Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих — Алла турындагы белемнең ачкычы

Гайсә Мәсих — Алла турындагы белемнең ачкычы

4 бүлек

Гайсә Мәсих — Алла турындагы белемнең ачкычы

1, 2. Дөнья диннәре Алла турындагы белемнең ачкычын ничек бозганнар?

СИН фатирыңның ишеге янында ачкычларың белән азапланасың. Анда салкын һәм караңгы, һәм син тизрәк өеңә керергә телисең, ләкин ишекне берничек тә ачып булмый. Син ачкычның кирәклесен алдың кебек, ләкин йозак бирешми. Ничек күңелсез! Син яңа баштан ачкычларыңны җентекләп карыйсың. Кирәклесен сайлагансыңмы? Бәлки, аны кем дә булса сындыргандыр?

2 Бу мисал дөньяның диннәрендә булган Алла турындагы белемгә карата буталчыкны ачыклап раслый. Асылда, күпләр Гайсә Мәсихнең ролен бозып күрсәтеп, ул белемне ачучы ачкычны эштән чыгарганнар. Кайбер диннәр Гайсә Мәсихне тулысынча читкә кагып, ул ачкычны бөтенләй алып ташлаганнар. Икенчеләр, аңа Зур Кодрәтле Аллага сыман табынып, Гайсәнең ролен бозганнар. Ничек кенә булмасын, әгәр дә без Гайсә Мәсихнең нинди әһәмиятле роль уйнаганын аңламасак, Алла турындагы белем безнең өчен ябык булып калачак.

3. Ни өчен Гайсәне Алла турындагы белемнең ачкычы дип әйтеп була?

3 Гайсәнең: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дигән сүзләре исеңдәдер (Яхъя 17:3, ЯИ). Бу сүзләрне әйткәндә ул мактанмаган. Изге Язмалар Мәсих турында төгәл белем алуның әһәмиятлелегенә кат-кат басым ясый (2 Петр 1:8; 2:20; Ефеслыларга 4:13; Колосслыларга 2:2). Рәсүл Петр: «Барлык пәйгамбәрләр Аның [Гайсә] хакында шаһитлек бирәләр»,— дип әйткән (Ап. эшләре 10:43). Ә рәсүл Павел: «[Гайсәдә] тирән акыллылык һәм белем хәзинәләре яшерелгән»,— дип язган (Колосслыларга 2:3). Аннан тыш, Павел Йәһвә үзенең барлык ниятләрен Гайсә аша тормышка ашырачагын әйткән (2 Коринфлыларга 1:20). Димәк, Гайсә — Алла турындагы белемнең ачкычы. Гайсә турындагы белемебез берничек тә — аның асылы турында да, Алла ниятләрендәге роле турында да — бозып күрсәтелгән булырга тиеш түгел. Ләкин Гайсә эшен дәвам итүчеләр аңа Алла ниятләрендә төп рольне ни өчен бирәләр?

ВӘГЪДӘ ИТЕЛГӘН МӘСИХ

4, 5. Мәсихкә нинди өметләр багланган булган һәм Гайсәнең шәкертләре аны кем дип хөрмәтләгәннәр?

4 Һабил көннәреннән алып Алланың тугрылыклы хезмәтчеләре Йәһвә Алла вәгъдә иткән Яралгыны зарыгып көткәннәр (Яшәеш 3:15; 4:1—8; Еврейларга 11:4). Алла үзенең ниятендә ул Яралгының Мәсих, ягъни «Майланган Зат», ролен үтәячәген ачкан. Мәсих ‘гөнаһларны печатьләп куячак’, шулай ук мәдхияләрдә аның Патшалыгының бөеклеге турында алдан ук әйтелгән булган (Даниел 9:24—26; Мәдхия 71:1—20). Ул Мәсих кем булып чыккан?

5 Назаретлы Гайсә сүзләрен тыңлаган чакта Әндри исемле яшь еврейны нинди тойгылар биләп алганын күз алдыңа китереп кара. Үзенең агасы Симон Петр янына йөгереп барып Әндри: «Без Мәсихне таптык»,— дигән (Яхъя 1:41). Гайсәнең шәкертләре аның вәгъдә ителгән Мәсих булуына нык ышанганнар (Матфей 16:16). Чын мәсихчеләр алдан әйтелгән Мәсих — нәкъ Гайсә дигән карашлары өчен гомерләрен бирергә риза булганнар. Андый ышанычка аларның нинди нигезләре булган? Әйдәгез, Гайсәнең Мәсих булуын исбат итүче өч төп дәлилне карап китик.

