Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Аллага ничек якынлаша аласың

Син Аллага ничек якынлаша аласың

16 бүлек

Син Аллага ничек якынлаша аласың

1. Күп диннәр нәрсәсе белән охшаш?

БЕР хатын-кыз Азия иленә сәяхәт иткән вакытта, Будда гыйбадәтханәсендә булган дини йолаларны күреп, бик гаҗәпкә калган. Анда Мәрьям һәм Мәсих сүрәтләре булмаса да, күп йолалар аңа үзенең илендәге гыйбадәтханәсен хәтерләткән. Ул, мәсәлән, аларның тәсбих тартканнарын һәм көйгә салып дога кылганнарын күргән. Башкалар да шундый охшашлыкларга игътибар иткәннәр. Көнчыгышта да, Көнбатышта да иман итүче кешеләр Аллага якынлашу яисә табыну әйберенә якынлашу тырышлыклары белән бер-берсенә гаҗәп охшаш.

2. Дога кылу нәрсә ул һәм ни өчен күп кешеләр дога кыла?

2 Күп кешеләр Аллага аеруча догада мөрәҗәгать итеп якынлашырга тырышалар. Гадәттә дога астында «Аллага, изгеләргә... мөрәҗәгать итү» дигән мәгънә аңлатыла (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 3 томда). Әмма кайбер кешеләр Алладан иң элек нәрсә дә булса сорап алырга теләп мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, ничектер бер кеше Йәһвә Шаһитеннән сораган: «Әгәр сез минем өчен дога кылсагыз, гаиләмдәге, эштәге һәм сәламәтлек ягыннан проблемаларым хәл ителәчәкме?» Күрәсең, ул кеше шуларны өмет иткән, ләкин күп кеше дога кыла, ә проблемалары кала. Шуңа күрә мондый сорау барлыкка килә: ни өчен безгә Аллага якынлашырга?

НИ ӨЧЕН АЛЛАГА ЯКЫНЛАШЫРГА

3. Догаларыбызны без кемгә юнәлтергә тиеш һәм нинди сәбәптән чыгып?

3 Дога — мәгънәсез йола түгел һәм Алладан нәрсә дә булса сорап алу юлы түгел. Аллага якынлашырга кирәклекнең төп сәбәпләренең берсе — аның белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә булу. Шуңа күрә без догаларыбызны Йәһвә Аллага юнәлтергә тиеш. «Ходай аны барлык чакырган кешеләргә якын»,— дип язган мәдхия җырлаучы Давыт (Мәдхия 144:18). Йәһвә үзе белән тынычлык мөнәсәбәте тәкъдим итә (Исаия 1:18). Бу тәкъдимгә җавап кайтарганнар мәдхия җырлаучы әйткән сүзләре белән килешәләр: «Миңа Аллага якынлашу бәхет!» Ни өчен? Чөнки Йәһвә Аллага якынлашкан кешеләр чын бәхет һәм җан тынычлыгы табачаклар (Мәдхия 72:28).

4, 5. а) Ни өчен Аллага дога кылу мөһим? б) Дога ярдәмендә без Алла белән нинди мөнәсәбәттә булачакбыз?

4 Ул ‘безгә нәрсә кирәген без Аннан сораганчы ук белгәч’, Аллага нигә дога кылырга? (Матфей 6:8; Мәдхия 138:4). Дога безнең Аллага ышануыбызны һәм аны «һәрбер яхшы бүләкнең һәм һәрбер камил бүләкнең» чыганагы дип санавыбызны раслый (Якуп 1:17; Еврейларга 11:6). Догаларыбызны Йәһвә сөенеп кабул итә (Гыйбрәтле хикәя 15:8). Аны безнең рәхмәт белдерүләребез һәм мактаулы сүзләребез бик шатландыра, чөнки һәрбер ата кеше, баласы аңа рәхмәтләрен белдерсә, шулай ук сөенә (Мәдхия 119:108). Үзен яратуларын тойган бала атасы белән һәрчак аралашу мөмкинлеге эзли. Шуны ук безнең Алла белән үзара мөнәсәбәтебез турында да әйтеп була. Әгәр Йәһвә турында белгәннәребезне югары бәялибез икән, һәм безгә аның яратуы кадерле икән, бездә үзебезнең тойгыларыбызны Йәһвәгә догада белдерергә бик нык теләгебез булачак (1 Яхъя 4:16—18).

