Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешелекне коткарыр өчен Алла нәрсә эшләгән

Кешелекне коткарыр өчен Алла нәрсә эшләгән

7 бүлек

Кешелекне коткарыр өчен Алла нәрсә эшләгән

1, 2. а) Алла Улы кем булганын римлылар йөзбашы ничек аңлаган? б) Ни өчен Йәһвә Гайсәнең үлүен рөхсәт иткән?

ЯЗНЫҢ бер көнендә, 2 000 елга якын элек, төштән соң римлыларның йөзбашы өч ир кешенең газап чигеп, акрынлап үлеп баруын карап торган. Аның игътибары аларның берсенә — Гайсә Мәсихкә — төбәлгән булган. Гайсә агач баганага кадакланып куелган. Аның үлеме якын булган, һәм көн уртасындагы күк караңгыланганнан-караңгылана төшкән. Ул үлгәч, җир бик каты тетрәгән һәм йөзбаш: «Чыннан да бу Кеше Алла Улы булган икән»,— дип кычкырып җибәргән (Марк 15:39).

2 Алла Улы! Йөзбаш хак булган. Ул әле генә җирдәге иң мөһим вакыйганың шаһите булган. Бервакыт Алла үзе Гайсәне үзенең сөекле Улы, дип атаган (Матфей 3:17; 17:5). Ни өчен соң Йәһвә үзенең Улының үлүен рөхсәт иткән? Чөнки шулай итеп Йәһвә кешелекне гөнаһ һәм үлемнән коткарырга җыенган.

КЕШЕЛЕКНЕ КОТКАРЫР ӨЧЕН САЙЛАНГАН

3. Кешелекне коткарыр өчен Алланың бердәнбер Улы сайланган булуы ни өчен урынлы?

3 Бу китаптан белгәнчә, Гайсә җирдә туган чорга кадәр үк яшәгән булган. Ул Алланың «бердәнбер Улы» дип аталган, чөнки Йәһвә аны үзе генә барлыкка китергән. Аннан соң Йәһвә башка барлык әйберләрне барлыкка китерер өчен Гайсәне кулланган (Яхъя 3:16; Колосслыларга 1:16). Гайсә кешеләрне аерым бер ярату белән яраткан (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31). Йәһвәнең үлемгә хөкем ителгән кешелекне коткарыр өчен үзенең бердәнбер Улын сайлавына гаҗәпләнерлек түгел!

4, 5. Гайсәнең җиргә төшкәнгә кадәр Изге Язмалар Мәсих булачак Яралгы турында нәрсә хәбәр иткән?

4 Едем бакчасында Адәмгә, Хаувага һәм Шайтанга хөкем карары чыгарганда, Алла киләчәк Коткаручыны «яралгы» дип атаган. Ул Яралгы, ягъни токым, «борынгы елан» — Шайтан Иблис китергән зарарны киләчәктә юк итәргә тиеш булган. Аннан да бигрәк, вәгъдә ителгән Яралгы Шайтанны һәм аның артыннан баручыларны юк итәргә тиеш булган (Яшәеш 3:15; 1 Яхъя 3:8; Ачыш 12:9).

5 Күп гасырлар дәвамында Алла эзлекле рәвештә шулай ук Мәсих дип аталган Яралгы турында тагын да күбрәк мәгълүматлар ачкан. 37 биттәге таблицада күрсәтелгәнчә, күп пәйгамбәрлекләр аның җирдәге тормышының иң төрле якларының ваклыкларын хәбәр иткәннәр. Мәсәлән, Алла ниятендәге ролен үтәр өчен, ул үзенең өстеннән коточкыч мөгамәләләр кичерергә тиеш булган (Исаия 53:3—5).

МӘСИХ НИ ӨЧЕН ҮЛЕРГӘ ТИЕШ БУЛАН

6. Даниел 9:24—26 буенча Мәсих нәрсә эшләргә тиеш булган һәм ничек?

6 Даниел 9:24—26 да язылган пәйгамбәрлектә Мәсихнең — Алланың Майланганының — бөек роль башкарырга тиешлеге алдан әйтелгән булган. Ул җиргә «җинаятьләрне капларга, гөнаһларны печатьләп куярга һәм канунсызлыкларны төзәтергә һәм мәңгелек гаделлек китерер өчен» киләчәк. Мәсих тугрылыклы кешеләрдән үлем карарын алырга тиеш булган. Ләкин ул аны ничек эшли алыр иде? Пәйгамбәрлектә ул «үтереләчәк», дип аңлатыла.

7. Ни өчен исраиллеләр хайваннарны корбан итеп чалганнар һәм ул корбаннар нәрсәнең прообразы булган?

