Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сиңа нинди хакимиятне танырга кирәк?

Сиңа нинди хакимиятне танырга кирәк?

14 бүлек

Сиңа нинди хакимиятне танырга кирәк?

1, 2. Һәркайсы хакимият тә зыян китерәме? Аңлатып күрсәт.

«ХАКИМИЯТ» — бу сүз күп кешеләр өчен күңел кайтаргыч сүз. Һәм моны аңлап та була, чөнки хакимияттән еш кына законсыз файдаланалар — эш урынында да, гаиләдә дә, идарә итүче даирәләрдә дә. Изге Язмалар турыдан-туры: «Кеше өстеннән кеше үз зарарына хакимлек итә»,— дип әйтә (Вәгазьче 8:9). Әйе, күпләр кызганычсыз рәвештә һәм үз-үзләрен генә яратып башкалардан өстенлек итәләр.

2 Ләкин һәркайсы хакимият тә зарар китерми. Мәсәлән, безнең белән организм идарә итә, дип әйтеп була. Ул безгә суларга, ашарга, эчәргә, йокларга «әмер бирә». Ләкин бу җәберлимени? Юк. Бу таләпләргә каршы килмичә, без үзебезгә файда гына китерәбез. Без табигый ихтыяҗларыбызга уйламыйча буйсынсак та, бездән аңлы рәвештә буйсынуны таләп иткән хакимият төрләре бар. Кайбер мисалларны карап китик.

ИҢ ЮГАРЫ ХАКИМИЯТ

3. Ни өчен Йәһвә хаклы рәвештә «Зур Кодрәтле Алла», дип атала?

3 Изге Язмаларда Йәһвә күп тапкыр «Зур Кодрәтле Алла», дип атала. Зур Кодрәтле Алла — ул иң югары хакимият иясе. Йәһвәгә андый дәрәҗәне алып торырга нәрсә хокук бирә? Ачыш 4:11 дә: «Син, Ходай, дан һәм хөрмәт һәм кодрәт алырга лаеклы, чөнки Син барысын да барлыкка китердең, һәм барысы да Синең ихтыярың буенча яши һәм барлыкка китерелгән»,— дип җавап бирелә.

4. Үзенең хакимиятен Йәһвә ничек башкара?

4 Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез, ә димәк хакимият белән ул үз ихтыяры буенча файдаланырга хаклы. Бу курку уятырга мөмкин, аеруча әгәр Алланың «куәтенең күплеген» искә алсак. Ул «зур кодрәтле Алла» дип атала — ул әйтем еврей текстында барлык нәрсәне җиңә торган көч дигән фикерне белдерә (Исаия 40:26; Яшәеш 17:1). Шулай да Йәһвә, үзенең кодрәтен күрсәтеп, киң күңелле Алла булып кала, чөнки аның төп сыйфаты — ярату (1 Яхъя 4:16).

5. Ни өчен Йәһвәгә буйсыну кыен түгел?

5 Йәһвә тәүбә итмәгән гөнаһлы кешеләргә җәза бирүе турында кисәтсә дә, Муса Йәһвәне иң элек «Үзен яратучыларга һәм Аның әмерләрен саклаучыларга Үзенең васыятен һәм мәрхәмәтен саклаучы тугры Алла» дип белгән (Икенчезаконлык 7:9). Уйлап кына кара! Галәмдә иң югары хакимият Тотучы безне аңа хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Киресенчә, безне аңарга аның яратуы тарта (Римлыларга 2:4; 5:8). Йәһвәнең хакимиятенә буйсыну хәтта шатлыклы да, чөнки аның законнары безгә файда гына китерәләр (Мәдхия 18:8, 9).

6. Едем бакчасында хакимият мәсьәләсе ничек күтәрелгән булган һәм ул нәрсәгә алып барган?

6 Безнең борынгы ата-анабыз Алланың югары хакимиятен кире каккан. Алар яхшылыкның һәм яманлыкның нәрсә булганын үзләре карар итәргә теләгәннәр (Яшәеш 3:4—6). Шуның өчен аларны оҗмах йортыннан куып чыгарганнар. Соңрак Йәһвә кешеләргә камилләшмәгән булса да, ләкин оештырылган җәмгыятьтә яшәргә мөмкинлек биргән хакимият структураларын төзергә рөхсәт иткән. Андый хакимият формаларының кайберләре нинди һәм Аллага яраклы булу өчен без ни дәрәҗәдә аларга буйсынырга тиеш?