ГАЙСӘНЕҢ МӘСИХ БУЛУЫН ИСБАТ ИТҮЧЕ ДӘЛИЛЛӘР

6. а) Вәгъдә ителгән Яралгы кайсы шәҗәрә җебеннән килергә тиеш булган һәм Гайсәнең нәкъ шул нәселдән чыкканын без кайдан беләбез? б) Ни өчен б. э. 70 елыннан соң беркем дә үзенең Мәсих булуын исбат итә алмый?

6 Гайсәнең шәҗәрәсе — аның Мәсих булуына беренче дәлил. Йәһвә үзенең хезмәтчесе Ибраһимга вәгъдә ителгән Яралгының аның гаиләсеннән чыгачагын әйткән. Моңа охшаш вәгъдәләрне Ибраһимның улы Исхак, Исхакның улы Якуп һәм Якупның улы Иуда да алган (Яшәеш 22:18; 26:2—5; 28:12—15; 49:10). Гасырлар үткәч, Мәсихнең шәҗәрә җебе Давыт Патшага барып җиткән,— аңа да зарыгып көтелгән Яралгының аның нәселеннән чыгачагы әйтелгән булган (Мәдхия 131:11; Исаия 11:1, 10). Матфей һәм Лука Инҗилендәге хәбәрләр Гайсәнең нәкъ шул шәҗәрә жебеннән килгәнен раслыйлар (Матфей 1:1—16; Лука 3:23—38). Гайсәнең дошманнары күп булса да, аларның берсе дә Гайсәнең киң танылган шәҗәрә елъязмасының дөреслегенә шикләнмәгәннәр (Матфей 21:9, 15). Аның шәҗәрәсенә карата бер шик тә булмаганлыгы ачыктан-ачык. Ләкин б. э. 70 елында римлылар Иерусалимны басып алгач, еврейларның шәҗәрә төргәкләре юкка чыккан. Шул вакыттан бирле Мәсих булып танылырга теләгән һичкем дә үзенең Мәсих булуын раслый алмый.

7. а) Гайсәнең Мәсих булуына нинди икенче дәлил бар? б) Михей 5:2 дәге пәйгамбәрлек Гайсәдә ничек үтәлгән?

7 Үтәлгән пәйгамбәрлекләр — икенче дәлил. Еврей Язмаларының күпсанлы пәйгамбәрлекләре Мәсих тормышының төрле якларын ачыкладылар. Михей пәйгамбәр б. э. к. VIII гасырда бөек хакимнең кечкенә Вифлеем шәһәрендә туачагын әйткән. Исраилдә ике Вифлеем булган, һәм шуңа күрә пәйгамбәрлек икесенең берсенә: Давыт патша туган Вифлеем — Ефрафага аныклап күрсәткән (Михей 5:2). Гайсәнең ата-анасы, Йосыф белән Мәрьям, Вифлеемнан төньяктарак 150 километр чамасы ераклыктагы Назарет шәһәрендә яшәгәннәр. Мәрьям йөкле чагында, Рим императоры Цезарь Август бар кешеләргә халык исәбен алу өчен язылырга туган шәһәрләренә кайтырга боерык биргән *. Шуңа күрә Йосыфка йөкле хатыны белән Вифлеемга китәргә туры килгән, Гайсә шунда туган да (Лука 2:1—7).

8. а) 69 «атна» кайчан һәм нинди вакыйга белән башланган? б) 69 «атна» күпме вакытка сузылган һәм алар беткәч нәрсә булган?

8 Б. э. к. VI гасырда Даниел пәйгамбәр «Рабби Мәсих»нең Иерусалимны яңадан торгызу турында әмер чыкканнан соң 69 «атна» үткәч киләчәген алдан әйткән (Даниел 9:24, 25). «Атна»ларның һәрберсе җиде елга тигез булган *. Изге Язмалар һәм бөтендөнья тарихы буенча, Иерусалимны яңадан торгызу турында әмер б. э. к. 455 елда чыккан (Неемия 2:1—8). Шуңа күрә Мәсих б. э. к. 455 елдан соң 483 ел (69×7) үткәч килергә тиеш булган. Бу безне б. э. 29 елына алып бара, нәкъ шул елны Йәһвә Гайсәне изге рухы белән майлаган. Шулай итеп, Гайсә «Мәсих», (бу сүз «Майланган» дигән мәгънәне белдерә), ягъни «Христос» булган (Лука 3:15, 16, 21, 22).

