Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла халкы арасында ышыклан

Алла халкы арасында ышыклан

17 бүлек

Алла халкы арасында ышыклан

1, 2. Ни өчен кешелек хәле давыл кичергән кешеләр хәленә охшаш?

КҮЗ алдыңа китер: син яшәгән җирдән көчле давыл узып китте, ди. Йортың җимерелде һәм син барлык милкеңнән мәхрүм булдың. Ашарыңа җитми. Хәл котылгысыз кебек күренә. Ниһаять кайдандыр бәлага очраучы кешеләр өчен ярдәм килә. Бик күп азык-төлек һәм кием-салым алып киләләр. Сиңа яңа йорт төзиләр. Һичшиксез, мондый ярдәм оештыручы кешеләргә синең рәхмәтең чиксез зур булыр иде.

2 Бүген моңа охшаш хәлләр була. Адәм белән Хауваның фетнәсе, теге давыл сыман, барлык кеше нәселенә һәлакәтле нәтиҗә китергән. Оҗмах — кешеләрнең торагы — югалтылган булган. Шул вакыттан халыкны сугышлардан, җинаятьчелектән һәм гаделсезлектән саклап калу кеше хөкүмәтләренең хәленнән килми. Ялган дин миллионлаган кешеләрне файдалы рухи азыктан мәхрүм итә һәм аларны ач яшәргә мәҗбүр итә. Ләкин Йәһвә Алла безгә рухи азык, кием һәм торырга урын бирә. Ул аны ничек эшли?

«ЫШАНЫЧЛЫ ҺӘМ АКЫЛЛЫ ХЕЗМӘТЧЕ»

3. Ни рәвешчә Йәһвә кешеләргә рухи азык бирә һәм ул нинди мисаллардан күренә?

3 Афәттән зарар күргән кешеләргә ярдәм гадәттә бер үзәктән, ниндидер оешма аша килә; һәм Йәһвә үзенең халкына биргән рухи азык шулай ук оештырылган рәвештә бирелә. Мәсәлән, исраиллеләр бер мең ярым елга якын «Ходайның җыелышы» булганнар. Йәһвә алар арасыннан үз халкын Канунга өйрәтү өчен кешеләр билгеләгән (1 Паралипоменон 28:8; 2 Паралипоменон 17:7—9). Безнең эраның беренче гасырында Йәһвә мәсихчеләр оешмасын гамәлгә керткән. Апостоллардан һәм өлкәннәрдән торган совет җитәкчелегендә эшләгән җыелышлар оештырылган булган (Ап. эшләре 15:22—31). Безнең көннәрдә Йәһвә шулай ук үзенең халкы белән оештырылган төзелеш аша идарә итә. Без моны кайдан беләбез?

4. Безнең вакытта кем «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булып чыккан һәм Алладан без рухи азыкны ничек алабыз?

4 Гайсә Патша хакимиятендә булган вакытта аның эзеннән баручыларга «вакытында ризык таратучы ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булачагын әйткән (Матфей 24:45—47). Гайсә 1914 елда күктәге Патша тәхетенә менеп утырган чакта кем ул «хезмәтче» булып чыккан? Һич тә христиан дөньясының руханилары түгел. Күпчелектә руханилар беренче бөтендөнья сугышы чорында төрле илнең хөкүмәтен яклауга юнәлгән пропаганда белән мәхәлләсенең халкын «ашаткан». Файдалы исә һәм үз вакытында бирелгән рухи ризыкны Алланың изге рухы белән майланган һәм Гайсә «кечкенә көтү» дип атаган чын мәсихчеләр төркеме тараткан (Лука 12:32). Ул майланган мәсихчеләр кеше хөкүмәтләре турында түгел, Алла Патшалыгы турында вәгазьләгәннәр. Шуңа күрә берникадәр вакыттан соң чын диндә майланган «хезмәтче» белән беррәттән аларның миллионлаган теләктәшләре — «башка сарыклар» — булып чыкканнар (Яхъя 10:16). Алла «ышанычлы хезмәтче» һәм «хезмәтче»нең Җитәкче советы белән файдаланып, үзенең оештырылган халкына рухи азык, кием һәм торыр урынны ничек өләшергә икәнен күрсәтә.

«ВАКЫТЫНДА РИЗЫК»

5. Хәзерге дөньяның рухи хәле нинди һәм аның өчен Йәһвә нәрсә хәстәрли?