«ЮГАРЫ ХАКИМИЯТЛӘР»

7. «Югары хакимиятләр» кем алар һәм Алла хакимиятенә карата алар нинди урын алып тора?

7 «Һәрбер җан югары хакимиятләргә буйсынсын; чөнки Алладан булмаган хакимият юк»,— дип язган рәсүл Павел. «Югары хакимиятләр» нәрсә ул? Павелның шуннан соңгы шигырьләрендәге сүзләре «югары хакимиятләр»нең дәүләт хакимиятләре булуын күрсәтә (Римлыларга 13:1—7; Титка 3:1). Йәһвә ул хакимиятләрне оештырмаган, ләкин аларның яшәвен рөхсәт итә. Шуңа күрә Павел: «Яшәп килүче хакимиятләр исә Алла тарафыннан урнаштырылган»,— дип язган. Бу сүзләр җирдәге хакимиятләр турында нәрсәне аңлата? Алар Алла хакимиятенә бәйле, ягъни түбәнрәк торалар (Яхъя 19:10, 11). Шуңа күрә кеше законнары һәм Алла законнары арасында каршылыклар килеп чыккан чакта, мәсихчеләр Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданнарына таянып эшләргә тиеш. «Кешеләргә караганда күбрәк Аллага итагать итәргә кирәк» (Ап. эшләре 5:29).

8. Югары хакимиятләр безгә нинди файда китерә һәм аларга буйсынуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

8 Әмма еш кына дәүләтнең югары хакимиятләре ‘безнең игелегебез өчен Алла хезмәтчеләре’ буларак эш итәләр (Римлыларга 13:4). Ничек итеп? Безне югары хакимиятләрнең тармаклары тәэмин иткән бик күп уңайлыклар өлкәсе турында гына уйлап кара: почта элемтәсе, милиция хезмәте, янгыннан саклау, су үткәрү һәм канализация системасы, һәм шулай ук белем алу мөмкинлеге. «Шуның өчен сез салым да түлисез, чөнки алар Алла хезмәтчеләре, нәкъ шуның белән өзлексез мәшгуль булганга күрә»,— дип язган Павел (Римлыларга 13:6). Салым яисә закон буенча каралган башка вазифалар ягыннан без «үзебезне намуслы тотарга» тиеш (Еврейларга 13:18).

9, 10. а) Югары хакимиятләр Алла төзелешендә нинди роль уйный? б) Ни өчен югары хакимиятләргә каршы килү дөрес булмас иде?

9 Дөрес, кайчакта югары хакимиятләр үз вәкаләтләре белән законсыз файдаланалар. Бу факт безне аңа буйсыну җаваплылыгыннан азат итәме? Юк. Йәһвә аларның дөрес булмаган эшләрен күрә (Гыйбрәтле хикәя 15:3). Аның кешеләр идарәсенә сабырлык белән каравы коррупциягә күзен яба дигән сүз түгел; шулай ук ул бездән дә аны көтми. Чыннан да, Алла тиздән, үзенең гадел хөкүмәте белән алыштырып, «бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак» (Даниел 2:44). Ләкин әлегә югары хакимиятләр күпмедер файда китерә.

10 «Хакимияткә каршы килүче Алла төзелешенә каршы килә»,— дип аңлаткан Павел (Римлыларга 13:2). Югары хакимиятләр — Алла «төзелеше», аның ярдәмендә нинди дә булса тәртип тәэмин ителә, ә ансыз буталчыклык һәм анархия хөкем сөрер иде. Изге Язмалар буенча, хакимиятләргә каршылык күрсәтү дөрес түгел һәм шулай ук акылсызлык та. Мәсәлән, сиңа операция ясадылар һәм яраларыңа җөйләр салдылар, ди. Ул жөйләр организм өчен чит булсалар да, алар күпмедер вакыт билгеле бер максатка хезмәт итәләр. Әгәр аларны вакытсыз алсаң, үзеңә зыян китерер идең. Шулай ук дәүләт хакимиятләре дә Алланың башлангыч ниятенең өлеше булмаганнар. Ләкин аның Патшалыгы тулысынча җир өстеннән идарә итмәгәнгә күрә, кеше хөкүмәтләре хәзерге вакытта Алла биргән рольне үтәп, җәмгыятькә булышлык итәләр. Шуңа күрә, иң элек Алла законнарын һәм аның хакимиятен танысак та, без югары хакимиятләргә буйсынырга тиеш.

