Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла нинди табынуны кабул итә?

Алла нинди табынуны кабул итә?

5 бүлек

Алла нинди табынуны кабул итә?

1. Самарияле хатынның табыну турында нәрсә беләсе килгән?

КАЙЧАН да булса син үзеңә: «Алла нинди табынуны кабул итә?» — дигән сорау биргәнең булдымы? Самариядәге Гаризим тавы янында Гайсә Мәсих белән сөйләшкәндә, бер хатынның мондый соравы туган күрәсең. Ул хатын яһүдләрнең һәм самариялеләрнең Аллага төрлечә табынганнарына игътибар итеп: «Безнең аталарыбыз бу тауда табынганнар; ә сез кешеләр табынырга тиеш урын Иерусалимда, дисез»,— дип әйткән (Яхъя 4:20). Гайсә самарияле хатынга Алла һәрбер табынуны да кабул итә дигәнме? Яисә ул Аллага яраклы булыр өчен аерым бер нәрсәләр таләп ителгәне турында әйткәнме?

2. Самарияле хатынга Гайсә нәрсә дип җавап биргән?

2 Гайсәнең җавабы аны нык гаҗәпләндергән: «Бервакыт килер, бу тауда да, Иерусалимда да Атага табынмассыз» (Яхъя 4:21). Самариялеләр озак вакыт Йәһвәне хөрмәт иткәннәр һәм Гаризим тавында башка илаһларга табынганнар (4 Патшалык 17:33). Ә хәзер исә Гайсә бу тауның да, Иерусалимның да чын табынуда бернинди әһәмияте булмаячагы турында әйтә.

РУХТА ҺӘМ ХАКЫЙКАТЬТӘ ТАБЫНУ

3. а) Ни өчен асылда самариялеләр Алланы белмәгәннәр? б) Турылыклы яһүдләр һәм башка кешеләр Алланы ничек танып белә алганнар?

3 Аннан соң Гайсә самарияле хатынга: «Сез нәрсәгә табынуыгызны белмисез; ә без нәрсәгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдләрдән»,— дигән (Яхъя 4:22). Самариялеләрдә ялган дини карашлар яшәп килгән; алар Изге Язмаларның беренче биш китабын гына Алла тарафыннан рухландырылган, дип санаганнар, әле ансы да үзләре төзәткән редакциядә,— ул китаплар Самариялеләрнең Биш Китабы дип танылган булган. Шуңа күрә асылда алар Алланы белмәгәннәр. Ә яһүдләргә Алла сүзе ышанып тапшырылган булган (Римлыларга 3:1, 2). Язмаларда тугрылыклы яһүдләр һәм башка ачык йөрәкле кешеләр Алланы танып белер өчен кирәкле барлык мәгълүматлар булган.

4. Гайсә сүзләре буенча, яһүдләрнең һәм самариялеләрнең табынуы Аллага яраклы булсын өчен алар нәрсә эшләргә тиеш булганнар?

4 Ләкин Гайсә, әгәр яһүдләрнең дә, самариялеләрнең дә Аллага яраклы буласылары килсә, алар табынуларын үзгәртергә тиеш булалар, дип күрсәткән. Ул әйткән: «Вакыт килә, һәм килеп тә җитте инде, ул чакта чын күңелдән табынучылар Атага рухта һәм хакыйкатьтә табынырлар; чөнки Ата шундый табынучыларны эзли. Алла — Рух Ул, һәм аңа табынучылар рухта һәм хакыйкатьтә табынырга тиешләр» (Яхъя 4:23, 24, ЯИ). Без Атага «рухта» табынырга тиеш, ягъни табынуга безне иман һәм ярату белән тулы йөрәк дәртләндерергә тиеш. Аллага «хакыйкатьтә» табыну — без аның Сүзен, Изге Язмаларны, өйрәнергә һәм безгә ачылган хакыйкатькә туры китереп аңа табынырга тиешлегебезне аңлата. Синең андый теләгең бармы?

