Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын Алла — кем ул?

Чын Алла — кем ул?

3 бүлек

Чын Алла — кем ул?

1. Ни өчен күпләр Изге Язмаларның беренче сүзләре белән килешә?

АЯЗ төнне күккә караганда, йолдызларның санап бетергесез күплеге сине таңга калдырмыймы? Аларның барлыгын син ничек аңлатасың? Ә җирдә була торган күренешләр — төрле төстәге чәчәкләр, кошларның искиткеч сайраулары, океанда йөзүче китлар турында син нәрсә уйлыйсың? Бу исемлекне бик озак дәвам итеп була. Болар барысы да очрак кушуы белән генә барлыкка килә алмаган. Күпләрнең Изге Язмаларның: «Башлангычта Алла күкне һәм җирне барлыкка китергән»,— дигән беренче сүзләре белән килешүләренә гаҗәпләнерлек түгел! (Яшәеш 1:1).

2. Изге Язмаларда Алла турында нәрсә әйтелә һәм ул безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

2 Бүгенге көндә кешеләрнең Аллага карата фикерләре шактый аерыла. Кайберәүләр Алланы шәхес булмаган көч, дип уйлыйлар. Миллионнар үлгән әби-бабаларына табыналар, шулай ук Аллага якынлашырга теләсәң дә, ул бик ерак, дип саныйлар. Ләкин Изге Язмалар чын Алланың реаль шәхес булганлыгын ача һәм ул һәрберебезгә безнең белән тирән кызыксынуын күрсәтә. Шуңа күрә Изге Язмалар безгә: «Ул безнең һәрберебездән ерак түгел»,— дип, Алланы эзләргә дәртләндерә (Ап. эшләре 17:27).

3. Ни өчен Алла сүрәтен ясап булмый?

3 Алланы ничек күз алдына китереп була? Алла хезмәтчеләренең кайберләре генә аның мәһабәт булуы турында сөйләгәннәр. Аларга бирелгән күренешләрдә Алла үзенең тәхеттә утыруын күрсәткән һәм ул тирән хөрмәт тудырырлык рәвештә балкып торган. Ләкин андый күренеш алган кешеләр бер тапкыр да Алланың йөзен ачыклап тасвирламаганнар (Даниел 7:9, 10; Ачыш 4:2, 3). Алар аны «Алла ул — Рух» булганга күрә эшләмәгәннәр, ул физик тәнле түгел (Яхъя 4:24). «Алланы беркем, һичкайчан күрмәгән», шунлыктан Барлыкка Китерүчебезнең физик тәнле булуын күз алдына китерә алмыйбыз (Яхъя 1:18; Чыгыш 33:20). Ләкин Изге Язмалар безгә Алла турында бик күпне сөйли.

ЧЫН АЛЛАНЫҢ ИСЕМЕ БАР

4. Изге Язмаларда Алла нинди күп мәгънәле титуллар белән атала?

4 Изге Язмада чын Алла «Зур Кодрәтле Алла», «Иң Югары», «Барлыкка Китерүче», «Бөек Нәсихатьче», «Биләүче Ходай», «Мәңгелек Патшасы» кебек титуллар белән тасвирлана (Яшәеш 17:1; Мәдхия 49:14, ЯД; Вәгазьче 12:1; Исаия 30:20, ЯД; Ап. эшләре 4:24, ЯД; 1 Тимофейга 1:17). Әгәр бу титуллар өстендә тирән уйлансак, аның турында күбрәк белә алырбыз.

5. Алланың исеме ничек һәм Еврей Язмаларында аның исеме ничә тапкыр очрый?