5 Зур Кодрәтле Аллага мөрәҗәгать иткәндә без ихтирамлы булырга тиеш, ләкин сүзләребезнең никадәр төгәл булуы турында бик борчылмаска кирәк (Еврейларга 4:16). Йәһвәгә без һәрвакыт дога кыла алабыз. Догада ‘Алла каршында йөрәкләребезне белдерү’ — нинди аерым хокук ул! (Мәдхия 61:9). Аллага хөрмәтебезне күрсәтү безгә йөрәгебездән чыккан үзара мөнәсәбәтләр өчен юл ача, андый мөнәсәбәтләр аның тугрылыклы хезмәтчесе Ибраһим — «Алла дусты» — белән булган (Якуп 2:23). Ләкин, Галәмне Биләүче Ходайга мөрәҗәгать иткәндә, без билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш.

АЛЛАГА ЯКЫНЛАШУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАЛӘПЛӘР

6, 7. Безнең догаларыбызны кабул иткән өчен акча таләп итмәсә дә, ул яктан Алла бездән нәрсә көтә?

6 Аллага мөрәҗәгать итәр өчен акча кирәкме? Күпләр руханиларга дога кылсыннар өчен акча түлиләр. Кайберәүләр хәтта сәдакаңны күбрәк бирсәң, догаларың да тизрәк ишетелер, дип ышаналар. Ләкин Алла Сүзендә Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәр өчен акча түләү турында әйтелми. Рухи ярдәм өчен һәм дога аша килгән фатихалар өчен Ул бернәрсә дә таләп итми (Исаия 55:1, 2).

7 Алай булгач, нәрсә кирәк соң? Йөрәкнең дөрес теләктә булуы бик мөһим (2 Паралипоменон 6:29, 30; Гыйбрәтле хикәя 15:11). Без бөтен йөрәгебез белән Йәһвә Алланың ‘догаларыбызны ишетүенә’ һәм ‘аны эзләүчеләргә әҗерен бирүенә’ ышанырга тиеш (Мәдхия 64:3; Еврейларга 11:6). Без шулай ук басынкы булырга тиеш (4 Патшалык 22:19; Мәдхия 50:19). Бер кинаядә Гайсә Мәсих басынкы рәвештә Аллага дога кылган бер салым җыючының тәкәббер фарисейдан гаделрәк булып чыкканын күрсәткән (Лука 18:10—14). Аллага дога кылганда, без «һәрбер тәкәббер йөрәкле Ходай каршында кабахәтлек» икәнен исебездә тотарга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 16:5).

8. Әгәр без Алланың догаларыбызга җавап бирүен теләсәк, безгә нәрсәдән сафланырга кирәк?

8 Әгәр Алланың үзебезнең догаларыбызга җавап бирүен теләсәк, безгә гөнаһлы эшләрдән арынырга кирәк. Якуп шәкерт башкаларны Аллага якынлашырга дәртләндергән чакта: «Кулларыгызны сафландырыгыз, гөнаһлылар, йөрәкләрегезне төзәтегез, икейөзлеләр»,— дип өстәгән (Якуп 4:8). Хәтта гөнаһлылар да, әгәр алар тәүбә итсәләр һәм элекке тормыш рәвешләрен калдырсалар, Йәһвә белән яхшы үзара мөнәсәбәткә ирешә алалар. «Ходайның күзләре гаделләргә төбәлгән һәм Аның колаклары аларның догасына, ләкин Ходайның йөзе явызлык эшләүчеләргә каршы»,— дип әйтелә Алла Сүзендә (1 Петр 3:12).

9. Йәһвәгә без кем аша мөрәҗәгать итәргә тиеш һәм ни өчен?

9 Изге Язмалар: «Җирдә яхшылык эшләгән һәм гөнаһ кылмаган гадел кеше юк»,— дип белдерә (Вәгазьче 7:20). Шуңа күрә син: алай булгач Йәһвә Аллага ничек мөрәҗәгать итәргә соң? — дип сорыйсыңдыр, бәлки. Изге Язмалар җавап бирә: «Әгәр кем дә кем гөнаһ кыла икән, безнең Атабыз каршында Яклаучыбыз, Гайсә Мәсих, Гадел Затыбыз бар» (1 Яхъя 2:1). Без гөнаһлы булсак та, безнең өчен үлгән Гайсә Мәсих аша Аллага ирекле рәвештә мөрәҗәгать итә алабыз (Матфей 20:28). Йәһвә Аллага мөрәҗәгать итәр өчен ул бердәнбер юл булып тора (Яхъя 14:6). Белә торып гөнаһлар эшләп, без Гайсәнең йолым корбанына җиңел генә карарга тиеш түгел (Еврейларга 10:26). Әмма, әгәр без бөтен көчебез белән начар эшләр эшләмәскә тырышсак, ләкин шулай да гөнаһ эшләсәк, без тәүбә итә алабыз һәм Алладан кичерүен ялварып сорый алабыз. Һәм әгәр без аңа басынкылык белән мөрәҗәгать итәбез икән, ул безне ишетәчәк (Лука 11:1).

