Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу — соңгы көннәр!

Бу — соңгы көннәр!

11 бүлек

Бу — соңгы көннәр!

1. Дөньяда булган хәлләрне күзәтеп, ни өчен күпләр каушап калалар, ләкин дөньядагы вакыйгаларны дөрес аңлатуны кайда табып була?

НИЧЕК соң безнең борчулы дөньябыз шундый хәлгә барып җиткән? Безне нәрсә көтә? Бу сорауларны синең үз-үзеңә биргәнең булдымы? Дөньяның бүгенге хәлен күреп, күпләр каушап калалар. Киләчәк нәрсә алып килер — тирә-юньдә сугышлар, авырулар, җинаятьчелек кенә бит. Хөкүмәт башлыклары да өметне аз бирәләр. Ләкин Алла үзенең Сүзендә әлеге борчулы көннәрнең чын мәгънәсен аңлатып бирә. Ышанычлы чыганак буларак, Изге Язмалар безнең нинди вакытта яшәвебезне күрергә булыша. Ул безнең бу әйберләр системасының ‘соңгы көннәрендә’ яшәвебезне күрсәтә (2 Тимофейга 3:1).

2. Гайсәгә шәкертләре нинди сорау биргәннәр һәм ул нәрсә дип җавап биргән?

2 Мәсәлән, шәкертләре күтәргән сорауларга Гайсәнең нәрсә дип җавап биргәнен алыйк. Гайсәнең үлеменә өч көн калгач, алар аннан сораганнар: «Синең кабат килүеңне һәм ахыр заман якынлашуын күрсәтүче галәмәт нинди булачак?» (Матфей 24:3). Җавап итеп Гайсә бу алласыз явыз дөньяның соңгы көннәре килеп җитүен ачыклап күрсәтәчәк үзенчәлекле вакыйгаларны һәм шартларны тасвирлаган.

3. Ни өчен Гайсәнең идарә итә башлавы белән җирдәге шартлар начарланган?

3 Моннан алдагы бүлектә күрсәтелгәнчә, Изге Язмалар хронологиясе буенча Алла Патшалыгы идарә итә башлаган инде. Ләкин алай булырга мөмкинме? Бөтен җирдә бар нәрсә яхшырмый начарлана гына бит. Нәкъ менә шул Алла Патшалыгының идарә итүен күрсәтә дә инде. Ничек соң ул? Мәдхия 109:2 дән без Гайсәнең күпмедер вакыт «дошманнары арасында» идарә итәргә тиешлеге турында беләбез. Чыннан да, күк Патшасы буларак, ул иң беренче эше итеп Шайтанны һәм аның җенгә әйләнгән фәрештәләрен җир чигенә бәреп төшергән (Ачыш 12:9). Шуннан соң нәрсә булган? Нәкъ Ачыш 12:12 дә әйтелгәнчә булган да: «Җирдә һәм диңгездә яшәүчеләргә кайгы, чөнки сезнең янга, аңа күп вакыт калмаганын белеп, бик каты ярсуланып иблис төште!» Хәзер без әлеге бик аз вакыт калган чорда яшибез.

4. Соңгы көннәрнең үзенчәлекләре нинди һәм ул үзенчәлекләр нәрсәне күрсәтә? (Рамканы кара.)

4 Шуңа күрә шәкертләре Гайсәдән аның барлыгы һәм явыз дөнья ахырының галәмәте турында сораганда, аның җавабының шактый айнытырлык булганы гаҗәп түгел. Галәмәтне төзи торган кайбер үзенчәлекләр 102 биттәге рамкада китерелә. Күрәсең, мәсихче апостоллар Павел, Петр һәм Яхъя соңгы көннәр турында тагын кайбер ваклыкларны искәртеп китәләр. Чыннан да, гомумән алганда, соңгы көннәрнең галәмәте бәлале шартлар турында әйтә. Ләкин ул пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше кешеләрне бу явыз системаның бетүе якынлашуына ышандырырга тиеш. Әйдәгез, соңгы көннәрнең кайбер төп үзенчәлекләре белән танышып китик.