5 Гайсә: «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Алланың авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәр»,— дип әйткән (Матфей 4:4). Кызганычка каршы, кешеләрнең күпчелеге Алланың нәрсә әйткәненә бернинди игътибар бирми. Йәһвәнең пәйгамбәре Амос алдан ук әйткәнчә, «икмәк ачлыгы түгел, суга сусау түгел, ләкин Ходай сүзләрен ишетүгә сусау» көннәре килеп җитте (Амос 8:11). Рухи ачлык хәтта бик дини кешеләр арасында да хөкем сөрә. Әмма Йәһвә «барлык кешеләрнең котылып калуларын һәм хакыйкатьне белергә ирешүләрен тели» (1 Тимофейга 2:3, 4). Шуңа күрә ул безгә рухи азыкны мул итеп бүләк итә. Ләкин аны кайдан табарга?

6. Йәһвә үз халкын рухи азык белән элек ничек тәэмин иткән?

6 Йәһвә һәрчак рухи азык белән аерым-аерым кешеләрне түгел, үзенең барлык халкын тәэмин иткән (Исаия 65:13). Мәсәлән, Исраил руханилары, Алла Канунына халыкны өйрәтер өчен, ирләрне дә, хатыннарны да, балаларны да — барысын җыйганнар (Икенчезаконлык 31:9, 12). Һәрбер кеше нәсихәт һәм күңел күтәренкелеге ала алсын өчен, беренче гасырдагы мәсихчеләр ул вакыттагы җитәкче совет җитәкчелегендә җыелышлар оештырганнар һәм бердәм очрашулар үткәргәннәр (Римлыларга 16:4; Филимонга 1, 2). Йәһвә Шаһитләре алар үрнәге буенча баралар. Сине җыелышның барлык очрашуларына йөрергә ихлас күңелдән чакыралар.

7. Мәсихчеләр очрашуларына даими рәвештә йөрү белем һәм иман белән ничек бәйләнгән?

7 Әлбәттә, Изге Язмаларны шәхси өйрәнү ярдәмендә син күп әйберләргә өйрәнгәнсең. Бәлкем, сиңа кемдер булышкандыр (Ап. эшләре 8:30—35). Ләкин синең иманыңны үсемлек белән чагыштырып була: ул тиешле карау булмаса корый башлый һәм ахыр чиктә һәлак була. Шуңа күрә сиңа тиешле рухи туклану алырга кирәк (1 Тимофейга 4:6). Мәсихчеләр очрашуларында өзлексез уку программасы бирелә, ул сиңа рухи яктан тукланырга һәм Алла турында белемең арткан саен иманыңны үстерергә ярдәм итәчәк (Колосслыларга 1:9, 10).

8. Ни өчен безгә Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларына йөрергә кирәк?

8 Җыелышның очрашулары тагын бер шактый мөһим максатка хезмәт итә. Павел: «Ярату һәм яхшы эшләргә дәртләндереп, бер-беребезгә игътибарлы булыйк; җыелышыбызны калдырмыйк»,— дип язган (Еврейларга 10:24, 25). «Дәртләндерергә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук «үткенләргә» дигән мәгънәне дә аңлатырга мөмкин. Изге Язмалардагы гыйбрәтле хикәя: «Тимер тимерне үткенли, һәм кеше дустының карашын үткенләштерә»,— дип белдерә (Гыйбрәтле хикәя 27:17). Безгә һәрберебезгә һәрвакыт «кайралып» торырга кирәк. Дөньяның бертуктаусыз басым ясавы иманыбызны «үтмәсләндерергә» мөмкин. Мәсихчеләр җыелышында исә без күтәренке күңел көче алабыз (Римлыларга 1:11, 12). Җыелыш әгъзалары рәсүл Павел өндәмәсе буенча ‘бер-берсенең күңелен күтәрәләр һәм рухи яктан ныгыталар’, чөнки ул иманыбызны «үткенли» (1 Фессалоникилеләргә 5:11, ХТ). Мәсихчеләрнең җыелыш очрашуларына даими рәвештә йөрү шулай ук безнең Аллага карата яратуыбыз барлыгы турында әйтә, һәм безнең алдыбызда аны данлау мөмкинлеген ача (Мәдхия 34:18).

«ЯРАТУ КИЕМЕНӘ КИЕНЕГЕЗ»

9. Яратуга карата Йәһвә нинди үрнәк күрсәткән?

