Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Патшалыгы идарә итә

Алла Патшалыгы идарә итә

10 бүлек

Алла Патшалыгы идарә итә

1, 2. Кеше хөкүмәтләренең нигезсезлеге нәрсәдән күренә?

БӘЛКИ, синең белән дә мондый хәл булганы бардыр: син нинди дә булса прибор сатып аласың, ләкин соңыннан кинәт аның эшләмәвен беләсең. Мәсәлән, ремонтчыны чакырдың, ди. Әмма ул ватык җирен «төзәткәч», прибор бик тиз вакыттан соң тагын ватыла. Ничек аяныч!

2 Бу мисал кеше хөкүмәтләрен хәтерләтә. Кешелек һәрвакыт тынычлык һәм бәхет тәэмин иткән хөкүмәт теләгән. Ләкин җәмгыятьнең кимчелекләрен бетерүгә куелган тырышлыклар нәтиҗәсез булып чыкканнар. Тынычлык турында бик күп килешүләр төзелгән һәм соңыннан өзелгән булган. Аннан тыш, хөкүмәтләрнең берсе генә булса да ярлылыкны, гаделсезлекне, җинаятьчелекне, авыруларны һәм экология мәсьәләләрен бетерә алдымы? Болар кеше хөкүмәтләренең көченнән килми. Хәтта Исраилнең акыллы патшасы Сөләйман да: «Кешегә исә үзенең юлын ничек белергә?» — дигән сорау биргән (Гыйбрәтле хикәя 20:24).

3. а) Гайсә нәрсә турында вәгазь сөйләгән? б) Кайбер кешеләр Алла Патшалыгын ничек күз алдына китерәләр?

3 Ләкин өметеңне өзмә! Дөньяның ышанычлы хөкүмәте — хыял гына түгел. Аның турында Гайсә вәгазьләгән. Ул аны «Алла Патшалыгы», дип атаган һәм эзеннән баручыларны аның турында дога кылырга өйрәткән (Лука 11:2; 21:31). Әлбәттә, дини даирәләрдә Алла Патшалыгы кайчакта телгә алына. Рабыбыз догасын кабатлап (аны шулай ук «Күктәге Атабыз» яки үрнәк дога дип тә атыйлар). Миллионлаган кешеләр аның турында хәтта көн саен дога кылалар. Ләкин кешеләрдән: «Нәрсә соң ул Алла Патшалыгы?» дип сораганда, җаваплары төрле була. Кайберәүләр: «Ул йөрәгемдә»,— дип әйтә. Икенчеләр Патшалык дип күкләрне атыйлар. Ләкин бу сорауга Изге Язмаларның бер генә мәгънәле җавап биргәнен күрербез.

ПАТШАЛЫК БИЛГЕЛЕ МАКСАТ ӨЧЕН

4, 5. Йәһвә үзенең хакимлеген нигә башкача күрсәтергә карар иткән һәм аның нәтиҗәсе нәрсә булачак?

4 Йәһвә һәрвакыт Галәмнең Патшасы яки тулы хокуклы Хакиме булган. Барысын да Барлыкка Китерүче буларак, андый бөек дәрәҗәне ул хаклы рәвештә алып тора (1 Паралипоменон 29:11; Мәдхия 102:19; Ап. эшләре 4:24). Ләкин Гайсә вәгазьләгән Патшалык Алланың югары хакимиятендә ярдәмче, ягъни икенче дәрәҗәдәге рольне уйный. Ул Мәсих Патшалыгына аерым роль бирелә — нинди?

5 Бу китапның 6 бүлегендә аңлатылганча, беренче кеше пары Алла идарәсенә каршы чыккан. Бәхәсле сораулар аркасында Йәһвә үзенең хакимлеген башкача күрсәтергә карар иткән. Алла дөньяга еланны, ягъни Шайтанны, зарарлаячак һәм кешелек мирас итеп алган гөнаһның нәтиҗәләрен бетерәчәк «яралгы»ны тудыру нияте турында белдергән. Баш яралгы — Гайсә Мәсих, ә «Алла Патшалыгы» — Шайтанны юк итәчәк төп корал. Шул Патшалык ярдәмендә Гайсә Мәсих Йәһвәнең җир өстеннән идарәсен кире кайтарачак һәм Алланың гадел хакимиятен мәңгегә аклаячак (Яшәеш 3:15; Мәдхия 2:2—9).

