Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без ни өчен картаябыз һәм үләбез?

Без ни өчен картаябыз һәм үләбез?

6 бүлек

Без ни өчен картаябыз һәм үләбез?

1. Кешенең гомере турында нәрсәне аңлату галимнәр көченнән килми?

ГАЛИМНӘР кешеләрнең ни өчен картаюларын һәм үлүләрен белмиләр. Күзәнәкләрнең яңару процессы туктамаска тиеш һәм кешеләр мәңге яшәргә тиеш кебек. «Гистология нигезләре» («Hyojun Soshikigaku») китабында: «Күзәнәкләрнең картаюы һәм кешенең картаюы белән үлүе арасындагы бәйләнеш — акыл ирешмәслек сер»,— дип әйтелә. Күп кенә галимнәр аның нигезендә «табигый, нәселдән килгән» гомернең чиге ята, дип саныйлар. Син ничек уйлыйсың, алар хаклымы?

2. Гомернең бик тиз узуын күреп, кайберәүләр нәрсә эшләгәннәр?

2 Кешеләр һәрвакыт озын гомерлелеккә омтылганнар һәм хәтта үлемсезлеккә ирешергә тырышканнар. Безнең эрага кадәр IV гасырдан алып Кытай аристократларының игътибарын үлемсезлек бирә дип саналган дарулар тарткан. Соңрак кайбер Кытай императорлары терекөмештән хәзерләнгән тереклек эликсиры, дип аталган дарулар эчкәннәр һәм үлгәннәр. Бөтен Җир шарында үлемне яшәүнең чиге дип санамаучы кешеләр яши. Буддачылар, индуслар, мөселманнар һәм башка күпләр үлемнән соң яшәргә өметләнәләр. Христиан дөньясындагы күп кешеләр теге дөньяның күктәге рәхәтен көтәләр.

3. а) Кешеләрнең ни өчен мәңге яшиселәре килә? б) Үлем турында безгә нинди сорауларны ачыкларга кирәк?

3 Үлемнән соң бәхетле тормыш турында күзаллау ул мәңге яшәү теләген аңлата. Алла безнең эчебезгә салган мәңгелек идеясе турында Изге Язмаларда: «Ул... аларның йөрәкләренә мәңгелек салган»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:11, АМТ). Беренче кешеләрне Алла киләчәктә җирдә мәңге яшәрлек итеп барлыкка китергән (Яшәеш 2:16, 17). Алай булгач, кешеләр ни өчен үләләр соң? Дөньяга үлем ничек кергән? Алла турындагы белем бу сорауларны ачыклый (Мәдхия 118:105).

МӘКЕРЛЕ НИЯТ

4. Гайсә сүзләре буенча, кешеләрне үлемгә китергән җинаятьчелек өчен кем җаваплы?

4 Җинаятьче эзләрен яшерергә тырыша. Миллиардлаган кешеләрне үлемгә дучар иткән җинаятьчелек өчен җаваплы кемдер шуны ук эшли. Ул зат кешеләрнең үлеме сергә күмелсен өчен барысын да эшли. Бервакыт Гайсә Мәсих, аның үлемен теләүчеләр белән сөйләшкәндә, ул җинаятьченең исемен атаган: «Сезнең атагыз — иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез; ул баштан ук кеше үтерүче иде, һәм хакыйкатьне тотмады, чөнки аңарда хакыйкать юк» (Яхъя 8:31, 40, 44).

5. а) Соңрак Шайтан Иблис булган шәхес кайдан барлыкка килгән? б) «Шайтан» һәм «Иблис» сүзләре нәрсәне аңлата?

5 Әйе, Иблис — мәкерле «кеше үтерүче». Изге Язмалар аның кеше йөрәгендәге явызлык кына түгел, реаль шәхес булуын хәбәр итә (Матфей 4:1—11). Ул гадел фәрештә булып яратылса да, ‘хакыйкатьне тотмаган’. Бик хаклы рәвештә ул Шайтан Иблис дип аталган! (Ачыш 12:9). Ул «Шайтан», яки «дошман» дип аталган, чөнки ул Йәһвәгә каршы баш күтәргән. Ул җинаятьче шулай ук «Иблис» дип аталган,— ул «яла ягучы» мәгънәсен аңлата, чөнки ул Алланы ялган төстә күрсәтеп, көферлек эшләгән.