9. а) Мәдхия 2:2 ничек үтәлгән? б) Гайсәдә тагын нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән? (Таблицаны кара.)

9 Әлбәттә, Гайсәне барысы да Мәсих буларак кабул итмәгән, һәм Еврей Язмаларында бу хакта алдан әйтелгән булган. Алла тарафыннан рухландырылып, Давыт патша Мәдхия 2:2 дә пәйгамбәрлек язган: «Җирнең патшалары каршы күтәреләләр, һәм мирзалары бергә Аның Майланганына каршы киңәшләшәләр». Бу пәйгамбәрлек бердән күбрәк дәүләтнең хакимнәре Йәһвәнең Майланганына, ягъни Мәсихкә, ташланыр өчен берләшәчәкләрен күрсәткән. Һәм шулай булып чыккан да. Яһүдләрнең дин җитәкчеләре, Ирод патша һәм Рим хакиме Понтий Пилат аны үтерүгә үз өлешләрен керткәннәр. Хәтта гомерлек дошманнар Ирод һәм Пилат шул вакытта ниһаять якын дуслар булып киткәннәр (Матфей 27:1, 2; Лука 23:10—12; Ап. эшләре 4:25—28). Гайсәнең Мәсих булуы турында чираттагы дәлилләрне алыр өчен «Мәсих турындагы кайбер күренекле пәйгамбәрлекләр» таблицасын кара.

10. Гайсәнең вәгъдә ителгән Майланган булуына Йәһвә ничек итеп шаһитлек биргән?

10 Йәһвә Алланың шаһитлеге — Гайсәнең Мәсих булуын раслаучы өченче дәлил. Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуын кешеләргә хәбәр итәр өчен Йәһвә фәрештәләрне җибәргән (Лука 2:10—14). Моннан тыш, Гайсә җирдә яшәгәндә, Йәһвә үзенең ризалыгын күрсәтеп, күктән тавыш биргән (Матфей 3:16, 17; 17:1—5). Йәһвә Алла Гайсәгә могҗизалар эшләр өчен кодрәтен биргән. Ул могҗизаларның һәрберсе Гайсәнең Алла тарафыннан килгән Мәсих булуын исбат иткәннәр, чөнки Алла үзенең көчен беркайчан да алдакчыларга биргәне булмаган. Йәһвә шулай ук Инҗилләрне яздырыр өчен изге рухын кулланган. Шулай итеп Гайсәнең Мәсих булуын раслаучы дәлилләр тарихта иң киң таралган һәм иң күп телгә тәрҗемә ителгән Изге Язмалар китабының өлеше булып кергән (Яхъя 4:25, 26).

11. Гайсәнең Мәсих булуы никадәр нигезле?

11 Бу төп дәлилләр Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуын раслаучы йөзләгән фактларны үз эченә ала. Чын мәсихчеләрнең аны ‘барлык пәйгамбәрләр аның турында шаһитлык биргән’ Зат һәм аны Алла турындагы белемнең ачкычы дип санарга бөтен нигезләре бар (Ап. эшләре 10:43). Ләкин Гайсә Христосның Мәсих булуын раслаучы фактлардан башка аның турында тагын да күбрәк белеп була. Мәсәлән, аның чыгышы турында нәрсәләр билгеле? Ул кем булган?

ГАЙСӘНЕҢ КЕШЕ БУЛЫП ТУГАНГА КАДӘР ТОРМЫШЫ

12, 13. а) Гайсәнең җиргә килгәнгә кадәр күктә яшәгәнен без кайдан беләбез? б) «Сүз» астында кем күздә тотыла һәм кеше булганга кадәр ул ниләр эшләгән?

12 Гайсәнең тормышын өч чорга бүлергә мөмкин. Беренче чоры аның җирдә туганга кадәр күпкә алдан башланган. Михей 5:2 дә Мәсихнең чыгышын «башлангычтан, мәңгелек көннәрдән» булганы әйтелә. Гайсә үзен «югарыдан», ягъни күктән, килгәнлеген ачыктан-ачык әйткән (Яхъя 8:23; 16:28). Җиргә төшер алдыннан ул күпме вакыт күктә яшәгән?

