Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сине бәхетле киләчәк көтә!

Сине бәхетле киләчәк көтә!

1 бүлек

Сине бәхетле киләчәк көтә!

1, 2. Барлыкка Китерүчебез синең өчен нәрсә тели?

ЯКЫН кешеңнең җылы кочагы. Табын янында бергә утырган кадерле дусларыңның эчкерсез көлешүләре. Балаларның күңелне эретеп уйнаулары. Мондый мизгелләр безгә шатлык китерә. Ләкин күпләргә тормыш көтмәгәндә берсе артыннан берсе килә торган мәсьәләләр куя. Әгәр синең өлешеңә дә авыр сынаулар төшкән булса — өметсезлеккә бирелмә.

2 Алла синең һәрвакыт бәхетле булуыңны һәм яхшы шартларда, гүзәл тирәлектә яшәвеңне тели. Бу хыял гына түгел, Алла сиңа бәхетле киләчәкнең ачкычын тәкъдим итә. Ул ачкыч — белем.

3. Нинди белем бәхет ачкычы булып тора һәм Алланың безгә андый белем бирә алуына нигә нык ышана алабыз?

3 Сүз кеше акылыннан күпкә өстен булган белем турында бара. Ул — «Алла турындагы белем» (Гыйбрәтле хикәя 2:5). Изге Язмаларның бер язучысы 2 000 елга якын элек: «Һәрбер йортны кем булса да төзи, әмма барлык әйберне төзүче — Алла»,— дип әйткән (Еврейларга 3:4). Барлык әйберне Иҗат Итүченең ия булган белемнәре турында уйлап кына кара! Изге Язмалар Алланың йолдызларның санын исәпләп чыгаруы һәм аларга исем бирүе турында әйтә. Бер безнең галактикада гына да йөзләгән миллиард йолдыз, ә астрономнар әйткәнчә, йөз миллиардка якын галактика барлыгын күз алдына китереп карасаң, таңга калырлык! (Мәдхия 146:4). Алла шулай ук безнең турында барысын да белә; шуңа күрә безнең бик мөһим сорауларыбызга тулырак итеп кем генә җавап бирә алыр иде? (Матфей 10:30).

4. Тормыш алып бару өчен без Алладан нигә җитәкчелек көтә алабыз һәм нинди китап андый җитәкчелек бирә?

4 Машиналарын төзәтүче ике ир кешене күз алдыңа китер. Кәефе китеп, берсе эш коралларын ташлый. Икенчесе тыныч кына җитешсезлекләрен бетерә, кабызу ачкычын бора һәм елмая — йөрткеч кабынды һәм яхшы эшли башлады. Әзерләүче завод биргән файдалану инструкциясе кайсында булуына төшенүе кыен түгел. Алла шулай ук безгә дә тормыш алып бару өчен җитәкчелек бирә дигән нәтиҗәгә килү эзлеклерәк түгелме соң? Изге Язмаларның җитәкчелек һәм Алла турында белем бирә торган нәкъ шул китап була дип әйткәнен син, бәлки, беләсеңдер дә (2 Тимофейга 3:16).

5. Изге Язмаларда булган белемнәр ни дәрәҗәдә кыйммәтле?

5 Әгәр Изге Язмаларның раславы дөрес булса, уйлап кына кара, күпме кыйммәтле белемнәр бар анда! Гыйбрәтле хикәянең 2:1—5 ендә Изге Язмалар безне, җиргә күмелгән хәзинәне эзләгән кебек, акыллылык эзләргә дәртләндерә — кешелек уйдырмалары «җирендә» түгел, ә Алла Сүзендә. Әгәр без Изге Язмаларда эзләсәк, һичшиксез, «Алла турындагы белем»не табачакбыз. Алла безнең мөмкинлекләребезнең чикле булуын, һәм шулай ук безнең ихтыяҗларыбызны белгәнгә күрә, безгә тыныч, бәхетле тормыш алып бару өчен күрсәтмәләр бирә (Мәдхия 102:14; Исаия 48:17). Аннан тыш, Алла турындагы белем дулкынландыргыч яхшы хәбәр тәкъдим итә.

МӘҢГЕЛЕК ТОРМЫШ!

6. Алла турында белем алу хакында Гайсә кешеләргә нәрсәгә ышаныч биргән?

6 Тарихта яшәгәнлеге яхшы билгеле булган Гайсә Мәсих Алла турындагы белемнең бу ягын ачыклап тасвирлаган. Ул: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3, ЯИ). Уйлап кара — бу белем мәңгелек тормышка алып бара!

7. Алланың безнең үлүебезне теләмәгәненә нинди дәлилләр бар?