9 Павел: «Ярату киеменә киенегез,— ул камиллекнең җыелмасы»,— дип язган (Колосслыларга 3:14). Йәһвә үзенең мәрхәмәтеннән безгә мондый кием бүләк итә. Ничек итеп? Мәсихчеләр яратуларын күрсәтәләр, чөнки ярату — Йәһвә бүләк иткән изге рух җимешләренең берсе (Галатларга 5:22, 23). Йәһвә үзе бик зур яратуын күрсәткән һәм үзенең бердәнбер улын без мәңгелек тормыш алсын өчен җибәргән (Яхъя 3:16). Шундый яратуны күрсәтеп, Алла безгә үрнәк итеп иң яхшы мисал биргән. «Әгәр Алла безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиеш»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:11).

10. «Кардәшлек» белән аралашу нәрсәсе белән файдалы?

10 Патшалык Залындагы очрашуларга йөргәндә яратуыңны күрсәтер өчен синең бик яхшы мөмкинлегең бар. Син бөтенләй башка төрле кешеләр белән очрашасың. Күбесе, әлбәттә, шунда ук синең күңелеңә ошар. Билгеле, Йәһвә хезмәтчеләре арасында да төрле кешеләр очрый. Бәлки, элегрәк теләкләре ягъни характерлары белән синнән аерылып торган кешеләрдән син читтәрәк торырга тырышкан булгансыңдыр. Әмма мәсихчеләргә ‘кардәшлекне яратырга’ кирәк (1 Петр 2:17). Шуңа күрә Патшалык Залына йөргән бөтен кеше белән танышу максаты куй,— хәтта синең яшеңдә булмаганнар белән дә, синнән характеры, тән төсе яисә белеме белән аерылганнар белән дә. Син һичшиксез аларның һәрберсенең ниндидер искитәрлек сыйфатлары булуын күрерсең.

11. Ни өчен Йәһвә халкының төрле кешеләрдән торуы синең өчен киртә булмаска тиеш?

11 Җыелыш төрле кешеләрдән тора, ләкин ул синең өчен киртә булырга тиеш түгел. Мәсәлән, син автомобильдә машина агымы белән барасың, ди. Машиналарның һәммәсе дә бертигез тизлек белән бармый һәм алар барысы да яхшы хәлдә түгел. Кайберләре инде күп чакрым үткәннәр, икенчеләре, синеке кебек, әле яңа гына йөри башлаганнар. Ләкин, аермаларга карамастан, алар бер юл белән баралар. Бу мисал җыелыштагы кешеләрне хәтерләтә. Безнең һәрберебез дә бертөрле тизлек белән мәсихче сыйфатларын үстерми. Аннан да бигрәк, безнең беребез дә бертөрле физик һәм эмоциональ хәлдә түгел. Кайберәүләр Йәһвәгә күп еллар дәвамында табыналар, икенчеләр әле күптән түгел генә кушылдылар. Аңа карамастан, без барыбыз да мәңгелек тормыш юлында торабыз һәм «бер рухта һәм бер фикердә берләшкәнбез» (1 Коринфлыларга 1:10). Шуңа күрә җыелышка йөргән кешеләрнең җитешсезлекләрен түгел, көчле якларын күр. Сиңа аннан күңеллерәк кенә булып китәр, чөнки ул кешеләр белән Алланың яхшы мөнәсәбәттә булуын күрерсең. Син алар арасында булырга теләр идеңме? (1 Коринфлыларга 14:25).

12, 13. а) Җыелышта сине кем дә булса үпкәләтсә, нәрсә эшләргә кирәк? б) Ни өчен ачуны җыймау мөһим?

12 Бар кешеләр дә камилләшмәгән, һәм кайчакта җыелышта сине кем дә булса сүз белән яки башкача үпкәләтергә мөмкин (Римлыларга 3:23). Якуп шәкерт моны яхшы аңлаган һәм шуңа күрә: «Без барыбыз да күп гөнаһ эшлибез. Кем сүз белән гөнаһка керми, ул камил кеше»,— дип язган (Якуп 3:2). Сине кем дә булса үпкәләтсә, син ничек тәэсир итәр идең? Изге Язмаларның гыйбрәтле хикәясе: «Акыллылык кешене ачуга акрын итә, һәм гаеп эшләргә йомшак карау аның өчен дан була»,— дип белдерә (Гыйбрәтле хикәя 19:11). Акыллылык ул — кешеләрнең сүзләре яисә эшләгән эшләре артында аның ни өчен үз-үзен алай тотуының сәбәбен күрү һәм аларны аңлау сәләте. Безнең күпчелегебез үз хаталарыбызга бәя биргәндә бик таләпчән булмыйбыз. Ни өчен башкаларны аңлар өчен һәм аларның хаталарын кичерер өчен шундый ук акыллылык күрсәтмәскә? (Матфей 7:1—5; Колосслыларга 3:13).

