үзеңнең гаиләңдә булган кимчелекләрне күргәнсеңдер. Аларның кайберләреннән бик гади генә арынып булмас. Әмма Изге Язмаларның киңәшенчә эшләү мәгънәлерәк булыр: «Акыллы тыңлар, һәм белемнәрен арттырыр, һәм төпле [кеше] акыллы киңәшләр табар» (Гыйбрәтле хикәя 1:5).

23 Әгәр син Алла турында белем алуыңны дәвам итсәң, акыллы киңәшләр табачаксың. Изге Язмаларның гаилә тормышына кагылган принципларына игътибар ит һәм, кирәк булса, үзгәрешләр яса. Үзләрен чын ир белән хатын һәм ата-ана итеп таныткан тәҗрибәле мәсихчеләрдән үрнәк ал. Алар белән сөйләш. Моннан тыш, үзеңнең проблемаларың турында Йәһвәгә догада сөйлә (Мәдхия 54:23; Филипплыларга 4:6, 7). Ул сиңа үзенә хөрмәт китерерлек бәхетле гаилә төзергә ярдәм итәчәк.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Аерылышу һәм яңадан өйләнешү өчен Изге Язмалар буенча бердәнбер нигез — «зина кылу», ягъни никахтан тыш җенси бәйләнеш (Матфей 19:9).

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Тормыш иптәшеңә карата тугрылык, аралашу, хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү бәхетле гаилә тормышына ничек булыша?

Ата-аналар үзләренең яратулары турында балаларын ничек ышандыра алалар?

Балаларны дөрес тәртипкә өйрәтү эшенә нәрсә керә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 147 нче бит]