СОҢГЫ КӨННӘРНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

5, 6. Сугышлар һәм ачлык турында язылган пәйгамбәрлекләр ничек үтәлә?

5 «Халык халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер» (Матфей 24:7; Ачыш 6:4). Язучы Эрнест Хемингуэй Беренче бөтендөнья сугышын «җирдәге иң көчле, кан түгүче һәм идарә ителмәслек суеш», дип атаган. «Дөнья борылыш елларында — 1914—1919» («The World in the Crucible—1914-1919») китабы буенча, кешелек тарихында «ул сугыш әлегәчә булмаган киң колачлы, беренче гомуми сугыш булган. Үзенең озаклыгы, киеренкелеге һәм масштабы белән ул моннан алда билгеле булган һәм гомумән мөмкин булганнарны арттырган». Аның артыннан беренчесеннән дә җимергечрәк икенче бөтендөнья сугышы булган. Егерменче гасырда,— дип әйтә тарих профессоры Хью Томас,— автомат, танк, бомбага тоту самолеты Б-52, атом-төш бомбасы, һәм, өстәвенә, идарә ителә торган ракеталар өстенлек итә. Бу гасыр башка икенче гасырларда булган сугышларга караганда канкойгычрак һәм жимергечрәк сугышлары белән аерылып тора». Дөрестән дә, коралсызлану турында күп сөйләнде, «Салкын сугыш» бетте. Әмма, бер отчет буенча, әле чамаланган кыскартулардан соң да 10 000 нән 20 000 гә кадәр атом-төш боеголовкалар кала әле,— ул икенче бөтендөнья сугышында кертелгән ату көчләрен 900 тапкырга арттырачак.

6 «Ачлык... булыр» (Матфей 24:7; Ачыш 6:5, 6, 8). Чиктән тыш көчле ачлык 1914 елдан бирле һәрхәлдә 20 тапкыр булган. Аңа Бангладеш, Бурунди, Греция, Камбоджа, Кытай, Нигерия, Россия, Руанда, Сомали, Судан, Эфиопия һәм Һиндстан кебек илләр дучар булган. Ләкин ачлык гел азык-төлек җитмәүдән генә барлыкка килми. «Соңгы унъеллыкларда азык-төлек байлыгы бөтен дөнья буенча кеше саныннан тизрәк үсте»,— дигән нәтиҗәгә килде агрономия галимнәре һәм экономистлар. «Ләкин мондый муллыкка карамастан, аз дигәндә 800 миллион кеше үтә ярлылыкта яшәгәнгә күрә..., аларны озак вакыт ачлы-туклы яшәүдән саклап калырлык иң кирәкле ашамлыкларны да сатып ала алмыйлар». Башка очракларда сәясәт катнаша. Торонто университетының д-ры Абделгалил Элмекки мисал өчен азык-төлекне чит илгә бик зур күләмдә чыгарган ике илне китерә, ә шул вакытны ул илләрдә торучы меңләгән халык ачлы-туклы яшәгән. Хөкүмәтләр үз гражданнарын ашатасы урынга сугышларын акча белән тәэмин итәр өчен чит ил валютасын алу турында күбрәк борчылалар, ахры. Д-р Элмекки нинди нәтиҗәгә килә? Еш кына ачлык «азык-төлекне бүлүгә һәм хөкүмәтнең сәясәтенә бәйле».

7. Кизүләр турында бүгенге фактлар нәрсә әйтә?