АЛЛАГА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТҮ КАЙЧАН УРЫНЛЫ

10. Дога кылганда без ничек Гайсәгә охшарга тырыша алабыз, һәм нинди очракларда Аллага шәхси рәвештә дога кылу урынлы?

10 Гайсә Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтләренең бик кадерен белгән. Алла белән шәхси догада сөйләшер өчен ул аерым вакыт тапкан (Марк 1:35; Лука 22:40—46). Гайсәдән үрнәк алсак һәм һәрчак Аллага дога кылсак, яхшы була (Римлыларга 12:12). Көнне дога белән башлау бик урынлы, һәм шулай ук йокларга ятканчы Йәһвәгә яшәгән көн өчен рәхмәтебезне әйтү дөрес булыр иде. Көндез Аллага «төрле вакытта» мөрәҗәгать итәргә тырыш (Ефеслыларга 6:18). Йәһвәнең безне барыбер ишетәчәген белеп, без хәтта эчебездән дә дога кыла алабыз. Аллага шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүләребез аның белән үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытачак, һәм, аннан тыш, көн саен Йәһвәгә дога кылуларыбыз аның белән тагын да якынрак булырга ярдәм итәчәк.

11. а) Ни өчен бөтен гаилә белән дога кылырга кирәк? б) Доганың ахырында «амин» дигән сүз нәрсәне аңлата?

11 Йәһвә шулай ук кеше төркеме хакына кылган догаларны да тыңлый (3 Патшалык 8:22—53). Без бөтен гаиләбез белән Аллага мөрәҗәгать итә алабыз, ул очракта доганы гаилә башлыгы әйтә. Ул гаилә бәйләнешләрен ныгыта, һәм, аннан тыш, балалар ата-аналарын Аллага басынкы рәвештә дога кылганнарын ишеткәч, Йәһвә алар өчен чын шәхес була. Әгәр кем дә булса кеше төркеме өчен догада мөрәҗәгать итсә, мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре җыелышында,— шул чакта ничек? Әгәр без җыелышта икән, башта доганы игътибар белән тыңлап бетерик, ә ахырда бөтен йөрәгебездән «амин» дип әйтик,— ул «шулай булсын» дигәнне аңлата (1 Коринфлыларга 14:16).

ЙӘҺВӘ ИШЕТӘ ТОРГАН ДОГАЛАР

12. а) Ни өчен Алла кайбер догаларга җавап бирми? б) Ни өчен догаларда без үзебез турында гына уйларга тиеш түгел?

12 Кайберәүләргә, алар Аллага Мәсих аша дога кылсалар да, Йәһвә аларның догаларына җавап бирми кебек тоела. Әмма рәсүл Яхъя: «Аның ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый»,— дип әйткән (1 Яхъя 5:14). Димәк, без Алла ихтыярына туры килгән әйберләр турында гына сорарга тиеш. Ул безнең рухи иминлегебез турында кызыксынган булгач, безгә рухи халәтебез белән бәйле эшләр турында дога кылырга урынлы. Безгә тән ихтыяҗлары турында гына уйлау омтылышы белән көрәшергә кирәк. Мәсәлән, авырган чакта акыллылык һәм чыдамлык турында дога кылу дөрес булса да, сәламәтлек турында борчылу рухи ихтыяҗларны капларга тиеш түгел (Мәдхия 40:2—4). Бер мәсихче хатын үзенең сәламәтлеге турында чиктән тыш борчыла башлаганын сизеп, Йәһвәдән үзенең авыруына дөрес карау турында сораган. Ахыр чиктә сәламәтлек мәсьәләсе аны борчымый башлаган, һәм ул «кирәгеннән артык көч» алганын тойган (2 Коринфлыларга 4:7). Башкаларга ул тагын да күбрәк рухи ярдәм күрсәтергә теләгән һәм шуңа күрә Патшалыкның тулы вакыттагы хәбәрчесе булган.