13 Гайсә Алланың бердәнбер улы булып саналган, чөнки Йәһвә аны берүзе барлыкка китергән (Яхъя 3:16). Аннан соң Йәһвә бөтен башка нәрсәләрне булдырыр өчен «барлык затлардан алданрак туган» Гайсәне кулланган (Колосслыларга 1:15; Ачыш 3:14). Яхъя 1:1 дә «Сүз» (Гайсә кеше булып туганга кадәр) «башлангычта» Алла янында булган. Димәк, «күк һәм җир» барлыкка килгәндә Сүз Йәһвә янында булган. «Кешене Үзебезгә охшатып барлыкка китерик»,— дигәндә, Алла Сүзгә мөрәҗәгать иткән (Яшәеш 1:1, 26). Аннан тыш, Сүз, күрәсең, Алланың «рәссамы» («оста ярдәмчесе», ХТ) булган, ул Гыйбрәтле хикәя 8:22—31 дә Йәһвә җитәкчелегендә бөтен затларны һәм әйберләрне барлыкка китергәндә хезмәт иткән акыллылыкның нәкъ үзе булып торган. Сүзне барлыкка китергәннән соң һәм җирдә кеше булыр алдыннан ул күктә Алла белән бик озак вакыт уздырган.

14. Ни өчен Гайсә «күзгә күренми торган Алланың чагылышы» дип аталган?

14 Колосслыларга 1:15 тә Гайсәнең «күзгә күренми торган Алланың чагылышы» дип аталуына гаҗәпләнәсе юк! Күп гасырлар буе тыгыз бәйләнештә булганга күрә күндәм Улы Атасына, Йәһвәгә, бик охшаган булган. Гайсәнең яшәү бирүче Алла турында белемнең ачкычы булуына бу — икенче сәбәп. Гайсәнең җирдә башкарган эшләре Йәһвә үзе эшләгән кебек төгәл килә. Шуңа күрә, Гайсәне яхшырак белеп, без Йәһвә турында белемнәребезне киңәйтәбез генә (Яхъя 8:28; 14:8—10). Димәк, Гайсә Мәсих турында белемебезне арттырырга кирәклеге ачыктан-ачык.

ГАЙСӘНЕҢ ҖИРДӘГЕ ТОРМЫШЫ

15. Ни өчен Гайсә камил кеше булып туган?

15 Гайсә тормышының икенче чоры монда, җирдә үткән. Ул Аллага үзенең тормышын яһүдләрнең Мәрьям исемле Алладан куркучан гыйффәтле кызның карынына күчерергә әзерлек белән риза булган. Йәһвәнең куәтле изге рухы, ягъни аның эш итү көче, Мәрьямне «каплаган», Мәрьям йөккә узган һәм камил бала тудырган (Лука 1:34, 35). Гайсә камилсезлек мирас итеп алмаган, чөнки ул тормышын камил Чыганактан алган. Ул гади гаиләдә үскән һәм балта остасы Йосыфның тәрбиягә алынган улы — аның берничә баласы арасында беренчесе булган (Исаия 7:14; Матфей 1:22, 23; Марк 6:3).

16, 17. а) Могҗизалар эшләр өчен Гайсә кайдан көч алган һәм ул нинди могҗизалар ясаган? б) Гайсә нинди сыйфатлар күрсәткән?

16 Гайсәгә 12 яшь булганда ук аның Йәһвә Аллага чын күңелдән бирелгәнлеге күзгә күренеп торган (Лука 2:41—49). Гайсә үсеп җиткәч һәм утыз яшендә Аллага хезмәт итә башлагач, ул кешеләргә карата тирән яратуын күрсәткән. Алланың изге рухы аңа могҗизалар ясарга көч биргәч, ул кызганып авыруларны, аксакларны, телсезләрне, сукырларны, саңгырауларны һәм махау авырулыларны савыктырган (Матфей 8:2—4; 15:30). Гайсә меңләгән ач кешеләрне туендырган (Матфей 15:35—38). Бервакыт, дусларын коткарыр өчен, ул давылны тынычландырган (Марк 4:37—39). Аннан да бигрәк, ул хәтта үлгәннәрне дә терелтеп торгызган (Яхъя 11:43, 44). Бу могҗизалар — ышанычлы тарихи фактлар. Гайсәнең хәтта дошманнары да аның ‘күп могҗизалар күрсәткәнен’ танырга мәҗбүр булганнар (Яхъя 11:47, 48).