6. Ни өчен Шайтан Аллага каршы күтәрелгән?

6 Шайтанны Аллага каршы күтәрелергә нәрсә этәргән? Комсызлык. Ул кешеләрнең Йәһвәгә кебек, үзенә табынуларын бик мавыгып теләгән. Иблис тик Барлыкка Китерүче генә хокуклы булган табынуны үзенә тартып алу теләген ташламаган. (Иезекииль 28:12—19 ны чагыштыр.) Аның урынына Шайтан булган фәрештә үзенең эчендә ахыр чиктә аны гөнаһка төшергән тотнаксыз теләк үстергән (Якуп 1:14, 15).

7. а) Кешеләр ни өчен үлә? б) Нәрсә ул гөнаһ?

7 Димәк, без кешеләрнең үлемендә кем гаепле булганын ачыкладык. Ләкин кешеләр ни өчен үлә соң? Изге Язмалар: «Үлемнең чаккычы исә — гөнаһ»,— дип әйтә (1 Коринфлыларга 15:56). Ә нәрсә ул гөнаһ? Бу сүзнең мәгънәсен аңлар өчен Изге Язмалар язылган телләрдән аның нинди мәгънәдә булганын карыйк. Гадәттә «гөнаһ эшләү» дип тәрҗемә ителә торган еврей һәм грек фигыльләре «тидерә алмау», яки цельгә тидерә алмауны аңлаталар. Безнең беребез дә нинди цельгә тидерә алмый? Ул цель — Аллага камил рәвештә тыңлаучанлык күрсәтү. Ләкин дөньяга гөнаһ ничек кергән?

МӘКЕРЛЕ НИЯТ НИЧЕК ТУГАН

8. Кешеләрнең табынуын өмет итеп Шайтан нәрсә уйлап чыгарган?

8 Шайтан уйлаганча, бар кеше дә аңа табыначак һәм кешелек өстеннән идарә итү бирәчәк хәйләле план төзегән булган. Ул беренче кеше парын, Адәм белән Хауваны, Аллага каршы гөнаһ эшләргә күндергән. Йәһвә безнең борынгы ата-анабызга мәңгелек тормышка гарантия бирүче белем биргән. Алар Барлыкка Китерүчеләренең бик игелекле булганын белгәннәр,— ул бит аларны искитәрлек Едем бакчасына урнаштырган. Адәм, аңа булышчы буларак гүзәл хатын биргәч, күктәге Атасының аерым игелеклелеген күргән (Яшәеш 1:26, 29; 2:7—9, 18—23). Аларның алдагы бөтен тормышлары Аллага тыңлаучанлык күрсәтүдән торган.

9. Беренче кешегә Алла нинди әмер биргән һәм ни өчен ул нигезле булган?

9 Адәмгә Алла әмер биргән: «Бакчадагы һәркайсы агачтан ашый аласың; ә яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнеңдә үлем белән үләчәксең» (Яшәеш 2:16, 17). Барлыкка Китерүче хокукында буларак, Йәһвә үзенең затларына әхлакый нормалар куя алган, һәм алар өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман булганын билгели алган. Ул әмер нигезле булган, чөнки Адәм белән Хаува бакчадагы башка бар агачтан да ирекле рәвештә ашый алганнар. Үзләре билгеләгән әхлакый нормаларын кую урынына алар, ул канунны үтәп, Йәһвәнең гадел идарәсе өчен рәхмәтләрен күрсәтә алган булырлар иде.

10. а) Кешеләрне үз ягына күчәргә күндерер өчен Шайтан нинди юл кулланган? б) Шайтан Йәһвәгә нинди сәбәпләр яккан? в) Шайтанның Аллага явыз бәйләнүе турында син нәрсә уйлыйсың?