13 Әгәр дә без Йәһвәнең гөнаһларыбызны кичерүен теләсәк, безгә үзебезгә башкаларны кичерергә кирәклеген беркайчан да онытмаска кирәк (Матфей 6:9, 12, 14, 15). Хакыйкать буенча яшәп, без башкаларга карата яратуыбызны күрсәтергә тиеш (1 Яхъя 1:6, 7; 3:14—16; 4:20, 21). Шуңа күрә, әгәр дә кем белән булса да килешмәүчәнлек килеп чыкса, беркайчан да ачуыңны җыйма. Ярату киеменә киенгән кеше җитешсезлекләрне хәл итәргә тырышыр һәм, әгәр кемнедер үпкәләтсә, гафу үтенү белән озакка сузмас (Матфей 5:23, 24; 18:15—17).

14. Без нинди сыйфатларга киенергә тиеш?

14 Безнең рухи киемебез ярату белән бәйле башка сыйфатларны да үзенә алырга тиеш. Павел язган: «Мәрхәмәткә, игелеккә, тыйнаклыкка, юашлыкка, озак вакыт сабырлыкка киенегез». Бу сыйфатлар, ярату белән беррәттән, Аллага яраклы «яңа» кешегә хас (Колосслыларга 3:10, 12). «Яңа» кеше киеменә киенер өчен син көчеңне куярсыңмы? Кардәшләрне ярату синең рухи киемең булгач, синең Мәсих эзеннән баручыларны аера торган билгең барлыкка киләчәк, ул әйткән: «Бер-берегезне яратсагыз, менә шуннан барысы да сезнең Минем шәкертләрем икәнегезне белерләр» (Яхъя 13:35).

ЫШЫКЛЫ УРЫН

15. Ни өчен җыелышны ышыклы урын белән чагыштырып була?

15 Җыелыш шулай ук торыр урын да, үзеңне куркынычсыз хис итә торган урын да. Җыелышта син һәрчак Алла ихтыяры буенча һәрчак эшләргә омтылган ихлас күңелле кешеләрне табарсың. Аларның күпләре үз-үзләрен начар тотудан яисә гадәтләрдән арынганнардыр, ә сиңа, бәлки, ул гадәтләрне җиңеп чыгарга туры киләчәк кенә әле (Титка 3:3). Ул кешеләр сиңа ярдәм күрсәтә алырлар, чөнки безгә «бер-берегезнең авырлыкларын күтәрешеп йөрегез»,— диелгән (Галатларга 6:2). Чынлыкта, мәңгелеккә алып баручы юл белән синең урыныңа беркем дә бармаячак (Галатларга 6:5; Филипплыларга 2:12). Ләкин Йәһвә безнең өчен мәсихчеләр җыелышын хәстәрләгән — ул һәрчак ярдәм һәм таяныч табарлык искиткеч төзелеш. Проблемаларың нинди генә авыр булмасын, синең юаныр өчен кыйммәтле чыганагың бар — җыелыш,— анда ярату идарә итә һәм ул сиңа бәлаләр һәм мохтаҗлыклар вакытында булышлык күрсәтәчәк. (Лука 10:29—37; Ап. эшләре 20:35 чагыштыр.)

16. Җыелыштагы өлкәннәр безгә нинди ярдәм күрсәтәләр?

16 Сиңа ярдәмгә килүчеләр арасында — җыелышның билгеләнгән өлкәннәре, ягъни «кешеләр төрендәге бүләкләр», күзәтчеләр бар, алар зур теләк һәм тырышлык белән «көтүне» көтәләр (Ефеслыларга 4:8, 11, 12, ЯД; Ап. эшләре 20:28; 1 Петр 5:2, 3). Алар турында Исаия пәйгамбәр: «Аларның һәрберсе җилдән саклаучы һәм явым-төшемнән ышыклаучы кебек, даладагы су чыганаклары кебек, сусаган җирдә биек кыяның күләгәсе кебек булырлар»,— дип язган (Исаия 32:2).

17. а) Беренче чиратта Гайсә нинди ярдәм бирергә теләгән? б) Алла үзенең халкына нәрсә бирергә вәгъдә иткән?