7 Борынгы исраиллеләр гөнаһларны йолып алу идеясе белән таныш булганнар. Алла тарафыннан Муса аша бирелгән Канун буенча, табынуларында алар үз вакытында хайваннарны корбан итеп чалганнар. Ул исраиллеләргә кешеләрнең йолып алуга, яки гөнаһларның каплануына мохтаҗ булуларын искәртеп торган. Рәсүл Павел бу принципка мондый гомуми нәтиҗә ясаган: «Кан түгелмичә кичерү булмый» (Еврейларга 9:22). Мәсихчеләр Муса Кануны астында яшәмиләр һәм аның таләпләрен үтәргә бурычлы түгел; алар, мәсәлән, корбан чалырга бурычлы түгел (Римлыларга 10:4; Колосслыларга 2:16, 17). Алар шулай ук хайваннарның корбаннары гөнаһлардан бөтенләйгә азат итә алмаганнарын беләләр. Чынлыкта корбан чалулар чиксез кыйммәтле корбанның — Мәсихнең, ягъни Гайсәнең,— прообразы булып торганнар (Еврейларга 10:4, 10; Галатларга 3:24 чагыштыр). Ләкин син сорарсың: Мәсихкә чыннан да үлергә кирәк булганмы?

8, 9. Адәм белән Хаува нәрсә югалтканнар һәм аларның киләчәк буыннарына ул ничек тәэсир иткән?

8 Әйе, кешелекне коткарыр өчен Мәсих үлергә тиеш булган. Әгәр Едем бакчасында булган вакыйгаларны искә төшерсәк, Адәм белән Хауваның Аллага каршы баш күтәреп нәрсәләрне югалтканнарын аңлап җиткерергә тырышсак, без аны аңлый алабыз. Алар каршында мәңге яшәү киләчәге яткан булган! Алла балалары булганга күрә, алар үзара турыдан-туры мөнәсәбәттә булганнар. Ләкин Адәм белән Хаува Алланың идарәсен кире каккач, алар барсын да югалтканнар һәм бөтен кешелекне гөнаһ белән үлемгә дучар иткәннәр (Римлыларга 5:12).

9 Бу безнең борынгы ата-анабыз чиксез зур байлыкны туздырып бетереп, әҗәткә кергән кебек булган. Адәм белән Хаува әҗәтләрен киләчәк буыннарына биргәннәр. Безнең беребез дә камил һәм гөнаһсыз тумагач, без барыбыз да гөнаһ эшлибез һәм үләбез. Авырганда һәм соңыннан үкенерлек нәрсәдер сөйләгәндә без нәселдән күчкән әҗәтнең авыр йөген — кешенең камилсезлеген — күтәреп барабыз (Римлыларга 7:21—25). Бердәнбер котылу юлы — Адәм югалтканны кире кайтару. Ләкин камил кеше тормышына ирешү безнең көчебездән килми. Барлык камилсез кешеләр гөнаһ эшләгәнгә күрә без барыбыз да үлемгә лаеклы (Римлыларга 6:23).

10. Адәм югалтканны йолып алыр өчен нәрсә кирәк булган?

10 Ләкин Адәм югалткан гомер урынына нинди дә булса башка нәрсә тәкъдим итеп буламы? Алла гаделлеге тигез хаклы бәя таләп итә — «җан өчен җан» (Чыгыш 21:23). Димәк, югалткан гомер өчен гомер белән түләргә кирәк булган. Ләкин һәркайсы кешенең гомере ул таләпкә туры килми. Мәдхия 48:8, 9 да камилсез кешеләр турында: «Кеше берничек тә кардәшен йолып ала алмый һәм Аллага аның өчен йолым түли алмый. Аларның җаннарын йолып алу бәясе кыйммәт һәм ул мәңге булачак түгел»,— дип әйтелә. Бу сүзләр хәлнең өметсезлеген аңлатамы? Әлбәттә, юк.

11. а) Еврей телендә «йолым» дигән сүз нәрсәне аңлата? б) Бердәнбер кем генә кешелекне йолып ала алган һәм ни өчен?

11 Еврей телендә «йолым» дигән сүз заложникны азат итәр өчен бирәсе бәяне аңлата һәм шулай ук тигез бәягә күрсәтә. Адәм югалткан гомер өчен тик камил ир кеше генә тигез бәя түли алыр иде. Адәмнән соң җирдә бер генә камил ир кеше — Гайсә Мәсих — кенә туган. Шуңа күрә Изге Язмалар Гайсәне «соңгы Адәм» дип атый һәм Мәсих ‘үзен бар [кешеләрне] йолып алыр өчен биргән’, дип ышандыра (1 Коринфлыларга 15:45; 1 Тимофейга 2:5, 6). Һәм әгәр Адәм киләчәк буыннарына үлем биргән булса, Гайсә аларга мәңгелек тормыш бирә. 1 Коринфлыларга 15:22 дә: «Адәм аша барысы да үлгән кебек Мәсих аша барысы да тереләчәк»,— дип аңлатыла. Шуңа күрә Гайсә урынлы рәвештә «Мәңгелек Атабыз», дип аталган (Исаия 9:6, 7, ХТ).