10 Иблис беренче кешеләрне Алладан алып китәргә ниятләгән. Аларны алдар өчен һәм үз ягына бастырыр өчен Шайтан ялганнарга керешкән. Эчтән сөйли алучы кеше курчак белән кулланган кебек, Шайтан, еланны кулланып, Хаувадан сораган: «Чыннан да сезгә Алла: бакчадагы бернинди агачтан да ашамагыз, дип әйттеме?» Хаува Алла әмеренә сылтагач, Шайтан: «Юк, үлмисез»,— дип әйткән. Аннан соң ул, Аллага начар сәбәпләр ягып: «Алла белә: аларны ашаган көнне күзләрегез ачылачак, һәм сез, аллалар [«Алла», ХТ] кебек, яхшылыкны һәм яманлыкны белә торган булачаксыз» (Яшәеш 3:1—5). Шулай итеп, Шайтан Алла үзенең затларыннан ниндидер яхшы әйберне яшерә, дип әйткән. Гадел, яратучан күктәге Атабыз Йәһвәгә карата нинди чиркандыргыч яла бит бу!

11. Адәм белән Хаува ничек Шайтанның җинаятьтәшләре булып чыкканнар?

11 Хаува агачка тагын бер тапкыр карап алган — хәзер аның җимешләре аңа тагын да теләгәнрәк булып тоелган. Ул җимешне өзеп алган да ашаган. Соңрак аның ире дә, Алла сүзенә гөнаһ дәрәҗәсендә буйсынмыйча, Хаува ягына баскан (Яшәеш 3:6). Хаува алданган булса да, алар Адәм белән бергә Шайтанга кешелек өстеннән хакимлек итү ниятендә булышканнар. Шулай итеп алар аның җинаятьтәшләре булып чыкканнар (Римлыларга 6:16; 1 Тимофейга 2:14).

12. Аллага каршы баш күтәрү кешеләрне нәрсәгә алып барган?

12 Ул эшләре өчен Адәм белән Хауваны җәза көткән. Алар Алла кебек булмаганнар һәм бернинди аерым белем дә алмаганнар. Аның урынына алар ояла башлаганнар һәм качканнар. Йәһвә Адәмне җавапка тарткан һәм мондый хөкем чыгарган: «Үзең алынган җиргә кире кайтканчы тир түгеп икмәгеңне ашарсың; чөнки туфрак син, һәм туфракка кайтачаксың да» (Яшәеш 3:19). Безнең борынгы ата-анабыз яхшылыкны һәм яманлыкны таный белү агачының җимешен ашаган «көнне» алар Алла тарафыннан хөкем ителгән булганнар һәм, аның карашы буенча, үлгәннәр. Алар Оҗмахтан куып чыгарылган булганнар һәм ахыр чиктә физик үлемгә алып барган юлга басканнар.

ГӨНАҺ ҺӘМ ҮЛЕМ КЕШЕЛЕКНЕ НИЧЕК БИЛӘП АЛГАН

13. Гөнаһ кешелекне ничек үзенә буйсындырган?

13 Шайтан, һичшиксез, үзен кешеләрдән хөрмәтләү омтылышына уңышлы ирешкән. Ләкин үзенең табынучыларының гомерен саклап калу аның көченнән килми. Адәм белән Хаува гөнаһка төшкәч, алар камиллекне үзләренең киләчәк буыннарына бирә алмаганнар инде. Ташка чокып ясаган язу кебек, гөнаһ безнең борынгы ата-анабызның геннарында тирән эз калдырган. Шуңа күрә алар дөньяга камил булмаган балалар гына тудыра алганнар. Адәм белән Хауваның балалары гөнаһка төшкәннән соң гына туган булгач, алар ата-аналарыннан гөнаһ һәм үлем мирас итеп алганнар (Мәдхия 50:7; Римлыларга 5:12).

14. а) Үзләрен гөнаһсыз дип санаучылар кемгә охшыйлар? б) Исраиллеләргә аларның гөнаһлылыгына ничек күрсәтелгән булган?