ГАИЛӘДӘГЕ ХАКИМИЯТ

11. Башлык булу принцибын син ничек аңлатыр идең?

11 Гаилә — кешелек җәмгыятенең нигезе. Анда ир белән хатын үзләренә тиешле дусларча аралашу мөнәсәбәтләре таба алалар, ә балаларга тиешле саклык тәэмин ителә һәм балигъ булу вакытына хәзерләнгән була алалар (Гыйбрәтле хикәя 5:15—21; Ефеслыларга 6:1—4). Мондый искиткеч төзелешне гаилә әгъзалары тынычлыкта һәм татулыкта яшәрлек итеп оештырырга кирәк. Ул төзелешне Йәһвә 1 Коринфлыларга 11:3 тә язылган башлык булу принцибы ярдәмендә оештыра: «Һәрбер иргә башлык Мәсих, хатынга — ир, ә Мәсихкә башлык — Алла».

12, 13. Гаилә башлыгы кем була һәм Гайсәнең башлык булу үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Ир — гаилә башлыгы. Әмма аның өстеннән дә башлык бар — Гайсә Мәсих. Павел: «Ирләр, Мәсих җыелышны яраткан кебек һәм аның өчен үзен биргән кебек, хатыннарыгызны яратыгыз»,— дип язган (Ефеслыларга 5:25, ЯД). Ир Мәсихкә буйсынуын Гайсә һәрчак җыелыш белән ничек мөгамәлә иткән кебек, ул да хатыны белән шулай ук мөгамәлә итүе белән күрсәтә (1 Яхъя 2:6). Гайсәгә бик зур вәкаләт бирелгән, ләкин ул аның белән искиткеч йомшак, ярату белән һәм уйлап куллана (Матфей 20:25—28). Кеше буларак, Гайсә беркайчан да үзенең дәрәҗәсе белән законсыз файдаланмаган. Ул «юаш һәм басынкы күңелле» булган, һәм үзенең эзеннән баручыларны «хезмәтчеләрем», дип түгел, «дусларым», дип атаган. «Мин сезне тынычландырырмын»,— дип вәгъдә иткән Гайсә һәм ул шулай эшләгән дә (Матфей 11:28, 29; Яхъя 15:15).

13 Гайсә үрнәге ирләрне мәсихләрчә башлык булу аларга җәберләргә хокук бирми, дип өйрәтә. Киресенчә, ул аларны хөрмәт һәм фидакарь ярату күрсәтергә бурычлы итә. Бу хатын белән ир арасындагы мөнәсәбәттә физик яктан һәм сүзләр белән тупаслыкка урын калдырмый (Ефеслыларга 4:29, 31, 32; 5:28, 29; Колосслыларга 3:19). Әгәр мәсихче ир үзенең хатыны белән начар мөгамәлә итә икән, аның башка яхшы эшләре файдасызга кала, һәм аның догаларына каршылыклар килеп чыгуы мөмкин (1 Коринфлыларга 13:1—3; 1 Петр 3:7).

14, 15. Алла турындагы белем хатынга иренә буйсынырга ничек булыша?

14 Ир Мәсих үрнәгенә охшарга тырышканда, хатынга Ефеслыларга 5:22, 23 тә язылганнар буенча эшләргә җиңелрәк була: «Хатыннар, үзегезнең ирләрегезгә Раббига кебек итагать итегез, чөнки Гайсә җыелышның башлыгы кебек үк, ир хатынның башлыгы». Ир Мәсихкә буйсынган кебек, хатын да иренә итагать итәргә тиеш. Игелекле хатыннар үзләренең Аллага яраклы акыллылыгы һәм эш сөючәнлеге өчен хөрмәткә һәм мактауга лаеклы булуларын Изге Язмалар шулай ук ачыклап күрсәтә (Гыйбрәтле хикәя 31:10—31).