7 Үләтләр (Лука 21:11; Ачыш 6:8). «Испанка» кизүе 1918—1919 елларда, һәрхәлдә, 21 миллион кешенең гомерен алып китте. «Әле кешелекнең бөтен тарихында дөньяга шуның хәтле кешене һәм шундый тиз юк иткән үтерүче килгәне юк иде»,— дип яза А. А. Хоулинг «Бөек кизү» («The Great Epidemic») китабында. Бүгенге көндә кизүләр әле һаман хөкем сөрә. Ел саен яман шеш авыруыннан биш миллион кеше үлә, ашказаны-эчәк авырулары өч миллионнан артык сабыйларның һәм балаларның гомерен алып китә, ә туберкулездан өч миллион кеше үлә. Сулыш юллары йогышлары, башлыча үпкә ялкынсынуы, ел саен 3,5 миллион 5 яшькә кадәр булган балаларның үлеменә китерә. Һәм шаккаттыргыч сан — 2,5 миллиард — Җир шарында яшәүчеләрнең яртысы — су пычраклыгыннан һәм начар санитар шартлардан килеп чыккан авырулардан интегә. СПИД — медицина өлкәсендәге зур казанышларга карамастан, кизүләрне бетерү кеше хәленнән килмәүлеге турында тагын бер искәртмә.

8. Кешеләрнең «көмеш яратучан»лыгы нәрсәдән күренә?

8 «Кешеләр... көмеш яратучан... булырлар» (2 Тимофейга 3:2). Дөньяның төрле илләрендә кешеләрнең бертуктаусыз акча җыю омтылышы белән мәшгуль булулары күренә. «Уңыш» еш кына хезмәт хакы күләме белән үлчәнә, ә «казаныш» — мал-мөлкәт белән. «Мул тормыш белән борчылганлык Америка җәмгыятенең хәрәкәткә китерүче көчләренең берсе булып кала... һәм башка иң эре сату базарларында тагын да хәлиткечрәк көч булып тора башлый»,— дип белдергән бер реклама агентлыгының вице-президенты. Моңа охшаш хәлләр син яшәгән җирдә дә очрыймы?

9. Балаларның алдан әйтелгән тыңламаучанлыгы турында нәрсә әйтеп була?

9 «Ата-аналарына буйсынмаучан» (2 Тимофейга 3:2). Бүгенге көндә ата-аналар, укытучылар һәм башка кешеләр күп балаларның хөрмәт күрсәтмәүчән булуларын һәм тыңламаучанлыкларын үзләре күрәләр. Ул кайчакта балаларның ата-аналарының үз-үзләрен дөрес тотмауга җавап бирүләре яисә аларга охшарга тырышулары. Иманын югалткан һәм мәктәп тәртибенә, законга, дингә һәм ата-аналарына каршы чыккан балаларның саны күбәйгәннән-күбәя. Урта мәктәпнең бер тәҗрибәле укытучысы: «Алар бөтенләй бик аз нәрсәне санлыйлар»,— дип әйтә. Бәхеткә каршы, Алладан куркучан балаларның күпләре үзләрен үрнәкле тоталар.

10, 11. Кешеләрнең мәрхәмәтсезлеге һәм бер-берсенә табигый якын итү хисләре җитмәүлеге турында нинди дәлилләр бар?

10 «Мәрхәмәтсез» (2 Тимофейга 3:3). «Мәрхәмәтсез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «кулга ияләшмәгән, кыргый, кешенең хәленә кермәүчән һәм кызганмаучан» дигәнне аңлата. Бу бүгенге көндәге көч кулланучыларга ничек туры килә! «Тормышта шуның кадәр тирән борчылулар, шуның кадәр кан һәм коточкыч хәлләр,— безгә көндәлек яңалыкларны белер өчен корыч нервлар кирәк»,— дип әйтелә бер редакциянең мәкаләсендә. Ә бер участокның полицейские яшүсмерләрнең күбесенең үз-үзләрен тоту нәтиҗәсе турында уйларга теләмәүләре турында әйткән. Ул: «Алар үз-үзләренә: „Иртәгә нәрсә буласын белмим. Үземә кирәген мин бүген алам“,— дип әйтәләр кебек тоела»,— дип әйткән.