5 Ләкин Алланың Еврей Язмаларында гына да 7 000 тапкырга якын очраган шәхси исеме бар,— ул аның һәрбер титулыннан ешрак телгә алына. Еврейларның хорафатлары аркасында 1 900 елга якын элек Алла исемен әйтми башлаганнар. Изге Язмалар язылган еврей телендә сузык хәрефләр булмаган. Шуңа күрә Муса, Давыт һәм башка борынгы вакытта яшәгән кешеләр Алла исемен төзегән дүрт тартык хәрефне (יהוה) ничек әйткәннәрен төгәл ачыклап булмый. Кайбер галимнәр Алланың исеме «Яхве» дип әйтелгән, дип уйлыйлар, ләкин аның дөрес булуына шикләнәләр. «Йәһвә» исеме татар телендә шул рәвештә күрсәтелә һәм аның эквивалентлары күп телләрдә гомумкабул ителгән. (Чыгыш 6:3, искәрмәдә кара.)

АЛЛА ИСЕМЕН НИ ӨЧЕН КУЛЛАНЫРГА КИРӘК

6. Мәдхия 82:19 да Йәһвә турында нәрсә әйтелә һәм безгә аны ни өчен исеме белән әйтергә кирәк?

6 Йәһвә — үзенчә бердәнбер исем, ул Алланы башка илаһлардан аерып тора. Шуңа күрә ул Изге Язмаларда, аеруча еврей телендәге текстта, бик еш очрый. Күп тәрҗемәчеләр хезмәтләрендә Алла исемен төшереп калдыралар, ләкин Г. П. Павский тәрҗемәсе буенча, Мәдхия 82:19 да ачык әйтелә: «Син, Кемнең исеме Йәһвә, бөтен җир өстендә Бердәнбер бөексең». Шуңа күрә, Алла турында сөйләгәндә, безгә аны исеме белән әйтү урынлы.

7. Йәһвә Алла исеменең мәгънәсеннән без нәрсә беләбез?

7 Йәһвә дигән исем — ул еврей телендәге «булырга» дигән фигыльнең формасы. Шуңа күрә Алла исеме «ул булырга бирә» дигәнне аңлата. Шул рәвешчә Йәһвә үзен бөек ниятләр Алласы, дип белдерә. Ул аларны һәрчак тормышка ашыра. Бу исемне тик чын Алла гына йөртә ала, чөнки кешеләр үз ниятләренең уңышлы булуларына беркайчан да ныклап ышана алмыйлар (Якуп 4:13, 14). Бер Йәһвә генә: «Шулай ук Минем авызымнан чыккан сүзем дә... мин аны ни өчен җибәрдем, ул шуны башкара»,— дип әйтә ала (Исаия 55:11).

8. Муса аша Йәһвә нинди ниятен игълан иткән?

8 Еврей халкының ыру башлыклары Ибраһим, Исхак һәм Якуп — һәрберсе ‘Йәһвә исемен чакырганнар’ (ЯД), ләкин алар аның мәгънәсен тулысынча аңламаганнар (Яшәеш 21:33; 26:25; 32:9; Чыгыш 6:3). Йәһвә Исраил халкының киләчәк буыннарын Мисыр коллыгыннан азат итәчәген белдергәч, һәм аларга «сөт белән бал ага торган җир» бирәчәген вәгъдә иткәч, бу аларга ышанмаслык хәбәр булып тоелган (Чыгыш 3:17). Аңа карамастан, Муса пәйгамбәргә боерып, Алла үзенең исеменең какшамас мәгънәсенә басым ясап күрсәткән: «Исраил улларына болай дип әйт: Ходай [«Йәһвә», АМТ], аталарыгызның Алласы, Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Якуп Алласы мине сезнең яныгызга җибәрде. Менә минем исемем мәңгелеккә һәм Минем турында буыннан буынга истәлек» (Чыгыш 3:15).

9. Фиргавен Йәһвәгә ничек мөгаләмә иткән?