6, 7. а) Патшалык кайда урнашкан, кем аның Патшасы һәм кем — хакимдәшләре? б) Патшалык гражданнары кем була?

6 Изге Язмаларның Синодаль тәрҗемәсендә Гайсәнең явыз фарисейларга әйткән сүзләре мондый: «Алла Патшалыгы сезнең эчегездә» (Лука 17:21). Гайсә Патшалыкның теге явыз, сатылучан фарисейларның йөрәгендә булуын күздә тотканмы? Әлбәттә, юк. Грек теленнән төгәлрәк тәрҗемә болай яңгырый: «Алла Патшалыгы сезнең арагызда» (татар телендәге «Яхшы хәбәр» китабы). Гайсә алар арасында булган, һәм шуңа күрә ул үзен киләчәк Патша буларак күрсәткән. Кешенең йөрәгендә билгесез бернәрсә булу урынына Алла Патшалыгы реаль, хәрәкәттәге хөкүмәт, аның үз хакиме һәм үз гражданнары бар. Ул — күктәге хөкүмәт, шуңа күрә ул «Күк Патшалыгы» һәм «Алла Патшалыгы» дип атала (Матфей 13:11; Лука 8:10). Даниел пәйгамбәргә бирелгән күренештә аның янына ул Патшалыкның Хакиме килгән, ул «Кеше Улы кебек» булган; ул Хаким Зур Кодрәтле Алла янына китерелгән булган; һәм аңа хакимлек, дан һәм патшалык Аңа барлык халыклар, кабиләләр һәм телләр хезмәт итсен өчен» бирелгән булган (Даниел 7:13, 14). Кем Ул Патша? Изге Язмалар «Кеше Улы» дип Гайсә Мәсихне атый (Матфей 12:40, ЯД; Лука 17:26, ЯД). Әйе, Йәһвә үзенең Улына, Гайсә Мәсихкә Патша булырга вәкаләт биргән.

7 Гайсә үзе генә идарә итми. 144 000 кеше аның белән бергә патшалар һәм руханилар булыр өчен «җирдән йолып алынганнар» (Ачыш 5:9, 10; 14:1, 3; Лука 22:28—30). Патшалык гражданнары Мәсихнең идарәсенә буйсынучан кешеләрдән торган бөтендөнья гаиләсе булачаклар (Мәдхия 71:7, 8). Ләкин ни өчен без Патшалыкның Алланың иң югары хакимиятен аклый алуына һәм җирдә оҗмах шартларын яңадан торгыза алуына ышана алабыз?

АЛЛА ПАТШАЛЫГЫНЫҢ ЧЫНЛЫГЫ

8, 9. а) Алланың Патшалык турындагы вәгъдәләренең ышанычлылыгын нәрсә белән чагыштырып була? б) Ни өчен без Патшалыкның чынлыгына ышана алабыз?

8 Күз алдыңа китереп кара: синең йортың янды, ди. Һәм кирәкле әйберләре кулында булган дустың сиңа аны яңадан төзергә ярдәм итәчәге турында һәм, аннан тыш, гаиләңне азык-төлек белән тәэмин итәргә сүз бирә. Әгәр ул сиңа һәрчак дөресен генә әйтеп килгән булса, бу очракта да аңа ышанырсыңмы? Әйтик, икенче көнне син эштән кайтуга ватыкларны көрәүче эшчеләрне күрәсең һәм кемдер гаиләң өчен азык та алып килгән. Бу хәл, әлбәттә, киләчәктә барысы да яңадан төзелүенә генә түгел, элеккесеннән дә яхшырак булачагына өметеңне ныгытыр иде.

9 Шул рәвешчә Йәһвә дә безне Патшалыгының чын булуына ышандыра. Еврейларга язылган хатта аңлатылганча, Канунның күп яклары Патшалык төзелешенең күләгәсе булганнар (Еврейларга 10:1). Алла Патшалыгының прообразы шулай ук җирдәге Исраил патшалыгы булган. Ул гади генә дәүләт булмаган, чөнки аның хакимнәре «Ходай тәхетендә» утырганнар (1 Паралипоменон 29:23). Аннан да бигрәк, алдан ук: «Татулаштыручы [«Шило» *, ХТ, искәрмәдә] килгәнче, һәм халыкларның аңа буйсынуы, Иудадан скипетр һәм аның биленнән закон чыгаручы китмәячәк»,— дип әйтелгән (Яшәеш 49:10). Әйе, Алла хөкүмәтенең алмашсыз Патшасы Гайсә Иуданың нәсел җебеннән чыгарга тиеш булган (Лука 1:32, 33).