ЙОЛЫМ НИЧЕК ТҮЛӘНГӘН БУЛГАН

12. Гайсә кайчан Мәсих булган һәм ул аның тормышына ничек тәэсир иткән?

12 Көз көне, б. э. 29 елында, Гайсә үзенең туганы Яхъя янына үзен Алла ихтыярын үтәргә багышлау өчен суга чумып алырга барган. Шул чакта Йәһвә Гайсәне изге рухы белән майлаган. Шул рәвешчә Гайсә Мәсих, яки Христос, ягъни Алланың Майланганы, булган (Матфей 3:16, 17). Аннан соң Гайсә үзенең хезмәт итүен башлаган һәм ул өч ел ярым дәвам иткән. Ул туган якларында Алла Патшалыгы турында вәгазь сөйләп һәм тугрылыклы үзенең эзеннән баручыларны җыеп сәяхәт иткән. Ләкин, алдан әйтелгәнчә, ул бик тиз көчле каршылыкларга очраган (Мәдхия 117:22; Ап. эшләре 4:8—11).

13. Гөнаһсызлык саклаучы Гайсәнең үлеменә нинди вакыйгалар алып килгән?

13 Гайсә кыюлык белән дин җитәкчеләренең икейөзлелеген фаш иткән һәм моның өчен алар аны үтерергә тырышканнар. Алар бөтен явызлык белән тулы мәкерле план төзегәннәр, анда барсы да булган: хыянәт итүме, законсыз кулга алумы, судмы һәм фетнә күтәрүгә котыртуы турында ялган гаепләүме. Гайсәне кыйнаганнар, аңа төкергәннәр, аннан мыскыл итеп көлгәннәр һәм кыйнаганда камчы аның тәнен телгәләп, яралап бетергән. Аннан соң Рим хакиме Понтий Пилат аны газаплау баганасында үлемгә хөкем иткән. Аны һәрбер кеше күрерлек итеп күтәртеп баганага кадаклаганнар. Аның һәр сулышы газап китергән — ул үлгәнче әле берничә сәгать үткән. Шундый авыр сынауларга карамастан, ул Алла каршында гөнаһсызлык саклаган.

14. Ни өчен Алла үзенең Улының газаплануын һәм үлүен рөхсәт иткән?

14 Шулай итеп, 33 елның 14 нисанында Гайсә үзенең гомерен «күпләрне йолып алу өчен биргән» (Марк 10:45; 1 Тимофейга 2:5, 6). Күкләрдән Йәһвә үзенең сөекле Улының газаплануын һәм үлүен күреп торган. Ни өчен соң Алла моны рөхсәт иткән? Чөнки ул кешеләрне бик яраткан. Гайсә: «Чөнки Алла дөньяны шулкадәр яратты ки, Үзенең бердәнбер Улын бирде, Аңа иман иткән һәркем һәлак булмасын, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен»,— дип әйткән (Яхъя 3:16). Гайсәнең үлеме безне шулай ук Йәһвәнең камил гаделлекнең Алласы булуы турында өйрәтә (Икенчезаконлык 32:4). Кайберәүләр Алланың җан өчен җан, ягъни Адәмнең гөнаһы өчен түләү таләп итә торган принцибыннан чыгарма ясамаганына гаҗәпләнәләр. Сәбәбе мондый: Йәһвә һәрвакыт үзенең законнары буенча эш итә һәм хәтта аңа ул бик кыйммәткә төшсә дә, аларны яклый.

15. Гайсәнең мәңгегә үлүен рөхсәт итү гаделсезлек булганга күрә, Йәһвә нәрсә эшләгән?

15 Йәһвәнең гаделлеге шулай ук Гайсә өчен барысы да уңышлы тәмамлануны таләп иткән. Тугрылыклы Гайсәнең үлем йокысы белән мәңгегә йоклап калуы гадел булыр идеме? Әлбәттә, юк! Еврей Язмаларында Алланың тугрылыклы хезмәтчесенә кабердә калырга рөхсәт итмәве турында алдан ук әйтелгән булган (Мәдхия 15:10; Ап. эшләре 13:35). Гайсә үлем йокысы белән өч көнгә якын йоклаган һәм шуннан соң Йәһвә Алла аны зур кодрәтле рухи шәхес буларак терелтеп торгызган (1 Петр 3:18).