11 «Татулык яратмаучан» (2 Тимофейга 3:2). «Рәхимсез, кешелексез» дигән мәгънәне аңлаткан грек сүзе шулай тәрҗемә ителгән, һәм ул «табигый, туганлык хисләре җитмәүлеккә» күрсәтә («Яңа Васыятьнең яңа халыкара теология сүзлеге» [«The New International Dictionary of New Testament Theology»]). Әйе, күп очракта якынлык, хәтта аның өчен иң урынлы җирдә — гаиләдә дә юк. Тормыш иптәше, балалары, хәтта өлкән яшьтәге ата-аналары белән дә мәрхәмәтсез мөгамәлә гадәттәгечә хәл булуы борчый. Менә бер тикшеренү төркеменең фикере: «Кешеләр арасындагы көч куллану — яңакка сугумы яки тибеп җибәрүме, пычак белән сугышумы яки атышумы — безнең җәмгыятьнең һәркайсы җиренә караганда, гаилә эчендә ешрак була торган хәл».

12. Ни өчен кешеләрнең тәкъвалык итүчегә охшаганлыклары тик кыяфәтләре белән генә дип әйтеп була?

12 «Кыяфәтләре белән тәкъвалык итүчегә охшаган, аның куәтеннән баш тарткан» (2 Тимофейга 3:5). Изге Язмаларның кеше тормышын яхшыга үзгәртә алу көче бар (Ефеслыларга 4:22—24). Әмма бүген күпләр динне үзләренең гаделсез, Аллага яраксыз эшләр белән шөгыльләнер өчен пәрдә урынына кулланалар. Ялган, урлашу һәм женси әхлаксызлык дин җитәкчеләре ягыннан еш кына аклана. Күп диннәр ярату турында вәгазь сөйлиләр, ләкин сугышларны яклыйлар. «Барлыкка Китерүче Аллаһы Тәгалә исеменнән,— диелә «Индиа тудей» журналының бер редакция мәкаләсендә,— кешеләр үзләренең үк кардәшләре өстеннән күңел кайтаргыч мәрхәмәтсезлекләр кылалар». Асылда, хәзерге вакытның ике иң канкойгыч бәрелеше — беренче һәм икенче бөтендөнья сугышы — христиан дөньясының нәкъ йөрәгендә кабынып киткән.

13. Җирнең һәлак ителүенә нинди дәлилләр бар?

13 ‘Җирне һәлак итүчеләр’ (Ачыш 11:18). Бөтен дөньяның 1 600 дән дә артык галиме, шул исәптән 104 Нобель премиясе лауреаты да, «Борчылган галимнәр берлеге» бастырып чыгарган кисәтмә астына кул куйганнар; анда: «Кеше һәм табигать менә-менә бер-берсе белән бәрелешәчәкләр. [...] Тагын ниндидер берничә унъеллык һәм безнең өстебездәге куркынычны булдырмау мөмкинлеге кулдан ычкындырылачак»,— дип әйтелгән. Хәбәрдә кеше гомере өчен куркынычлы эшләр «дөньяны шулкадәр үзгәртә алалар, хәтта тормышны безгә таныш юл белән дәвам итү мөмкин булмаячак»,— дип әйтелә. Озон катлавының азаюы, суның пычрануы, урманнарны кисү, туфракның ярлылануы, һәм шулай ук күп хайваннарның һәм үсемлекләрнең төрләре кырылып бетүе — кичектергесез рәвештә хәл итүне таләп итүче проблемалар кебек китерелгән. «Борчылган галимнәр берлеге» белдергәнчә: «Тормыш җепләренең катлаулы бәйләнешенә тыкшынуыбыз безне һәр җирдә була торган нәтиҗәгә, шул исәптән биологик системаларының таркалышын кузгатуга да алып бара ала — аларның динамикасын без әле җитәрлек аңлап бетерә алмыйбыз».