15 Мәсихче хатынның үзенең иренә буйсынуы чагыштырмача. Бу, әгәр дә иргә буйсыну ниндидер эштә Алланың законын бозарга мөмкин икән, кешеләргә караганда күбрәк Аллага итагать итәргә кирәк. Әмма андый очракта да хатынның нык карашы «юаш һәм аз сүзле рухы» белән йомшартылуы кирәк. Аның Алла турында белем алганга күрә хатын буларак яхшырганы күзгә күренеп торырга тиеш (1 Петр 3:1—4). Шуны ук хатыны чын Аллага ышанмаучы мәсихче ир турында да әйтеп була. Изге Язмалардагы принципларны куллану аны яхшырак ир итәргә тиеш.

16. Гайсә кечкенә вакытта ул балаларга нинди үрнәк күрсәткән?

16 Ефеслылырга 6:1 дә балаларга аеруча игътибар ителә: «Балалар, ата-анагызга Раббида итагать итегез, чөнки моны гаделлек таләп итә». Яшь мәсихчеләр Гайсә үрнәгенә охшарга тырышалар: үсеп җиткәнче ул үзенең ата-анасына буйсынган. Тыңлаучан малай кебек, Гайсә «акылга да, буйга да җитлегеп, Алла каршында да, кешеләр алдында да тагын да сөйкемле булды» (Лука 2:51, 52).

17. Ата-аналарның үз хокуклары белән файдаланулары балаларга ничек тәэсир итә?

17 Ата-аналар үзләренең бурычларына ничек карасалар, балалары да хакимияткә хөрмәт күрсәтәчәкләр яки аңа каршы булачаклар (Гыйбрәтле хикәя 22:6). Шунлыктан ата-аналар үзләренә: миңа бирелгән хокуклар белән мин кырыс яки яратып файдаланаммы?— дигән сорау бирә алалар. Чамасыз ук йомшак түгелме мин? Алладан куркучы ата-аналардан аларның яратучан, игътибарлы булуларын, ләкин беррәттән, Аллага яраклы принципларга кагылганда, аларның каты торулары көтелә. Нәкъ шуның турында Павел: «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, әмма аларны Ходай тәгълиматында һәм нәсихәтендә тәрбияләгез»,— дип язган (Ефеслыларга 6:4; Колосслыларга 3:21).

18. Ата-аналар балаларын ничек тәрбияләргә тиешләр?

18 Ата-аналар, аеруча әгәр аларның балалары тыңлаучан һәм шуның белән аларны шатландыруларын теләсәләр, үзләренең тәрбия чаралары турында тирән уйланырга тиешләр (Гыйбрәтле хикәя 23:24, 25). Изге Язмаларда тәрбияләү сүзе астында башлыча нәсихәт күздә тотыла (Гыйбрәтле хикәя 4:1; 8:33). Ул нәсихәт ярату һәм йомшаклык белән кулга кул тотынышып бара, ләкин ачу һәм тупаслык белән түгел. Шуңа күрә мәсихче ата-аналар акыллылык белән эш итәргә һәм балаларына җәза биргәндә үзләрен тыярга тиешләр (Гыйбрәтле хикәя 1:7).

ҖЫЕЛЫШТАГЫ ХАКИМИЯТ

19. Мәсихчеләр җыелышында яхшы тәртип турында Алла ничек кайгырткан?

19 Йәһвә — тәртип Алласы булганлыктан, ул үзенең халкы өчен ышанычлы һәм яхшы оештырылган җитәкчелек турында кайгырткан, дип уйлау акыллы. Шуңа күрә ул Гайсәне мәсихчеләр җыелышының Башлыгы итеп билгеләгән (1 Коринфлыларга 14:33, 40; Ефеслыларга 1:20—23). Алла Мәсих тарафыннан күзгә күренмәс рәвештә җитәкчелек ителә торган төзелешне гамәлгә керткән, андый төзелеш ярдәмендә һәрбер җыелыштагы билгеләнгән өлкәннәр көтүне яратып, тырышлык һәм зур теләк белән көтәләр (1 Петр 5:2, 3). Җыелышта әһәмиятле хезмәт башкарып, күп яктан аларга хезмәттәш ярдәмчеләре булыша (Филипплыларга 1:1).

20. Ни өчен билгеләнгән мәсихче өлкәннәргә буйсынырга кирәк һәм безгә ул ни өчен файдалы?