7 Мәңгелек тормышны буш хыял гына дип кире кагарга ашыкма. Аның урынына, мәсәлән, кеше организмының ничек төзелгәнлегенә игътибар ит. Барысы да искиткеч итеп уйланылган, шуңа күрә безнең тәм һәм ис сизү, ишетү һәм тиеп сиземләү мөмкинлекләребез бар. Сизү органнары булганга күрә, безгә куаныч китерә торган бик күп әйберләр бар: тәмле ризыклар, кошларның моңлы сайраулары, хуш исле чәчәкләр, гүзәл пейзажлар, күңелле дуслык мөнәсәбәтләре! Суперкомпьютердан да өстенрәк булган искиткеч миебез булганга күрә без боларның барысы белән дә ләззәтләнә алабыз. Барлыкка Китерүчебез чынлап та безнең үлүебезне һәм боларның барысын да югалтуыбызны тели, дип уйлыйсыңмы? Ул безнең бәхетле булуыбызны һәм мәңге яшәвебезне тели, дигән нәтиҗәгә килү эзлеклерәк түгелме соң? Алла турындагы белемнең синең өчен никадәр әһәмиятле булуын син хәзер үзең дә күрәсең.

ОҖМАХТАГЫ ТОРМЫШ

8. Изге Язмалар кешелекнең киләчәге турында нәрсә әйтә?

8 Изге Язмаларда җир һәм кешелек дөньясының киләчәге турында әйтелгәнне бер сүз белән әйтеп була — Оҗмах! Гайсә Мәсих үлеп баручы бер кешегә: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дигән чакта шуны күз алдында тоткан (Лука 23:43). Оҗмахны вәгъдә итү, һичшиксез, теге кешенең борынгы ата-анабыз Адәм белән Хауваның бәхетле яшәү урынын исенә төшергән. Алла аларны барлыкка китергәндә алар камил булганнар һәм Барлыкка Китерүчебез оештырган паркка охшашлы бакчада яшәгәннәр. Урынлы рәвештә ул Едем бакчасы дип аталган,— ул «ләззәт бакчасы» дигәнне аңлата.

9. Оҗмахтагы тормыш нинди булган?

9 Нинди гүзәл булган ул бакча! Ул чын оҗмах булган. Аның бай яшеллеге арасында сусыл җимешләр бирә торган агачлар үскән. Адәм белән Хаува үзләренең биләмәләрен тикшереп өйрәнеп йөргәннәр, кристаллдай чиста, тәмле сулар эчкәннәр һәм агачлардан җимешләр җыйганнар — аларны һичбер нәрсә дә борчымаган һәм куркытмаган. Хәтта хайваннар да бернинди зарар китермәгәннәр, чөнки Алла Адәм белән Хаувага аларны яратып өстенлек итәргә йөкләмә биргән. Шуның өстәвенә, беренче кеше парының сәламәтлеге бик яхшы булган. Алланың сүзен тыңлауны дәвам иткән очракта аларны мәңгелек тормыш көткән. Аларга бик кызыклы эш тапшырылган булган — үзләренең күркәм Оҗмах йорты турында кайгырту. Адәм белән Хаувага Алла: «Җирне тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз»,— дигән йөкләмә биргән. Бөтен планета гүзәллек һәм сокланырлык яшәү урынына әверелгәнче, алар һәм аларның киләчәк буыннары Оҗмахның чикләрен киңәйтергә тиеш булганнар (Яшәеш 1:28).

10. Гайсә Оҗмах турында әйткәндә нәрсәне күздә тоткан?

10 Шулай да, Оҗмах турында әйткәндә, Гайсә үлеп баручы кешене күптән үткән вакыйгаларны исенә төшерергә мәҗбүр итәргә теләмәгән. Гайсә киләчәк турында әйткән! Безнең уртак йортыбыз — Җир шарының — бервакыт Оҗмахка әйләнәчәген белгән ул. Шулай итеп, кешелеккә һәм җиргә карата башлангыч ниятен Алла тормышка ашырачак (Исаия 55:10, 11). Әйе, Оҗмах яңадан торгызылачак! Ә нинди булачак ул? Бу сорауга Алла Сүзенә, Изге Язмаларга, җавап бирергә рөхсәт итик.

ЯҢАДАН ТОРГЫЗЫЛГАН ОҖМАХТАГЫ ТОРМЫШ

11. Яңадан торгызылган Оҗмахта авырулар, картлык һәм үлем белән нәрсә булачак?

11 Авырулар, картлык һәм үлем башка булмаячак. «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар» (Исаия 35:5, 6). «Алла Үзе алар [кешелек] белән булыр... һәм Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да инде булмас, чөнки элеккеләр үтеп китте» (Ачыш 21:3, 4).

12. Киләчәк Оҗмахта җинаятьчелек, золым һәм явызлык булмаячагына без нигә ышана алабыз?