17 Гайсә кешеләрне Алла Патшалыгы турында өйрәтеп бөтен ил буенча сәяхәт иткән (Матфей 4:17). Ул шулай ук тел тидермәслек сабырлык һәм акыллылык үрнәге калдырган. Хәтта шәкертләре аны авыр хәлдә калдырсалар да, ул аларның хәленә кереп: «Рух дәртле, әмма тән хәлсез»,— дигән (Марк 14:37, 38). Ләкин Гайсә хакыйкатьне санга сукмаучыларга һәм яклаучысыз кешеләрне җәберләүчеләргә карата үзен кыю тоткан (Матфей 23:27—33). Шулай ук ул камил рәвештә үзенең Атасының ярату үрнәгенә охшарга тырышкан. Гайсә камилсез кешеләр киләчәккә өмет алсыннар өчен хәтта үлергә дә риза булган. Димәк, Гайсәне Алла турындагы белемнең ачкычы, дип санарга бөтен нигезләр бар! Әйе, ул — тере ачкыч! Ләкин ни өчен без тере, дип әйтәбез? Бу сорауга җавап бирер өчен аның тормышының өченче чорын карыйк.

ГАЙСӘ БҮГЕН

18. Бүгенге көндә Гайсәне без ничек күз алдына китерергә тиеш?

18 Изге Язмаларда Гайсәнең үлеме турында хәбәр ителсә дә, ул исән! Аның терелтеп торгызылуына б. э. I гасырында яшәгән йөзләгән кешеләр шаһит булган (1 Коринфлыларга 15:3—8). Алдан әйтелгәнчә, аннан соң ул, Алла күктә патша хакимияте биргән вакытка кадәр, Атасының уң кулы янына утырган (Мәдхия 109:1; Еврейларга 10:12, 13). Шуңа күрә Гайсәне без ничек күз алдына китерергә тиеш булабыз? Без аны терлек утлыгында яткан ярдәмгә мохтаҗ сабый итеп күз алдына китерергә тиешме? Я булмаса, үлем газабы чиккән кеше кебекме? Юк, әлбәттә. Ул — куәтле идарә итүче Патша! Һәм бик тиздән ул безнең бәхетсез җир өстеннән үзенең идарәсен урнаштырачак.

19. Якындагы киләчәктә Гайсә нәрсәләр башкарачак?

19 Ачыш 19:11—15 тә Гайсә Мәсих гөнаһлы кешеләрне юк итәргә ниятләп зур кодрәт белән килүче Патша кебек ачык тасвирланган. Миллионлаган кешеләрнең газапларына чик куярга ничек омтыла безне яратучы күк Хакиме! Шулай ук җирдә калдырган камил үрнәгенә охшарга теләгәннәргә аның ярдәм итәсе килә (1 Петр 2:21). Күктәге Алла Патшалыгының җирдә яшәүче гражданнары булып мәңге яшәсеннәр өчен ул аларны еш кына Армагеддон дип аталган ‘Зур Кодрәтле Алланың бөек көнендәге сугышта’ саклап калырга тели (Ачыш 7:9, 14; 16:14, 16).

20. Үзенең меңъеллык идарәсе вакытында Гайсә кешелек өчен нәрсә эшләячәк?