20 Мәсихче өлкәннәр турында Павел: «Үзегезнең нәсихәтчеләрегезгә итагать итегез һәм күндәм булыгыз, чөнки алар сезнең өчен хисап бирергә тиешле кебек, сезнең җаннарыгыз турында бертуктаусыз кайгырталар; алар аны зар белән түгел, шатланып эшләсеннәр, чөнки ул сезнең өчен файдалы булмый»,— дип язган (Еврейларга 13:17). Аллага хас булган акыллылык белән ул мәсихче күзәтчеләренә җыелышның рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга кушкан. Ул өлкәннәр руханилар классы түгел. Алар, безнең Нәсихәтчебез Гайсә Мәсих эшләгәнчә, мәсихчедәшләрнең ихтыяҗлары турында кайгыртучы Алла хезмәтчеләре һәм коллары (Яхъя 10:14, 15). Ул ир кешеләрнең Изге Язмалар карашы буенча яраклы булуларын һәм безнең уңышларыбыз һәм рухи яктан үсешебез турында кайгыртканнарын белеп, бездә алар белән хезмәттәшлек итү һәм аларга буйсыну теләге туа (1 Коринфлыларга 16:16).

21. Билгеләнгән өлкәннәр мәсихчедәшләренә рухи яктан нинди ярдәм күрсәтергә тырышалар?

21 Кайчакта сарыклар көтүдән аерылып китәргә яисә аларга дөньяның һәлакәтле тәэсире янарга мөмкин. Баш Көтүче җитәкчелеге астында өлкәннәр аларга ышанып тапшырылган сарыкларның ихтыяҗларына игътибарлы булырга һәм аларга шәхси игътибарларын бирергә тырышалар (1 Петр 5:4). Алар җыелыш әгъзаларына барып йөриләр һәм аларның күңелләрен күтәрәләр. Иблиснең Алла халкының тынычлыгын бозарга тырышканын белеп, өлкәннәр һәртөрле проблемаларны югарыдан иңгән акыллылык белән чишәләр (Якуп 3:17, 18). Алар бөтен көчләре белән имандагы бердәмлек һәм бердәм фикерлелек саклыйлар,— Гайсә үзе нәкъ шуның турында дога кылган (Яхъя 17:20—22; 1 Коринфлыларга 1:10).

22. Әгәр кем дә булса гөнаһ эшләсә, өлкәннәр нинди ярдәм бирәләр?

22 Әгәр мәсихче ниндидер сәбәптән кайгырса яисә кылган гөнаһы өчен аның рухы төшсә,— ул очракта нишләсе? Изге Язмаларның юаткыч киңәше һәм өлкәннәрнең ихлас күңелләреннән дога кылулары аның рухи сәламәтлеген кире кайтарырга ярдәм итәчәк (Якуп 5:13—15). Изге рух тарафыннан билгеләнгән ул ир кешеләрнең шулай ук төзәтү чаралары бирергә һәм гөнаһ юлы белән баручы яисә җыелышның рухи һәм әхлакый чисталыгын куркыныч астына куючы һәркемгә җитди кисәтү ясарга вәкаләтләре бар (Ап. эшләре 20:28; Титка 1:9; 2:15). Җыелышның чисталыгын саклар өчен, бәлкем, кискен гаеп эшләр турында хәбәр итәргә дә туры килер (Левит 5:1). Әгәр җитди гөнаһ эшләгән мәсихче Изге Язмаларга нигезләнгән төзәтү чараларын һәм кисәтүне кабул итә һәм чынлап та үкенгәнен күрсәтә икән, аңа ярдәм күрсәтеләчәк. Әлбәттә, кирелек күрсәтүче һәм тәүбә итмәүче Алла законын бозучылар аралашудан һичшиксез мәхрүм ителәчәкләр (1 Коринфлыларга 5:9—13).

23. Җыелышның иминлеге өчен мәсихче күзәтчеләре нәрсә эшлиләр?