5. а) «Табыну» дигән сүз нәрсәне аңлата? б) Безнең табынуыбыз Аллага яраклы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

5 Гайсә Алланың тик чын табынуны гына кабул итүенә басым ясап әйткән. Бу Йәһвә кабул итмәгән табынуның да булуын күрсәтә. Аллага табыну — аңа хөрмәт күрсәтүне һәм изге хезмәт башкаруны аңлата. Әгәр дә син зур дәрәҗәле дәүләт башлыгына тирән ихтирамыңны күрсәтәсең килсә, син, һичшиксез, аңа чын күңелдән бирелеп хезмәт итәргә тырышыр идең һәм аңа ярарга теләр идең. Аннан да бигрәк без Аллабызга яраклы булырга телибез. Минем динем мине канәгатьләндерә, дип уйламыйча әйтү урынына, Алла таләпләре нигезендә үзебезнең табынуыбызны тикшерергә кирәк.

АТАНЫҢ ИХТЫЯРЫН БАШКАРУ

6, 7. Ни өчен Гайсә үзләрен аның шәкертләре, дип санаган кайбер кешеләрне танымый?

6 Әйдәгез, Матфей 7:21—23 не укыйк һәм Аллага һәрбер табынуның да яраганын-ярамаганын мөһим рәвештә нәрсә билгеләгәнен карыйк. Гайсә әйткән: «Миңа „Рабби! Рабби!“— диюче һәркем Күк Патшалыгына керәчәк түгел, ләкин Күктәге Атамның ихтыярын башкаручы керер. Ул көндә күпләр миңа: „Рабби! Рабби! Без Синең исемең белән пәйгамбәрлек итмәдекме? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Һәм Синең исемең белән күп могҗизалар эшләмәдекме?“— диячәкләр. Һәм шул вакытта Мин аларга: „Мин сезне һичкайчан белмәдем; әй, сез канунсызлык эшләүчеләр, Минем янымнан китегез“,— дип белдерәчәкмен».

7 Чын табынуда Гайсә Мәсихне Рабби дәрәҗәсендә тану бик мөһим. Ләкин бу сүзләр буенча, үзләрен Гайсә шәкерте, дип санаучы күпләрнең табынуында нәрсәдер җитеп бетми. Гайсә аларның кайберләренең табигатьтән өстен савыктырулар кебек «могҗизалар» эшләүләре турында әйткән. Ләкин алар Гайсә мөһим дип санаган эшләрне башкарып җиткермиләр. Алар ‘[аның] Атасының ихтыярын башкармыйлар’. Әгәр дә без Аллага яраклы булырга теләсәк, безгә башта аның ихтыярын белергә, аннан соң аны башкарырга кирәк.

ТӨГӘЛ БЕЛЕМ — САКЧЫ

8. Бездән нәрсә таләп ителә һәм әгәр Алла ихтыярын үтисебез килсә, безгә нинди ялгыш фикерләрдән читтә торырга кирәк?

8 Алла ихтыярын башкарыр өчен Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих турында төгәл белем алырга кирәк. Ул белем мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә безгә барыбызга да Алла Сүзендәге, Изге Язмалардагы белемгә карата җитди мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. Кайберәүләр, әгәр дә без үзебезнең табынуыбызны ихлас күңелдән һәм тырышлык белән башкарсак, алары бик үк мөһим түгел, дип саный. Икенчеләр: «Белмәгәннән күп соралмас»,— дип әйтә. Ләкин Изге Язмалар безне Алла белемендә һәм аның ниятләрендә үсәргә дәртләндерә (Ефеслыларга 4:13; Филипплыларга 1:9; Колосслыларга 1:9).

9. Белем безне нәрсәдән саклый һәм безгә ни өчен андый сакчы кирәк?

9 Андый белем безне сафсызлыктан саклаячак. Рәсүл Павел «яктылык Фәрештәсе» булып күренергә теләгән бер рухи затны телгә алган (2 Коринфлылыларга 11:14). Шундый битлек астында ул рухи зат — Шайтан — безне Алла ихтыярына каршы эшләргә мәҗбүр итәргә тели. Павел сүзләре буенча, Шайтан белән элемтәдә булучы башка рухи затлар шулай ук кешеләрнең табынуларын хәрәм итәләр: «Мәҗүсиләр, корбан китереп, Аллага түгел, җеннәргә китерәләр» (1 Коринфлыларга 10:20). Күпләр, бәлкем, Аллага дөрес табынабыз, дип санаганнардыр, ләкин шуның белән бергә алардан Алла көткән гамәлләрне эшләмәгәннәр. Алар, үзләре дә шуны сизмичә, ялган табынуда катнашкан булганнар. Соңрак Шайтан һәм аның җеннәре турында тагын да күбрәк белербез, әмма Алла дошманнарының кешелек дөньясының табынуын хәрәм иткәннәре хәзер аермачык.