13. Матфей 6:9—13 тә күрсәтелгәнчә, нәрсә турында дога кылу урынлы?

13 Догаларыбыз Йәһвәгә яраклы булсын өчен, аларга нәрсә кертеп була? Гайсә Мәсих үзенең эзеннән баручыларны дога кылырга өйрәткән. Матфей 6:9—13 тә язылган үрнәк догада ул догада әйтергә урынлы булганнарны гомумиләштергән. Догаларыбызда төп игътибарны нәрсәгә бирергә кирәк? Иң элек — Йәһвә Аллага һәм аның Патшалыгына. Һәм шулай ук бик мөһим ихтыяҗларыбыз турында да сорау дөрес. Аннан тыш, гөнаһларыбызны кичерүе турында, вәсвәсәләрдән коткаруы һәм мәкерледән — Шайтан Иблистән — саклавы турында дога кылу мөһим. Гайсә аны безгә сузып-сузып укуыбызны яисә, аның мәгънәсенә төшенмичә, кат-кат кабатлавыбызны теләмәгән (Матфей 6:7). Әгәр бала атасы белән сөйләшкәндә һаман саен шул бер сүзләрне кабатлап торса, нинди мөнәсәбәт булыр иде ул?

14. Үтенечтән башка без догаларга тагын нәрсә кертергә тиеш?

14 Ялварудан һәм бөтен йөрәктән үтенүдән башка без догада Аллага мактау сүзләре әйтергә һәм аңа рәхмәтләребезне белдерергә тиеш (Мәдхия 33:2; 91:2; 1 Фессалоникилеләргә 5:18). Без башкалар өчен дә дога кыла алабыз. Бәхетсезлеккә очраган яисә эзәрлекләнгән рухи кардәшләребез өчен әйтелгән догаларыбыз алар турында кайгыртканыбызны күрсәтә һәм шуңа күрә Йәһвәне шатландыра (Лука 22:32; Яхъя 17:20; 1 Фессалоникилеләргә 5:25). Шунлыктан рәсүл Павел: «Бернәрсә өчен дә борчылмагыз, ләкин һәрчак догада һәм үтенечтә рәхмәтләрегезне әйтеп Алла каршында үзегезнең теләкләрегезне ачыгыз,— һәм барлык акылдан да югарырак Алла тынычлыгы йөрәкләрегезне һәм уйларыгызны Гайсә Мәсихтә саклаячак»,— дип язган (Филипплыларга 4:6, 7).

ДОГАДА ӨЗЛЕКСЕЗ БУЛ

15. Әгәр догаларыбыз җавапсыз калган кебек тоелса, нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Алла турында белем алсаң да, син кайчакта догаларыңның җавапсыз калуын сизәргә мөмкин. Алланың ниндидер билгеле догага җавап бирер өчен әле вакыты җитмәгәнгә алай булырга мөмкин (Вәгазьче 3:1—9). Йәһвә күпмедер вакыт барысын да элеккечә калуын рөхсәт итәргә мөмкин, ләкин дөрестән дә ул догага җавап бирә һәм аны кайчан эшләүнең иң яхшы вакытын белә (2 Коринфлыларга 12:7—9).

16. Ни өчен без догада өзлексез булырга тиеш һәм ул безнең Алла белән үзара мөнәсәбәткә ничек йогынты ясый?

16 Догада өзлексез булып, без Аллага әйткәннәребезнең безнең өчен никадәр мөһим булганын күрсәтәбез (Лука 18:1—8). Мәсәлән, Йәһвәдән без нинди дә булса бер йомшак ягыбызны җиңеп чыгарга ярдәм итүен сорый алабыз. Аның турында дога кылып һәм үзебезне үтенечебезгә туры китереп тотсак, күңелебез никадәр саф булуын күрсәтәбез. Аеруча вәсвәсәгә төшкәндә бик үтенеп дога кылу мөһим (Матфей 6:13). Дога кылсак һәм гөнаһлы теләкләребезне контрольдә тотсак, Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәнен күрербез. Бу безнең иманыбызны һәм Алла белән үзара мөнәсәбәтебезне ныгытачак (1 Коринфлыларга 10:13; Филипплыларга 4:13).