14. Матфей 24:14 тәге шигырьнең бүгенге көннәрдә үтәлүен ничек исбат итәр идең?

14 «Бу Патшалык Инҗиле... бөтен галәмдә вәгазьләнер» (Матфей 24:14). Гайсә Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен Җир шары буенча барлык халыкларга шаһитлык буларак вәгазьләнергә тиеш, дип алдан ук әйткән. Алла ярдәме һәм фатихасы белән миллионлаган Йәһвә Шаһитләре бу вәгазьләү һәм укучылар хәзерләү эшенә миллиардлаган сәгатьләр багышлыйлар (Матфей 28:19, 20). Әйе, Шаһитләр, әгәр алар яхшы хәбәрне игълан итмәсәләр, кан коелуда катнашучы булуларын аңлыйлар (Иезекииль 3:18, 19). Һәм ел саен меңләгән кеше рәхмәт әйтеп Патшалык турындагы хәбәргә җавап бирә һәм чын мәсихчеләр — Йәһвә Шаһитләре — ягына баскан өчен алар үзләрен бәхетле итеп хис итәләр. Йәһвәгә хезмәт итү һәм шул рәвешчә Алла турында белем тарату — бик кадерле аерым хокук. Һәм бу яхшы хәбәр халык яши торган бөтен җирдә вәгазьләнеп беткәч, бу явыз дөньяга ахыр киләчәк.

ФАКТЛАРНЫ БЕЛЕП ЭШ ИТӘ БАШЛА

15. Бүгенге явыз система ахырына ничек барып җитәчәк?

15 Бу дөнья кайчан ахырына җитәчәк? Изге Язмаларда бу дөньяның сәяси көчләре «бөек Вавилон»га, ялган диннең бөтендөнья империясенә, һөҗүм итүдән башланган зур кайгы турында алдан әйтелә (Матфей 24:21; Ачыш 17:5, 16). Гайсә ул вакытта «кояш караңгыланачак, һәм ай үзенең нурын бирмәячәк, һәм күктән йолдызлар коелачак, һәм күкнең кодрәтләре селкенәчәк»,— дип әйткән (Матфей 24:29). Болар туры мәгънәдә күк күренешләре булырга мөмкин. Һәрхәлдә, дин дөньясының янып торучы яктырткычлары фаш ителеп юк ителәчәк. Аннан соң «Магог җирендәге Гог» дип аталган Шайтан әхлаксыз кешеләрне Йәһвә халкына гомуми рәвештә һөҗүм ясар өчен кулланачак. Ләкин Шайтан уңышлы булмаячак, чөнки Алла үз халкына ярдәмгә киләчәк (Иезекииль 38:1, 2, 14—23). «Зур кайгы» үзенең иң югары ноктасына Армагеддонда — «Зур Кодрәтле Алланың... шул бөек көнендәге сугышы»нда җитәчәк. Ул сугыш Шайтанның җирдәге оешмасының эзен дә калдырмаячак һәм исән калган кешелеккә иксез-чиксез фатихаларыннан рәхәтләнергә мөмкинлек бирәчәк (Ачыш 7:9, 14; 11:15; 16:14, 16; 21:3, 4).

16. Соңгы көннәрне тасвирлаучы пәйгамбәрлекләрнең безнең вакытка бәйләнеше булуын кайдан беләбез?