9 Мисыр патшасы фиргавеннән Муса исраиллеләрне чүлгә Йәһвәгә табыну өчен җибәрүен сораган. Ләкин үзе илаһка саналган һәм Мисыр илаһларына табынган фиргавен: «Исраилне җибәрер өчен аның авазын тыңларлык кем соң ул Ходай [«Йәһвә», АМТ]? Мин Ходайны [«Йәһвәне», АМТ] белмим һәм Исраилне җибәрмим»,— дип әйткән (Чыгыш 5:1, 2).

10. Исраиллеләргә карата ниятен башкарыр өчен Йәһвә борынгы Мисырда нәрсә эшләгән?

10 Ул вакытта Йәһвә, исеменең мәгънәсенә туры килеп, үзенең ниятен эзлекле рәвештә тормышка ашыра башлаган. Борынгы мисырлыларга ул ун җәза биргән. Соңгы җәзадан Мисырдагы барлык беренче балалар үлгән, шул исәптән горур фиргавеннең улы да. Шул вакытта мисырлылар исраиллеләрне аларның җирләрен калдырып китүләрен ялварып сорый башлаганнар. Ләкин кайбер мисырлыларга Йәһвәнең куәт кодрәте шулкадәр тәэсир иткән, хәтта алар исраиллеләргә кушылып Мисырдан чыгып киткәннәр (Чыгыш 12:35—38).

11. Кызыл диңгез янында Йәһвә нинди могҗиза эшләгән һәм аның дошманнарына нәрсәгә ышанырга туры килгән?

11 Үзенең колларын кире кайтарырга теләп, үзсүзле фиргавен йөзләгән хәрби арбалы гаскәре белән аларны куа киткән. Мисырлылар аларны куып җитте дигәндә генә, Алла могҗиза эшләп, Кызыл диңгезнең суларын ике якка аерган һәм исраиллеләр диңгез төбе буйлап чыга алганнар. Эзәрлекләүчеләр шул коридорга ыргылган булганнар, ләкин Йәһвә «аларның арбаларының тәгәрмәчләрен алган, шуңа күрә аларны көчкә-көчкә өстерәп барганнар». Шул чакта Мисыр гаскәриләре: «Исраиллеләрдән качыйк, чөнки Ходай исраиллеләр ягында мисырлыларга каршы сугыша»,— дип кычкыра башлаганнар. Әмма бик соң булган инде. Дивар булып торган сулар ишелеп төшеп, «фиргавен гаскәренең барлык арбаларын һәм җайдакларын» йотканнар (Чыгыш 14:22—25, 28). Ул вакытта Йәһвә үзенең исемен данлап чыккан һәм ул вакыйга бүгенге көнгә кадәр дә онытылмаган (Ешу Навин 2:9—11).

12, 13. а) Алланың исеме бүген безгә нәрсәне аңлата? б) Кешеләргә нәрсә эшләргә өйрәнергә кирәк һәм нигә?

12 Алланың дан казанган исеменең бүген безнең өчен бик зур әһәмияте бар. Йәһвә — аның исеме һәм ул исем аның барлык ниятләрен тормышка ашырачагына нык ышаныч. Моңа шулай ук аның башлангыч нияте — җирне оҗмахка әйләндерү — дә кагыла (Яшәеш 1:28; 2:8). Үзе әйтүенчә, аны эшләр өчен Алла үзенең хакимлегенең бүгенге дошманнарын юк итәчәк: «Минем Ходай [«Йәһвә», АМТ] икәнемне беләчәкләр» (Иезекииль 38:23). Шул чакта ул үзенең вәгъдәсен үтәячәк һәм үзенә табынучыларга яңа гадел дөнья бүләк итәчәк (2 Петр 3:13).

13 Алла ризалыгына ирешергә теләгән кешеләр аның исемен иман белән чакырырга өйрәнергә тиешләр. Изге Язмалар вәгъдә итә: «Ходайның [Йәһвәнең», АМТ] исемен чакырган һәркем котылыр» (Римлыларга 10:13). Әйе, Йәһвә исеме тирән мәгънәгә бай. Йәһвәне үзеңнең Аллаң һәм Коткаручың итеп чакырып, син чиксез бәхет белән бүләкләнәчәксең.