10. а) Алланың Мәсих Патшалыгының нигезе кайчан салынган булган? б) Гайсәнең киләчәк хакимдәшләре бөтен дөнья буенча нинди эш башкарырга тиеш булганнар?

10 Алланың Мәсих Патшалыгының нигезе Гайсәнең апостолларын сайлаудан салынган булган (Ефеслыларга 2:19, 20; Ачыш 21:14). Алар Гайсә Мәсихнең патшадашлары булып күктә идарә итүче 144 000 нең беренчеләре булганнар. Хәзергә Гайсәнең киләчәк хакимдәшләре җирдә яшиләр әле, алар: «...барыгыз һәм бөтен милләтләрнең халыкларын шәкерт итегез, аларны Ата һәм Улы һәм изге рух исеменнән суга чумдырып алыгыз»,— дигән әмерен тотып, киң шаһитлек кампаниясе үткәрәләр (Матфей 28:19, ЯД).

11. Хәзерге вакытта Патшалык турында вәгазь эше ничек алып барыла һәм нәрсәгә ирешелде?

11 Бүгенге көндә гомердә булмаган күләмдә барлык халыкларны өйрәтү әмере үтәлә. Гайсә пәйгамбәрлек иткән сүзләргә туры китереп, Йәһвә Шаһитләре Патшалык турындагы яхшы хәбәрне бөтен җирдә игълан итәләр: «Бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлек буларак, бөтен галәмдә вәгазьләнер; һәм шул вакыт ахыр килер» (Матфей 24:14). Патшалык турындагы вәгазьләү эшенең бер ягы — киң күләмдә белем бирү программасы. Алла Патшалыгының законнарына һәм принципларына буйсынучы кешеләр инде бүген үк бернинди кеше хөкүмәте дә ирешә алмаслык тынычлык һәм бердәмлек кичерәләр. Болар барысы да Алла Патшалыгы чынбарлык икәнен әйтә.

12. а) Ни өчен Патшалык хәбәрчеләрен Йәһвә Шаһитләре дип атау урынлы? б) Алла Патшалыгы кеше хөкүмәтләреннән нәрсәсе белән аерыла?

12 Йәһвә исраиллеләргә: «Минем шаһитләрем... сез һәм Минем хезмәтчем»,— дигән (Исаия 43:10—12). Гайсә, «тугры шаһит» буларак, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ихласлык белән игълан иткән (Ачыш 1:5; Матфей 4:17). Шуңа күрә Патшалыкның хәзерге хәбәрчеләре Алла тарафыннан бирелгән Йәһвә Шаһитләре дигән исемне йөртәләр. Ләкин ни өчен Йәһвә Шаһитләре башка кешеләр белән Алла Патшалыгы турында сөйләшүгә шулкадәр вакыт һәм көч сарыф итәләр? Алар аны Патшалык — кешелек өчен бердәнбер өмет булганга эшлиләр. Кешелек хөкүмәтләре иртәме, соңмы, үзләренең бетүенә баралар, ә Алла Патшалыгы исә беркайчан дә бетмәячәк. Исаия 9:6, 7 дә ул Патшалыкның хакиме, Гайсә, «дөньяның Мирзасы» дип аталган, һәм аннан тыш: «Аның югары хакимиятенең артуына һәм тынычлыгына чик юк»,— дип әйтелә. Алла Патшалыгы бит ул бүген бар, иртәгә юк булган кеше хөкүмәтләре кебек түгел. Даниел 2:44 тә әйтелә: «Күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзәячәк, һәм ул патшалык икенче халыкка бирелмәячәк; ул... мәңгегә урнашачак».

13. а) Алла Патшалыгы нинди мәсьәләләрне уңышлы чишәчәк? б) Ни өчен без Алла вәгъдәләренең уңышлы үтәлүенә ышана алабыз?

13 Кешеләрдән булган нинди патша сугышларны туктата, җинаятьчелекне, авыруларны, ачлыкны бетерә һәм йортсызлык мәсьәләләрен чишә алыр иде? Һәм тагын: җирдәге нинди хаким үлгәннәрне терелтеп торгыза алыр иде? Боларның барысын үзенең Патшасы җитәкчелегендәге Алла Патшалыгы эшли алачак. Патшалык өзлексез төзәтүгә мохтаҗ булган төзәтелмәгән прибор кебек кыска гомерле булмаячак. Киресенчә, Йәһвә вәгъдә итүенчә, Алла Патшалыгы уңышлы булачак: «Минем авызымнан чыккан сүзем дә,— ул Миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин Мин теләгәнне тормышка ашыра, һәм ни өчен Мин аны җибәрдем, ул шуны башкара» (Исаия 55:11). Алла нияте тормышка һичшиксез ашачак; ләкин Патшалык үзенең идарәсен кайчан башлаячак соң?