16. Күккә кире кайткач Гайсә нәрсә эшләгән?

16 Үлеп, Гайсә кеше гомереннән бөтенләйгә баш тарткан. Ул күктә яшәр өчен терелтеп торгызылган һәм яшәү бүләк итә торган рух булган. Аннан да бигрәк, Гайсә, үзенең сөекле Атасы янына Галәмнең изгеләрнең изгесенә күтәрелгәч, ул Аңа үзенең камил кеше гомеренең бәясен тапшырган (Еврейларга 9:23—28). Аның шулкадәр кыйммәтле гомеренең бәясе хәзер тыңлаучан кешелекнең игелегенә кулланыла ала. Синең өчен бу нәрсәне аңлата?

МӘСИХ ЙОЛЫМЫ ҺӘМ СИН

17. Йолым корбаны нигезендә без ничек гөнаһларны кичерү ала алабыз!

17 Гайсәнең йолым корбаны нинди өч яктан хәзер үк синең игелегең өчен хезмәт иткәнен карыйк. Беренчедән, ул гөнаһларны кичерү бирә. Әгәр без Гайсәнең түккән канына ышанабыз икән, «безнең... йолымыбыз бар», әйе, «гөнаһларыбызның кичерелүе» (Ефеслыларга 1:7). Шуңа күрә, хәтта җитди гөнаһ эшләп тә, без Алладан Гайсә хакына кичерүен сорый алабыз. Һәм әгәр без чынлап тәүбә итсәк, Йәһвә үзенең Улының йолым корбанының бәясен кулланачак. Эшләгән гөнаһларыбыз өчен үлемгә хөкем итү урынына, Алла безне кичерәчәк һәм саф вөҗдан аша фатихасын бирәчәк (Ап. эшләре 3:19; 1 Петр 3:21).

18. Гайсә корбаны безгә нинди өмет бирә?

18 Икенчедән, Мәсихнең йолым корбаны безгә киләчәккә өмет өчен нигез бирә. Күренештә рәсүл Яхъя «беркем дә санап бетерә алмаслык хисапсыз күп кешеләр» якынлашып килә торган бу явыз дөньяның ахырын кичерәчәген күргән. Алла бик күп кешеләрне юк иткән вакытта алар ни өчен исән калачаклар? Фәрештә Яхъяга хисапсыз күп кешеләр «киемнәрен Бәрән [Гайсә Мәсих] канында юганнар һәм агартканнар»,— дип әйткән (Ачыш 7:9, 14). Гайсәнең түккән канына ышанып һәм Алла таләпләре буенча яшәгәндә, без Алла алдында саф булачакбыз һәм безнең мәңгелек тормышка өметебез булачак.

19. Гайсә һәм аның Атасы сине яратканына Мәсих корбаны ничек шаһитлек бирә?

19 Өченчедән, йолым корбаны — Йәһвә яратуының көчле дәлиле. Гайсәнең үлеме Галәм тарихында ике күренекле ярату эшләрен үзенә берләштергән: 1) үзенең Улын безнең өчен үлемгә җибәргән Алланың яратуы; 2) үзенең гомерен әзерлек белән йолым итеп биргән Гайсәнең яратуы (Яхъя 15:13; Римлыларга 5:8). Әгәр без чын күңелдән ышанабыз икән, ул ярату безнең һәрберебезгә дә кагыла. Рәсүл Павел: ‘Алла Улы мине яратты һәм минем өчен үзен бирде’,— дип әйткән (Галатларга 2:20; 1 Яхъя 4:9, 10; Еврейларга 2:9).

20. Ни өчен без Гайсәнең йолым корбанына ышанырга тиеш?

20 Шуңа күрә әйдәгез, Гайсәнең йолым корбанына иман күрсәтеп, Алланың һәм Мәсихнең яратуы өчен рәхмәтебезне белдерик. Бу мәңгелек тормышка алып бара (Яхъя 3:36). Ләкин безнең котылуыбыз Гайсәнең җирдәге яшәве һәм үлеменең төп максаты түгел. Юк, иң элек аны бөтен Галәмгә кагыла торган бәхәсле сорау борчыган. Киләсе бүлектә бу сорауның барыбызга да кагылганын күрербез, чөнки аннан Алланың явызлыкны һәм газапларны ни өчен рөхсәт итүе ачыклана.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Кешелекне коткарыр өчен Гайсә ни өчен үлергә тиеш булган?

Йолым ничек түләнгән булган?

Йолымнан син нинди файда аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 67 нче бит]