ЧЫН АЛЛАНЫҢ СЫЙФАТЛАРЫ

14. Изге Язмаларда Алланың нинди төп сыйфатларына игътибар ителә?

14 Исраилнең Мисырдан азат ителү вакыйгасын караганда, Алланың безгә дүрт сыйфатын күрсәтүен күрәбез,— алар Аллада аһәңле рәвештә ярашалар. Фиргавен белән мөгамәлә итүе аның тирән хөрмәт тудыра торган көчен ача (Чыгыш 9:16). Ул катлаулы шартларны бик яхшы хәл итүе аның чиксез акыллылыгын раслый (Римлыларга 11:33). Үз халкының үзсүзле дошманнарын һәм җәберләүчеләрен җавапка тартып ул гаделлеген күрсәткән (Икенчезаконлык 32:4). Алланың иң күренекле сыйфаты — ярату. Ибраһим нәселенә карата вәгъдәсен үтәп, Йәһвә иң югары дәрәҗәле яратуын күрсәткән (Икенчезаконлык 7:8). Моннан тыш, кайбер мисырлыларга үзләренең ялган илаһларын кире кагарга һәм үзләренә үк яхшылык эшләп, бердәнбер хакыйкый Аллага таба борылырга мөмкинлек биреп, ул үзенең яратуын күрсәткән.

15, 16. Алла яратуын ничек күрсәтә?

15 Изге Язмаларны укыганда, син Алланың төп сыйфаты ярату булганына игътибар итәрсең, ул аны төрлечә күрсәтә. Мәсәлән, нәкъ яратканга ул Барлыкка Китерүче булган һәм яшәү шатлыгын рухи затлар белән уртаклашкан. Йөз миллионлаган фәрештәләр Алланы яраталар һәм аны данлыйлар (Әюп 38:4, 7; Даниел 7:10). Алла шулай ук Җирне барлыкка китереп һәм аны бәхетле тормыш өчен әзерләп, үзенең яратуын күрсәткән (Яшәеш 1:1, 26—28; Мәдхия 113:24).

16 Алла бүләк итә торган барлык яхшылыкларны санап бетергесез. Барыннан да элек, Алла безне шундый яратып һәм искиткеч итеп барлыкка китергән, хәтта безнең тормышның рәхәтен күрергә мөмкинлегебез бар (Мәдхия 138:14). Ул яратуын күрсәтеп «безгә күктән яңгыр һәм үз вакытында уңыш бирә, безнең йөрәкләребезне азык һәм бәхет белән тутыра» (Ап. эшләре 14:17). Алла хәтта «үзенең кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара, һәм гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яңгыр яудыра» (Матфей 5:45). Яратканга күрә Барлыкка Китерүчебез безгә белем бирә һәм үзенә шатланып табынырга ярдәм итә. Чыннан да, «Алла ул ярату» (1 Яхъя 4:8). Ләкин аның шәхесенең башка күп төрле яклары да бар.

«ИГЕЛЕКЛЕ ҺӘМ МӘРХӘМӘТЛЕ»

17. Чыгыш 34:6, 7 дән Алла турында без нәрсә беләбез?

17 Исраиллеләр Кызыл диңгезне чыкканнан соң да аларга элеккечә Алланы яхшырак белергә кирәк булган. Муса моны аңлаган һәм: «Әгәр мин Синең алдыңда ризалыгыңны казанган булсам, ялынып сорыйм: Үзеңне яхшырак белер өчен һәм ризалыгыңны казаныр өчен миңа Үзеңнең юлыңны ач»,— дип дога кылган (Чыгыш 33:13). Алланың: «Йәһвә, Ходай, игелекле һәм мәрхәмәтле Алла, озак вакыт сабыр һәм ярату белән тулы, Аңа ышанып була. Үзенең яратуын Ходай меңнәргә күрсәтә. Ул кешеләрнең гөнаһларын кичерә, ләкин гаеплеләргә җәза бирергә онытмый»,— дигән сүзләрен тыңлап бетергәннән соң Муса аны яхшырак белгән (Чыгыш 34:6, 7, ХТ). Алланың яратуы гаделлек белән тигезләшкән; ләкин белә торып гөнаһ эшләгән кешеләрне үзләрен тотышларының нәтиҗәсеннән ул саклап калмый.