АЛЛА ПАТШАЛЫГЫ КАЙЧАН ИДАРӘ ИТӘ БАШЛАЯЧАК?

14. Гайсәнең шәкертләре Алла Патшалыгы турында нәрсәне аңламаган һәм Гайсә үзенең идарәсе турында нәрсә белгән?

14 «Рабби, шушы вакыттамы Син Исраил Патшалыгын яңадан торгызачаксың?» Гайсә шәкертләренең бу соравы аларның Алла Патшалыгының максаты нәрсәдә булганын һәм аның кайчан идарә итә башлавын ул чакта белмәгәннәрен күрсәтә. Бу яктан аларның фаразларын искәртеп, Гайсә әйткән: «Атаның Үз хакимияте белән билгеләгән заманнарын яки мизгелләрен белү сезнең эшегез түгел». Гайсә үзенең җир өстеннән идарә итүен соңрак, терелтеп торгызылганнан соң һәм күккә күтәрелгәннән соң күп еллар үткәч башлануын белгән (Ап. эшләре 1:6—11; Лука 19:11, 12, 15). Изге Язмаларда алдан ук шулай әйтелгән иде. Моның турында анда нәрсә әйтелә?

15. Гайсәнең идарәсе башлануы турында Мәдхия 109:1 дә нәрсә хәбәр ителә?

15 Гайсә турында пәйгамбәрлекчә әйтеп һәм аны «Рабби» дип атап, Давыт патша әйткән: «Йәһвә Минем Раббыма әйтте: Синең дошманнарыңны Синең аягың астына салганга кадәр, Минем уң ягымда утыр» (Мәдхия 109:1, Г. П. Павский тәрҗемәсе; Ап. эшләре 2:34—36 ны чагыштыр). Бу пәйгамбәрлек Гайсәнең күккә күтәрелгәннән соң шул ук вакытта идарә итә башламаганын күрсәтә. Ул Алланың уң кулы янында көтәргә тиеш булган (Еврейларга 10:12, 13). Аңа күпме көтәргә туры килгән соң? Аның идарәсе кайчан башланган? Бу сорауларга җавап табарга Изге Язмалар ярдәм итә.

16. Б. э. к. 607 елда нәрсә булган һәм Алла Патшалыгына аның нинди кагылышы булган?

16 Бөтен Җир шарында Йәһвә исеме яшәгән бердәнбер шәһәр Иерусалим булган (3 Патшалык 11:36). Ул шулай ук күктәге Алла Патшалыгының прообразы булган җирдәге Алла Патшалыгының башкаласы булган. Шуңа күрә б. э. к. 607 елда Иерусалимның вавилонлылар тарафыннан җимерелүе бик мөһим вакыйга булган. Шул вакыйгадан алып Алла җирдә үзенең халкы белән идарә итмәгән озакка сузылган вакыт башланган. Алты гасырга якын вакыт узгач, Гайсә Алланың идарәсе өзелгән чорның элеккечә дәвам итүе турында әйткән, менә аның сүзләре: «Мәҗүсиләрнең вакыты үткәнгә чаклы, Иерусалимны мәҗүсиләр таптаячаклар» (Лука 21:24).

17. а) «Мәҗүсиләр вакытлары» нәрсә ул һәм алар күпме вакыт дәвам итә? б) «Мәҗүсиләр вакытлары» кайчан башланган һәм кайчан беткән?

17 Мәҗүсиләр вакыты»нда бу дөньяның хөкүмәтләренә Аллага яраклы идарәне бәреп төшерергә рөхсәт ителгән. Ул чор б. э. к. 607 елда Иерусалимны тар-мар итүдән башланган, һәм Даниел аның «җиде вакыт» дәвам итүе турында әйткән (Даниел 4:20—22). Ул «җиде вакыт» күпме дәвам итә соң? Изге Язмаларда өч ярым «вакыт»ның 1 260 көнгә тигез булуы турында әйтелә (Ачыш 12:6, 14). Шундый ике чор, ягъни җиде вакыт, шулай итеп, 2 520 көнгә тигез була. Ләкин андый кыска ара узу белән аеруча бернәрсә дә булмаган. Ләкин Даниел пәйгамбәрлегенә «көн урынына ел» дигән принципны куллансак һәм б. э. к. 607 елдан алып 2 520 ел санасак, б. э. 1914 елына чыгабыз (Саннар 14:34; Иезекииль 4:6).