16 Соңгы көннәрне тасвирлаучы кайбер пәйгамбәрлекләрнең үзенчәлекләрен тарихның башка чорларына да кулланырга мөмкин кебек тоела. Ләкин ул пәйгамбәрлекләр барысы бергә безнең көннәргә игътибар итәләр. Мисал өчен: кешенең бармак эзләрен төзүче сызыклар башка беркемдә дә була алмаган рәсем ясый. Монда да шулай: соңгы көннәрнең үзенә бертөрле үзенчәлекләрдән, яки вакыйгалардан, торган рәсеме бар. Алар бернинди башка чор арасына бәйләнеше була алмаган үзенә бертөрле «бармак эзләре» барлыкка китерә. Әгәр Изге Язмаларның күктәге Алла Патшалыгының идарә итүе турындагы күрсәтмәләрен исәпкә алып бу вакыйгаларны җентекләп карасак, фактлар безнең чыннан да соңгы көннәрдә яшәвебез турында ныклы нигез бирәчәк. Аннан да бигрәк, Изге Язмаларның күзгә күренеп торган дәлилләре бүгенге явыз дөньяның якын арада юк ителүенә күрсәтә.

17. Соңгы көннәрдә яшәвебез турында белү безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?

17 Безнең соңгы көннәрдә яшәвебезгә син ничек карыйсың? Уйлап кына кара: әгәр дә җимергеч көчле давыл якынлаша икән, без кичектергесез саклык чаралары табабыз. Монда да шулай: Изге Язмаларның бүгенге дөнья турында алдан әйткәннәре бездә эш итә башлау теләге тудырырга тиеш (Матфей 16:1—3). Без яшәп килүче дөнья системасының соңгы көннәрендә яшәвебезне ачык күрәбез. Алла ризалыгында булыр өчен болар безне һәртөрле үзгәрешләр ясарга дәртләндерергә тиеш (2 Петр 3:3, 10—12). Гайсә үзе турында коткару бирүче дип әйтеп, катгый рәвештә өнди: «Үз-үзегезне карагыз, күп ашап, эчеп-исереп һәм дөнья ваемына бирелеп күңелегез төшмәсен, ул көн сезгә көтмәгәндә килмәсен: чөнки ул, ятьмә кебек, бөтен җир йөзендәге кешеләрнең барысын да каплаячак; шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз, һәм булачак бөтен бу афәтләрдән котылырга һәм Адәм Улы алдына басарга лаек булыйк, дип дога кылыгыз» (Лука 21:34—36).

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Изге Язмаларның алдан әйтүе буенча, Мәсих идарә итә башлагач, дөньяда нинди вакыйгалар булырга тиеш?

Соңгы көннәрнең кайбер үзенчәлекләре нинди?

Безнең соңгы көннәрдә яшәвебезгә сине нәрсәләр ышандыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[102 биттәге рамка]

СОҢГЫ КӨННӘРНЕҢ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

• Моңарчы күрелмәгән сугышлар (Матфей 24:7; Ачыш 6:4).

• Ачлык (Матфей 24:7; Ачыш 6:5, 6, 8).

• Кизүләр (Лука 21:11; Ачыш 6:8).

• Законсызлыкның артуы (Матфей 24:12).

• Җирне һәлак иттерү (Ачыш 11:18).

• Җир тетрәүләр (Матфей 24:7).

• Кичерә алмаслык авыр вакытлар (2 Тимофейга 3:1).

• Акчаны чиктән тыш ярату (2 Тимофейга 3:2).

• Ата-аналарны тыңламау (2 Тимофейга 3:2).

• Табигый якын күрү җитешмәүлек (2 Тимофейга 3:2).

• Рәхәтлекне ярату Алланы яратуга караганда көчлерәк (2 Тимофейга 3:4).

• Үз-үзеңне тота алуның җитмәве (2 Тимофейга 3:3).

• Яхшылык эшләүне яратмау (2 Тимофейга 3:3).

• Якынлашып килүче куркынычка игътибар итмәү (Матфей 24:39).

• Мыскыл итеп көлергә яратучан кешеләр соңгы көннәрнең дәлилләрен кабул итмиләр (2 Петр 3:3, 4).

• Алла Патшалыгы турында бөтен дөньяда вәгазьләү (Матфей 24:14).

[Бөтен биткә рәсем. 101 нче бит]