18. Йәһвәнең мәрхәмәте нәрсәдән күренә?

18 Муса белгәнчә, Йәһвә мәрхәмәтен күрсәтә. Мәрхәмәтле кеше газап чиккән кешенең хәленә керә, ул аның авырлыгын җиңеләйтергә тырыша. Шулай ук Алла да, ахыр чиктә кайгы-хәсрәт, авырулар һәм үлемне юкка чыгарыр өчен кайгыртып, кешелеккә карата үзенең мәрхәмәтен күрсәткән (Ачыш 21:3—5). Аллага табынучылар бу дөньяда хөкем сөргән шартлар аркасында, яисә нәрсә дә булса уйламый эшләп бәлага эләгеп газап чигәргә мөмкин. Әгәр алар басынкы рәвештә ярдәм сорап Аллага мөрәҗәгать итсәләр, ул аларны юатыр һәм ярдәм итәр. Ни өчен? Чөнки ул мәрхәмәт белән үзенең табынучылары турында кайгырта (Мәдхия 85:15; 1 Петр 5:6, 7).

19. Йәһвә игелеклелек белән бай дип ни өчен әйтә алабыз?

19 Хакимияткә ия булган күп кешеләр башкаларга карата кырыслык белән мөгамәлә итәләр. Алардан аермалы буларак, Йәһвә үзенең күндәм хезмәтчеләренә чиксез игелеген күрсәтә! Бөтен Галәмдә иң югары хакимияткә ия булса да, кешеләр белән мөгамәлә иткәндә аларга искитәрлек мәрхәмәтен күрсәтә (Мәдхия 8:4, 5; Лука 6:35). Йәһвә шулай ук ризалыгын сораучыларга җавап итеп, аерым кешеләргә үзенең игелеген күрсәтә (Чыгыш 22:26, 27; Лука 18:13, 14). Әлбәттә, Алла үзенең ризалыгын яисә мәрхәмәтен күрсәтергә бурычлы түгел (Чыгыш 33:19). Шуңа күрә безгә Алланың игелеклелегенең һәм мәрхәмәтлелегенең кадерен белергә бик кирәк (Мәдхия 144:1, 8).

ОЗАК ВАКЫТ САБЫР, ҺӘРКЕМГӘ БЕР ИТЕП КАРАУЧАН ҺӘМ ГАДЕЛ

20. Йәһвәнең озак вакыт сабыр булуы һәм һәркемгә бер итеп караучанлыгы нәрсәдән күренә?

20 Йәһвә озак вакыт сабыр булучан. Әмма аның эшсез утырмавын без үзсүзле фиргавенне һәм аның гаскәрен Кызыл диңгездә тар-мар иткән вакыйгадан күрәбез. Йәһвә шулай ук һәркемгә дә бер итеп караучан. Шуңа күрә Алла халкы, Исраил, ахыр чиктә үзенең һәрвакыт гөнаһ кылулары аркасында, аның ризалыгыннан мәхрүм булган. Алла хәзер үзенә гаделлек буенча табынучыларны барлык халыклардан җыя (Ап. эшләре 10:34, 35).

21. а) Ачыш 15:2—4 тә Алла турында нәрсә хәбәр ителә? б) Алланың гадел таләпләре буенча яшәргә безгә нәрсә булышачак?