10. Әгәр дә кемнеңдер су чыганагын явыз ният белән агулаганын белсәң, син нишләячәксең һәм Алла Сүзендәге белем безгә ничек ярдәм итә?

10 Әгәр син кемнеңдер су чыганагын явыз ният белән агулаганын белсәң, аннан эчүеңне дәвам иткән булыр идеңме? Син, әлбәттә, кичектермичә чиста су чыганагы табар идең. Әйе, Алла Сүзен төгәл белү безгә чын динне танырга һәм Аллага табынуны хәрәм итә торган һәрнәрсәне кире кагарга булыша.

ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ — КЕШЕ ТӨЗЕГӘН КАНУННАР

11. Күпчелек яһүдләрнең табынуында нәрсә дөрес булмаган?

11 Гайсә җирдә булганда, яһүдләрнең күпләре Алла турындагы төгәл белем буенча эш итмәгәннәр. Шуңа күрә алар Йәһвә алдындагы саф абруйларыннан мәхрүм булганнар. Павел алар турында: «Аларга шаһитлек бирәм: аларның Аллага карата тырышлыклары бар, әмма фикерләү [«төгәл белем», ЯД] буенча түгел»,— дип язган (Римлыларга 10:2). Алланың сүзен тыңлыйсы урынга, алар аңа ничек табынырга кирәклеген үзләре карар иткәннәр.

12. Исраиллеләрнең табынуын нәрсә хәрәм иткән һәм нинди нәтиҗә белән?

12 Исраиллеләр башта Алла биргән саф динне тотканнар, ләкин тора-бара алар аңа кеше тәгълиматлары һәм фәлсәфи уйдырмалар керткәннәр (Иеремия 8:8, 9; Малахия 2:8, 9; Лука 11:52). Фарисейлар дип танылган яһүдләрнең дин җитәкчеләре үзләренең табынуларын Аллага яраклы дип санасалар да, Гайсә аларга әйткән: «Исаия сез мөнафикълар хакында дөрес пәйгамбәрлек итте. Китапта язылганча: „Бу кешеләр авызлары белән Мине хөрмәт итәләр, ә аларның йөрәкләре Миннән еракта; әмма, кешеләр төзегән кануннарны тәгълимат буларак өйрәтеп, алар Мине юкка гына хөрмәт итәләр“» (Марк 7:6, 7).

13. Безнең дә фарисейлар кебек эшли башлавыбыз ничек мөмкин?

13 Безнең дә фарисейлар кебек эшли башлавыбыз мөмкинме? Әгәр без Алланың табыну турында әйткән сүзләренә колак салу урынына, дини гореф-гадәтләр артыннан барсак, бик тә мөмкин. Бу бик булырлык куркыныч турында Павел искәртеп язган: «Рух исә ачык рәвештә әйтә: соңгы вакытта кайберәүләр вәсвәсәче рухларга һәм җен тәгълиматларына игътибар биреп, иманнан читкә китәчәкләр» (1 Тимофейга 4:1). Күрәсең, безнең табынуыбыз Аллага яраклы, дип үз-үзебезгә чамадан тыш ышанып уйлау гына җитәрлек түгел. Гайсә белән сөйләшкән самарияле хатын кебек без, бәлки, табынуыбызны ата-аналарыбыздан мирас итеп алганбыздыр. Ләкин безгә эшләгән эшләребезне Алла кабул итү-итмәвен тикшереп белергә кирәк.

АЛЛА ИХТЫЯРЫНА КАРШЫ ЭШЛӘҮДӘН САКЛАН

14, 15. Алла ихтыяры турында берникадәр белемебез булса да, безгә ни өчен сак булырга кирәк?

14 Әгәр сак булмасак, җиңел генә Аллага ярамаган эш эшләп куюыбыз мөмкин. Мәсәлән, рәсүл Яхъя, фәрештәгә «сәҗдә кылыр өчен», аның алдына йөзтүбән егылган. Ләкин фәрештә аны кисәткән: «Кара, моны эшләмә, мин сиңа һәм Гайсә шаһитлегенә ия булган кардәшләреңә хезмәттәш; Аллага сәҗдә кыл» (Ачыш 19:10). Шуңа күрә табынуың нинди дә булса потларга табыну белән хәрәм ителгәнен-ителмәгәнен тикшерергә кирәк булуын аңлыйсыңмы? (1 Коринфлыларга 10:14).