18. Патша вәкаләте алгач ук Гайсә нәрсә эшләргә керешкән һәм ул җирдә ничек сизелгән?

18 Ул елны Гайсә күктә идарә итә башлаганмы соң? Аны раслаучы дәлилләр киләсе бүлектә һәр яктан каралачак. Ләкин Гайсәнең идарә итә башлавы җирдә тынычлыкның тиз генә башлануын аңлатмаганы аермачык. Ачыш 12:7—12 дә Гайсә Патша вәкаләтен алу белән Шайтанны һәм аның җеннәрен күктән бәреп төшерәчәге турында әйтелгән. Ул җирдә яшәүчеләргә кайгы китерер иде, ләкин Иблискә «аз вакыт» калганы тынычландыра. Тиздән шатлыгыбыз өчен сәбәп Алла Патшалыгы идарә итүеннән генә түгел,— аның җиргә һәм тыңлаучан кешелеккә моңарчы күрелмәгән фатихаларын китерәчәгеннән дә булачак (Мәдхия 71:7, 8). Аларның тиздән булачагын без кайдан беләбез?

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Шило исеме «Кемнеке булган Ул — Шул; Ул кемнеке булган, Шул» дигән мәгънәне аңлата. «Шило»ның Гайсә Мәсих, «Иуда буыныннан булган арыслан» булуы вакытлар узу белән ачыкланган (Ачыш 5:5). Арамеялеләрнең кайбер тәрҗемәләрендә «Шило» дигән сүз тик «Мәсих» яки «Мәсих патша» дигән әйтем белән алыштырылган булган.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Алла Патшалыгы нәрсә ул һәм ул кайдан идарә итә?

Патшалыкта кем идарә итә һәм аның гражданнары кем?

Үзенең Патшалыгының чынлыгына Йәһвә безне ничек ышандыра?

«Мәҗүсиләр вакытлары» кайчан башланган һәм кайчан беткән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[94 биттәге рамка]

МӘСИХ ПАТШАЛЫГЫНА КАГЫЛЫШЛЫ КАЙБЕР ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАР

• Йәһвә Еланның, Шайтан Иблиснең, башын зарарлаячак «яралгыны» дөньяга тудырачагы турындагы ниятен белдерә (Яшәеш 3:15).

• Йәһвә «яралгының» Ибраһим токымы булачагын б. э. к. 1943 елда күрсәтә (Яшәеш 12:1, 3, 7; 22:18).

• Исраил тарафыннан б. э. к. 1513 елда кабул ителгән Канун берлеге «киләчәк игелекләрнең күләгәсе» була (Чыгыш 24:6—8; Еврейларга 10:1).

• Җирдәге Исраил патшалыгына б. э. к. 1117 елда нигез салынган булган һәм соңрак аның белән Давыт нәселеннән булган патшалар идарә иткәннәр (1 Патшалык 11:15; 2 Патшалык 7:8, 16).

• Иерусалимның б. э. к. 607 елда тар-мар ителүеннән «мәҗүсиләр вакытлары» башлана (4 Патшалык 25:8—10, 25, 26; Лука 21:24).

• Гайсә Патшалык белән б. э. 29 елында идарә итү өчен майланган һәм үзенең җирдәге хезмәтен башлаган (Матфей 3:16, 17; 4:17; 21:9—11).

• Гайсә б. э. 33 елында күккә күтәрелә һәм Алланың уң кулы янына утырып, үзенең идарә итү вакытын көтә (Ап. эшләре 5:30, 31; Еврейларга 10:12, 13).

• «Мәҗүсиләр вакытлары» бетү белән, б. э. 1914 елында Гайсә күктәге Патшалыкның тәхетенә утыра (Ачыш 11:15).

• Шайтан һәм аның җеннәре җир чигенә бәреп төшереләләр һәм кеше кайгыларына сәбәпче булалар (Ачыш 12:9—12).

• Гайсә Алла Патшалыгы турындагы хәбәрне бөтендөнья күләмендә вәгазьләү эше белән идарә итә (Матфей 24:14; 28:19, 20).