21 Изге Язмаларның Ачыш китабында Алланың гадел «хөкемнәре» турында белүнең мөһимлегенә басым ясала. Анда күктәге рухи затларның: «Бөек һәм могҗизалы Синең эшләрең, Зур Кодрәтле Рабби Алла! гадел һәм хак Синең юлларың, изгеләрнең Патшасы! Кем курыкмас Синнән, Ходаем, һәм Синең исемеңне данламас? чөнки бердәнбер Син изге. Барлык халыклар киләчәк һәм Синең алдыңда баш иячәк, чөнки Синең хөкемнәрең ачылды»,— дип җырлауларын хәбәр итә (Ачыш 15:2—4). Әгәр дә без Йәһвәнең гадел таләпләре буенча яшәсәк, Аллага яраклы куркуыбызны һәм аңа тиешле хөрмәтебезне күрсәтәбез. Алланың акыллылыгын һәм яратуын истә тотсак, боларны эшләргә җиңел булачак. Аның бар әмерләре дә безнең бәхетебезгә хезмәт итәләр (Исаия 48:17, 18).

«РАББИ АЛЛАБЫЗ БЕРДӘНБЕР РАББИДЫР»

22. Ни өчен Изге Язмаларны җитди рәвештә кабул итүче кешеләр Троицага табынмыйлар?

22 Борынгы мисырлылар күптөрле илаһларга табынганнар, ләкин Йәһвә — «Үзенә махсус тугрылык таләп итүчән Алла» (Чыгыш 20:5, ЯД). Муса исраиллеләргә искәртеп: «Рабби Аллабыз бердәнбер Раббидыр»,— дигән (Икенчезаконлык 6:4). Гайсә Мәсих бу сүзләрне кабатлаган (Марк 12:28, 29). Шуңа күрә Изге Язмаларны Алла Сүзе итеп таныган кешеләр Троицага, ягъни өч алладан торган аллалыкка, табынмыйлар. Дөрестән дә, «Троица» сүзе Изге Язмаларда телгә дә алынмый. Чын Алла Гайсә Мәсихтән аерылып тора һәм ул үзе аерым бер шәхес (Яхъя 14:28; 1 Коринфлылырга 15:28). Алланың изге рухы шәхес түгел. Ул Йәһвәнең эш итә торган көче, аны Зур Кодрәтле Алла үзенең ниятләрен башкарыр өчен куллана (Яшәеш 1:2; Ап. эшләре 2:1—4, 32, 33; 2 Петр 1:20, 21).

23. а) Нинди исәптән синең Аллага карата яратуың үсәчәк? б) Гайсә Аллага карата ярату турында нәрсә әйткән һәм Мәсих турында нәрсә белергә кирәк?

23 Йәһвәнең нинди искиткеч Алла булганын төрле яктан карагач, ул табынуга лаек дигән нәтиҗәгә килгәнсеңдер бит? Аның Сүзен, Изге Язмаларны, өйрәнеп, син аның белән яхшырак танышырсың һәм аның таләпләрен белерсең, чөнки алар синең мәңгелек иминлегеңә һәм бәхетле булуыңа хезмәт итәләр (Матфей 5:3, 6). Аннан тыш, синең Аллага карата яратуың үсәчәк. Гайсә: «Үзеңнең Рабби Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән, һәм бөтен көчең белән ярат»,— дигән (Марк 12:30). Һичшиксез, Гайсәнең Аллага карата андый яратуы булган. Ләкин Изге Язмаларда Гайсә Мәсих турында нәрсә әйтелә? Йәһвәнең ниятендә аның роле нинди?

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Алланың исеме ничек һәм Еврей Язмаларында аның исеме ничә тапкыр очрый?

Ни өчен Алла исемен кулланырга кирәк?

Йәһвә Алла сыйфатларының ниндиләре сиңа барысыннан да күбрәк ошый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Син бөтен нәрсәләрне Барлыкка Китерүчене яхшы беләсеңме?