15 Кайбер мәсихчеләр Аллага ярамаган дини йолаларны тота башлагач, Павел алардан: «Ни өчен сез тагын ул көчсез һәм ярлы кануннарга кире кайтасыз һәм үзегезне тагын аларның коллыгына төшерергә телисез? Аерым көннәр, айлар, фасыллар һәм еллар күзәтәсез. Куркам сезнең өчен, юкка гына сездә хезмәт итмәдемме икән»,— дип сораган (Галатларга 4:8—11). Ул кешеләр Алла турында белем алган булганнар, ләкин соңрак уйлап җиткермичә Йәһвәгә ярамаган дини бәйрәмнәрне уздырып һәм йолаларны тотып яши башлаганнар. Павел әйтүенчә, без ‘Аллага нәрсә яраклы булганны сынарга’ тиеш (Ефеслыларга 5:10).

16. Яхъя 17:16 һәм 1 Петр 4:3 тәге шигырьләр безгә Аллага нинди бәйрәмнәр яраганын, ә кайсылары ярамаганын аерырга ничек булыша?

16 Без Алла принципларына каршы килгән дини бәйрәмнәрдән һәм йолалардан читтә торырга тиеш (1 Фессалоникилеләргә 5:21). Мәсәлән, Гайсә үзенең эзеннән баручылар турында әйткән: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:16). Синең динеңдә бу дөньяның эшләренә катнашмаучылык позициясе белән каршы килгән йолалар һәм бәйрәмнәр бармы? Син йөргән гыйбадәтханәгә йөрүче кешеләр үзләрен кайчакта рәсүл Петр язганча тотып, йолаларда һәм бәйрәмнәрдә катнашалармы? Ул: «Сез инде үзегезне мәҗүсиләр кебек тотып, бозыклыкка, шәһвәткә, эчүчелеккә, котырынкы эчү мәҗлесләренә, типтерүгә һәм җирәнгеч потларга табынуга батып җитәрлек вакыт уздырдыгыз»,— дип язган (1 Петр 3:4, ХТ).

17. Ни өчен без бу дөньяның рухына хас булган бар нәрсәдән читтә торырга тиеш?

17 Рәсүл Яхъя бу алласыз дөньяның рухына хас булган эшләрдән читтә торуның кирәклегенә басым ясап әйткән. Ул язган: «Дөньяны яратмагыз, ни дөньяда булганны да: кем дөньяны ярата, шунда Атаның яратуы юк; чөнки дөньядагы бар нәрсә: тән нәфесе, күзләр нәфесе һәм тормыштан горурлану Атадан түгел, әмма бу дөньядан. Дөнья да узып бара, аның нәфесе дә, ә Алла ихтыярын үтәүче мәңге яшәр» (1 Яхъя 2:15—17). Син ‘Алла ихтыярын башкаручылар’ мәңге яшәячәкләр дигәнгә игътибар иттеңме? Әйе, әгәр дә без Алла ихтыярын үтәсәк һәм бу дөньяның рухына хас булган эшләрдән читтә торсак, безнең мәңгелек тормышка өметебез бар!

АЛЛАНЫҢ ЮГАРЫ НОРМАЛАРЫ БУЕНЧА ЯШӘ

18. Кайбер коринфлылар үз-үзләрен тоту турында нинди ялгыш фикердә булганнар һәм аннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

18 Алла үзенең табынучыларыннан югары әхлакый нормаларны үтәүләрен тели. Борынгы Коринфта кайбер мәсихчеләр Алла аларның үз-үзләрен әхлаксыз тотуларына түзеп торыр, дигән хаталы фикер йөрткәннәр. Ләкин 1 Коринфлыларга 6:9, 10 буенча, алар бик нык ялгышканнар. Әгәр дә без Алла кабул итәрлек рәвештә табынырга теләсәк, без аңа сүзләребез буенча гына түгел, эшләребез буенча да яраклы булырга тиеш. Син Аллага шулай табынасыңмы? (Матфей 15:8; 23:1—3).

19. Кешеләргә карата мөнәсәбәтләребезгә чын табыну ничек тәэсир итә?