23 Изге Язмаларда Патша Гайсә Мәсихнең идарәсе астында Алла халкын юатыр, саклар һәм ныгытыр өчен рухи яктан тәҗрибәле ир кешеләр билгеләнүе турында әйтелгән булган (Исаия 32:1, 2). Алар үз өсләренә вәгазьчеләр, көтүчеләр һәм укытучылар кебек җитәкчелек эшен алырга, һәм шулай ук рухи үсешне дәвам иттерергә тиешләр (Ефеслыларга 4:11, 12, 16). Мәсихче күзәтчеләр имандашларына кайчакта шелтә бирә, алдан кисәтә яисә үгетли алсалар да, аларның Алла Сүзенә нигезләнгән акыллы үгет-нәсихәтләре барыбызга яшәү юлында калырга ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 3:11, 12; 6:23; Титка 2:1).

ХАКИМИЯТКӘ КАРАТА ЙӘҺВӘ КАРАШЫН КАБУЛ ИТ

24. Көн саен без нинди сынау белән очрашабыз?

24 Беренче ир кеше һәм хатын-кыз хакимияткә буйсыну ягыннан сыналганнар. Моңа охшаш сынаулар белән безнең дә көн саен очрашуыбыз гаҗәп түгел. Шайтан Иблис кеше арасында фетнә рухын тотып тора (Ефеслыларга 2:2). Бәйсезлек юлы буйсыну юлыннан күпкә кызыктыргычрак.

25. Ни өчен бу дөньяның фетнәле рухын кире кагу һәм Алла кулланган яки рөхсәт иткән хакимияткә буйсыну безгә файдалы?

25 Ләкин без бу дөньяның фетнәле рухын кире кагарга тиеш. Шулай эшләп, Аллага яраклы буйсынуның бик күп бүләк бирүен күрәчәкбез. Мәсәлән, хакимиятләрдән үзләренә күңелсезлек эзләүче кешеләр кичергән тынычсызлыклардан һәм кайгылардан читтә торачакбыз. Без күп гаиләләрдә шулкадәр гадәти хәл булып киткән ызгышларны киметәчәкбез. Һәм без мәсихчеләр арасында бөтен йөрәктән чыккан, ярату хисе белән тулы аралашу белән ләззәтләнәчәкбез. Ләкин иң мөһиме, безнең Аллага яраклы буйсынуыбыз иң югары хакимият Иясе — Йәһвә — белән яхшы мөнәсәбәткә китерәчәк.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Йәһвә үзенең хакимияте белән ничек куллана?

Кемнәр алар «югары хакимиятләр» һәм без аларга ничек буйсынабыз?

Башлык булу принцибы гаиләнең һәрбер әгъзасын нәрсә эшләргә бурычлы итә?

Мәсихчеләр җыелышында буйсынуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[134 биттәге рамка]

ХАКИМИЯТКӘ ЗЫЯН КИТЕРҮЧЕЛӘР ТҮГЕЛ, БУЙСЫНУЧЫЛАР

Ачыктан-ачык вәгазь эшен алып барып, Йәһвә Шаһитләре чын тынычлык һәм куркынычсызлык теләүче кешеләргә Алла Патшалыгының бердәнбер өмет булып торганын күрсәтәләр. Ләкин ул тырыш хәбәрчеләр һичбер вакытта да үзләре яшәгән хөкүмәт идарәсенең абруен төшермиләр. Киресенчә, Шаһитләр — хөрмәт белән караучы һәм законнарны үтәүче гражданнарның берсе. «Һәрбер дин төркеме Йәһвә шаһитләренә охшаган булса,— дип әйткән бер Африка иленең дәүләт хезмәтчесе,— бездә үтерүләр, ватып кереп урлаулар, балигъ булмаган җинаятьчеләр, төрмәдә утыручылар, һәм атом-төш бомбалары булмас иде. Кешеләргә ишекләрен һәрвакыт бикләргә туры килмәс иде».

Моңа яхшы бәя биреп, күп илләрдәге хакимият органнары Шаһитләргә үзләренең вәгазь эшләрен тоткарсыз алып барырга рөхсәт итәләр. Башка илләрдәге хакимият эшчеләре, Йәһвә Шаһитләренең кешеләргә яхшырырга булышканнарын күреп, вәгазь эшенә салынган тыю һәм чикләү чараларын кире алганнар. Рәсүл Павел хакимияткә итагать итү турында язганча: «Яхшылык эшлә һәм аннан мактау сүзе алырсың» (Римлыларга 13:1, 3).