14 Ләкин бүгенге көндә күпләр үзләрен гөнаһлы дип санамыйлар. Дөньяның кайбер кисәкләрендә мирас итеп алынган гөнаһ турында күзаллау бөтенләй юк. Ләкин ул гөнаһның юклыгы турында әйтми. Пычрак битле малай үзенең битен чиста, дип расларга мөмкин, ләкин көзгегә караса — беркая да китә алмый инде ул. Борынгы исраиллеләр, Муса пәйгамбәр аша Алла Канунын алгач, шундый малайга охшаш булганнар. Канун гөнаһның барлыгын ачыклап күрсәткән. «Мин гөнаһны башкача түгел, Канун аша белдем»,— дип аңлаткан рәсүл Павел (Римлыларга 7:7—12). Үзен көзгедән караган малай сыман, исраиллеләр үзләрен Канун көзгесеннән карап Йәһвә каршында үзләренең чиста булмауларын күрә алганнар.

15. Алла Сүзенең көзгесенә карасак, безгә нәрсә ачыклана?

15 Әгәр без Алла Сүзенең көзгесенә карасак һәм аның нормаларына игътибар итсәк, үзебезнең камил булмавыбызны күрә алабыз (Якуп 1:23—25). Мәсәлән, Гайсәнең Матфей 22:37—40 та үзенең шәкертләренә Аллага һәм якынга карата ярату турында әйткәне хакында уйла. Ничек еш кешеләр моны эшләми калдыралар! Аллага һәм якыннарына карата ярату күрсәтмәүдән кайбер кешеләрне хәтта вөҗданнары да газапламый (Лука 10:29—37).

ШАЙТАН МӘКЕРЛӘРЕННӘН САКЛАН!

16. Шайтан мәкеренең корбаны булмас өчен нишләргә кирәк, һәм ни өчен ул җиңел түгел?

16 Шайтан безне гөнаһлы тормышка авыштырырга омтыла (1 Яхъя 3:8). Аның мәкеренең корбаны булудан котылып калып буламы икән? Була, ләкин аның өчен гөнаһка бирелүчәнлек белән көрәш алып барырга кирәк. Ул җиңел түгел, чөнки безнең һәрберебезнең дә тумыштан килгән гөнаһка бирелүчәнлегебез бар (Ефеслыларга 2:3). Павел андый бирелүчәнлек белән көрәшкән. Ә ни өчен? Чөнки аңарда гөнаһ яшәгән. Әгәр без Алла ризалыгына лаеклы булырга теләсәк, безгә дә тумыштан килгән гөнаһка бирелүчәнлегебез белән көрәш алып барырга кирәк (Римлыларга 7:14—24; 2 Коринфлыларга 5:10).

17. Гөнаһка бирелүчәнлегебез белән көрәш алып баруны нәрсә катлауландыра?

17 Шайтан безне һәрвакыт алдарга һәм Алла кануннарын бозырга мәҗбүр итәргә тырышкач, безгә гөнаһ белән көрәш алып барырга бик үк җиңел түгел (1 Петр 5:8). Мәсихче кардәшләре турында кайгыртып, Павел язган: «Елан Хауваны алдаган кебек, сезнең дә Мәсихкә нигезләнгән гадилектән читкә тайпылып, акылларыгыз зарарланмасын, дип куркам» (2 Коринфлыларга 11:3). Бүгенге көндә Шайтан моңа охшаш хәйләләр куллана. Ул Йәһвәнең игелеклелеге һәм Алла әмерләренә буйсынуның файдасы турында шик орлыклары чәчәргә тырыша. Безгә горурлык, комсызлык, нәфрәт һәм алдан ук тискәре фикерләр юлы белән барырга мәҗбүр итәр өчен, Иблис безнең мирас итеп алынган гөнаһка бирелүчәнлегебез белән кулланырга тырыша.

18. Безне гөнаһлы тормышка авыштырыр өчен Шайтан дөнья белән ничек куллана?