19 Кешеләргә карата мөнәсәбәтләребез шулай ук Алла нормаларын чагылдырырга тиеш. Гайсә Мәсих безне кешеләрнең безнең белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсәк, үзебез дә алар белән шулай ук мөгамәлә итүебезгә өндәгән,— бу чын табынуның шактый мөһим өлеше (Матфей 7:12). Шулай ук аның кардәшләрчә яратуны күрсәтү турында әйткән сүзләренә игътибар ит: «Бер-берегезне яратсагыз, менә шуннан барысы да сезнең Минем шәкертләрем икәнегезне белерләр» (Яхъя 13:35). Гайсә шәкертләре бер-берсен яратырга һәм яхшылыкларны бергә табынучыларга эшләгән кебек, башка кешеләргә дә эшләргә тиеш (Галатларга 6:10).

БӨТЕН ЙӨРӘКТӘН ТАБЫНУ

20, 21. а) Алла нинди табынуны кабул итә? б) Малахия көннәрендә Йәһвә ни өчен Исраилнең табынуын кире каккан?

20 Бәлки, синең дә Аллага яраклы рәвештә табынасың киләдер. Алай булса, табынуга син Йәһвә күзлегеннән чыгып яшәргә тиеш. Якуп шәкерт барлык эшләргә дә безнең карашыбыз түгел, Алла карашы нинди булуының мөһимлегенә басым ясап әйткән. «Аллабыз һәм Атабыз каршындагы чиста, саф тәкъвалык ул хәсрәт кичергән ятимнәр һәм тол хатыннар турында кайгырту һәм үзебезне дөньядан хәрәм итмичә саклау»,— дип әйткән (Якуп 1:27). Аллага яраклы булырга омтылу безне һәрберебезне, табынуыбыз көфер эшләр белән хәрәм ителгән ниндидер әйберләр юкмы икәнлеген һәм, Алла карашы буенча, берәр мөһим әйберләрне күздән төшермибезме икән дип, үзебезнең табынуыбызны тикшерү теләге тудырачак (Якуп 1:26).

21 Йәһвә тик саф, бөтен йөрәктән чыккан табынуны гына кабул итә (Матфей 22:37; Колосслыларга 3:23). Исраил халкы Аллага тиешлесен бирми башлагач, Йәһвә әйткән: «Улы атасын хөрмәт итә һәм хезмәтче — үзенең хуҗасын; әгәр Мин — Ата икән, кая Миңа тиешле ихтирам? Һәм әгәр Мин Ходай икән, кая Минем каршымда тирән хөрмәт?» Алар корбан чалып сукыр, аксак һәм авыру хайваннар китереп Алланы рәнҗеткәннәр; һәм ул андый табынуны кире каккан (Малахия 1:6—8). Йәһвә кристаллдай чиста табынуга лаеклы һәм ул үзенә тик аерым тугрылык кына кабул итә (Чыгыш 20:5; Гыйбрәтле хикәя 3:9; Ачыш 4:11).

22. Без нәрсәдән читтә торырга тиеш һәм, киресенчә, табынуыбызны Алла кабул итүен теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

22 Гайсә белән сөйләшкән самарияле хатын Аллага яраклы табыну белән кызыксынып киткән булса кирәк. Әгәр ул шулай ук безне дә кызыксындырса, без барлык хәрәм итә торган тәгълиматлардан һәм йолалардан читтә торырга тиеш (2 Коринфлыларга 6:14—18). Аның урынына без, Алла турындагы белемне алыр өчен һәм аның ихтыярын үтәр өчен, бөтен көчебезне куячакбыз. Без Аллага яраклы табынуга куелган таләпләргә туры килергә тырышачакбыз (1 Тимофейга 2:3, 4). Йәһвә Шаһитләре моны эшләргә тырышалар һәм чын йөрәктән Аллага «рухта һәм хакыйкатьтә» табыныр өчен аларга кушылырга чакыралар (Яхъя 4:24, ЯИ). Гайсә әйткән: «Ата Үзенә әнә шундый табынучыларны эзли» (Яхъя 4:23). Без сине аларның берсе, дип ышанабыз. Самарияле хатын кебек, әлбәттә, синең дә мәңге яшисең киләдер (Яхъя 4:13—15). Ләкин күрәбез: кешеләр картая һәм үлә. Ни өчен икәнен киләсе бүлек аңлатыр.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Яхъя 4:23, 24 буенча, Алла нинди табынуны кабул итә?

Билгеле бер бәйрәмнәрнең һәм йолаларның Аллага яраклы булу-булмавын ничек белергә?

Алла кабул иткән табынуга нинди таләпләр куела?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 44 нче бит]