20 Гайсәнең алдан әйткән меңъеллык идарәсе вакытында тынычлык хөкем сөргән чакта, ул бөтен кешелек игелеге хакына могҗизалар эшләячәк (Исаия 9:6, 7; 11:1—10; Ачыш 20:6). Гайсә барлык авыруларны савыктырачак һәм үлемне юк итәчәк. Ул җирдә мәңге яшәргә мөмкинлекләре булсын өчен миллиардлаган үлгән кешеләрне дә терелтеп торгызачак (Яхъя 5:28, 29). Бу китаптан Мәсих Патшалыгы турында тагын да күбрәк белгәннәрең сиңа һичшиксез тәэсир итәчәк. Патшалык идарәсе астында безнең тормышыбыз нинди искиткеч булачагын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа күрә безгә мөмкин кадәр күбрәк Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк! Әйе, Гайсәнең мәңгелек тормышка алып баручы Алла турындагы белемнең тере ачкычы булуы хакында безнең беркайчан да күздән ычкындырмавыбыз мөһим.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Халык исәбен алу Рим империясенә салым җыярга мөмкинлек биргән. Шулай итеп, Август, үзе дә төшенмичә, ‘патшалык буенча салым җыючыны җибәрүче’ хаким турында пәйгамбәрлекнең үтәлешенә булышлык иткән. Шул ук пәйгамбәрлектә «васыять юлбашчысы»ның, ягъни Мәсихнең, Августка алмашка килүче хаким көннәрендә «һәлак ителәчәге» алдан ук әйтелгән булган. Гайсә Августка алмашка килгән хаким Тиберий идарә иткән вакытта үтерелгән (Даниел 11:20—22).

^ 8 абз. Борынгы еврейлар арасында ел атналары турында фикер йөртү киң таралган булган. Мәсәлән, һәрбер җиденче көн шимбә көне кебек, һәрбер җиденче ел шимбә елы булып саналган (Чыгыш 20:8—11; 23:10, 11).

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Гайсәнең Мәсих булуын аның шәҗәрәсе ничек раслый?

Гайсәдә Мәсих турындагы нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

Гайсәнең Майланган булуын Алла ничек турыдан-туры күрсәткән?

Ни өчен Гайсә — Алла турындагы белемнең тере ачкычы?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[37 нче биттәге схема]

МӘСИХ ТУРЫНДАГЫ КАЙБЕР КҮРЕНЕКЛЕ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР

ПӘЙГАМБӘРЛЕК ВАКЫЙГА ҮТӘЛЕШЕ

АНЫҢ БАШТАГЫ ТОРМЫШЫ

Исаия 7:14 Гыйффәтле кыздан тууы Матфей 1:18—23

Иеремия 31:15 Ул туганнан соң Матфей 2:16—18

балаларны үтерү

АНЫҢ ХЕЗМӘТ ИТҮЕ

Исаия 61:1, 2 Алла аңа вәкаләтләр биргән Лука 4:18—21

Исаия 9:1, 2 Аның хезмәт итүе Матфей 4:13—16

ярдәмендә кешеләр

бөек яктылык күргәннәр

Мәдхия 68:10 Йәһвә йортына карата Яхъя 2:13—17

кайгыртучанлык

Исаия 53:1 Аңа ышанмаганнар Яхъя 12:37, 38

Зәкәрия 9:9 Иерусалимга йөк ишәге таена Матфей 21:1—9

Мәдхия 117:26 утырып кергән; аны Йәhвә

исеменнән килүче патша

итеп күреп, данлаганнар

ХЫЯНӘТ ИТЕЛҮЕ ҺӘМ ҮЛЕМЕ

Мәдхия 40:10; Бер рәсүл тугрылыксыз Ап. эшләре 1:15—20

Мәдхия 108:8 булып чыккан, ул Гайсәне

саткан, hәм шуның өчен

аның урынын икенче

шәкерт алган

Зәкәрия 11:12 30 көмеш тәңкәгә Матфей 26:14, 15

хыянәт ителгән

Мәдхия 26:12 Аңа каршы ялган Матфей 26:59—61

шаһитләр кулланганнар

Мәдхия 21:19 Киемен бүлешер өчен Яхъя 19:23, 24

жирәбә салышканнар

Исаия 53:12 Явызлар исәбенә кертелгән Матфей 27:38

Мәдхия 21:8, 9 Үлеме алдыннан мыскыл Марк 15:29—32

иткәннәр

Мәдхия 68:22 Серкә биргәннәр Марк 15:23, 36

Исаия 53:5; Чәнчегәннәр Яхъя 19:34, 37

Зәкәрия 12:10

Исаия 53:9 Бай кешедә җирләнгән Матфей 27:57—60

Мәдхия 15:8—11 Черүне күрмичә Ап. эшләре 2:25—32;

терелтеп торгызылган Ап. эшләре 13:34—37

[35 биттәге иллюстрация]

Алла Гайсәгә авыруларны савыктыру өчен үзенең көчен биргән.