18 Иблиснең йогынты ясау чараларының берсе — аның вәкаләтендә яткан дөнья (1 Яхъя 5:19). Әгәр сак булмасак, бу дөньяның бозык һәм намуссыз кешеләре безне гөнаһлы тормышка һәм Алланың әхлакый нормаларын санга сукмауга авыштырырга тырышачаклар (1 Петр 4:3—5). Күпләр Алла кануннарына әһәмият бирмиләр һәм хәтта вөҗданнарының газаплавына игътибар итмичә аны шулай сизмәүчән итәләр (Римлыларга 2:14, 15; 1 Тимофейга 4:1, 2). Кайберәүләр хәтта аларга элегрәк камил булмаган вөҗдан да рөхсәт итмәгән эшләрне тора-бара эшли башлыйлар (Римлыларга 1:24—32; Ефеслыларга 4:17—19).

19. Ни өчен әхлакый саф тормыш алып бару гына җитәрлек түгел?

19 Безнең дөньяда әхлакый яктан саф тормыш алып бару да аз түгел. Ләкин, Барлыкка Китерүчебезгә яраклы булыр өчен, нидер күбрәк таләп ителә. Без аңа ышанырга тиеш һәм аның алдында үзебезнең җаваплы булуыбызны аңларга тиеш (Еврейларга 11:6). «Яхшылык эшләргә кирәкне аңлаганга һәм эшләмәгәнгә гөнаһ»,— дип язган Якуп шәкерт (Якуп 4:17). Әйе, кем дә кем белә торып Алланы һәм аның әмерләрен санламый — гөнаһ эшли.

20. Синең дөрес эшләвеңә Шайтан ничек комачаулый ала, ләкин андый кысрыклауга каршы торырга сиңа нәрсә булышачак?

20 Шайтанның кешеләрдә синең Изге Язмаларны өйрәнүеңә һәм Алла турында белем алуыңа каршылык күрсәтү теләге тудыруы да бик мөмкин. Андый каршылыклар синең дөрес эшләвеңә комачауламаслар, дип бик нык ышанабыз (Яхъя 16:2). Гайсә хезмәт иткән вакытта аңа күп башлыклар иман иткән булсалар да, кешеләр алардан читләшә башлавыннан куркып, алар ул турыда белгертмәгәннәр (Яхъя 12:42, 43). Шайтан Алла турындагы белемгә омтылган һәркемне иң рәхимсез рәвештә куркытырга тырыша. Ләкин сиңа Йәһвәнең синең өчен эшләгән барлык эшләрен исеңдә тотарга һәм кадерен белергә кирәк. Кем белә, бәлки синең тырышлыгың аркасында моны хәтта дошманнарың да аңларлар һәм тиешенчә бәяләрләр.

21. Без дөньяны һәм гөнаһка бирелүчәнлегебезне ничек җиңә алабыз?

21 Без камил булмаганга күрә, гөнаһ эшләячәкбез (1 Яхъя 1:8). Ләкин аңа карамастан, ул көрәштә без берүзебез генә түгел. Әйе, мәкерле Шайтан Иблис белән бәрелештә без җиңүче булып чыга алабыз (Римлыларга 5:21). Җирдә хезмәт итүенең ахырында Гайсә үзенең эшен дәвам итүчеләрен мондый сүзләр белән ныгыткан: «Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин батыр булыгыз: Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33). Алла ярдәме белән хәтта камил булмаган кешеләр дә дөньяны җиңә алалар. Шайтанның аңа каршы торучылар һәм ‘Аллага буйсынучылар’ өстеннән бернинди вәкаләте юк (Якуп 4:7; 1 Яхъя 5:18). Без Алланың гөнаһ һәм үлем коллыгыннан ничек итеп азат итүе турында кайгыртканын соңрак күрербез.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Шайтан Иблис кем ул?

Кешеләр ни өчен картая һәм үлә?

Нәрсә ул гөнаһ?

Ничек Шайтан безне Аллага каршы белә торып гөнаһ эшләргә авыштырырга омтыла?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 54 нче бит]