17. Догалы мөнәсәбәт Аллага хезмәт итүгә ничек йогынты ясый?

17 Йәһвә Алланың изге хезмәтендә догалы мөнәсәбәт күрсәтеп, без бу хезмәтнең үзебезнең көчебез белән генә башкара алмаганлыгыбызны аңлаячакбыз. Ул Йәһвә ярдәмендә генә мөмкин (1 Коринфлыларга 4:7). Әгәр без моны аңласак, без басынкы булачакбыз, һәм шул рөвешчә аның белән үзара мөнәсәбәтебезне ныгытачакбыз (1 Петр 5:5, 6). Әйе, безнең догада өзлексез булыр өчен бөтен нигезләр бар. Безнең саф күңелдән чыккан догалар, һәм шулай ук күктәге яраткан Атабызга ничек якынлашу турында кыйммәтле белем безне чыннан да бәхетле итәчәк.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН АРАЛАШУ БЕРЪЯКЛЫ ГЫНА ТҮГЕЛ

18. Без Алланы ничек тыңлый алабыз?

18 Әгәр без Алланың үзебезнең догаларыбызны тыңлавын теләсәк, без аның сүзен тыңларга кирәк (Зәкәрия 7:13). Кешеләр белән ул үзе тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрләр аша башка аралашмый һәм, әлбәттә, аның өчен спиритизм белән кулланмый (Икенчезаконлык 18:10—12). Ләкин без Алланы аның Сүзен, Изге Язмаларны өйрәнгәндә тыңлый алабыз (Римлыларга 15:4; 2 Тимофейга 3:16, 17). Безгә файдалы азыкның тәмен табарга өйрәнергә кирәк булган кебек, без «саф сүздән торган сөтне» яратырга тиеш. Көн саен Алла Сүзен укып, рухи азыкка тәмеңне үстер (1 Петр 2:2, 3; Ап. эшләре 17:11).

19. Ни өчен Изге Язмаларда укыганнар турында тирәнтен уйлану файдалы?

19 Изге Язмаларда укыганнар турында тирәнтен уйлан (Мәдхия 1:1—3; 76:12, 13). Укыганыңның асылын аңларга тырыш. Ул азыкны үзләштерү кебек. Укыганны алдан алынган белем белән бәйләп, син рухи азыкны эшкәртә аласың. Ул мәгълүматларны син үз тормышыңда ничек куллана алуың турында, яисә Йәһвәнең сыйфатлары һәм үзеңне тоту рәвеше турында анда нәрсә әйтелгәне хакында уйлан. Шулай итеп, шәхси өйрәнү ярдәмендә син Йәһвә биргән рухи азыкны үзләштерә аласың. Бу сине Аллага якынлаштырачак һәм көндәлек мәсьәләләрне чишәргә чынлап та ярдәм итәчәк.

20. Мәсихчеләр җыелышының очрашулары безне Аллага ничек якынлаштыра?

20 Исраиллеләр Алла Канунын бөтен халык белән укырга җыелган чакта игътибар белән тыңлаган кебек, аның Сүзе турында мәсихчеләр җыелышының очрашуларында фикер алышканда игътибар белән тыңлап, син шулай ук Аллага якынлаша Аласың. Аларның җитәкчеләре, укыганны халык аңласын һәм тормышында куллансын өчен, Канунны аңлатып биргәннәр. Мондый фикер алышулар зур шатлык китергәннәр (Неемия 8:8, 12). Шулай итеп, син Йәһвә Шаһитләре җыелышының очрашуларына даими рәвештә йөрергә тырыш (Еврейларга 10:24, 25). Бу сиңа Алла турында белемне үзләштерергә булышыр, ә ул бәхет китерәчәк. Бөтендөнья мәсихчеләр кардәшлеге сиңа Йәһвә белән якын мөнәсәбәттә калуыңа ярдәм итәчәк. Һәм киләсе бүлектә каралганча, син Алла халкы арасында ышанычлы ышык урын табачаксың.

БЕЛЕМНӘРЕҢНЕ ТИКШЕР

Ни өчен сиңа Йәһвәгә якынлашырга кирәк?

Аллага якынлашыр өчен нәрсә кирәк?

Син догаларыңа нәрсәләр кертә аласың?

Ни өчен догада өзлексез булу кирәк?

Бүген Йәһвәне ничек тыңлап була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 157 нче бит]