17 Кызганычка каршы, Гайсә җирдә булганда, дин башлыклары андый яратулы күзәтчелек белән тәэмин итмәгәннәр. Халыкның хәле Гайсәне бик тирән борчыган, һәм ул кешеләргә беренче чиратта рухи яктан ярдәм итәргә бик теләгән. Гайсә кешеләрне кызганган, чөнки «алар көтүчесез сарыклар кебек йончыган һәм таралган» булганнар (Матфей 9:36). Бу сүзләр бүгенге көндә шулай ук төрле авырлыклардан азапланган һәм рухи ярдәм һәм таянычка мөрәҗәгать итәр өчен кешеләре булмаган күп кешеләрнең аяныч хәлләрен ничек төгәл тасвирлыйлар! Ләкин Йәһвә халкының андый рухи таянычы бар, чөнки Алла: «Аларның өстеннән көтүчеләр куярмын, алар аларны көтәрләр, һәм алар инде курыкмаслар һәм өркемәсләр һәм югалмаслар»,— дип вәгъдә иткән (Иеремия 23:4).

18. Рухи яктан ярдәм кирәк булса, ни өчен өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

18 Җыелыш өлкәннәре белән таныш. Ул кешеләрнең Алла турындагы белемне тормышта ничек куллану хакында шактый зур тәҗрибәләре бар, чөнки аларның һәрберсе Изге Язмалардагы күзәтчеләр өчен булган таләпләргә туры киләләр (1 Тимофейга 3:1—7; Титка 1:5—9). Әгәр сиңа Алла таләпләренә каршы килгән гадәтләрдән яисә сыйфатлардан арыныр өчен ярдәм кирәк икән, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә оялма. Өлкәннәрнең Павел киңәше буенча эш иткәннәрен күрерсең: «Төшенкелеккә бирелүчәннәрне юатыгыз, көчсезләргә ярдәм итегез, барысына да озак вакыт сабыр булыгыз» (1 Фессалоникилеләргә 2:7, 8; 5:14).

ЙӘҺВӘ ХАЛКЫ АРАСЫНДАГЫ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫККА РӘХӘТЛӘН

19. Йәһвә оешмасында ышыклану урынын эзләгән кешеләрне Йәһвә нинди фатихалар белән бүләкли?

19 Камилләшмәгән шартларда яшәүгә карамастан, Йәһвә безгә рухи азык, кием һәм торырга урын бүләк итә. Әлбәттә, безгә чын оҗмах фатихаларын татыр өчен Алла вәгъдә иткән дөньяны көтәргә кирәк. Ләкин Йәһвә оешмасында булган кешеләр инде хәзер үк рухи оҗмахтагы куркынычсызлыкка рәхәтләнәләр. Андый кешеләр турында Иезекииль болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Алар куркынычсыз яшәячәкләр, һәм аларны беркем дә куркуга төшермәячәк» (Иезекииль 34:28; Мәдхия 4:9).

20. Йәһвәгә табыну өчен корбан иткәннәреңне ул ничек кайтарачак?

20 Без Йәһвәгә үзенең Сүзе һәм үзенең оешмасы аша безгә яратып никадәр рухи бүләк биргәне өчен күпме рәхмәтләребезне әйтә алабыз! Алла халкына кушыл. Дусларың яисә туганнарың нәрсә әйтерләр дип куркып, Йәһвәне яхшырак белү омтылышыңны туктатырга рөхсәт итмә. Йәһвә Шаһитләре белән аралашканың өчен һәм Патшалык Залына җыелыш очрашуларына йөргәнең өчен сине гаепләрләр. Ләкин Алла аңа табыну хакына корбан иткәннәреңне артыгы белән кайтарачак (Малахия 3:10). Аннан тыш, Гайсә: «Минем хакыма һәм яхшы хәбәр хакына йортын, яки ага-энеләрен, яки апа-сеңелләрен, яки анасын, яки атасын, яки балаларын, яки җир-суын калдырган һәм хәзер, бу заманда, эзәрлекләүләр астында, йөз мәртәбә күбрәк йортлар һәм ага-энеләр, апа-сеңелләр, аталар һәм аналар, балалар һәм җир-сулар, инде киләчәк дөньяда мәңгелек тормыш алмаячак кем дә юктыр»,— дип әйткән (Марк 10:29, 30, ХТ). Әйе, нәрсә генә калдырып китмәсәң, нәрсә генә кичермәсәң, Алла халкы арасында син искитәрлек кардәшлек һәм ышык рухи урын табачаксың.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?

Йәһвә безне рухи яктан нинди төзелеш ярдәмендә тукландыра?

Мәсихчеләр җыелышындагылар безгә ничек ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 165 нче бит]