12 Җинаятьчелек, золым, һәм явызлык мәңгегә бетәчәк. «Явызлык эшләүчеләр юк ителәчәкләр... Гөнаһлының юкка чыгачагына күп түгел инде; ...карарсың — юк та ул. Ә юашлар җирне мирас итеп алырлар» (Мәдхия 36:9—11). «Законсызлар җирдән юк ителәчәкләр, һәм хыянәтчеләр аннан юкка чыгарылачаклар» (Гыйбрәтле хикәя 2:22).

13. Алла тынычлыкны ничек урнаштырачак?

13 Бөтен Җир шарында тынычлык урнашачак. «[Алла], сугышларны җир чигенә хәтле туктатып, җәяне ватты, һәм сөңгене сындырды» (Мәдхия 45:10). «Гадел рәхәтләнеп яшәр, һәм ай беткәнгә кадәр тынычлыкның муллыгы булыр» (Мәдхия 71:7).

14, 15. Яңадан торгызылган Оҗмахта булачак йортлар, эш һәм азык турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

14 Яхшы йортлар һәм канәгатьләндерерлек эш булачак. «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр... Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар; чөнки Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, һәм Минем сайланганнарым үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар. Эшләгәннәре заяга булмас һәм балаларын кайгы өчен тудырмаслар» (Исаия 65:21—23).

15 Файдалы азык мул булачак. «Җирдә, тау башларында азыкка муллык булачак» (Мәдхия 71:16). «Җир үзенең җимешен бирде: Аллабыз безгә фатихасын бирсен, безнең Аллабыз» (Мәдхия 66:7).

16. Оҗмахтагы тормыш нигә ләззәтле булачак?

16 Җирдәге Оҗмахта мәңгелек тормыш ләззәтле булачак. «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр» (Мәдхия 36:29). «Сахралар һәм коры җир күңеллеләнер, һәм кеше яшәми торган җир шатланыр, һәм нәркис кебек чәчәк атар» (Исаия 35:1).

БЕЛЕМ ҺӘМ СИНЕҢ КИЛӘЧӘГЕҢ

17. а) Әгәр дә синең Оҗмахта яшисең килсә, сиңа нәрсә эшләргә кирәк була? б) Алланың җирдә тирән үзгәрешләр үткәрергә җыенганын без кайдан беләбез?

17 Әгәр синең Оҗмахта яшисең килә икән, сиңа Алла турында белем алырга һичбер нәрсә дә комачауламаска тиеш. Алла кешеләрне ярата һәм җирне оҗмахка әверелдерер өчен тиешле үзгәрешләр кертәчәк. Аннан соң, әгәр барлык газапларга чик кую һәм гаделсезлекне бетерү синең көчеңнән килсә, син аны эшләмәс идеңме? Без моны Алладан көтәргә тиеш түгелме соң? Конфликтлар белән таркатылган бу системаны Алла юкка чыгарачак һәм аны камил гадел хөкүмәт белән алыштырачак вакыты турында Изге Язмалар ачыклап әйтә (Даниел 2:44). Ләкин Изге Язмалар безгә аның турында гына әйтеп калмый. Ул безгә якынлашып килүче юк ителеш вакытын ничек кичерергә һәм Алла вәгъдә иткән яңа дөньяда яшәп калып булуны аңлата (2 Петр 3:13; 1 Яхъя 2:17).

18. Алла турындагы белем синең тормышыңда хәзердән үк ничек чагыла ала?

18 Алла турындагы белем сиңа хәзердән үк файда китерә башлый ала. Изге Язмаларда иң тирән һәм борчый торган сорауларга җаваплар бар. Әгәр дә син аның җитәкчелеген кабул итсәң, Алла белән дуслык үстерә аласың. Ә ул үзе аерым бер бик зур хокук! Синең йөрәгеңдә Алла гына бирә ала торган тынычлык урнашачак (Римлыларга 15:13, 33). Бу мөһим белемне алырга карар итеп, син үз тормышыңда иң кирәкле һәм аеруча игътибарга лаеклы эшкә тотындың. Син мәңгелек тормышка алып баручы Алла турында белем алырга теләгәнеңә беркайчан да үкенмәячәксең.

19. Киләсе бүлектә нинди сорау каралачак?

19 Алла турындагы белем Изге Язмаларда булганлыктан, без нәкъ аңа мөрәҗәгать итәбез. Ләкин аны кеше акыллылыгыннан гына чыгып язылган китап түгел икәнен без кайдан беләбез? Бу сорауны һәр яктан киләсе бүлектә карарбыз.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Алла турындагы белем нигә мәңгелек бәхеткә алып бара ала?

Якынлашып килүче җирдәге Оҗмахта тормыш нинди булачак?

Алла турындагы белем хәзердән үк сиңа нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]